Статистика ВК сообщества "Ислам - иминлек һәм игелек дине"

0+

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

КУНУТ ДОГАСЫ Витр намазында укыла. Витр намазы төнлә белән, ястүдән соң башкарыла торган намаз. Кунут догасын витрның соңгы, өченче рәкагатенең кыямыннан соң (баскан килеш сүрәләр укылгач), яңадан кулларны күтәреп тәкъбир әйткәч, укыйлар.

📜КУНУТ ДОГАСЫ ТАТАР ХӘРЕФЛӘРЕ БЕЛӘН

"АЛЛААҺҮММӘ ИННӘӘ НӘСТӘГИИНҮКӘ ҮӘ НӘСТӘГФИРУКӘ ҮӘ НҮЪМИНҮ БИКӘ ҮӘ НӘТӘҮӘККӘЛҮ ГӘЛӘЙКӘ ҮӘ НҮҪНИ ГӘЛӘЙКӘЛ-ХАЙИИР.

ҮӘ НӘШКҮРҮКӘ ҮӘ ЛӘ НӘКФҮРҮКӘ ҮӘ НӘХЛӘГҮ ҮӘ НӘТРУКУ МӘЙЙӘФҖҮРУКЬ.

АЛЛААҺҮММӘ ИЙЙӘКӘ НӘГБҮДҮ ҮӘ ЛӘКӘ НҮСАЛЛИИ ҮӘ НӘСҖҮД

ҮӘ ИЛӘЙКӘ НӘСГӘӘ ҮӘ НӘХФИДҮ НӘРҖҮ РАХМӘТӘКӘ ҮӘ НӘХШӘӘ ГӘЗӘӘБӘК

ИННӘ ГӘЗӘӘБӘКӘ БИЛ-КҮФФӘӘРИ МҮЛХИКЪ"

📄Кунут догасы татарча мәгънәсе

"Йә Рабби, тәхкыйк, без Синнән ярдәм сорыйбыз, һәм Синнән гөнаһларыбызны ярлыкавыңны үтенәбез. Сиңа инанабыз һәм тәвәккәл кылып һәрбер эшләребезне Сиңа тапшырабыз. Сине генә мактыйбыз. Сиңа шөкер кыламыз, көферлек кылмыйбыз. Сиңа гөнаһ кыла торган кешеләрне ташлыйбыз. Йә Рабби, без сиңа гына гыйбадәт кылабыз. Һәм Синең өчен генә намаз укыйбыз, сәҗдә кылабыз һәм гыйбадәт кылып, Сиңа якын булырга тырышабыз. Рәхмәтеңне өмет итәбез, газабыңнан куркабыз. Тәхдыйк, Синең газабың имансыз кешеләргә генә тиючедер".

❗Кунут догасын ятлаганчыга кадәр витр намазында, вакытлыча, Раббәнә догасын укып торырга мөмкин:

«Раббәнәә әәтинә фид-дүнйәә хәсәнәтән үә фил-әәхырати хәсәнәтән үә кыйнәә гәз̣әәбән-нәәр»

(«Әй Раббыбыз! Безгә дөньяда һәм ахирәттә яхшылык бир, безне җәһәннәм газабыннан сакла»).

Витр намазы һәркем аерым укый торган намаз. Ләкин Рамазан аенда, мәчетләрдә тәравих намазлары укыганнан соң, ир-атлар витрны да җәмәгать белән укыйлар.

🎵Кунут догасын тыңлап өйрәнү өчен аудио түбәндә

92 0 ER 4.3210
ДОГА КАБУЛ БУЛУ ИХТИМАЛЫ ЗУР БУЛГАН МИЗГЕЛЛӘР
Дога кабул булу ихтималы зур булган вакытлар. Догаларны кайчан кылу яхшы?
Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булсын) бер хәдисендә: «Дога гыйбадәтнең асылы», дип әйтә. Без нинди генә гыйбадәтне алсак та, намаз булсынмы ул, уразамы, хаҗмы аларның һәрберсе дә дога кылу белән бәйләнгән. Без һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә дога кылабыз, шушы дөнья өчен дә, ахирәт өчен дә Аннан сорыйбыз, ялварабыз. Шуңа күрә без догаларның кабул булу ихтималы зур булган вакытлар турында яхшырак белергә тиеш.

Беренчедән, Габдуллаһ бине Габбас (Аллаһ аннан разый булсын) Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булсын) Гали бине Талибка: «Җомгага каршы төндә дога кабул була торган вакыт бар», дип әйткәнен җиткерә. (Әбү Давыт һәм Тирмизи хәдис җыентыкларыннан)

Әлеге хәдиснең икенче төрлесендә: «Җомга көнне шундый бер вакыт бар, Аллаһы Тәгалә Үзенең колының догасына, әгәр ул хәрам нәрсә сорамаса, һичшиксез җавап бирә», дип тә өстәлгән (Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан).

Әлеге хәдисләрдән аңлашылганча, Раббыбыз Аллаһ ошбу вакытны коллары җомга көнне күбрәк дога кылсын өчен яшергән. Шушы һәм башка сәбәпләр аркасында, җомга көне иң бәрәкәтле көннәрдән санала. Бу көнне күп кенә дини йолаларны, никах мәҗлесләрен, төрле ашлар уздырырга тырышабыз, кылган догаларыбыз әлеге мизгелгә туры килсә иде, дип өметләнәбез.

Икенчедән, дога кабул булу ихтималы зур булган тагы бер вакыт – азан белән камәт арасы. Хәдистән билгеле булганча, Аллаһның Илчесе (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булсын): «Азан белән камәт арасында кылынган дога кире кагылмый», дип әйткән. «Безгә бу вакытта нинди дога кылырга?» дип сәхабәләре сорагач, Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булсын): «Бу дөнья өчен дә, ахирәт өчен дә сорагыз», дип җавап кайтара (Әбү Давыт һәм Тирмизи хәдис җыентыкларыннан)

Хәдистән күренгәнчә, биш вакыт намазга азан әйтелгәннән соң фарыз намазга камәт төшерелгәнче узган вакыт аралыгында дога кылу бик тә саваплы икән. Без азан әйтелгәч тә азан догасы кылырга ашыгабыз. Азан догасы гына түгел, башка догалар укыр өчен дә бу иң кулай вакыт. Бу вакытны әрәм итмичә дога кылып үткәрергә кирәк.

Өченчедән, төнлә белән күпчелек кешеләр йоклаган вакытта һәм һәрбер фарыз намаздан соң дога кылу. Әбү Өмәмә (Аллаһ аннан разый булсын) болай сөйләгән. Бервакыт ул Пәйгамбәребездән: «Әй Аллаһның Илчесе, нинди дога иң кабул булучан?» дип сораган. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булсын) аңа: «Төн уртасында һәм намаздан соң кылынганы», дип җавап биргән (Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан). Төнлә гыйбадәт кылу зур әһәмияткә ия, чөнки бу вакытта догалар кабул була, гөнаһлар кичерелә, дөнья мәшәкатьләре хакында азрак уйланыла. Шулай ук һәр фарыз намаздан соң кылынган доганың да кабул булуы ихтимал, дидек. Монда инде безнең көн саен биш вакыт намаздан соң кыла торган догаларыбыз керә.

Дүртенчесе, Раббыбызның догаларны кабул итү ихтималы зур булган вакыт булып изге Рамазан ае чоры санала. Бер хәдистә: «Өч кешенең догасы кире кагылмас: Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ураза тотучының, тәкъва имамның һәм рәнҗетелгән кешенең», диелә (Әхмәд һәм Тирмизи хәдис җыентыкларыннан).

Рамазан ае калебләрне чистарту ае булып санала, Аллаһы Тәгалә бу айда ураза тотуны барлык сәламәт булган мөселман өчен фарыз кылды. Димәк, бу айда ураза тоткан кешенең кылган догалары кабул булырга бик тә мөмкин. Тагын әле бу айда Кадер кичәсе дигән бөек кичә барлыгын да беләбез. Бу кичә хакында хәдистә: «Кадер кичәсен Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп йокламыйча гыйбадәттә үткәргән кешенең барлык гөнаһлары кичерелер», диелә (Бохари һәм Мөслим хәдис җыентыкларыннан). Ә Изге Коръәндә «Кадер» сүрәсенең 3 нче аятендә: «Кадер кичәсе мең кичәдән дә хәерлерәк», диелә. Бу төндә Аллаһы Тәгалә җир йөзенә бәрәкәтен, рәхмәтен, чиксез күп фәрештәләрен иңдерә. Ул фәрештәләр гыйбадәт кылучылар янында булып, аларның догаларына «ӘМИН» диеп торачаклар, дип хәбәр ителә.

Тагын бер хәдистә догалар кабул булу вакыты таң алдыннан диелә: «Һәр төнне таң алдыннан Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте күкнең түбәнге катына иңәр һәм Ул: «Кем Миңа дога кыла Мин аның догасына җавап бирәм, кем Миннән сорый Миң аңа сораганын бирәм, кем кичерү сорый Мин аны кичерәм», дияр» (Бохари һәм Мөслим хәдис җыентыкларыннан).

Тагын бер вакыт гыйбадәт кылучының сәҗдәдә вакыттагы догасы. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булсын): «Колы Аллаһы Тәгаләгә сәҗдәдә вакытта якын була, шуңа күрә сәҗдәдә вакытта сорагыз», дигән (Имам Мөслим хәдисләр җыентыгыннан). Фарыз һәм сөннәт намаз сәҗдәләрендә фәкать гарәп телендә Коръән һәм сөннәттә килгән догаларны кылырга мөмкин. Ә нәфел намазларда һәм намаздан тыш сәҗдәләрдә доганы үз телебездә кыла алабыз.

Янә бер вакыт ул яңгыр яуганда. «Ике очракта Аллаһы Тәгалә колларының догасын кабул итә: азан вакытында һәм яңгыр яуганда», диелә хәдистә (Әл-Хәким хәдисләр җыентыгыннан). Яңгыр Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булып санала, яңгыр аркасында игеннәр, үләннәр үсә, алар белән маллар туклана, кешеләр ризыкка ия була. Яңгыр яву динебездә Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәте, рәхмәте иңгән вакыт булып санала, шуңа да бу вакытта кылынган догалар кабул булучан.

Алга таба тагын бер вакыт Коръән укыганнан соң. Бер хәдистә: «Кем Коръән укый шул Аллаһы Тәгаләдән сорасын, чынлыкта, шундый вакыт килер Коръән укучылар кешеләрдән сорарлар», диелә (Тирмизи). Һәм тагын бер хәдистә Коръәнне хәтем кылучының (ягъни аны тулысынча укып чыгучының) догасы кабул булыр, диелә. Чөнки Коръән укыганда кешенең калебе чистара, ихласлыгы арта. Ә дога кабул булуның иң төп шарты чиста калеб һәм ихласлылык.
Шуңа күрә дә догаларыбызны ихласлык белән, дөнья эшләре хакында уйларыбызны читкә куеп кылсак, алар елның теләсә кайсы вакытында да кабул булыр, ин шә Аллаһ.

Һәм ахырдан өстәп үтәсем килә, раҗәб аеның, Рамазан айларының беренче көне, шәгъбан аеның 15нче көне. Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме һәм Гарәфә көне шулай ук дога кылу өчен иң кулай вакытлар булып санала. Янә шуны онытмагыз: әти-әнисенең балалары өчен кылган догалары, юлчы кешенең, ураза тотучыларның догалары да иң кабул була торган догалардан санала.

Аллаһы Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек бирсен, кушканнарын үтәп тыелганнарыннан тыелып, иманлы булып яшәүләребезне, һәм дә ахирәттә Үзенең җәннәтләрендә дә бергә очрашуларыбызны насыйп итсен. Кылган һәм кылыначак догаларыбыз кабуллардан булса иде.

44 3 ER 2.5289
ӘГЪЛӘ СҮРӘСЕ ТАТАР ХӘРЕФЛӘРЕ БЕЛӘН. Әлеге сүрә Мәккә чорында иңгән сүрәләрнең берсе. Ул Изге Коръән китабында 87нче булып килә. Барлыгы 19 аятьтән тора.

Әлеге сүрәне Витр намазының беренче рәкагәтендә (Фатиха сүрәсеннән соң) укырга киңәш ителә. Ә инде икенче рәкагаттә Кәфирун, ә өченчесендә Ихлас сүрәсе. Пәйгамбәребез шул тәртиптә укыган дип хәдисләрдә тапшырылган. Ләкин нәкъ шулай уку катгый шарт түгел, башка белгән сүрә-аятьләрне укырга да мөмкин.

ӘГЪЛӘ СҮРӘСЕ ТАТАР ХӘРЕФЛӘРЕ БЕЛӘН

Бисмилләхир-Рахмәнир-Рахиим

1. Сәббихисмә Раббикәль Әґлә.
2. Әлләҙи хъаләкъа фәсәүүәә.
3. Уәлләҙи къаддәра фәһәдәә.
4. Уәлләҙии әхъраҗәль-мәръґәә.
5. Фәҗәґәләһү гуçәәәәә-ән әхуәә.
6. Сәнукъриүкә фәлә тәннсәә.
7. Иллә мә шәәә Аллаһ; Иннәһү йәґләмүл җәһра үә мә йәхъфәә.
8. Үә нуйәссирукәлил йусраа.
9. Фәҙәккир ин нәфәґәтиҙ-ҙикраа.
10. Сәйәҙҙәккәру мәй-йәхъшәә.
11. Уә йәтәҗәннәбухәль-әшкъаа.
12. Әлләҙи йасълән-нәрәль-күбраа.
13. Çуммә ләә йәмүтү фиийхә уә лә йәхйәә.
14. Къад әфләхә мәнн тәзәккәә.
15. Үә ҙәкәрасмә Раббиһи фәсъаллә.
16. Бәль тү çирунәль-хәйәәтәд-дунйә.
17. Үәл ахъыйрату хъайруу-уә әбекъаа.
18. Иннә һәҙә ләфис-съухуфил-үүлә.
19. Съухуфи Ибраһимә уә Мусәә.

ТАТАРЧА МӘГЪНӘСЕ

1. Бөек булган Раббыңның исемен тәсбих ит.
2. Ул (һәрнәрсәне) яралтты һәм төзек итте.
3. Ул (барлыкларның җенесләрен, төрләрен үлчәп) тәкъдир итте һәм (яратылыш максатына) юнәлдерде.
4. Ул (терлекләргә) утлауларны чыгарды.
5. Шуннан (аның яшел хәленнән) соң аны кап-кара чүпкә әйләндерә.
6. (Расүлем) Без сиңа укытачакбыз, һәм син (Коръәнне) онытмаячаксың.
7. Мәгәр Аллаһ (хөкемен һәм укылуын нәсех итүне) теләмәгән булса. Һичшиксез, Ул ачык булганны да, яшерен булганны да белә.
8. Без сине җиңел булганга ирештерәбез.
9. Шулай булгач, син (Коръән белән) үгет бир, ул үгет файда бирсә (бәгырьләре каткан кешеләргә файда бирмәгәне билгеле).
10. (Аллаһтан) Курыккан кеше, һичшиксез, үгет алачак.
11. Әмма начар кеше аңардан ераклашыр.
12. Ул зур Утка керәчәк.
13. Шуннан соң ул анда үлә дә алмаячак, (рәхәтләнеп) яши дә алмаячак.
14. (Гөнаһлардан) Арынган кеше уңышка ирешер.
15. (Намазга ниятләнеп) Раббысының исемен зикер иткән һәм шуннан соң (биш вакыт) намаз укыган.
16. (И, коллар!) Сез дөнья тормышын өстен куясыз.
17. Югыйсә Ахирәт (фани дөньядан) яхшырак һәм дәвамлырак.
18. Һичшиксез, бу әүвәлге сәхифәләрдә (дә) бар иде.
19. Ибраһимның һәм Мусаның (галәйһиссәләм) сәхифәләрендә.

49 0 ER 2.3987
8 АВГУСТ - ГАШУРА КӨНЕ
Хаҗ кылу гамәлләрен һәм Корбан бәйрәмен үз эченә алган зөлхиҗҗә ае тәмамлану белән, мөселман календаре буенча яңа ел башланып китә. Исламча яңа елның иң беренче ае булып Мөхәррәм ае килә. Әлеге айның унынчы көне – изге көннәрнең берсе булган Гашура коне. Риваятьләрдән билгеле булганча, бу көнне җир йөзендә күп кенә шатлыклы вакыйгалар булып узган.

Иң элек мөселманнар нәкъ Гашура көнендә ураза тоткан. Ә инде соңрак, Аллаһ тарафыннан рамазан аенда ураза тоту әмер ителгәч, Гашура уразасы – теләге булган кеше генә кыла торган гыйбадәт булып калган. Ягъни әҗер-савап аласың килсә тотасың, тотарга мөмкинлегең юк икән – гөнах булмый.

Ә инде әҗер-савапка килгәндә, пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи үә сәлләм) бу хакта болай дигән:

«Гашура көнендә ураза тотсагыз, узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр”.

Әлеге мөбәрәк көндә яһүд халкы да ураза тота торган була. Шунлыктан пәйгамбәребез, алардан аермалы буларак, мөселманнарга ике көн ураза тотарга киңәш иткән, адашуда булган яһүд халкына охшамаска тырышкан.

Гашура көне уразасын ничек тотарга?

Гашура коне уразасы ике көн тотыла. Алдыннан бер көн һәм Гашура көнне. Шулай ук, Гашура көнне һәм артыннан бер көн тотарга мөмкин. Һич булмаса бер көн генә тотарга да ярый – Гашура көнендә генә.

Гашура көне уразасына ният ничек әйтелә?

Ният күңелдә булырга тиеш. Тел белән ниятләргә дә мөмкин:

“Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Гашура көне уразасын тотарга ният кылдым.

Кич белән авыз ачкач ифтар догасы:

“Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.

“Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.

Гашура көнне ураза тоткан кешеләр олуг савапларга ирешә, ә сәдака биргән кеше, бер бөртек сәдака өчен Өхед тавы кадәр әҗер алыр диелә.

Гашура көне ни өчен изге көн?

Гашура көне – изге көннәрнең берсе. Риваятьләрдән билгеле булганча, бу көнне күп кенә шатлыклы вакыйгалар булган. Шуларның берничәсен санап үтик:

- Гашура көнендә Аллаһы Тәгалә күкләр-җирләрне, тауларны, диңгезләрне, җәннәтне яраткан;
- Атабыз Адәм галәйһиссәләмне юктан бар иткән, шулай ук Гашура көнендә аның тәүбәсен кабул иткән;
- Аллаһ Тәгалә бу көндә Муса (галәйһиссәләм)гә могҗиза биреп, диңгезне ярып, дошманы Фиргавенне гаскәре белән суга батырган;
- Нух (галәйһиссәләм)нең көймәсе ярга килеп туктаган;
- Юныс (галәйһиссәләм) бу көндә кит балыгы карыныннан чыгып котылган;
- Гайсә (галәйһиссәләм) гашура көнендә дөньяга килгән һәм бу көндә күккә күтәрелгән;
- туганнары коега ташлаган Йосыф (галәйһиссәләм) бу көндә аннан чыгарылган;
- Давыд (галәйһиссәләм)нең тәүбәсе кабул ителгән;
- Ибраһим (галәйһиссәләм)нең улы Исмәгыйл (галәйһиссәлләм) дөньяга килгән;
- Йосыф (галәйһиссәләм)не сагынып кайгырудан сукырайган Ягъкуб (галәйһиссәләм) бу көндә янә күрә башлаган;
- Әюп (галәйһиссәләм) Гашура конне сырхавыннан арынган.

Мөхәррәм ае – изге ай. Бу айда кылынган гамәл-гыйбадәтләребезнең, игелекле эшләребезнең әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә бик күп мәртәбәләргә арттыра һәм аның хакыйкый әҗерен без Аллаһ Раббыбыз хозурындагы Кыямәт көнендә генә аңлаячакбыз. Ләкин, шул ук вакытта, адәм баласы гөнаһ кылса, аның гөнаһлары өчен дә җәза булачак. Шуны истә тотсак иде. Хакыйкый инану белән инанып, Гашура көнен генә түгел, Мөхәррәм айларының һәр көнен гамәл-гыйбадәт кылып уздырырга тырышсак иде.

18 0 ER 1.0860
Ураза тотканда укыла торган ният:
“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә.
Татарча да ниятлэргэ мөмкин:
“Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым.
Ураза тотканда «авыз ачканда» укыла торган дога
“Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.
“Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.

29 0 ER 1.3043
КӨРӘЕШ СҮРӘСЕ Изге Коръән китабындагы иң ахыргы кыска сүрәләрнең берсе. Сүрәләр арасында 106 нчы булып килә. Үзеннән алда һәм соңыннан килгән сүрәләр кебек үк – ул бик кыска, бары тик 4 аятьтән генә тора. Пәйгамбәр Мөхәммәдкә (аңа Аллаһының сәламе вә салаваты булсын) Мәккәдә яшәгән вакытында иңгән сүрәләрдән.

ГАРӘПЧӘ ЯЗЫЛЫШЫ
بسم الله الرحمن الرحيم . لِإِيلاَفِ قُرَيْشٍ . إِيلاَفِهِمْ رِحْلَةَ الشِّتَاءِ وَالصَّيْفِ .
فَلْيَعْبُدُوا رَبَّ هَذَا الْبَيْتِ . اَلَّذِي أَطْعَمَهُمْ مِنْ جُوعٍ وَأَمَنَهُمْ مِنْ خَوْفٍ

КӨРӘЕШ СҮРӘСЕ ТАТАР ХӘРЕФЛӘРЕ БЕЛӘН
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Ли ииләәфи курайииш.
Ииләәфиһим рихләтәш-шитәә-и үәс-сайииф.
Фәлйәгъбүдүү раббә һәәзәл-бәйиит.
Әлләзии әтъгамәһүм миң җүүгыйүү-үәә әәмәнәһүм мин хаүүүф.

ТАТАРЧА МӘГЪНӘСЕ
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
(Раббылары) Корәешне (һәм Мәккә халкын Әбраһәнең филле гаскәреннән) берләштерер өчен.
Аларны кыш (Йәмәнгә) һәм җәй (Шамдагы сәүдә сәфәрләрендә) берләштерер өчен (саклады).
Шушы Бәйтнең Раббысына гыйбадәт кылсыннар (Кәгъбәтулланы фил гаскәреннән һәм бөтен куркынычлардан Ул гына саклады).
(Үләксә ашарга мохтаҗ иткән) Ачлыктан соң аларны ашаткан, (махау һәм ваба кебек йогышлы авырулар кебек) куркудан аларны имин иткән Затка (гыйбадәт кылсыннар).

СҮРӘ ХАКЫНДА КЫСКАЧА МӘГЪЛҮМАТ
Аллаһ китабының әлеге сүрәсе көрәеш кабиләсе халкына багышлана. Чөнки Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәламе вә салаваты булсын) һәм аның нәселе шушы кабиләдән булган.

Кураиш сүрәсенең беренче аятендә әлеге кабиләнең берләшүе һәм Аллаһ Тәгаләнең аларны Йәмән патшасы Әбраһә явыннан саклап калуы хакында сүз бара. Бу хәлләр хакында тулырак Фил сурэсе тәфсиреннән укырга мөмкин.

Пәйгамбәр (саллаһу әлейһи уә сәллам) туасы елны Әбраһә атлы явыз патша, Мәккә шәһәрендәге гыйбадәтханәне (потка табынучылар заманындагы Кәгъбәтулланы) тулысынча юк итеп, үзе хакимлек кылган Сангә шәһәрендә төзеткән гыйбадәтханәгә барлык кешене хаҗ кылдырырга мәҗбүр итәргә тели. Аның гаскәрендә сугыш филләренә кадәр була. Ул алар ярдәмендә Кәгъбәтулланы җимерергә ниятли.

Ләкин Бөек Аллаһ үзенең йорты булган гыйбадәтханәне явызлар кулыннан саклап кала. Ул Йәмән гаскәре өстенә Әбәбил кошларын җибәрә, алар сугышчларга кызган вак ташларга охшаган нәрсәләр ташлыйлар һәм гаскәр һаләк була. Әбраһә үзе чирләп көч-хәл белән Йәмәнгә кайтып егыла.

Корэиш халкы әлеге могҗизалы хәлнең шаһитлары була.

Корэеш сурэсенең икенче аятендә кабилә халкының, бердәм рәвештә, сәүдә кәрваннары белән сәфәрләрдә йөрүе, кыш айларында Йәмәнгә, ә җәй айларында Сүриягә (Сирия) сәфәр кылып, сәүдә белән тамакларын туйдырулары хакында бәян ителә.

Алга таба Аллаһ Тәгалә әлеге сүрәдә Көрәеш халкын уңышлы сәүдәләр биреп ачлыктан (чөнки ком чүле уртасында башкача ризык табу мөмкин булмаган), Әбраһә явы кебек дошманнар явызлыгыннан һәм башка куркынычлардан саклап килгәне өчен, Кәгъбәтулланың хуҗасы булган, бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга, шөкер итәргә чакыра.

18 0 ER 1.0645
ӘТИ-ӘНИ ӨЧЕН ДОГА КЫЛУ

«Раббәнә-гфирлии уәли-уәлидәййә уә лиль-мүэминиинә йәүмә йәкуумуль-хисәәбе»
Әй Раббыбыз! Мине һәм әти-әниемне, һәм барча мөселманнарны Кыямәт көнне хисап кылынган чакта гафу ит. («Ибраһим» сүрәсе, 41 нче аять).

«Раббир-хәмһүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйра»
"Йә Раббым! Әти-әнием мине кечкенә чагымнан мәрхәмәт белән тәрбия кылганы кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шулай мәрхәмәтле бул!" («Исра» сүрәсе, 24 нче аять).

22 3 ER 1.0106
Мөселман календаре буенча яңа 1444 ел башлана.

Киләсе елыбыз уңышлы, бәрәкәтле һәм дә хәерле-шатлыклы хәбәрләр, вакыйгаларга бай булсын.

Айлар, еллар сизелмичә дә үтеп китә. Гомерләрне заяга уздырмыйк, Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт белән үткәрик.

8 0 ER 0.6922
Пәйгамбәребез ﷺ болай дигән: «Биш төрле йортка Аллаһның рәхмәт фәрештәләре кермәс». Нинди йортлар соң бу? Вәгазне карап бу йортлар турында белә аласыз!

#йорт #фәрештә #бисмиллә #дин #ислам #рәхмәтфәрештәләре #вәгазь #нәсыйхәт

12 0 ER 0.8052
КӘҮСӘР СҮРӘСЕ – Изге Коръәннең утызынчы җүзенең 108 нче сүрәсе. Ул иң кыска өч сүрәнең берсе (Гаср, Кәүсәр, Наср) һәм бары тик өч аятьтән тора. Әл-Кәүсәр Мәккәдә иңгән сүрәләрдән санала.

КӘҮСӘР СҮРӘСЕ ГАРӘПЧӘ ЯЗЫЛЫШЫ
بسم الله الرحمن الرحيم . إَنَّا أَعْطَيْنَاكَ الْكَوْثَرَ .
فَصَلِّ لِرَبِّكَ وَانْحَرْ . إِنَّ شَانِئُكَ هُوَ الْأَبْتَرُ

КЭУСЭР СУРЭСЕ ТАТАРЧА ЯЗЫЛЫШЫ

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Иннәә әгътайнәәкәл-кәүсәр.
Фәссали ли раббикә вәнхәр.
Иннә шәәниәкә һүәл-әбетар.

КӘҮСӘР СҮРӘСЕНЕҢ ТАТАРЧА МӘГЪНӘСЕ
Әлбәттә, Без сиңа Кәүсәрне, ягъни җәннәттәге Кәүсәр елгасын бирдек.
Син намаз укы, Раббың өчен корбан чал.
Әлбәттә, сине хурлаучы — ул үзен юк итә.

СҮРӘНЕҢ ИҢҮ ТАРИХЫ
Бу сүрә Кәүсәр дип, беренче аятьтә Кәүсәр сүзе искә алынганга аталган. Аллаһы Тәгалә үзенең расүленә әйтә: «Әлбәттә, Без сиңа Кәүсәрне, ягъни җәннәттәге Кәүсәр елгасын бирдек» — ди.

Әлеге сүрәнең иңү тарихы хакында кайбер хәдисләр дә бар. Аларның берсе Әнәс ибн Мәликтән болай тапшырыла: «Көннәрдән бер көнне Аллаһының илчесе (аңа Аллаһның сәламе вә салаваты булсын) үзенең сәхабәләре янында чагында черем итеп ала һәм елмаеп уянып китә. Иптәшләре аннан сорыйлар: «Нәрсә синең кәефеңне күтәрде әй Аллаһның илчесе?» Пәйгамбәр әйтте: «Миңа яңа гына бер сүрә иңде» диде, һәм Кэусэр сурәсен укып күрсәтте.

Шулай ук Кэусэр сурэсе иңү тарихы Аса ибн Ваил дигән кеше белән дә бәйләнгән булуы мөмкин. Ул Мөхәммәд пәйгамбәрне (аңа Аллаһның сәламе вә салаваты булсын) мыскыллап: «Үзе кешеләрне вәгазли, ә үзе койрыксыз, ягъни баласыз, үзе үлгәч аны онытачаклар» — ди, чөнки пәйгамбәребезнең ир балалары яшь чакларында ук үлеп бетәләр. Кэусэр сурэсенең иң ахыргы аяте нәкъ менә Аса ибн Ваилгә багышланган дип фаразлана. Аллаһ Тәгалә үзенең расулен юата: «Әлбәттә, сине хурлаучы — ул үз-үзен юк итә» — ди.

11 1 ER 0.8034