Статистика ВК сообщества ""ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы"

0+
Татарстанда иң күп тиражлы газеталарның берсе. Эстрада, проблемалы язмалар, уңган кешеләр, дин, сәламәтлек, бакча. Бергә булыйк, дус яшик!

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

ШАРАПҖАННАН — СЮРПРИЗ
Юмор остасы, алып баручы Рамил ШАРАПОВ (Шарапҗан) Арча районы Айван авылына барып, бушка Сабантуйда чыгыш ясады. Артистлар бу бәйрәмдә акчаны күбрәк эшләп калу ягын карый. Рамилнең әлеге адымы сокланырлык.
— Ятып торган җирдән күңелемдә шундый теләк туды: бер артист та килмәгән авылга барып, Сабантуйда сюрприз итеп чыгыш ясау, — дип сөйли Рамил. — Интернетта шундый тәкъдим белән чыктым. Аллага шөкер, таптым, бардым. Кеше күңеленә күп кирәкми. Рәхәт, җылы, иң мөһиме — ихлас булды. Яшәсен авыл Сабантуйлары!
“Рамил, безнең авылга да кил”, — дип, бик күп комментарий калдырган язылучылары.

12 78 ER 9.7571
“ЭШЛӘП УКЫЙ”
Илсөя БӘДРЕТДИНОВА, җырчы:
— Нариман машина йөртү таныклыгына укыды. Институтта продюсер белгечлеген үзләштерә. “Жим лежа” буенча чемпион булды. Иң кызык яңалыгыбыз — улым “Яндекс.Доставка”га эшкә керде, акча эшли. Заказ буенча ашарга илтә. Бик горурланам. Мин акча бирмәгәнгә түгел, үзе шулай эшләргә теләде.

6 155 ER 11.7007
СУГАНГА ТОЗЛЫ СУ
Утыртыр алдыннан суган сөенчеген 2 сәгать тозлы суда тотарга кирәк. 5 л суга 3 аш кашыгы тоз кушарга. Аннан чиста суда чайкарга һәм түтәлгә утыртырга.
Тозлы суда эшкәртеп утыртылган суган корткычларга, суган чебененә бирешми, нык булып үсә. Череми дә, яхшы саклана.

900 18 ER 19.9608
Фирдүс Тямаевның бертуган апасы Лилия: “АБЗАР АРТЫНДАГЫ ПЕЧӘНЛЕККӘ УТ ТӨРТКӘН ИДЕ”
Артистлар, язучылар, галимнәрнең кечкенә вакытлары, аларның тормышта кызыклы хәлләргә юлыгуы турында күпләребез белми дә. Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның бала чактагы шуклыклары, популярлык казануы һәм башкарган изге гамәлләре турында Нурлатта яшәүче бертуган апасы Лилия Тямаевадан белештек.

— Энем белән яшь аермабыз 4 ел, — дип сүз башлады Лилия. — Шуңа да Фирдүсне биш бармагым кебек беләм. Әти белән әни безгә кечкенәдән таләпчән булды. Су коенырга да туйганчы йөри алмадык, көнебез эштә үтте. Чөнки гомер-гомергә абзар тутырып мал-туар асрадык, кош-корт тоттык. Фирдүскә урамдагы бөтен эш йөкләнде. Миңа җәй саен 100 бройлер эләгә иде. Әни ике энемне тапты да, бәби ялында озак утырмады, эшкә чыкты. Шуңа да энемнәрне үзем үстердем дисәм дә ялган булмас. Ул вакытта өйдә су юк, күмер ташып, мич яга идек. Әти-әнине аш, ботка, пәрәмәчләр әзерләп көтә идем. Газиз кешеләребезне күз карашыннан аңлый идек. Дөрес, куркып үсмәдек.
Фирдүснең шуклыклары әле дә хәтердә. Берсендә абзар артындагы печәнлеккә чыгып, уйнап кына аңа ут төрткән. Янгын сүндерүчеләр килде, әтидән дә эләкте. Әмма икенче көнне базга төшкән дә анда да кәгазь яккан.
Шулай тәгәрәшеп үскән вакытта, 2001 елның 8 октябрендә әтиебез кинәт йөрәк белән үлеп китте. Әни белән өч бертуган ятим калдык. Әни безне кеше арасында ким булмасыннар дип нык тырышты. Пешекче, сыер савучы булып та, хәтта ягулык салу станциясендә дә эшләде. Без иске машинага утырып, күрше-тирә авылларга концерт белән йөри идек. Әни манты, пәрәмәчләр пешерә, мин кассада шуларны сатам, Фирдүс җырлый. Башта — 10-15, соңрак 50-60 кеше җыела башлады. Ул шулай әкрен-әкрен генә танылды.
Тормышта авыр вакытым булды. Шул чакта Нурлаттан фатир сатып алырга туры килде. Кыяр-кыймас кына моны Фирдүскә әйттем. Ул ничә еллар тиенләп җыйган 500 мең сум акчасын чыгарды да бирде. “Мин реклама ясап күтәрелмим, халык яратса, болай да танылырмын”, — диде. Әле хәзер дә башкарган изге гамәлләре шактый. Туган авылы Түбән Нурлатта зиратны тәртипкә китерде, күпер салды, юлларны яңартты. Авыру балаларга, мохтаҗ кешеләргә дә хәленнән килгәнчә булышырга тырыша.

Фирдүс — барлык туганнарыбызны бергә җыеп, туплап торучы да әле. Җәй көне вакыты булган саен хашлама ясап, ит кыздырып, бөтенебезне сыйлый. Гастрольләргә китсә, аның өчен борчылып, ут йотып торабыз. Самолетка утырса да, һәрвакыт догаларымны укыйм. Бертуган энем Фирзәр шулай ук аның белән концертларга йөри. Ул артистлар, сәхнә бизәлеше, аппаратура төзеклеге өчен җаваплы. Фирзәр өйләнгән. Хатыны белән ике бала үстерәләр. Хәзерге тормышыбызга шатланып яшибез.
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.

16 21 ER 6.9641
ТУЗГАНАКТАН СИХӘТЛЕ БАЛ
Тузганак балының файдасы бик күп: ул нервларны тынычландыра, организмны чистарта, матдәләр алмашын яхшырта.

300 тузганак чәчәге (чәчәкнең башын гына алырга), 1 л су, 1 кг шикәр комы, 1 әфлисун, 1 аш кашыгы лимон кислотасы.
Тузганак чәчәкләрен җыйгач, әчесе чыксын өчен, өстенә су агызып, 1 тәүлек тотарга кирәк. Аннан суын саркытып, кәстрүлгә салырга. Өстенә 1 л су коярга, әфлисунны вак итеп турап кушарга (орлыклары кермәскә тиеш). Сүрән утта 30 минут кайнатырга. Сүндереп, 6 сәгать тотарга.
Тузганак чәчәкләрен марля аша сөзәргә, согына шикәр комы, лимон кислотасы өстәргә. Талгын утта 2 сәгать кайнатырга. Кайнар килеш банкаларга тутырырга. Суынгач, ул тагын да куерачак.
Йокларга ятар алдыннан 2-3 чәй кашыгы тузганак балы кабып чәй эчсәгез, сихәтен күрерсез.
Лариса ШӘВӘЛИЕВА, Әтнә районы Бәрәскә авылы.

691 15 ER 15.2480
“УЛЬЯНА КАЙДА?”
Кайбыч районы Иске Тәрбит авылыннан:
— “Мунча ташы” театрында эшләгән Ульяна Князева хәзер кайда икән?

Редакциядән:
— Татарстанның атказанган артисты, куючы режиссер Ульяна Князева 25 елдан артык “Мунча ташы” эстрада театрында эшләп китте. Ул Түбән Камада балалар үзәген җитәкләде. Үзәк хезмәткәрләре әйтүенчә, хәзер Ульяна ханым Казанга күченгән. Бүгенге эше иҗат белән бәйле түгел, диделәр.

Ульяна Князеваны сагынучылар бармы арагызда?

17 132 ER 7.4015
“ЧӘКЧӘККӘ ДИГӘН ЙОМЫРКАНЫ БАШТА ТУҢДЫРАМ”
Сарман районының Мортыштамак авылына баргач, авызда эри торган чәкчәк белән сыйладылар. Әлеге татлы ризыкны авылның аш-су остасы Саҗидә апа Галиева пешергән иде. Февральдә 80 яшен тутыручы бу сөйкемле апа әле дә күпләргә чәкчәк пешерергә йөри икән. “Саҗидә апаның табагын кыстырып, урам буйлап барганын күрсәк, кемдә мәҗлес була икән, дип карап калабыз”, — диде авылдашлары.
— Ә табакны ник үзегез белән аласыз? — дип сорадым Саҗидә ападан.
— Кул өйрәнгән. Зур ул, эшләргә җайлы.

Саҗидә апа ялгызы көн күрә. 45 ел гомер иткән ире мәрхүм булган. Хәер, дүрт баласы да гаиләләре белән якында яши. Өч кызының икесе Сарманда, берсе — Чаллыда, улы Җәлил бистәсендә гомер итә. Төп йортка кайтып йөриләр.
— 40 ел фермада сыер саудым, — диде Саҗидә апа. — Безнең колхоз миллионер иде, 1970 елларда әйбәт яши башладык. Әле ул чорда халык ипигә Сарманга йөрде. Анда чират торып, колхозчылар эшкә соңга кала иде. Шуннан колхоз рәисе Сәрвәров берәр капчык он бирде. И, шуңа сөенгәннәр! Халык шатлыктан күз яше белән елады! Бер уч онга тилмергән кеше өчен бер капчык он — хыял бит ул! Менә шуннан халык азрак тернәкләнеп китте. Колхоз аякка баскач, безгә Дамир Әхмәтов исемле җитәкчене китерделәр.Шуннан соң колхоз ныклап аякка басты. 1969 елда йортларга газ керде.
Саҗидә апа матур җырлый. Авылның “Чишмә” ансамбле вокалисты. Мортыштамакның бер төркем сөйкемле апалары ансамбль оештырган. Ике ел элек Казанда “Ворлдскиллс” дөнья чемпионатына килгән чит ил кунакларын каршы алганнар. Гомумән, кайда гына чыгыш ясамый алар.
— Әни бик матур җырлый иде, бу сәләт миңа да күчкән, — диде әңгәмәдәшем. — Әни яшь чакта авылга Казаннан җырчылар килгән. Матур тавышын ишетеп, әнине үзләре белән алырга теләгәннәр. Тик ул авылдан чыгып китмәгән, кыюлыгы җитмәгән. Әни бик моңлы булды. Күз алдымда гел бер картина тора: әти үлгән көн. Без кечкенә, уйнап йөрибез. Әни күз яшьләрен сөртә-сөртә җыр сузды:
— Быел язга чыгу белән
Күрдем сары күбәләк.
“Саргаясы елың”, — диде,
Алларыма чүгәләп...
Әнинең бу җырын бүтән ишетмәдем. Ләкин ул гомергә истә калды, чөнки аның тавышында шулкадәр тирән моң, гаҗизлек бар иде.

ЗАМАНЧАЛАШУ
Саҗидә апа сигезенче дистәне тутырып килсә дә, күз тимәсен, әле кызлар кебек. Җәй буе бакчасында эшли. Әйткәнемчә, төп һөнәре — чәкчәк пешерү. Бактың исә, сугыштан соң, тормыш җайлангач, әнисе дә кешеләргә әлеге татлы ризыкны пешереп биргән. Дө¬рес, ул заманда чәкчәкне туңмай белән катнаш майны (комбижир) кушып пешергәннәр. Хәзер исә үсемлек маенда әзерлиләр.
— Кешеләргә чәкчәк пешерергә еш йөрисезме?
— Әле күптән түгел бер көнне ике тапкыр чәкчәк пешерергә туры килде. Башта бер йортка барып, 40 йомыркадан әзерләп кайттым. Шул көнне күршем кергән: “Саҗидә апа, ярдәм ит, чәкчәк бик кирәк”, — диде. Кичке сәгать җиденче яртыда табагымны алып, аларга кереп киттем.
Саҗидә апа елмаеп, “апаем” дип сөйләшә. Үзе кебек, йорты да балкып тора. Чәкчәге турында әйтәсе дә түгел, телне йотарлык!
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.

САҖИДӘ ГАЛИЕВАДАН ЧӘКЧӘК ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ
10 йомырка, 1 л үсемлек мае, 0,5 әр кг он, бал һәм шикәр комы, бер чеметем чәй содасы, бераз туңмай, су (шикәр комын эретү өчен).
Йомыркага 1 аш кашыгы үсемлек мае салабыз. Шуңа бер чеметем чәй содасы өстәп, йомшак камыр басабыз. Камырны зур булмаган кисәкләргә бүлеп, калын токмачлар әвәлибез. Аннан соң зур табакта бераз туңмай эретәбез дә шуңа 1 л үсемлек мае кушабыз. Май кайнап чыккач, җай белән генә салып, төшләрне пешерәбез.
Шуннан төшләр өчен баллы катнашма әзерлибез. Башта шикәр комын бераз су салып эретәбез. Бал кушып, яхшылап болгатабыз да сүрән утка куябыз. Катнашма кайнап чыкканнан соң, 5-7 минут утта тотабыз. Бал белән шикәр комы бергә кушылып, куе масса барлыкка килергә тиеш. Тикшерү өчен, төшләргә кашык белән бер тамчы баллы катнашма агызып карарга мөмкин. Төшләр бер-берсенә ябыша икән, димәк, катнашма әзер.

372 40 ER 10.1165
“ӘРЕМ ЯМАН ШЕШ КҮЗӘНӘКЛӘРЕН ҮТЕРӘ”
Спас районы Болгар шәһәрендә яшәүче Рушания Минсәгыйрова үләннәр, аларның шифасы турында, кайсы авырулардан ничек кулланасын яхшы белә. Табигатьтән сихәт алырга сәламәтлеге какшап китеп, учлап дару ашаудан туйгач өйрәнгән ул.
— Мәктәптә укыганда ботаника һәм биология фәннәрен бик ярата идем, — дип сөйләде Рушания апа. — Аннары гаиләбездә дә үлән җыю гадәте булды.
19 яшемдә кияүгә чыктым, бер-бер артлы бала таптым. Сәламәтлек какшады, шактый авырулар килеп чыкты. Авыр хәлдә хастаханәгә дә эләктем. Учлап дару эчтем. Дару ашаудан туеп, үләннәр белән кызыксынып киттем. Табигать байлыкларын киптереп, кулланырга өйрәндем. Гаиләбез белән күп еллар шулардан сихәт алып яшибез, даруханәдән дару алган юк. Үзем таныган хәтлесен киптереп әзерлим. Туганнарга, дусларга, танышларга да биргәлим. Үлән, тамыр җыюдан җаныма шулкадәр рәхәтлек алам, дөньямны онытам.

“УСАК КАЙРЫСЫ ЯЛКЫНСЫНУ БЕЛӘН КӨРӘШӘ”
Рушания апа сөйләвенчә, алар үләннәрне төрләндереп эчә. Нәтиҗәсе булсын өчен, үлән төнәтмәләрен берәр ай кулланырга кирәк, күбрәк эчә торганнары да бар.
— Мәсәлән, усак кайрысын 3 ай буена эчсәң, инфекцияләр, ялкынсынуларны юк итә, — дип сүзен дәвам итте үләнче. — Канны сыеклый, авыртуны баса, температураны төшерә. Тубылгы (таволга) үләне дә канны сыеклау үзлегенә ия, аның составында табигый гепарин бар. Язын җыелган тамырлары белән яман шешне дә дәвалыйлар хәтта. Яман шештән түндербаш (болиголов) кулланылуын күпләр беләдер. Ул — агулы үлән, сак эш итәргә кирәк. Төнәтмәсен спирт белән ясыйлар. Сарутны (пырей) күпләр чүп үләне дип алып ата. Ул бик әрсез, ә үлән никадәр әрсез булса, файдасы шулкадәр күбрәк. Сарут тамыры сөякләр өчен файдалы. Сарут кан тамырларын чистарта, диатездан файдалы, буыннарга тоз утырудан, кимерчәкләр ашалудан саклый. Аяк астында үсә торган тагын бер файдалы үлән: бәбкә үләне (спорыш). Бу үләнне чәй урынына кайнатып эчсәләр, бер генә әгъзада да таш булмас иде. Ул ташларны әкренләп эретә, кисәк кузгатмый. Кабыгы белән солы кайнатып эчсәң дә яхшы.

“КЫЗЫМНЫ АНДЫЗ ҺӘМ ӘРЕКМӘН ТАМЫРЫ БЕЛӘН САВЫКТЫРДЫМ”
— Төпчек кызыбыз кечкенәдән ел саен әллә ничә тапкыр ангина белән авырды, гел антибиотик белән дәваладылар, — дип сөйләде үләнче. — Баланың иммунитеты какшап, ике атна саен авырый башлады. Кызымны савыктыру өчен күп эзләндем. Андыз тамыры белән әрекмән тамырын бергә кушып кайнатып эчерә торгач, бала ангинаның ни икәнен онытты, борынындагы полиплары юкка чыкты. Хәзер ул Казанда укый. Киткәндә тамырларны кулына тоттырып җибәрәм. Яшьләрнең бик кайнатып торасы килми, тамырны киптереп, кофетарткычтан чыгарып, порошок итеп әзерлим. Иммунитетны ныгыту, авыруларга профилактика ясау өчен шул порошокны бер атна йә бер ай эчеп торырга кушам.
Рәзилә РӘСИМ.

МАЙДА НӘРСӘЛӘР ҖЫЯРГА?
Каенның кечкенә яфраклары — какырыкны чыгару, бәвел һәм үт кудыру үзлегенә ия. Невралгия, анемия авыруларын дәвалауда да кулланалар.
Дүләнә (боярышник) кайрысы, яфраклары — кан йөрешен яхшырта, йөрәк эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, кан басымын төшерә.
Көтүче сумкасы үләне — бөер чирләреннән файдалы, канны туктата.
Имән кайрысы — ашкайнату системасы, хатын-кыз авыруларыннан файдалы, ялкынсынуларны бетерә.
Җир җиләге яфрагы — бәвел кудыра. Азканлылык һәм шикәр чире булганда куллану яхшы.
Балан кайрысы — шикәр чире, хатын-кыз авыруларыннан файдалы.
Кычыткан — яраларны төзәтү өчен, буын чирләре булганда кулланыла.
Әрекмән тамыры — бөер, үт куыгы, буын авыруларын дәвалый.
Үги ана яфрагы — какырыкны чыгара.
Тузганак — иммунитетны ныгыта, температураны төшерә. Бавыр, үт куыгы авырулары булганда, анемиядән файдалы.
Бака яфрагы — яраларны төзәтә, авыртуны баса, бактерицид үзлеккә ия.
Нарат ылысы — авитаминоз, подагра, ревматизмнан кулланыла.
Кара карлыган яфрагы, канлы үлән — үт кудыру, яра төзәтү үзлегенә ия.
Сарут тамыры — теш, сөяк һәм кан тамырлары өчен файдалы.

ТУЛЫ ЯЗМА — газетабызның 13 май санында.

622 25 ER 13.9278
БИК ТӘМЛЕ ИКЕ ТӘМЛЕ ЛЕЧО РЕЦЕПТЫ
✅1 нче ысул. 3 кг помидор, 5 баллы борыч, 7-8 тырнак сарымсак, 1 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы 9 %лы аш серкәсе.
Помидорларны кайнар суда пешекләп, тышчасын салдырырга. 1,5 кг туралган помидорга саламлап туралган баллы борыч һәм угычтан уылган сарымсакны кушып, 10 минут пешерергә. Шул масса өстенә калган помидорны, шикәр комы, тоз салып, 30 минут кайнатырга. Соңыннан 1 аш кашыгы аш серкәсе өстәп болгатырга һәм банкаларга тутырып, калай капкач белән каплап, төреп куярга.

✅2 нче ысул. 1,5 кг баллы борыч, 2,5 кг помидор, 125 г шикәр комы, 250 мл үсемлек мае, 1 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы 9 %лы аш серкәсе, кашык очына элеп төелгән кызыл борыч.
Баллы борычны турарга, помидорны блендер яки иттарткычтан үткәрергә. Барысын бергә кушып, яхшылап болгатырга һәм кайнап чыкканнан соң, 25 минут пешерергә, банкаларга тутырырга.
Алена ШАКИРОВА, Кукмара районы Янил авылы.

830 17 ER 10.1623
ӘСХӘТ АБЫЙГА — 70 ЯШЬ
Татарстанның халык артисты, Камал театры актеры Әсхәт ХИСМӘТОВка 1 гыйнварда 70 яшь тулды. Әсхәт абый Әлки районының Түбән Әлки авылыннан. Юбилей кичәсен 13 гыйнварда Камал театрында билгеләп узды.
— 31 декабрьдә Яңа елны каршы алганда ук туган көнем башланып китә. 1 гыйнварда дөньяга килгәнмен бит, тапканмын вакытын, — дип елмая Әсхәт абый. — Тормышымнан канәгатьмен. Тулы гаиләм, дүрт оныгым бар. Театрда ялкынланып эшлим. Бәхет шушы инде ул.

10 44 ER 6.2262