Статистика ВК сообщества "Серле дөнья"

0+
Сөеп, сөелеп яшәгез!

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Улларыма.( уллары булган әниләрнең сүзе)

Йөрәк итен ертып төшкән балам!
Ниләр бирер сиңа язмышың?
Бирә күрсен Ходай тыныч тормыш,
Ә түгел лә дөнья ялгышын.

Матур үтсен яшьлек киләчәгең,
Сөеп яшә һәм дә сөелеп!
Урап үтсен кайгы - борчуларың.
Йөри күрмә танау чөереп.

Акча, диеп, дусларың югалтма,
Үз туганың белән уртак телдә бул!
Кайда гына йөресәң дә, балам,
Телим сиңа якты изге юл.

Яхшы тормыш иптәшенә юлык,
Өй тутырып үстер балалар.
Чәчләр агарганны белерсең син,
Үстергәндә бала - чагалар.

Ир бәхете телим, улым, сиңа,
Уңа күр син хатын - баладан.
Яшәр урының булсын тик гөлбакча,
Авылданмы яки каладан.

Очрата күр тормыш юлларыңда
Кешеләрнең бары яхшысын.
Түземлек һәм сабырлыгың җиңәр,
Күргән чакта дөнья ачысын.

Йодрык хәтле ана йөрәкләре
"Бала!"- диеп, яна, белегез!
Сез бәхетле булган чакта гына,
Тыныч үтә безнең көнебез.

Рәмилә Абдуллина. 13.04.2022.

314 43 ER 1.4791
Бар да кала

Кеше гомер итә...
Тормыш юлын үтә...
Кемдер кыска, кемдер озынын.
Бер көн йончып китә...
Тәмам арып бетә...
Йота торгач тормыш тузанын.

Тормыш юлы бетә...
Кеше җирдән китә...
Кала дөнья, кала бары да.
Үзең белән нәрсә
Ала алдың диеп
Сорар шулчак әрнеп җаны да.

Арып - талып чаптың...
Тыңламадың җаның...
Җыйганнарың калды өелеп.
Кирәк иде микән
Гомер үткәрергә
Юкка - барга, дияр, көенеп...

Нәфисә Мирзаханова
25.07.2022 ел

200 23 ER 1.0745
Оныкачыма...

Уфа-Бакалы арасы
Ике сәгать барасы...
Бармас идем...Уфаларда
Яши балам баласы...

Дәү әнием, сагындым дип
Кочаклап каршы ала...
Моннан да олы бәхетне
Я, инде...эзләп кара...

Сөйләшәбез...серләшәбез
Яңалык күп җыелган...
Бүләккә дип матур итеп
Рәсем ясап куелган...

Бергәләшеп пешерәбез
Бәлешен, тәбикмәген...
"Ничек шулай бөгәсең" дип
Аптырый, бәбекәем...

Биш яшьтә генә булса да
Укый һәм яза белә...
Кечкенә энесен карый...
Ярдәмче инде менә...

Синең белән йоклыйм диеп
Кочагыма сарыла...
"Минем дәү әни кая" дип
Эзләп чыга яныма...

Уфа-Бакалы арасын
Елга берничә урыйм...
Ходаемнан оныкларга
Бәхет һәм тәүфыйк сорыйм!!!

Нәфисә Мирзаханова
20.03.2021 ел

77 7 ER 0.5412
Картлык.
Урамга чыгып тордым мин,
Картлык килгәнне карап,
Як-ягына карангалап,
Килгәнен халык барлап.

Һәркемне күздән үткәреп,
Килә картлык урамнан,
Курыкмыйча җил-давылдан
Кышкы салкын бураннан.

Ач яңаклы картлык килә,
Зур күзлек элеп алган,
Бөкерәйгән гәүдәсенә,
Кара киемен салган.

Җайлап килә ашыкмыйча,
Каранып як-ягына,
Ял да итеп ала туктап,
Таянып таягына.

Һәркемне дә тигезлим дип,
Тешсез авызын ерган,
Бу картлачка мондый эшне,
кем кушкан?кем боерган?

Килә картлык урам буйлап,
Шуа ул шәүлә булып,
Ул узган урамнар кала,
Караңгылыкка тулып.

Кояшны да каплап килә,
Сулдырып һәр чәчәкне,
Бар кешенең өнен алып,
Куркытып киләчәкне.

Карап-карап тордым шулай,
Көтеп минем картлыгымны,
Кара көз алып килгәнен,
Бетереп шатлыгымны.

Шактый шулай басып торгач,
Керде акыл башыма,
“тукта”,-дидем,-үзем чыгыйм,
Бу картлыкның каршына.

Нигә куркып торам әле,
Янымда семьям барда,
Рәхәтләнеп яшәп яткан,
Түгәрәк дөньям барда.

Чыгып бастым каршысына,
Картлыгым аптырасын,
Нинди кеше булды соң дип,
Ул үзе калтырасын.

Түбәтәйне кыңгыр итеп
Киеп алып башыма,
Белгән бисмилламны укып,
Килеп бастым каршына.

“Һе”,- диде ул миңа карап,-
“син бик кыю икәнсең,
Минем килгәнне көтмичә
Каршы чыгып җиткәнсең”.

“тукта”,-диде ,”син көтеп тор
Азрак мин әйтеп алыйм,
Кешеләргә әйтәсемне,
Сиңа мин әйтеп калыйм”.

Кара күзлеге артыннан ,
Миңа төбәп күзләрен,
Картлык җайлап сөйләп китте,
Әйтеләсе сүзләрен.

“Аптырыйм мин кешеләргә,
Бик кызык сез яшисез,
Пенсия дип йөрисез бит,
Илле узгач яшегез.

Ел саныйсыз, ай саныйсыз,
Көн саныйсыз илереп,
Көтәсегез пенсияне,
Ай-һайлар да тилмереп.

Минем сезгә бер сүзем бар,
Колакларга элегез,
Картлык белән пенсия ул,
Бергә йөри-белегез.

Пенсияне көтмәгез сез,
Рәхәтләнеп эшләгез,
Пенсияне мин бирәм бит,
Шуны аңлап яшәгез”.

Аннан хәйләкәр елмаеп,
Кысып куеп бер күзен
Ыржайтып тешсез авызын,
Әйтте ул соңгы сүзеен.

“Энем,сиңа нәрсә кирәк
Икәнне яхшы беләм,
Тигез картлыкны телисең,
Син бит карчыгың белән.

Бәхетле ,тигез картлыкны,
Аны Ходайдан сора,
Җирдәге барлык гамәлләр,
Бар да Ходайдан тора.

Ярар,сиңа нык бәрелмәм,
Җиңелчә үтеп китим,
Алтмыш дүрт яшең янына,
Бер яшьне бүләк итим.

Бу яшь әле тик быелга,
Тагын да булыр еллар,
Картлык булсам да мин сезгә,
Телим бит тигез юллар.

Мин әлегә бар кешегә,
Берәр ел өстәп йөрим,
Озак тордым синең янда,
Ярар энем йөгерим.

Аптырама,сау булып тор,
Сүзең калмады бугай,
Беләм сезгә ни кирәген,
Минем бит эшем шулай.

Хушлашсам да синең белән,
Торырмын синең алда,
Картлык бер килгәч китми ул,
Менә син шуны аңла.

Бүген генә килмәдем бит,
Синең яннарыңа мин,
Синең янда булганлыкны,
Әле бүген сиздең син.

Минем арттан берәү килә,
Менә ул бик тә яман,
Чалгысын тотып кулына,
Калмый ул миннән һаман”.

Әйтеп бетереп сүзләрен,
картлык юлга кузгалды.
Таягы белән таянып,
Алга таба юл алды.

Йөгерим диеп әйткән иде,
Китте ул көчкә атлап,
“Тагын очрашырга язсын,
Энем”,-диеп кабатлап.

Шулай итеп картлык мине,
Бик тә нык кызык итте,
Сүз дә әйтергә бирмичә,
Бер яшькә терәп китте.

Бик акыллы дип картлыкны
Ишеткәнем бар иде,
Аның шундый икәнлеккә,
Менә инандым инде.

Шигапов Рифат

10.03.2017

68 18 ER 0.5214
Туганнарча яшәп калыйк.

Кайгыда да туган кирәк,
Шатлыкта да туган кирәк.
Исән чакта бер-беребезнең,
Кадерләрен белү кирәк.

Туганыңнан башка кеше,
Моң зарыңны бүлешә алмый.
Гомер дигәнең бик кыска,
Тик бер яшибез , мең яшәлми.

Дусларың бик күп булса да,
Ул туганың була алмый.
Дуслар сине ташласа да,
Туганнарың ул ташламый.

Бер үк төрле тәрбия алып,
Бер гаилә булып үскәнбез.
Жан тартмаса , кан тарта бит,
Бер үк ана сөтен имгәнбез.

Исән чакта тату булып,
Туганнарча яшәп калыйк.
Әхирәттә йөрешеп булмый,
Ишек , капкалары ябык.
18.07.2022.(Мәдинә Ихсан).

115 9 ER 0.4889
Искә алыйк әле бергә
Абый-сеңелләр көнен,
Күп гаиләләрдә яши
Абый-апа, эне-сеңел.

Бертуганнар көне буген,
Тату булсыннар алар,
Берсе өчен берсе һәрчак
Кайгыртышып торсыннар.

Бер карында яралалар,
Бер кан ага тамырда,
Ярдәм кулы суза туган
Һәрчак, кирәк булганда.

Туганлыкның хисләре
Тик югала күрмәсен,
Туганлык җебе ныклыгы
Һич өзелә күрмәсен!

Туган туган булып калсын,
Читләшүләр булмасын,
Апа, Эне, Абый, Сеңел
Арасы суынмасын!

Әй туганнар, бертуганнар,
Яшәгез сез берләшеп,
Дөньяга ике килмисез,
Яшәгез тик гөрләшеп!
Фәймә Зайнуллина

118 5 ER 0.4076
Күптән түгел баласы яман шеш белән тилмерүче ана белән эшләргә туры килде. Бер мәлгә үзем дә югалып калдым. Яшәу мәгънәсен югалткан бу әнинең хәсрәте шигырьгә күчте...

5 8 ER 0.2467
Көлергә хакыбыз юк кешедән.

Кеше тормышын тикшерәләр,
Ул кеше тегеләй дә , болай.
Үзегезгә гөнаха жыймагыз,
Барсын күреп тора бер Ходай.

Кеше тормышын тикшергәнче,
Яшәп кара аның язмышын.
Ул күргәнне , әгәр син күрсәң,
Түзә алмассың бит , сынырсың.

Бәлки әле ул син уйлаганча,
Андый начар кеше түгелдер.
Сиңа караганда яхшырак,
Чиста күңелле бер кешедер.

Ахмак булып гомер итмик әле,
Ходай уйлар өчен аң биргән.
Алда ни көткәнен белмибез,
Хакыбыз юк көлергә кешедән.
19.07.2022.(Мәдинә Ихсан).

36 6 ER 0.2673
Юып алып булмый язмышны.

Яңа гына яшь төсле идем бит,
Килеп житкән гомер көзләре.
Бик озак итеп карап тордым,
Арттан озата барган эзләрне.

Гомер юлым матур үтелгән,
Күрәчәк язмышлар күрелгән.
Авыр чакларында түзелгән,
Күп жирендә сабыр ителгән.

Һәр кешенең үзенең язмышы,
Ходай тарафыннан бирелгән.
Маңгайга язылган язмышны,
Юып алып булмый шул кул белән.

Зарланмыймын биргән язмыштан,
Якты эзләр калган артымнан.
Иң мөһиме аяк - кулым исән,
Аермасын тик бары акылдан.
27.07.2022.(Мәдинә Ихсан).

40 3 ER 0.2679
Әтиле -әниле чагым.

Авылым бар,нигезем бар,
Тик өемнең яме юк.
Кайтуымны каршы алырга,
Әтием - әнием юк.

Аяк атлап килү белән,
Капкабызның төбенә.
Күзләремә яшьләр тула,
Үзәкләрем өзелә.

Ихатада бәбкә үлән,
Буш төсле өйнең эче.
Жирне тырнап еласаң да,
Юк бер ишетер кеше.

Күршеләрем дә юк инде,
Бик моңсу авылкаем.
Калган тик урам коесы,
Биек карт каеннарым.

Эх, бу гомер дигәннәре,
Бигерәк тиз уза икән.
Тимер дә тутыга икән,
Кием дә туза икән.

Тик күңел генә картаймый,
Онтылмый балачаклар.
Туганнарым белән үскән,
Әтиле - әниле чаклар.
27.04.22.(Мәдинә Ихсан).

35 6 ER 0.2652