Статистика ВК сообщества "Энине сагынып...(*"

0+
Сагынабыз , әни , сагынабыз, ятимлектән бәгырь өзелә.Туйганчы бер сөйләшәсе иде башкаемны куеп тезеңә ... Рауза Хафизова.

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Газиз әниләрен югалтканнарга багышлыйм.

ӘНИЕМ.
Шалтыратам- син алмыйсың,
Чакыру арты чакыру коела.
Китсәндә әнием мәңгелеккә
Яшисеңдер кебек тоеыла...
Тәүге тапкыр сары яфрак
Юрган яба көзләр үзеңә.
Мәңгелек йорт гүя читенсенә ,
Өйгә керткән өчен үзенә.
Күзләремә каян килә яшьләр?
Сагынып сине үксеп елауга.
Югалтуга чыдармы соң йөрәк?
Язмыш биргән ачы сынауга.
Мин аңладым әнием елау түгел,
Синең өчен дога кирәген.
Изге догаларда син табарсың,
Фани дөньяларның терәген...
Ә күзләрдән әни Һаман тама
Яңгыр сыман сиңа яшьләрем.
Тын кабергә үтеп керә кебек,
Акрын гына сагыну хисләрем...
06.10.12.Роберт.

237 61 ER 21.3565
Газиз әниләрен югалтканнарга багышлыйм.

ӘНИЕМ.
Шалтыратам- син алмыйсың,
Чакыру арты чакыру коела.
Китсәндә әнием мәңгелеккә
Яшисеңдер кебек тоеыла...
Тәүге тапкыр сары яфрак
Юрган яба көзләр үзеңә.
Мәңгелек йорт гүя читенсенә ,
Өйгә керткән өчен үзенә.
Күзләремә каян килә яшьләр?
Сагынып сине үксеп елауга.
Югалтуга чыдармы соң йөрәк?
Язмыш биргән ачы сынауга.
Мин аңладым әнием елау түгел,
Синең өчен дога кирәген.
Изге догаларда син табарсың,
Фани дөньяларның терәген...
Ә күзләрдән әни Һаман тама
Яңгыр сыман сиңа яшьләрем.
Тын кабергә үтеп керә кебек,
Акрын гына сагыну хисләрем...
06.10.12. Роберт Шаймарданов

202 40 ER 14.3375
Газиз әниләрен югалтканнарга багышлыйм.

ӘНИЕМ.
Шалтыратам- син алмыйсың,
Чакыру арты чакыру коела.
Китсәндә әнием мәңгелеккә
Яшисеңдер кебек тоеыла...
Тәүге тапкыр сары яфрак
Юрган яба көзләр үзеңә.
Мәңгелек йорт гүя читенсенә ,
Өйгә керткән өчен үзенә.
Күзләремә каян килә яшьләр?
Сагынып сине үксеп елауга.
Югалтуга чыдармы соң йөрәк?
Язмыш биргән ачы сынауга.
Мин аңладым әнием елау түгел,
Синең өчен дога кирәген.
Изге догаларда син табарсың,
Фани дөньяларның терәген...
Ә күзләрдән әни Һаман тама
Яңгыр сыман сиңа яшьләрем.
Тын кабергә үтеп керә кебек,
Акрын гына сагыну хисләрем...
06.10.12.Роберт.

208 33 ER 10.6324
Язлар җиткәч шундый авыр миңа,
Син бит ӘНИ киттең язларда!
Әйткән идең беркөн җитәр кызым
Аерылырбыз алсу таңнарда!

Кеше туа сызылып таңнар аткач,
Ташлап китә икән таңнарын!
Ул вакытта чынга алмаганмын,
Сине югалткачтан аңладым!

Бәхилләшү сүзен әйттең микән,
Аңламадым әйткән сүзеңнән
Безне ташлап китәнеңне белдем
Күз нурларың тамды күзеңнән!

Язлар бит ул җиргә бәхет-сөю,
Яшәү алып килгән бер мәле
Ә мин ӘНИ сине югалтканга
Һаман килешәлмим бит әле!

Кайтырсың күк ямьле язлар белән
Акылым аңлый, ләкин күңелем
Бер могҗиза көтә , аңласам да
Бу хәлләрнең мөмкин түгелен!

Еллар үткән саен нык авырта ,
Тирәнәя икән яралар...
Яшәрмен мин шулай әрни-әрни,
Кем юатыр мине ,кем аңлар?!

Рушания Ахмадуллина (Чанышева)

195 40 ER 14.4446
Уяндым да... Сәгатемә карап,
Соңга калмыйм,диеп уйладым.
Күлмәгемнең иң матурын киеп,
Чәчәк кибетенә юл алдым.
Исәнмесез! Бирегезче миңа.
Иң - иң матур чәчәк бәйләмен.
Бүген минем иң кадерле кешем,
Әнкәемнең гомер бәйрәме.
Яшәү көче миңа биргән өчен,
Бурычлы мин аның алдында.
"Туган көнең белән кадерлем" , - дип
Башым ияр идем каршыңда.
Авыл башы... Зур хыяллар белән,
Ашыгам мин туган йортыма.
Айнып китеп шулчак, адымымны,
Юнәлттем мин зират йортына.
Коймасына барып сөялдем дә,
Күземдәге яшьне тыялмыйм.
ӘНКӘЙ җаным, нигә соң мин бүген,
Җылы кочагыңны тоялмыйм?
Салкын кабер ташын сыйпаганда,
Яңардылар барлык уйларым.
Яшь аралаш искә алдым әнкәй,
Синең белән узган елларым.
Кабул итче бүген гөлләремне,
Туган көнең белән , кадерлем!
Көн дә иртән догаларым белән,
Җылытырмын салкын каберең,
Агачларның кинәт бу шаулавы,
Рәхмәтең күк , әнкәй тоела.
Күземдәге яшем , тыела алмый.
Тамчы - тамчы җиргә коела.
Иртә киттең әнкәй, мәңгелеккә,
Күңелләрдә бик зур яралар,
Күрәлмәдең , инде оныкларың,
Буйга җитеп , үсеп баралар.
Бер генә көн кайтып яннарыма,
Киңәшләрең миңа бирсәңче.
Бала чактагыдай чәчне сыйпап,
"Хәлең ничек балам ?" - дисәңче.
Көзләр килер җиргә кабат - кабат,
Тик син генә әнкәй кайтмассың.
" Балам минем ,балакаем "- диеп,
Кочагыңа инде алмассың.
Кайталмавың өзә үзәгемне,
Йөрәгемнең әрнеп сызлавы.
Эх, әнкәем, нигә бу кадәрле,
Ачы икән язмыш сынауы ?
Хатирәләр, уйланулар белән,
Сизелмәде вакыт агышы.
Синең яннан , фатыйхаңны алып,
Инде кабат китеп барышым.
....Зират капкасыннын чыккан чакта,
Ай өзелде , минем үзәгем.
Кабер өсләрендә зәңгәр чәчәк,
Ә чәчәктә - минем йөрәгем. Фанур Уразаев

179 55 ER 12.8378
Төшләремдә күрдем сине, әнием,
Җырлый-җырлый камыр басканың.
Сине уйлап ята - ята,
Сизми калам таңның атканын.

Ерак шул син әнием, бик сагындым,
Бар да җитеш, тик юк син генә.
Яратам,-дип әйтер өчен, әнием,- дип әйтер өчен,
Зинһар төшләремә кер генә.

Төшләремдә күрдем сине, әнием,
Ягымлы һәм җылы елмайдың.
Ни хәлләрдә, балам?- диеп,
Кочагыңда мине назладың.

Төшләремдә күрдем сине, әнием,
Төшләремдә кайтчы яныма.
Фатихамны бирәм,- дидең, сабыр бул син!- дигән сүзе,
Тылсымлы көч бирә җаныма.
Җәмил Мингалиев

134 14 ER 8.8846
Төшләремдә сине күрдем, Әни.
Кулларымны алдың, кулыңа.
Кызым,-дидең син үзеңне сакла,
Балаларың, ирең. хакына.

Елама син, минсез калдым диеп,
Донья кызым, шулай королган.
Кеше тугач, китәргэ дә тиеш.
Минем жирдә сәгәть сугылган.

Син елама кызым, яшә эле,
Мин булырмын гел дә янәшә.
Мин кукләрдән карап торам кызым,
Яшә әле ,яшә йөзгәчә.

Син елама кызым ,Әни юк дип,
Мин һәр вакыт ,синең яныңда.
Киңәшләрем биреп торырмын мин.
Төшләреңә кереп булсада

Эльмира Насыртдинова 22 октябрь 2021 ел

148 53 ER 7.9220
Әни, Әни!Кабат синең хакта
Уйларым да, әйтер сүзем дә.
Син бит, Әни, әле таммый калган
Күз яшьләрем минем күземдә.

Таммый тора, сине хәтеремнән
Меңенче кат инде кичерәм.
Беләм, аңлыйм гомер итә-итә:
Синең йөрәк күпне кичергән!

Кулларыма сурәтеңне алып
Әйләндерәм: гүя, тере син!
Җир йөзендә бары без яраткан
Асыл Фәрештәнең бере син!

Искә төшә синең кулларыңа
Нык ябышып киткән адымнар.
Үткәннәрдә синле кичләрем күп,
Чәйләр эчкән якты таңым бар.

Күңел төшкән чакта, юатканың,
Җылы сүзең төшә исемә.
Бу тормышта мәңге кырау кунмас
Әниләрне сөю хисенә!

Үпкәләгән чакта ачуларны
Таратырлык әни сүзләре.
Еллар аша кылган һәр эшемне
Күзәтә күк Әни күзләре.

Ул күзләрдә - тиңсез ярату да,
Ул күзләрдә-бәхет шатлыгы.
Әни күзләрендә безгә дигән
Ихлас теләк, өмет, яктылык!

Гульнур Айзетуллова

144 38 ER 14.0694
Эниемэ.
Хат язалмыйм сина Энием,
Жибэралмыйм булэк тэ.
Жаныннын назлы жылысын,
Мэнге саклыйм йорэктэ.

Хэтеремдэ, ислэремдэ,
Куз алдымда карашын.
Ягымлы карашын белэн,
Мине озата барасын.

Эллэ нилэр бирер идем,
Сине бер курер очен.
Тошлэремдэ курулэрем,
Зур шатлык минем очен.

Хат язалмыйм сина Энием,
Жибэралмыйм булэк тэ.
Дога укып Ходайдан сорыйм,
Урынын булсын жэннэттэ.

Мадинэ Афлятунова

150 19 ER 11.1092
Буген Энием, синең белән хушлашкан көн.
Хәсрәт алып килде безгә шул җәйге төн.
Ятим итеп безне китеп бардың ...😔

105 33 ER 6.9548