Статистика ВК сообщества "ЯЛКЫН журналы"

0+
ЯЛКЫН — татар телендә уникаль контент 😻
Количество постов 19 568
Частота постов 7 часов 30 минут
ER 9.07
Нет на рекламных биржах

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Апрель саны🌷

Бу санның тышлыгында "Созвездие-Йолдызлык-2021" фестиваленең Гран-при ияләре Миләүшә Ногманова һәм Инсаф Ганибаев🎶

2 3 ER 1.2012
ҖИДЕ САБЫЙ БӘЕТЕ

Ике мең дә егерме бер –
Хәсрәтле чагыгызда,
Туды майның яңа таңы,
Тик без юк яныгызда.

Шәһре Казан күкләренә
Кандай шәфәкъ сирпелде.
Унберенче көне майның
Кара кайгы китерде.

Рамазанда фәрештәләр
Күктән җиргә иңгәндер.
Безне Раббым алмас иде,
Фәрештәдәй күргәндер.

Бер гөнахсыз җиде сабый
Ятабыз кан эчендә.
Әти-әни кан-яшь түгә
Якты майның кичендә.

Безне назлап уяттыгыз,
Торыр вакыт җитте, дип.
Шөкер итеп калгансыздыр,
Мәктәбенә китте, дип.

Без сөенеп чыгып киттек,
Укып белем алырга.
Язган аң-гыйлем юлында
Мәңге ятып калырга.

Әти-әни, елыйсыздыр,
"Газиз балам кайда?" дип.
Тәкъдирләргә язылгандыр
Китәр якты майда, дип.

Безнең җанны кыйды палач,
Сабыйлар дип тормады.
Ул вәхшине бар кешеләр
Елый-елый каргады.

Әти-әни, бу хәсрәттән
Яшәү гамегез качты.
Фәрештәдәй җиде сабый –
Җаны күкләргә ашты.

Палач утлы ядрә сибә,
Калтырамый куллары.
Бу дәһридән котылырга
Безгә насыйп булмады.

Шәфәкъ булып күккә иңде
Безнең алсу кан төсе.
Кан исенә манчылгандыр
Шау чәчәкле май киче.

Укытучы апабызга
Саксыз дәшә күрмәгез.
Җаны фида газиз улын
Дога укып җирләгез.

Яшьтәш газиз сабакташлар,
Зинһар, түзем булыгыз.
Безнең өчен, икеләтә,
Тырышып белем алыгыз.

Майның аяз күкләренә
Очты җиде фәрештә.
Догалардан калдырмагыз,
Куллар сузып гарешкә.

Әти-әни, язган сезгә
Ачы бала хәсрәте.
Моңа кадәр бу дөньяның
Булмаган бер михнәте.

Әти-әни, сезнең хәлне
Күктән күреп торырбыз.
Еламагыз, без һәрвакыт
Яныгызда булырбыз.

Җирдә башка берәүгә дә
Мондый хәсрәт бирмәсен.
Әти-әни, башкаегыз
Бүтән хәсрәт күрмәсен.

Өзелер үзәкләрегез,
Безне искә алгач та.
Раббым тиеш җәза бирсен
Кансыз вәхши палачка.

Ике мең дә егерме бер
Тарихларга язылыр.
Бу кайгыны онытырга
Калган гомер аз булыр.

Әткәй-әнкәй, тәкъдир шулдыр,
Берүк, сабыр булыгыз.
Инде берни эшләр хәл юк –
Догаларда торыгыз.

Тарих ике мең егерме –
Егерме бер сәнәдә.
Җирдә күпме җан кыелды
Гөнаһсызга янәдән.

Сәдакалар биргән чакта
Соң Рамазан кичендә.
Догагызны багышлагыз
Без сабыйлар өчен дә.

Бездән башка килер быел
Изге Корбан гаете.
Исәннәргә гыйбрәт булсын
Җиде сабый бәете.

[id263611403|Сания Әхмәтҗанова]
12.05.2021

7 0 ER 0.5982
«Ялкын»ның кайбер тышлыклары. Кайсысы күбрәк ошады?

P.S. Тышлыкта буласың киләме? Безнең кастингта катнаш!

2 0 ER 0.3836
ЗӨЛФӘТ
"Асрама"

Җан асрау, диләр…
Димәк, дөньяда бар
Асрамага калган җаннар да…
— Асрамага бала бирәм! –
…Шул чордагы
Бу татарны ничек аңларга?
Уйлап баксаң,
ничек исән соң без? —
Гомер ышанычлы, юк ваем! –
Асрамага калган татар җанын
Асрамага алды… Тукае!
Әгәр безне Тукай якламаса,
Таянырга ул да булмаса,
«Татар» сүзе бер сүгенү сүзе
Булып кала иде ләбаса!
Яуга ул калкансыз барып керде
Һәм —
кылычка кылыч һаман да –
Бәхетсез дә, тәхетсез дә килеш
Без адашып калган заманда.
Утызга да җитә алмаган бер
Үсмердән гел дога көтәбез.
Җирне дер селкеткән
зур халыкның
Үги улы түгел микән без?
Гомере — күз ачып йомган ара…
Ялгыз очкан саксыз бер мәләк!
Юк, мондыйлар үлә алмый, үлми…
Мондыйлар бит була гел һәлак!
Син нишләрсең, татар, үз-үзеңне
Җуеп барган сәер хәлләрдә:
— Асрамага халык бирәм! — диеп,
Тукай рухы иңсә әгәр дә?!
Язмыш микән, әллә каргыш микән
Безнең бу татарга үч итә? –
Тукайларны нишләп үлем көтсен?
Андыйларны һәлакәт көтә!
…Кот алынып, өнсез калмабызмы
Үзебезне беркөн танып без?
Тукай кадәр Тукайны да хәтта
Һәлак иткән сәер халык без…

7 0 ER 0.4477
Һай, ул җәйге каникуллар! Көтә-көтә көтек буласың да, үтеп киткәнен сизми дә каласың. Әлбәттә, заманча әйткәндә, аның иң зур "фишкасы" – кая да булса кунакка бару, я булмаса, кунака кайтканнар белән танышу-аралашу. Әйтергә кирәк, бигрәк тә борыннарына "ис керә" башлаган малай-кызлар өчен болар иң күңелле күренешләрнең дә күңеллесе инде ул!

[id54128764|Люция Аблеева]

1 1 ER 0.3696
GAUGA рок төркеме «Чемодан» дип аталган өр-яңа клип тәкъдим итте. «Чемодан» – 28 апрельдә чыгачак яңа альбомдагы җырларның берсе🔥

Клипның сюжеты үзара охшаш язмышлы парлар тирәсендә бара. Алар бер-берсенә көчле хисләр кичерүгә карамастан, хушлашырга, мәхәббәт тарихына нокта куярга мәҗбүр. Бу – алар өчен бердәнбер дөрес карар. Чемоданда – алар өчен кадерле булган әйберләр.

2 1 ER 0.3696
«Созвездие-Йолдызлык» иҗади сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәгендә «Кызлар-матурлар» спектакленең күрсәтмә репетициясе узды. Ул Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевның «Әйдә, барыйк, кызлар карыйк!» пьесасы буенча язылган. Әсәрне рус теленә Рәшит Заһидуллин һәм Елена Аржакова адаптацияләштергән🎭

1 0 ER 0.3268
Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Тинчурин театрында тарихи вакыйгаларга нигезләнгән «Кара пулат» операсы куелачак. Аның музыкасын яшь композитор Эльмир Низамов, ә сүзләрен Ренат Харис язган.

2 0 ER 0.3153
«Алые паруса» 2022 ❤️⚓️
Бүген төнлә Санкт-Петербургта чыгарылыш сыйныф укучыларының бәйрәме гөрләде. Нева елгасы акваториясеннән ал паруслы корабль узды. Александр Гринның әсәренә нигезләнеп оештырала торган бу бәйрәм инде 60 елга якын бөтен Россия мәктәп укучыларын әкият дөньясына алып китә. «Алые паруса» чыгарылыш сыйныф укучылары өчен балачак белән саубуллашуның бер символы булып тора. Безнең язылучылар арасында бу бәйрәмдә булучылар яисә барырга телүчеләр бармы?)

1 1 ER 0.3138
[id72683311|Резеда Сәләхова] ни өчен [id81672376|Артём Пискуновка] өйләнешкәч кенә "яратам" дигән? Бу парда кайсысы үпкәли белми? Артем ни өчен яратканына тимер роза бүләк иткән? Бар җаваплар да "Сораштыргалаштыргалау"ның яңа чыгарылышында!

4 0 ER 0.3389