* Суны ат эчкән җирдән эч, чөнки ат беркайчан да начар су эчмәс.
* Урыныңны мәче йокларга ярата торган җирдә җәй.
* Җиләк-җимешнең корт тигәнен аша.
* Агачны сукыр тычкан җир казый торган җиргә утырт.
* Йортыңны елан җылынып яткан урында сал.
* Коены эсседә кошлар качып утырган җирдән казы.
* Әтәчләр белән бергә йокларга ят һәм уян — көнең бәрәкәтле узар.
* Күбрәк яшелчә аша — аяк-кулларың, йөрәгең җәнлекнекедәй көчле һәм чыдам булыр.
* Ешрак күк йөзенә кара — уйларың якты һәм җиңел булыр.
* Күп сөйләшкәнгә караганда, күбрәк дәшми тор — күңелеңдә тынлык урнашыр, җаның тынычланыр.
С. Саровский
Статистика ВК сообщества "Бәхетле Керпе | Алия Садриева"
Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр
Количество постов 594
Частота постов 36 часов 56 минут
ER
57.87
Нет на рекламных биржах
Графики роста подписчиков
Лучшие посты
Матур теләкләрне дөрес әйтә беләсезме?
Еш кына котлау сүзләре әйтелгән чакта, ямьсез сүзләр белән теләнгән матур теләкләр ишетеп була. Мәсәлән: "кайгы-хәсрәт күрмә, авырма, ризыгың бетмәсен, бала кайгысы килмәсен" һ.б. Күңеллеме соң бәйрәмнәрдә андый "изге" котлаулар кабул итү яисә тыңлап утыру? Юк шул, күңелләргә матурлык урынына начар сүзләр, курку сеңеп кала.
Андый сүзләрне кулланмыйча да шул ук мәгънәне белдерүче изге теләкләр әйтеп була. Күңелсез теләкләрне яхшыга әйләндереп язу буенча кыскача шпаргалка:
× кайгы-хәсрәт күрмә
✓ бәхетле бул, шатлык-куанычта яшә, һәр көнең бәхет-шатлык китерсен
× авырма, аяк-кулларың сызлаусыз булсын
✓исән-имин бул, сау-сәламәт яшә, нык сәламәтлек юлдаш булсын, көч ташып торсын
× тормыш күгең караңгыланмасын, болытлар капламасын
✓ тормыш күгең аяз, якты, кояшлы булсын
× йөзеңнән нур китмәсен, күңел сафлыгыңны югалтма
✓ йөзең нурлы булсын, балкып торсын; саф күңелле булып кал
× җылы тәнеңдә тузсын (яңа кием турында)
✓ рәхәтен күреп кияргә язсын
× гаиләдә тавыш чыкмасын, араларга чит-ятлар кермәсен
✓ бердәм булып, ныклы гаилә булып, дус-тату, яратып-яратылып яшәгез
× бала кайгысын күрергә язмасын
✓ бәхетле, озын гомерле, игелекле балалар үстерергә язсын
× картаерга ашыкма әле, картлык тиз килмәсен
✓ һәрчак шулай яшь булып кал, йөрәгең яшь булсын
Борынгыдан килгән әйтем бар: "урыс улап китерә, татар юрап китерә". Шуңа күрә бәхетебезне үзебез матур итеп юрап китерик әле!

Рамазан аеның беренче көне белән! Бу ай тәнгә дә, җанга да шифа китерә торган изге ай. Ураза тотучыларга Аллаһы Тәгалә җиңеллек бирсен. Апрель ае булуга карамастан, иртәдән бирле нинди матур итеп кар ява. Кешелек дөньясына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте шулай яусын, күкләрдән җиргә бәрәкәт иңсен!
Бүген Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне! Кош канаты белән, кеше гаиләсе белән көчле диләр. Гаиләдә татулык, иминлек, тугрылык, сәламәтлек булсын! Бер-беребезне аңлап, яратып, хөрмәт күрсәтеп яшик әле. Тату гаиләдә бәхетле балалар үстереп, аларны киләчәк олы тормышка нык канат куеп чыгарып җибәрергә язсын! Әниләрне хөрмәтләп, балаларны яратып, оныкларны иркәләп яшәү – нинди зур бәхет бит ул! Һәркемгә дә Гаилә бәхете телим!
Бу көннең символы – гади, тыйнак, аклык-сафлык билгесе булган ромашка чәчәге. Матур хисләребезне шул чәчәк белән аңлатыйк әле!

Тамырларыбыз белән без барыбыз да авылга барып тоташабыз. Шәһәрдә туып үссәк тә, ерак әби-бабаларыбыз чыгышы белән шуннан. Анда күпне күргән, күпкә түзгән төп изге нигез бар. Ул нигез дигәннәрең ташларына кадәр кубарылып, кычыткан белән тигәнәк бакчасына әйләнсә дә, яисә күптәннән чит кешеләр аның өстенә яңа йорт салып чыксалар да, ул югалмый — аның җаны гүя бөтен авылга сеңгән. Әгәр нигезне карап тотасыз икән, димәк, сез бәхетле кеше, чөнки авыр чакта сыенып, көч җыеп, җанны тынычландырып килер урын бар: басу-кырларны әйләнеп, зират әһелләренә сәлам биреп чыгып, салкын чишмә суларында битне чылатып, аннары кайтып кайнар чәй эчәр урының булса, нинди бәхет бит бу.
Бер борыңгы акыл иясе әйтеп калдырганча, бәхеткә илтүче юлларның үзенең гади серләре бар. Ул серләрнең асылына төшенеп яшәү бәхеткә ирештерәчәк.
* Минем хакта башкалар нәрсә уйлый икән, – дип борчылмау. Бу – ирек, азатлык сере.
* Дөрес итеп тели белгән һәр теләгебез Аллаһ рәхмәте белән тормышка ашачак, – дип уйлау. Бу – ихлас ышану сере.
* Тышкы кыяфәтенең нинди булуына карамастан, үзеңне кабул итеп сөю. Бу – матурлык сере.
* Үзеңне һәм башкаларны тәнкыйтьләмәү. Бу – дуслык сере.
* Ярату, сөю һәм сөйгән кешеләрне үзгәртергә тырышмау. Бу – мәхәббәт сере.
* Алдан бирергә, соңыннан алырга өйрәнү. Бу – байлык сере.
* Кешеләрнең дәрәҗәләренә, байлыкларына, матурлыкларына кызыкмау. Бу – канәгать булу сере.
* Сорануга караганда, ешрак булганыңа шөкер итү. Бу – рәхмәтле булу сере.

Болыннарда – җиләк исе, басуларда – иген исе... Тагын аллы-гөлле чәчәк, кайнар кояш өстисе – менә булыр җәй төсе! Чәчәк балы, юкә балы – җәй үзе бик татлы... Карлыган, бөтнек, мәтрүшкә, җиләк чәе – менә монысы булыр җәй тәме!
Танышабызмы, дуслар? Мин – Алия Садриева, бу төркемнең авторы һәм бердәнбер алып баручысы.
2012 елда Казан дәүләт университетының рус филологиясе факультетын тәмамладым. Хәзерге вакытта Казан шәһәренең китап нәшриятында мөхәррир булып эшлим. Эшем фәнни әдәбият өлкәсендә бара. Ләкин буш вакытта бик яратып матур әдәбият (художественная литература) белән шөгыльләнәм: төрле китаплар чыгарам (алар турында аерым язармын), шигырь-хикәяләр язам, рус әдәбиятының матур үрнәкләрен татар теленә тәрҗемә итәм – кайбер эшләремне сез бу төркемдә күрә аласыз.
Бердәнбер гомерлек мәхәббәтем, иҗатымнан күренгәнчә, ул Туган ягым. Гомүмән, "туган як" төшенчәсен яратам – минекеме, сезнекеме дип бүлмим: ул һәркемнең үзенеке, тик шулай да барыбызга бер ул – газиз, кадерле Туган як. Ә болай тамырларым Саба районының кечкенә генә бер авылына барып тоташа.
Әйдәгез, танышыйк, аралышыйк. Аралашуга мин бик шат. Сез кайсы яклардан буласыз? Яраткан һөнәрегез бармы, ул нинди?

"Кояш та вакытында яктырта, яңгыр да вакытында ява" быел, шуңа күрә җир җиләкләре дә күп. Алардан варенье да ясыйлар, катырып та куялар. Ә тагын аларны киптереп, чәй итеп пешереп, рәхәтләнеп эчеп була. Без шуңа күрә бик тә яратып кышка ел саен кипкән җиләк әзерлибез.
Җиләкне гади табигый ысул белән киптерәбез:
– коры көнне җыелган уртача зурлыктагы җиләкләр алына;
– бөҗәкләрдән, чит чүпләрдән чистартыла. Ә үзенең үләне калдырыла;
– жиләкләрне өсте ачык, киң, төбе рәшәткәле агач тартмага салабыз;
– тартма өскә, җылы, җиләс урынга эленеп куела;
– менә шулай күләгәле урында, үзенең "бишегендә" талгын гына тирбәлә-тирбәлә бер атнага якын кибә җиләк. Әйләндереп торырга кирәк.
Табигый ысул белән киптерү озак вакыт ала, ләкин алай витаминнары, җәйнең чын тәме үзе белән кала диләр. Фотода күренгәнчә, бер зур тәлинкәдән бер касә кипкән җиләк чыга.
Ах, ул кипкән җиләкнең исләре дә, тәмнәре! Былтыргы уңышның да татлы хуш исе ел буе саклана. Бераз кара чәй, бер уч кипкән җиләк, тагын бераз кипкән алма салып җибәрсәң, затлыдан затлы, татлыдан татлы чәй булып чыга. Өйдәгеләр дә, кунаклар да ах итәрләр андый чәйнең тәменә – хәтта бернинди шикәр дә кирәкмәс.
Чәйләрегез тәмле булсын!

Авылга өч көнгә кайткан идем дә, бер ай сизелмичә узган да киткән. Табигатьнең яшел иркенлегеннән аерылып, шәһәрнең кырыс кысаларына сыю авыр. Авылда үзең теләгәнчә өйдән чыгып йөгерәсең. Бер ягымда – зур бакча сузылган, аның артында туган ягымның иксез-чиксез тургайлы басулары, җиләкле болыннары, серле урманнары җәелгән. Икенче якта – яшеллеккә күмелгән авыл урамнары. Күңелемнән генә җырлап уздым аларны. Тәрәзләренең челтәр читләрен күтәреп, кемнәрдер мине сүзсез генә сәламләп, озатып калды сыман.
Рәхәт чакта вакыт бик тиз уза бит. Яшел бишегемнән аерылып, зур-зур шәһәргә китәргә вакыт җитте. Исе дә, төсе дә башка ул шәһәрләрнең табигать кочагыннан килеп керешкә. Соңыннан аның шаулы агымына яраклашасың, ияләнергә туры килә.
Яраткан ак әремнәремне кочаклап төштем әле җәйнең матур истәлеге итеп. Биек купшы бәйләм булып үскәннәр, урып ташларга кул бармады. Ак яулыклы әбиләрдәй басып калдылар. Җиләс кичләрне эссе көннән әлсерәгән бакчага нинди хуш ис тараттылар бит алар. Әчкелтем, ә шулай да күңелгә бик якын ул – туган җирнең гади исе.