Статистика ВК сообщества "Кирәкле төркем"

0+
Югалтмас өчен язылып куй☝️

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

5 йомыркага зур бокал белэн шикэр комы, 200 гр ак май ( маргарин , хэттэ сыек майда бара ) бер кечкенэ кап разрыхлитель, бер кап ванилин салып кулга ябышыр ябышмас(шулайда бик тыгыз булмасын ) камыр бастым , он сибеп уклау белэн жэеп пешердем , алай итсэн каты кетердэп тора торган була , кемгэ йомшак кирэк онны азрак салып сыегырак итеп ясарга хэм кызган табасына кашыклап салып пешерергэ була , алай йомшак килеп чыга .

©Рамзиля Хазиева

366 2 ER 8.7552
"Мамык" кебек камыр әзерләү рецепты

1 стакан кефир
0,5 стакан үсемлек мае
11 г коры чүпрә
1 бал калагы тоз
1 аш кашыгы шикәр комы
3 стакан он

Кефирны май белән болгатырга, аз гына җылытып алырга.

Он белән чүпрәне бергә кушарга, тоз, шикәр комы өстәргә. Аз-азлап болгата- болгата кефир кушылмасын өстәргә һәм камыр басарга.

Камырны 30 минутка кабарырга калдырырга.

Бу камырдан теләсә нинди камыр ризыгы пешерегә мөмкин.

Газ мичендә 180-200 градуста кызарганчы пешерегә кирәк.

Табага тезгәч, 10 минуттан соң гына газ миченә куйсагыз, камыр ризыклары тагын да тәмле булыр.

260 1 ER 6.1678
Охшаганын сайлап ал.

“ИҢ ГАДИ” КЫЯР ТОЗЛАУ ЫСУЛЫ.

3 литрлы банкага:

- 2 аш кашыгы тоз

- 1 аш кашыгы шикәр комы

- 2 аш кашыгы уксус

- укроп, сарымсак, канәфер (гвоздика), кара борыч, керән, дәфнә (лавр) һәм карлыган яфрагы барсын бергә стерильләштерелгән банкаларга тутырасы. Аннан суны 2 тапкыр кайнатып саласы һәм банканы каплыйсы.

ТАНЫЛГАН АШ-СУ БЛОГЕРЫ МӘРЬЯМ МИҢНЕГУЛОВА КЫЯР ТОЗЛАУ РЕЦЕПТЫ.

Иң беренче булып банкаларны парландырабыз, кыярларны юабыз һәм аларны бераз салкын суда тотабыз. Банкаларга укроп, карлыган яфрагы, чия яфрагы, сарымсак һәм кыяр тутырабыз. Өстенә кайнаган су салабыз һәм аны 15 минут тотабыз. Аннан бу суны түгәбез.

Рассолын аерым ясыйбыз. Ике литр суга ярты стакан шикәр комы, ярты стакан 9 процентлы уксус, ике аш калагы ярым тоз салып кайнатып чыгарабыз да банкага салабыз. Тәмләткечләрне үзегезгә карап салыгыз, кибет тәмләткече дә ярый.

АЗ ТОЗЛЫ КЫЯР (МАЛОСОЛЬНЫЕ) ТОЗЛАУ РЕЦЕПТЫ.

3 литрлы банкага:

- 1,5 литр су

- 2 аш кашыгы тоз

- 3 аш кашыгы шикәр комы

Кыярларны юып, 3 сәгать суын алыштыра-алыштыра суда тотабыз. Юып банкаларга салабыз. Банка төбенә бер укроп, керән яфрагы, 5 кара карлыган яфрагы, 4 баш сарымсак, 10 исле кара борыч, 4 канәфер, корица салабыз. Банкага кыярларны вертикаль рәвештә урнаштырабыз, кайнар рассолны салып 3 минут тотабыз.

Рассолны агызып шул суны кайнатып кире салабыз, соңгысын салганда 1 аш кашыгы уксус салабыз. Тимер капкач белән ябабыз.

КЕТЕРДӘП ТОРА ТОРГАН (ХРУСТЯЩИЕ) КЫЯР ТОЗЛАУ РЕЦЕПТЫ.

3 литрлы банкага:

- 1 кишер

- 2 башлы суган

- 1 баш сарымсак

- берәр керән, кара карлыган, чия, дәфнә яфрагы, бер укроп, исле кара борыч, аш серкәсе алына.

Стерильләштерелгән өч литрлы банка төбенә дүрткә бүленгән кишер һәм алда санап үтелгән тәмләткечләр салабыз. Алар өстенә кыяр тезәбез, кайнап чыккан су салып 15 минут тотабыз. Суын кәстрүлгә агызып, шул суга 5 бал кашыгы тоз, 10 бал кашыгы шикәр комы, 100 грамм аш серкәсе салабыз. Тәмләткечләр салынган суны кабат кайнатып чыгарып кыярлы банкаларга салып тимер капкач белән ябып куябыз.

КИШЕР САБАГЫ БЕЛӘН ТОЗЛАГАН КЫЯР

Маринад өчен:

- 7 аш кашыгы шикәр комы

- 2 аш кашыгы тоз

- 1 аш кашыгы уксус

Стерильләштерелгән 3 литрлы банканың төбен күмгәнче кишер сабагы салабыз. Аннан баш-башлары киселгән кыярлар тутырабыз. Өстенә кайнап чыккан суны агызабыз да 30 минут тотабыз. Яңадан шул суны кәстрүлгә маринад ясар өчен бушатабыз. Ә банкага кайнап чыккан чиста су салып 10 минут тотабыз да, аннары түгәбез.

233 0 ER 6.0782
"Солянка" рецепты.

Түбәндәге рецепт белән әзерләгәндә барлыгы 0,5 граммлы 10 банка солянка чыга.

2 килограмм кәбестә
2 килограмм помидор
1 килограмм суган
1 килограмм кишер алабыз. Кәбестәне, помидорны, суганны ваклап турыйбыз. Суган ярымбоҗралап булса да ярый – кем ничек ярата инде. Кишерне эре угычтан чыгарабыз. Яшелчәләр әзер булгач катнашманы зур кәстрүлгә салабыз, 0,5 грамм үсемлек мае, 2 аш кашыгы тоз, 11 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы уксус, 11 бөртек кара борыч һәм 5 лавр яфрагы салып утка куябыз. Кайнап чыкканнан соң нәкъ бер сәгать кайнатабыз һәм банкаларга тутырып, капкач белән ябып куябыз. Калын әйбер астына тыгып суынганын көтәбез.

Бу солянкага гөмбә дә кушарга мөмкин. Тик аны башта 15 минут тирәсе пешереп алырга кирәк.

196 4 ER 4.7013
Кышка борщ ясау ысулы.

Кирәк булачак:
1 кило чөгендер,
3 кило кәбестә,
2 кило кызыл помидор,
1 кило кишер,
1 кило суган,
бераз петрушка,
200 грамм көнбагыш мае,
2 аш кашыгы тоз,
1 аш кашыгы шикәр комы,
2 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.

Чөгендерне озынча итеп юка гына, суганны – ярым боҗралап, помидорны – зуррак өлешләргә, петрушканы ваклап турыйбыз.
Тирән эчле табага май салып, суганны бераз кыздырып алабыз. Кишер өстәп, тагын бераз кыздырабыз. Аннан калган барлык ингредиентларны салып, яшелчәнең үз суында берәр сәгать чамасы пешерәбез (чөгендерне кабып карагыз – пешкән булса, борщ әзер дигән сүз). Сүндерер алдыннан аш серкәсе өстибез. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып куябыз. Кыш көне борщ пешерү өчен тәмле катнашма әзер!

143 1 ER 3.5700
ЛИМОН ПИРОГЫ🍋🍋🍋

250 гр. йомшарган атланмайны 4 стакан он белән уабыз.
Шуңа 2 йомырка, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, 1 стакан сөттә җебетелгэн чүпрә, әзрәк тоз салып камыр басабыз. 8 кисәккә бүлеп җәябез.
Таба төбенә җәялүче 1 катлам зурырак була.
Аннан эчлек-камыр-эчлек салып 4 катлы итеп ясыйбыз.
Әлеге продуктлардан 2 пирог чыга.
Эчлек: 3 лимонны иттарткычтан чыгарып, 1,5 стакан шикәр комы белән болгатабыз.
Әзер пирогны газ мичендә өсте кызарганчы пешерәбез.

105 0 ER 2.5925
Кышка томат согы ясыйбыз.

Кирәк була:

-Помидор
-Тоз
-Шикәр комы

Бер килограмм помидордан якынча 1 литр сок чыга.

Помидорларны яхшылап юып, кисәкләргә турыйбыз һәм әз генә (1/4 стакан) су салынган кәстрүлгә тутырып акрын утка куябыз. Кайнап чыкканнан соң 10 минут (артыгы кирәкми) пешерәбез һәм суытабыз. Әз генә җылы томатларны иләк аша чыгарабыз. Калдык буларак бары тик кабык һәм орлыклар гына калырга тиеш, барлык йомшак өлешен чыгартып бетерергә тырышыгыз, сезнең алыначак согыгыгзның күләме шуннан тора.

Алынган массаны кабат утка куярга һәм тоз белән шикәр комын кушарга. Аларның нормасы һәркемнең үзенеке: кемдер тозлы, ә кемдер татлырак ярата. Кайнап чыккач тагын 15-20 минут пешерегез. Кайнар сокны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлыйбыз һәм шул ягы белән бастырып куябыз. Алар шулай суынганчы тора. аннары инде сакларга алып куясыз.

108 3 ER 2.3959
КРЫЖОВНИКТАН МОХИТО.

3 литрлы стерильләштерелгән банкага 500 г крыжовник, ике телем әфлисун (лимон да ярый ), 2 бөтнек ботагы(мята), 250-300 г шикәр комы салырга һәм кайнар су агызып ябып куярга.

65 0 ER 1.7798
​#Заготовка
♨️Потрясающая закуска из кабачков на зиму. И 20 банок будет мало!
Перед тем, как начать, все овощи помойте и очистите, а после взвести, ведь их вес указан ниже в очищенном виде.

Необходимые ингредиенты для приготовления:
Два кило кабачков (должно выйти шесть средних кабачков);
600 г болгарского перчика (5-6 штук);
350 г репчатого лука;
280 г морковки (2 средние моркови);
2 кг томатов;
1 острый перчик или меньше, или вообще без него (ориентируйтесь по своему вкусу);
5 зубцов чеснока (одна головка);
150 мл масла подсолнечного;
200 г сахара;
1-15 горошин перчика;
2 стол. ложки с верхом соли;
100 мл 9%-ого уксуса.

Начинаем готовить:
Все овощи, за исключением кабачков, перекрутите с помощью мясорубки или можно воспользоваться блендером.
В эту массу всыпьте все специи и влейте мало. Поместите на огонь.
Кабачки в это время порежьте в виде кубиков небольшого размера.
Когда овощная масса закипит, закиньте в кастрюлю кабачки. Варите 50 минут на огне слабой интенсивности.
Затем влейте уксус и разложите по баночкам

Приятного аппетита😋🍽😋

83 0 ER 1.8301
Тәмле сыр

🔹1литр сөт
🔹1 кг эремчекне бергә кушып чуен кәстрүлдә, болгата-болгата кайнап чыгар дәрәҗәгә җиткердем дә, эремчеген сөздем.
Шул ук кәстрүлдә
🔹100 гр сыер маен эреттем,
🔹2 йомырка
🔹1 ч. к. тоз
🔹1 ч.к.сода салып, эремчекне кушып болгаттым да, болгатканда кашыкка ияреп йөри башлаганчы пешердем. Барлыкка килгән массаны тәлинкәләргә салып суыттым.
Ник үзең пешергән һәр ризык шул кадәр тәмле була икән😋👍
Бисмилланы әйтеп, күңел җылыңны биреп пешергәнгә бит ул, әйеме, дусларым!?!
Өйләрегез ямьле, ризыкларыгыз тәмле, хәләл булсын дусларым!!!

©Кадрия Ишмурзина

62 0 ER 1.3884