Статистика ВК сообщества "Сиңа әйтер сүзем бар"

0+
Үзенең кайнар йөрәге белән матурлыкны күреп, аңа шатлана белгәннәр генә бәхетле була.

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

💞🍁💞Елмаю ул - яхшы кәеф төймәсе. Иртә белән иртүк урыныгыздан торганчы ук менә шул төймәгә басыгыз. Бу өр-яңа көнне уйлап елмаегыз да «Хәерле иртә!» дип әйтегез. Хәерле көннәр сезгә, дусларым! Бүгенге көн сезне уңышлы эшләр, күңелле сюрпризлар һәм шатлыклы очрашулар белән сөендерсен!

6 5 ER 0.1677
🍂🍃🍂Хәерле иртә, дусларым!

Көнегезне үзегез һәм башкалар өчен нинди дә булса бер яхшылык эшләп уздырыгыз. Тормыштан ямь табыгыз һәм яратыгыз!

6 6 ER 0.1506
🍂🍃🍂Авыр эш атнасыннан соң якшәмбе иртәсендә ашыкмыйча гына уяну никадәр рәхәт! Озаклап тәрәзәгә карап утырасың, яраткан музыкаңны тыңлыйсың, әкрен генә урыныңнан торып, чәй яки каһвә пешерәсең. Ә аннары үзеңнең яхшы кәефеңне дусларың һәм якыннарың белән дә уртаклашасың. Бу бит бөтенләй авыр түгел.
Мәхәббәтегезне саклагыз, тугры булыгыз, хыялланыгыз, ышаныгыз һәм могҗизаларны һәркем үзе тудыруын онытмагыз. Хәерле иртә, дусларым!

10 6 ER 0.1565
💞🌿Бүгенге көннең һәр мизгеле кояшлы һәм якты булсын, күңелле тәэсирләр белән тулып торсын! Хәерле иртә, дусларым!

6 6 ER 0.1201
🍁☕🍩Шулай итеп җәй дә үтеп китте.
Барыгызны да көз җитү белән котлыйм.
Әйдәгез, көздә бары тик моңсулык кына күрмик әле, узган җәйне сагынып утырмыйк. Ул инде кайтмаячак.
Көзләрдә уңай мизгелләр эзлик, һәм ул һичшиксез безгә шатлыклы минутлар бүләк итәчәк.
Көз ул - дарчинлы каһвә, өрәңге яфраклары, яңа пешеп чыккан, йомшак күмәч, җиңелчә төтен исе.

5 8 ER 0.1110
ШУЛАЙ БУЛСЫН

Син бит хатын, ә мин - ирең,
Язмышым ла син минем.
Табышым һәм ачышым,
Шөкер - түгелсең ялгышым.

Мин бит сөям - дөрес әйтәм,
Син янәшә - миңа бәйрәм.
Үпкәләшми тормыш бармый,
Синең сөю барын җайлый.

Без гаилә - инде күптән,
Бәхет - кычкырып бер көлсәң.
Киртәләргә төкердек,
Без аңлашып өйлгердек.

Берүк шулай булсын инде,
Картайтмасын еллар безне..
Сөю булсын йөрәкләрдә,
Ерак булмыйк кирәккәндә.

Автор Илсур Мортаза

3 0 ER 0.0715
💕🌿Бернәрсә дә эшләп булмый торган ике генә көн бар. Ул көннәрнең берсе - кичә, икенчесе иртәгә дип атала... шуңа күрә бүген - ярату, нәрсә дә булса эшләү һәм барыннан да элек яшәү өчен иң кулай көн. Хәерле кичләр, дусларым!

2 2 ER 0.0686
ӘГӘР КИЛСӘҢ

Әгәр килсәң, мине күрми китмә.
Син юлыксаң бикле ишеккә,
Көтми икән дигән күңелеңнең
Шикле уен берүк ишетмә.

Әгәр килсәң, мине күрми китмә.
Булмасам да, эзләп таба күр.
Син - һаман да җанга якын кешем,
Һәрчак шулай булып кала күр.

Әгәр килсәң, мине күрми китмә.
Сүнгән булса утлар тәрәздә,
Килгән идем дигән сүзләр генә
Язып калдырма син кәгазьдә.

Әгәр килсәң, мине күрми китмә.
Кайтыр диеп, үзе иркенләп.
Ләйсән яңгыр язда гына ява,
Ә язларга әле иртәрәк. #Н.Сабирҗанова

4 0 ER 0.0597
Эзләп үтте гомер, нидер көтеп,
Таптым дигәч, тагын югалттым.
Миңа дигән бәхет килер, диеп,
Үз-үземне һаман юаттым.

Булганына бәя бирә белми,
Әллә инде үзем ялгыштым?
Вакыт үткән саен, күп нәрсәне
Бәяләдем: бу, дип, язмышым...

Эш кырмасаң, булмый ялгышы да,
Тик мәгънәсе булмый тормышның.
Язмышларга язган ялгышларны
Һаман кылып яшәп ятышым. #РөстәмЗәкуан

5 0 ER 0.0629
Бикәң буласым килә,
Иркәң буласым килә.
Җилләреңә буйсынырлык
Җилкән буласым килә...

Йә колың булыр идем,
Уң кулың булыр идем.
Сагышлы, моңлы сазыңның
Бер кылы булыр идем...

Көнең булсам икән мин,
Төнең булсам икән мин,
Туфрагыңда тамыр җәйгән
Гөлең булсам икән мин...

Бикәм, дип дәшүләрең,
Иркәм, дип дәшүләрең.
Тутырып-тутырып карамадың,
Әллә читләшүләрең... #ЛенаШагыйрьҗан

5 0 ER 0.0629