Статистика ВК сообщества "Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз"

0+

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

"Куллары белән матурлык тудыручыларга сокланам. Берәүләр менә дигән итеп җиһазлар ясаса, икенчеләре калай-тимер бөгеп бер дигән капка-койма коя. Ә менә безнең күрше Саша бакчалар, парклар, ишегалларын матурлау өчен төрле фигуралар ясый", ди Чепья авылында яшәүче Гөлсинә Животникова.

Чыннан да, нинди гүзәллек бит👍🏻

4 1 ER 1.6959
Дүрт бөртек кадерле Бөек Ватан сугыш ветераннарыбызның икесе генә – Гарифҗан Гали улы Галиев һәм Гыйльван Гыйльмулла улы Гыйльмуллин гына 9 Май парадына килә алдылар. Ак яулыклы әбиләребез Нурҗиһан белән Тәскирә бәйрәмне өйләрендә каршыладылар 🙏🏼 Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафы сирәгәя… Исән чакта кадерләрен белик, рәхмәтле булыйк 🤲🏼 Авырмагыз, хөрмәтле ветераннарыбыз! Сез безгә үрнәк, сез безгә кирәк! ❤

2 4 ER 1.3817
"Август аенда һәр авылның һәр өендә һәр өстәлендә ярып кына пешерелгән кабыклы яңа бәрәңге булмаса авыл үзенең ямен һәм тәмен югалта кебек...

Безнекенең, шөкер, быел да тәме дә, яме дә бар... Кайнар бәрәңгене салкын сөт, яңа пешкән икмәк белән ашаулары... ", дип яза сайт укучыбыз, актив хәбәрчебез Көшкәтбаштан Лилия Гарифуллина.

Авылда иң тәмле ризык бәрәңге! Килешәсезме?

2 0 ER 1.1475
«Батырлык» ордены кавалеры, 2009-2018 елларда Балтач гимназиясендә белем алган Илдар Галиев хөрмәтенә истәлек тактасы куелды 🎖🙏🏻💔

11 0 ER 1.1620
Безнең урамның иң матур чәчәк бакчасы, дип, күршесе турында матур хәбәр урнаштырган райондашыбыз. Чыннан да, Салих һәм Зөһрә Нигамәтҗановларның урам якта балкып утыручы чәчәкләр патшалыгы күз явын алырлык. Мондый бакчалар бистәбездә күбрәк булсын иде.

2 1 ER 0.8480
Якташларыбыз, Шода авылының талантлы уллары Фаят Хәбибуллин белән Хәйдәр Әхмәтшин Куныр авылына багышлап җыр иҗат иткән.

22 0 ER 1.0205
Илдар хәзер гимназиягә килүчеләрне әнә шулай ихлас елмаюы белән каршы ала

2 1 ER 0.8229
Ничә еллар ниятләп тә уразаны тота алмый идем. Көндезге ун тулып китсә, баш авырта башлый, чигәгә бәрә, колаклар гөжли... Көне буе шулай... Ифтарга ярты сәгать калгач, кан басымы төшә...

Ураза тота алган кешедән ак көнләшү белән көнләшә идем!
Быел тагын тәвәккәлләдем, беренче көн авыр булды. Аннан Нурзия апаның әйткән киңәше искә төште, сезгә дә тәкъдим итәм, кемгә булса да файдасы тияренә шигем юк.

Кичке сәгать алтыларда бер бокалга ике аш кашыгы карабодай ярмасын юып, өстенә кефир салырга. Тоз да, шикәр комы да кирәкми!

Мин үзем бер кашык кара бодай, бер кашык "5 злаков" ярмасына бокал тулганчы ряженкага салам, 5-6 бөртек йөзем җимеше өстим.Үтеп-китеп йөргәндә болгаткалап китәм. Өстен ябып өстәлдә калдырам. Ул иртә беләнгә бүртә, бик тәмле, файдалы, туклыклы ризык була. Шуны бер-ике телем сыр, берничә данә чикләвек белән ашап куям да, җиләкле-җимешле чәй эчеп, дога кылам🤲🏻

Карным да ачмый, эчәсем дә килми, иң мөһиме, баш авыртмый!!!
#сөбханаллаһ

❗❗❗Мин диетолог түгел, бәлки миңа килешкән сезгә килешмәс.Тик шулай да нияте булган кеше, файдаланып караса, була дип уйлыйм.
Сезгә дә файдалы булса мин бик шат булыр идем, дуслар🙏🙏🙏🏻

Автор: Сания Зиятдинова

69 0 ER 1.4588
💐КӨН ЮБИЛЯРЫ💐

Нормабаш авылында яшәүче , 40 елга якын Тимирязев исемендәге хуҗалыкта шофер булып хезмәт куючы ИЛДАР НУРИСЛАМ улы ГОСМАНОВның 11 апрель көнне 60 яшьлек күркәм юбилее👏🏻.

Аны чын күңелебездән💖 матур бәйрәме белән тәбрик итеп, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет-шатлыкларга тулы көннәр, хәерле, имин тормыш телибез.

35 ел күрше Пүскән авылы кызы Нурия белән матур гаилә 💞булып яшиләр, күпләргә үрнәк булып торалар. Киләчәктә дә мул тормышта, тигезлектә яшәргә язсын🙏🏻

1 5 ER 0.7934
Түнтәр авылыннан Әлфинур Якупованың чәчәк патшалыгы.

2 3 ER 0.7198