Статистика ВК сообщества "Новости Татар"

0+
Рәхим итегез,кадерле дуслар😉😎
Количество постов 23 678
Частота постов 13 часов 42 минуты
ER 3.62
54.05% 45.95%
40.32% подписчиков от 45
95.18% 1.20% 0.00%

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Без сезнең өчен Рамазан аена календарь әзерләдек. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын! 🤲🏻

479 6 ER 8.5563
Бүген Мәскәүдә 75нче яшендә танылган җырчы, РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимов вафат булган.

Артистның үлеме турында аның кызы хәбәр итте. Беренчел мәгълүмат буенча, Ибраһимов өендә йөрәге авыртуына зарлана. Туганнары ашыгыч медицина ярдәме чакырта, әмма артист табиблар килгәнче вафат булган.

Ибраһимов Львовта туа, әтисе хәрби була. Соңрак Ибраһимовлар Казанга күченә. Монда булачак җырчы Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрында эшли башлый. 1974 елның октябрендә Ибраһимов Союз күләмендәге эстрада артистлары конкурсында лауреат була. Ил күләмендә танылу җырчыга 1975 елда Сочида узган «Красная гвоздика» җыр конкурсында катнашудан соң килә.

#ренатибрагимов #татарстан #рт #новоститатарстана #казань #кзн #казаньновости #москва #tatarstannews

13 90 ER 4.1395
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Камилә Вәлиеваны «Дуслык» ордены белән бүләкләде. Татарстан җитәкчесе белән очрашуга спортчы әнисе Алсу Әнвәр кызы Вәлиева белән килде.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Пекиндагы Олимпиадада Камилә Вәлиева осталыгын һәм югары дәрәҗәдәге әзерлеген күрсәтте. Аның спорттагы уңышлары яшь спортчыларга да үрнәк булуын белдерде президент. Алсу Вәлиевага «ТАССР оешуга 100 ел» медале тапшырылды.

#казань #татарстан #рустаминниханов #минниханов #камилавалиева #100леттасср #тасср #дуслык #олимпиада #фигурноекатание #пекин2022

4 9 ER 1.1374
«Ласковый май» солисты Юрий Шатунов вафат булган.

Кайбер мәгълүмат буенча, җырчы домодедов дәваханәсендә вафат булган. Ул йөрәге авыртуына зарланган. Шатуновка 48 яшь иде.

1 6 ER 0.8065
Дуслар, әйтү белән генә дә авыз суларын китерә торган ризык әзерлибез бүген. Данлыклы ризык — каклаган каз бит ул! Видеосын караганда ничек түзәрсез 😉

25 16 ER 0.9452
Бүген Җырчы Элвин Грейга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның атказанган артисты исемен бирде.

Бу турыда Татар радиосы хәбәр итә.

3 55 ER 0.8840
Төрекмәнстан хакимияте хатын-кызларга чәч буяуны, тәнгә сыланып торучы кием киюне, пластик операцияләр ясатуны, иреннәрне кабарту, шулай ук тырнак, керфекләрне үстерү кебек процедураларга мөрәҗәгать итүне тыйды.

Рәсми булмаган чикләүләр бер ай элек эшли башлады — алар Сәрдәр Бердымөхәмәдов ил Президенты постында әтисен алыштырганнан соң гамәлгә керде. Шул чакта ук полиция хезмәткәрләре матурлык салоннарын тикшереп чыга, осталарны штрафка тарта һәм хокук бозуларны ачыклаган хатын-кызларны тоткарлый башлый. Шул ук вакытта, хатын-кызларның сүзләренә караганда, хокук сакчыларының кулларында тыюлар кертүне раслаучы бернинди документлар да булмаган.

Нәтиҗәдә, соңгы атнада Төрекмәнстанда уннарча матурлык салоннары ябылды, ә күп кенә хатын-кызлар, күкрәк имплантлары куйдырган, иреннәре кабартылган, хәтта кашларында тату ясаткан өчен эш урыннарын югалтканнар. Тикшерүләр хәтта урамда һәм җәмәгать транспортында да алып барыла — әйтик, полиция хатын-кызны, әгәр аның иреннәре косметик юл белән кабартылган булуда шик уятса, теләсә кайда туктата ала.

Кайбер дәүләт оешмаларында хатын-кызларны кертелгән тыюларны үтәргә мәҗбүр итүче документка кул куйдыралар. Киресенчә булган очракта, аларга шундук эштән куылу яный.

Моннан тыш хатын-кызларга туганы булмаган ир-ат белән автомобильдә бару, 20:00 сәгатьтән соң машинада йөрү, алдагы урында машина йөртүче белән янәшә утырып бару да тыелган.

Төрекмәнстан хакимияте хатын-кызларга илдән чыгуны тыю турында (дәвалануга барудан башка) мәсьәләне дә карый.

#туркменистан #туркмения #запреты #штрафы #салоныкрасоты #пластическиеоперации #увеличениегуб #ботокс #маникюр #вождение #вождениедляженщин #tatarstannews

10 7 ER 0.4246
Чаллы хәрби комиссариатында 28 яшьлек коляскадагы сукыр инвалидның ни өчен армиягә повестка алуы турында аңлаттылар.

Искәртеп узабыз, «серле» чакыру турындагы хәбәр гаммәви мәгълүмат чараларында берничә көн элек таралды. Аның турында «чакырылучы» үзе сөйләде. Ул-беренче төркем инвалид, тумыштан сукыр, ДЦП авырулы, коляскада хәрәкәт итүче Сергей Ситдыйков. Сергейның сүзләренә караганда, медицина бәяләмәләре булган барлык документлар хәрби комиссариатка ул әле балалар йортында яшәгәндә үк тапшырылган. Әмма соңрак барлык документлары югалган.

Хәрби комиссариатта бу хәбәрне түбәндәгечә аңлаталар:

«Хәрби исәпкә алу турындагы Нигезләмә буенча, 27 яшькә җиткән гражданга, хәрби билетны рәсмиләштерү һәм алу өчен, хәрби комиссариатка килергә кирәк. Граждан үзе килә алмаган очракта, хәрби билетны рәсмиләштерү һәм алу процедурасын аның законлы вәкиле гамәлгә ашыра ала. Сергей Ситдыйковның хәрби комиссариатка чакырылуы югарыда күрсәтелгән процедуралар белән генә бәйле иде».

#челны #набережныечелны #сергейситдиков #инвалидколясочник #повестка #армия #челныонлайн #tatarstannews

4 11 ER 0.3832
Рафис Атаказ әнисе белән бәйрәмгә тәмнүшкәләр әзерли. Бүген алар эчәк пирожкие белән өчпочмак пешерәләр. Әзер өчпочмакларның өстен эретелгән ак май (сливочное масло) белән майлап җибәрсәгез, алар тагын да тәмлерәк була.

Менә шулай әниләрегез янында бик күп еллар, тәмле пәрәмәчләр, өчпочмаклар ашап, мунча кереп, хуш исле чәйләр эчеп, рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга язсын, дуслар! 🙌🏻

@tatnewstatar

1 2 ER 0.2878
Ленар Сафин Казан Федераль университеты ректоры итеп билгеләнгән — тиешле боерык бу атнада имзаланган. Якын арада ул РФ хөкүмәте җитәкчесе канцеляриясеннән китәчәк.

Ректор вазыйфасына аның билгеләнүе турындагы хәбәрләр язда ук, Илшат Гафуровны җинаятьтә гаепләп кулга алудан соң ишетелде. Сафин кандидатурасын ТР президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге уку йорты советы тәкъдим итте. Әмма җәйге сессия белән кабул итү кампаниясе сәбәпле, ректор билгеләү эше кичектерелде. Кайбер мәгълүматлар буенча, моңа Мәскәүдәге вәкаләтле кешеләр дә комачаулаган.

ММЧ хәбәр итүенчә, яңа ректор беренче чиратта кадрлар рәтендә чистарту уздырачак, җитәкчелектәге кайбер кешеләрне эштән азат итәчәк. Араларында, Гафуровны кулга алганнан соң, вуз белән вакытлыча идарә иткән проректор Дмитрий Таюрский да бар.

#татарстан #рт #новоститатарстана #казань #кзн #казаньновости #кфу #kfu #казанскийфедеральныйуниверситет #ильшатгафуров #дмитрийтаюрский #ленарсафин #минниханов #tatarstannews

6 0 ER 0.1003