Статистика ВК сообщества "Әтнә таңы | Атня новости | Атнинский район"

16+
Район яңалыклары,туры эфирлар📱🗞

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Күәм авылында гомер итүче кадерле әниебез – Хәбибуллина Айсылу Мөбәрәкҗан кызының күркәм юбилее – 60 яшь тулган көне.
Кадерле әниебез, сине ихластан туган көнең белән котлыйбыз. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Сина ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, әтиебез белән пар канатлар булып, тигезлектә, балаларыгызның, оныкларыгызның шатлыкларына сөенеп яшәвегезне телибез.
Син — иң газиз кеше безгә,
Син — яшәү чыганагы.
Синнән дә сабыр әниләр
Бар микән җирдә тагы?
Өебезнең кояшы — син,
һәркемгә житә җылың.
Әти белән парлы килеш
Җырлагыз тормыш җырын.
Озак еллар бергә-бергә
Исәнлек белән яшик.
Үзебез эби-бабай булгач та,
Әни диеп эндәшик.
Туган көнең котлы булсын.
Безгә бергә бик рәхәт.
Кылган изгелекләреңә.
Әни, сиңа мең рәхмәт.
Иң изге теләкләр белән әтиебез, улың - киленең, кызларың-кияүләрең, оныкларың.
#әтнә #әтнәрайоны #әтнәтаңы #атня #атнинскийрайон #атняновости

3 9 ER 3.7053
Олы Әтнә үзәк шифаханәсенең баш табиб киңәшчесе Азат Харис улы Гариповның 9 июнь көнне олы юбилее – аңа 70 яшь тула.
Гадилек, кеше күңелен аңлый белү, сабырлык, кирәк чакта үҗәтлек, тәвәкәллек, үз-үзеңне аямау – бу Сезгә бирелгән асыл сыйфатларның берничәсе генә.
Хөрмәтле Азат Харис улы! Сез район җитәкчелегенең һәм район халкының зур ихтирамын казандыгыз. Тырыш, үз-үзегезгә һәм тирә-юньдәгеләргә таләпчән булуыгыз Сезне зур хезмәт уңышларына ирештерде. Сез яулаган үрләр, Сез узган киртәләр һәркем сокланырлык.
Киләчәктә дә бергә-бергә матур, тату итеп эшләргә, яңа хезмәт уңышларына ирешергә язсын. Балалар, оныклар бәхете, рух ныклыгы, озын гомер, саулык-сәламәтлек белән гомер кичерегез.
Кыя тауның очларына менеп
Оя кора бары бөркетләр.
Ил күтәрер йөкне иңдә йөртә
Сезнең кебек тырыш егетләр.
Изге теләкләр белән Әтнә үзәк шифаханә коллективы, профсоюзы, ветераннар советы.

5 7 ER 3.4887
Түбән Көек авылында яшәүче тормыш иптәшем ГАЙНУЛЛИНА ЛИЛИЯ САЛИХ кызының 22 апрельдә гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее.
50 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә,
Тормыш юлын синең кебек,
Матур үтәр кем генә.
Син бәхетле, гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың,
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итәгатьле,
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Иң изге теләкләр белән балаларың Айнур, Айназ, Әлфис, киленең Энҗе, оныкларың Самир, Сәйдә, Самат һәм туганнарың исеменнән тормыш иптәшең Илсур.

4 27 ER 3.3947
Күәм авылында яшәүче безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез – әниебез СИБАГАТУЛЛИНА ЗӨЛФИРӘ [id183688626|Зульфира] РАФИЛЬ КЫЗЫНА 28 июньдә 65 яшь тула. Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән чык күңелдән котлыйбыз. Сиңа хәерле озын гомерләр, олы куанычлар, ак бәхетләр, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Син киң күңелле, сабыр, хезмәт сөючән, үрнәк әни, безнең ныклы терәгебез, киңәшчебез, таянычыбыз.
Сыңар канат белән гомер кичердең син,
Ачы хәсрәтләрне күп күрдең.
Сабыр, йомшак әни була белдең,
Әти булдың - киңәшләр бирдең.
Һәрчак шулай яшә, сүрелмә син, әни,
Көч алсыннар синнән парлылар.
Парлы булсалар да бик-бик күпләр,
Күңел байлыгына ярлылар. Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Сине яратып кызың, киявең, оныкларың.

2 33 ER 2.7634
Комыргуҗа авылында яшәүче кадерлебез ТАҖИЕВА АЛСУ НИГЪМӘТҖАН кызының 10 июньдә туган көне – 50 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, бәйрәмең белән ихлас күңелдән
котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы, бәхет, куанычлар теләп калабыз. Әрнү-сагыш белмә, һәрвакыт шулай сабыр, киң күнелле булып кал. Тормышыбызга ямь өстәп, сәламәт булып, тигезлектә, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп гомер итәргә язсын.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
Иң изге теләкләр белән Биккининнар, Хисмәтуллиннар гаиләсе

3 8 ER 2.3729
Олы Әтнә авылында яшәүче Шиһапова Асия Мортаза кызының
27 апрель көнне 75 яшьлек юбилее!
Кадерле, сөекле әниебез, әбиебез!
Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт, әни. Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, балалар һәм онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Туган көнең белән котлап,
Җыелабыз синең яныңа.
Без бәхетле туган йортыбызда,
Көтеп торган Әни барында.
Син булганда безнең тормыш матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит, Әни, безгә бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең, улың-киленең, оныкларың, онык чыкларың һәм туганнарың

0 19 ER 2.5029
Кече Әтнә авылында яшәүче кадерле кешебез ГАЗИМОВА ГӨЛШАТ ИЛДУС кызының 18 март көнне 60 яшьлек юбилее!
Кадерле Әниебез, без сине гомер бәйрәмең белән
чын күңелдән котлыйбыз.
Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы,
бәхет телибез. Гомер юлларың озын булсын, кайгыхәсрәт күрми, безгә терәк булып, әтиебез белән тату яшәргә Ходай насыйп итсен.
Котлы булсын юбилеең, әни,
Гомерең үтсен шатлыкта.
Кайгы күрмә, чирне белмә,
Һич бирешмә картлыкка.
Рәхмәт, Әни, безгә гомер бирдең,
Төн йокламый карап үстердең.
Йөрәк җылыңны кушып барыбызга
Яшәр өчен ныклык, көч бирдең.
Иң изге теләкләр белән әтиебез Данил, кызларың Гөлинә, Динә, киявең Илназ, оныгың Ильвина.

6 10 ER 2.4901
Хезмәттәшебез Багавиев Мансур Ильяз улының
6 апрелдә гомер бәйрәме – туган көне.
Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сезне матур бәйрәмегез белән котлап, сәламәтлек, исәнлек, гаиләләрегезгә тигезлек, бәрәкәт телибез. Таң белән бергә эшкә кузгаласыз, хезмәтегезгә җаваплы карап, транспортыгызның төзеклегенә игътибар бирәсез, шуңа да һәрбер рейсыгыз кичектергесез, үз вакытында тормышка аша. Фидакарь, тырыш булганыгыз өчен олы рәхмәтле без. Киләчәктә дә бергә-бергә матур итеп яшәргә, эшләргә насыйп булсын. Имин-хәвеф хәтәрсез юллар Сезгә!
Ихтирам белән Әтнә автотранспорт оешмасы коллективы.

2 14 ER 2.2099
Күәм авылында яшәүче безнең өчен кадерле әниебез Бәйрәмова Резида Равил кызының 16 августта 60 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа хәерле озын гомерләр, олы куанычлар, ак бәхетләр, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Син киң күңелле, сабыр, хезмәт сөючән, үрнәк әни, безнең ныклы терәгебез киңәшчебез, таянычыбыз. Киләчәктә дә балаларыңның куанычын, игелеген күреп, оныкларыңа сөенеп, әти белән тигезлектә, муллыкта, саулыкта озын гомер кичерергә насыйп булсын сиңа.
Еллар кырыс, мәрхәмәтсез-
маңгайга сырлар сала.
Тик йөрәк гел унсигездә,
Мәңге яшь булып кала.
60 яшең тулса тулсын,
Йөрәк утың сүнмәсен,
18 дәге шикелле
Тынгы белми дөрләсен.
Яшә, әни, кайгы белмә,
Хәсрәт күрмә дөньяда,
Хөрмәтләсен дус-туганнар,
Кадерле бул семьяда.
Иң изге теләкләр белән: әтиебез Тәлгат, балаларын Рәмзия-Илнур, Рүзия-Рәдис, Инсаф, оныкларын Айдар, Рәзил, кода-кодагыйларың, туганнарың.

2 10 ER 1.9669
Быел алма күп булды. Аннан төрле тәм-томнар эшлшргә мөмкин. Әлеге рецептны без ел саен тәкъдим итәбез. Иң беренче тапкыр рецептны Олы Мәңгәр авылыннан Роза ханымннан алып кайткан идек. Тагын исегезгә төшерәбез.
1 чиләк алманы юабыз.Һәм шул килеш чистартмый гына 1 литр су салып пешерәбез. Сөзгечкә марля куеп, шунда пешкән массаны - пюрены салабыз һэм суы аксын өчен элеп куябыз. 1 тәүлек эленгән килеш суы аерым савытка агып утыра.
Икенче көнне барлыкка килгән алма согын үлчибез. 1 литр сокка 1 кг 200 г исәбеннән песок алабыз. Башта шунын яртысын сокка салып болгатабыз. Газга куеп кайнатып чыгарабыз һәм 5 минут пешерәбез. Утны сүндереп калган яртысын
кушып яхшылап болгатабыз. Үтә күренмәле, искиткеч хуш исле, тәмле була!

143 2 ER 3.7057