Статистика ВК сообщества "«Азан» радиосы - Радио «Азан»"

0+
Безне azan.fm сайтында, Play Market һәм App Store’дан йөкләп алынган "Азан" радиосы рәсми кушымталары һәм "Летай" TV аша тыңларга була 🎧

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Рамазан аеның соңгы 10 көнендә укыла торган зикер:

سُبْحَانَ الْمَلِكِ الْحَنَّانِ الْمَنَّانِ، سُبْحَانَ الْمَلِكِ الدَّيَّانِ، اَلْمَعْرُوفِ بِالْغُفْرَانِ وَالْمَوْصُوفِ بِالْإِحْسَانِ. اَلْوَدَاعُ اَلْوَدَاعُ اَلْفِرَاقُ اَلْفِرَاقُ يَا شَهْرَ رَمَضَانِ. اَللَّهُمَّ يَا قَدِيـمُ يَا حَكِيمُ يَا عَلِيمُ اِغْفِرْلَنَا يَا كَرِيـمُ يَا رَحِيمُ يَا حَلِيمُ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ.

«Сүбхәәнәл мәликиль хәннәәнил мәннәән. Сүбхәәнәл мәликид дәййәән. Әлмәгърууфү билгуфраан. Әлмәүсууфү биль ихсәән. Әлвәдәәгъ. Әлвәдәәгъ. Әльфираак. Әльфираак, йәә шәһра рамәдаан. Аллааһуммә йәә кадиим, йәә хәкиим, йәә галиим игъфир ләнәә йәә кәриим йәә рахиим йәә хәлиим йәә әрхәмәр-раахимиин».

Мәгънәсе: «Юмарт һәм Рәхимле булган Хаким Пакьтер. Ярлыкаучы буларак билгеле, игелеге белән аерылып торган хөкем Итүче Хаким Пакьтер. Ий Рамазан ае, синең белән саубуллашабыз, саубуллашабыз, аерылабыз, аерылабыз. Мәңге, Хәким, Галим булган Аллаһы, безнең гөнаһларны ярлыка, Син юмартлык Иясе, гөнаһларны Ярлыкаучы, ий, Рәхимнәрнең Рәхимлесе».

#дога #язмыш #тәкъдир #хәләл #ислам #насыйбы #хәерлесе #харам #дин #исламтурында  #рамазан2021 #рамазан #ярый #ярамый #дога #дуа #РамазанСорауҖавап #кадеркиче #зекер #таравих

88 0 ER 1.4577
АЗАН ИШЕТКӘНДӘ НИШЛӘРГӘ?

Азан әйткәнне ишеткәч, туктап калу, ашаудан һәм сөйләшүдән туктау, мөәзин (азан әйтүче, намазга чакыручы) артыннан сүзләрне кабатлау мөстәхәб гамәл санала.

اَللهُ أَكْبَرُ
[Әллааһү әкбәр]
"Аллаһ бөек"
(4 тапкыр)

أَشْهَدُ أَنْ لَا إِلَهَ إِلَّا اللهُ
[Әшһәдү әл-ләә иләһә илләә-ллааһ]
"Мин Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәткә лаеклы зат һәм илаһ юк икәнлегенә таныклык бирәм"
(2 тапкыр)

أَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدًا رَسُولُ اللهِ
[Әшһәдү әннә мүхәммәдәр-расүүлү-ллааһ]
"Мин Мөхәммәд пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләнең илчесе икәнлегенә таныклык бирәм"
(2 тапкыр)

حَيَّ عَلَى الصَّلَاةِ
[Хәййә гъәлә-ссъаләәһ]
"Намазга ашыгыгыз"
(2 тапкыр)

Әлеге урында киләсе зикерне уку саваплы:
لَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِيِّ الْعَظِيمِ
[Ләә хәүлә үә ләә къуввәтә илләә билләәһил-гъәлийил-гъәзыййм]
«Аллаһы Тәгаләдә булган көч-кодрәт һәм куәт, һичшиксез, башка бер затта да юк».

حَيَّ عَلَى الْفَلَاحِ
[Хәййә гъәләл-фәләәх]
"Котылуга ашыгыгыз"
(2 тапкыр)

Бу урында әйтү саваплы булган зикер:
مَا شَاءَ اللهُ كَانَ وَمَا لَمْ يَشَاءْ لَمْ يَكُنْ
[Мәә шәә'ә-ллааһү кәәнә үә мәә ләм йәшәә' ләм йәкүн]
«Аллаһы ни теләсә, барысы да була, Ул теләмәгән нәрсә булмый».

اَللهُ أَكْبَرُ
[Әллааһү әкбәр]
"Аллаһ бөек"
(2 тапкыр)

لَا إِلَهَ إِلَّا اَللهُ
[Ләә иләһә илләә-ллааһ]
"Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга һәм табынырга лаеклы һичбер илаһ (зат) юк"
(1 тапкыр)

Азаннан соң киләсе дога укыла:

اَللَّهُمَّ رَبَّ هَذِهِ الدَّعْوَةِ التَّامَّةِ
وَالصَّلَاةِ الْقَائِمَةِ
آتِ سَيِّدَنَا مُحَمَّدًا الْوَسِيلَةَ وَالْفَضِيلَةَ
وَالدَّرَجَةَ الْعَالِيَةَ الرَّفِيعَةَ
وَابْعَثْهُ مَقَامًا مَحْمُودًا الَّذِى وَعَدْتَهُ
وَارْزُقْنَا شَفَاعَتَهُ يُوْمَ الْقِيَامَةِ
إِنَّكَ لَا تُخْلِفُ الْمِيعَادَ

Әллааһүммә Раббә һәәзиһид-дәгъүәтит-тәәммәһ,
үәсъ-съаләәтил-къааимәһ,
әәти сәййидәнәә Мухәммәдәнил-үәсииләтә үәл-фәдъыййләһ
үә-ддәрадҗәтәл-гъәәлийәтә-ррафийгъәһ,
үә-бегъәсһү мәкъаамәм-мәхмүүдән-илләзии үә гәдетәһ,
үә-ръзүкънәә шәфәәгъәтәһү йәүмәл къыйәәмәһ,
иннәкә ләә түхълифүл-мийгъәәде]

Тәрҗемәсе:

"Әй, бу камил булган чакыруның (азанның)
һәм вакыты кергән намазның хуҗасы — Аллаһым!
Сәидебез Мөхәммәдкә ﷺ вәсиләт (иң бөек дәрәҗә) һәм фазыйләт,
һәм югары дәрәҗәне бирсәң иде.
Аны Үзең вәгъдә иткән мактаулы, лаеклы урынга ирештереп,
безләргә дә Кыямәт көнендә аның шәфәгатен, яклавын насыйп ит.
Дөреслектә Син вәгъдәңә хилафлык кылмыйсың!"

53 2 ER 1.1670
Сорау: Тәравих намазын укыганда, ял вакытында көйләп укыла торган зекерләр бар. Аларның мәгънәләре ничек?

Җавап: Рамазанның 1-20 нче көннәрендә, гадәттә, түбәндәге зикерне укыйлар.

سُبْحَانَ ذِي المُلْكِ وَالْمَلَكوُتِ سُبْحَانَ ذِي العِزَّةِ وَالعَظَمَةِ وَالْقُدْرَةِ وَالْكِبْرِيَاءِ وَالجَبَروُتِ سُبْحَانَ الْمَلِكِ الْحَيِّ الَّذِي لَا يَمُوتُ سُبُّوحٌ قُدُّوسٌ رَبُّنَا وَ رَبُّ الْمَلَائِكَةِ وَ الرُّوحِ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللّه نَسْتَغْفِرُاللّه نَسْأَلُكَ الْجَنَّةَ وَ نَعُوذُبِكَ مِنَ النَّارِ

«Сүбхәәнә з̣ил-мүлки вәл-мәләкүүт. Сүбхәәнә з̣ил-гыйззәти вәл-газ̣амәти вәл-кудрати вәл-кибрияя-и вәл-җәбәруут. Сүбхәәнәл-мәликил-хәййил-ләз̣ии ләә йәмүүт. Сүббүүхүн куддүүсун раббүнәә вә раббүл-мәләәикәти вәрруух. Ләә иләәһә илләллааһу нәстәгъфируллааһ. Нәс’әлүкәл җәннәтә вә нәгууз̣ү бикә минән нәәр».

Мәгънәсе: «Яшерен вә ачык булган һәрнәрсәнең Иясе чиста Пакь. Көч-Куәт, Бөеклек, Күркәмлелек Иясе Пакь. Ул Мәңге исән һәм беркайчан да үлмәс. Камиллек Иясе, Кимчелексез, Ул – безнең Раббыбыз, фәрештәләрнең һәм җаннарның Раббысы. Аллаһыдан башка илаһ юк һәм без Аннан гөнаһларыбызның ярлыкавын сорыйбыз. Йә, Раббым, без Синнән җәннәт сорыйбыз һәм ут газабыннан сыенабыз».

#дога #язмыш #тәкъдир #хәләл #ислам #насыйбы #хәерлесе #харам #дин #исламтурында  #рамазан2021 #рамазан #ярый #ярамый #дога #дуа

70 0 ER 1.2817
❓ Тәравих намазы кайсы вакытта һәм ничә рәкәгать итеп укыла?

🔸 Рамазан аенда уразадан кала икенче зур гамәл – ул тәравих намазы.

🔸 Тәравих намазы Рамазан аенда ястү намазыннан соң укыла.

🔸 Ул 20 рәкәгатьтән тора.

🔸 Тәравих намазы ирләр һәм хатыннар өчен, ураза тотучылар өчен дә, берәр төрле авыру яки сәфәрдә булу сәбәпле, ураза тотмаучылар өчен дә сөннәт мөәккәдә булып санала.

🔸 Тәравих намазын мәчеттә уку − сөннәт, аны үтәгән өчен, зур савап вәгъдә ителгән.

🔸 Әмма әлеге намазны өйдә берүзең укырга туры килсә, өйдә дә укырга рөхсәт ителә.

#дога #язмыш #тәкъдир #хәләл #ислам #насыйбы #хәерлесе #харам #дин #исламтурында  #рамазан2021 #рамазан #ярый #ярамый #дога #дуа

14 0 ER 0.6836
Тәравихтан соң нинди зикер әйтергә?

#РамазанСорауҖавап

Рамазанның 1-20 нче көннәрендә, гадәттә, түбәндәге зикерне укыйлар.

سُبْحَانَ ذِي المُلْكِ وَالْمَلَكوُتِ سُبْحَانَ ذِي العِزَّةِ وَالعَظَمَةِ وَالْقُدْرَةِ وَالْكِبْرِيَاءِ وَالجَبَروُتِ سُبْحَانَ الْمَلِكِ الْحَيِّ الَّذِي لَا يَمُوتُ سُبُّوحٌ قُدُّوسٌ رَبُّنَا وَ رَبُّ الْمَلَائِكَةِ وَ الرُّوحِ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللّه نَسْتَغْفِرُاللّه نَسْأَلُكَ الْجَنَّةَ وَ نَعُوذُبِكَ مِنَ النَّارِ

🤲🏻 «Сүбхәәнә з̣ил-мүлки вәл-мәләкүүт. Сүбхәәнә з̣ил-гыйззәти вәл-газ̣амәти вәл-кудрати вәл-кибрияя-и вәл-җәбәруут. Сүбхәәнәл-мәликил-хәййил-ләз̣ии ләә йәмүүт. Сүббүүхүн куддүүсун раббүнәә вә раббүл-мәләәикәти вәрруух. Ләә иләәһә илләллааһу нәстәгъфируллааһ. Нәс’әлүкәл җәннәтә вә нәгууз̣ү бикә минән нәәр».

🤲🏻 «Яшерен вә ачык булган һәрнәрсәнең Иясе чиста Пакь. Көч-Куәт, Бөеклек, Күркәмлелек Иясе Пакь. Ул Мәңге исән һәм беркайчан да үлмәс. Камиллек Иясе, Кимчелексез, Ул – безнең Раббыбыз, фәрештәләрнең һәм җаннарның Раббысы. Аллаһыдан башка илаһ юк һәм без Аннан гөнаһларыбызның ярлыкавын сорыйбыз. Йә, Раббым, без Синнән җәннәт сорыйбыз һәм ут газабыннан сыенабыз».

#дога #язмыш #тәкъдир #хәләл #ислам #насыйбы #хәерлесе #харам #дин #исламтурында  #рамазан2021 #рамазан #ярый #ярамый #дога #дуа

28 0 ER 0.6770
Аллаһның илчесе ﷺ болай дип әйткән: «Рамазан ае – ул айда гөнаһлар яндырылганга күрә Рамазан дип атала!»

Газиз дин кардәшләр, Рамазан шәриф ае 10 көннән җитә. Бу мәшһүр айны каршыларга әзер булыйк!

#рамазан2022
#рамадан2022
#рамадан
#рамазан

Дин вә мәгыйшәт

12 1 ER 0.4926
Яңа 1443 елны каршы алабыз!

Бүген кояш баю белән, изге мөхәррәм ае керә.
🔸 Димәк, Һиҗри исәп буенча яңа 1443нче ел җитә.

🔸 Мөхәррәм - хәрәм ай, бу вакытта ❌ сугышлар алып бару, фетнәләр һәм дошманлашу тыела.

🔸 Елны хәрәм айдан башлап җибәреп, Раббыбыз безгә үткән 12 айда алып барган тормышыбызга нәтиҗә ясарга, гамәлләребез турында уйланырга һәм яңа елга хәерле ниятләр белән керергә чакыра.

🔸 Шуңа күрә яңа елга Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхим-шәфкатьләренә шөкер кылып, биргән нигъмәтләренә рәхмәтләр әйтеп, киләчәктә изге гамәлләр кылырга дигән нияттә торып керик.

🔸 Изге мөхәррәмнең тагын бер фазыйләте бар - Гашурә көне (быел 18нче августка туры килә). Бу көнне Аллаһы Тәгалә бик күп пәйгамбәрләрне үлемнән коткара. Шуңа күрә Рәсүлебезнең ﷺ сөннәте буенча, мөселманнар Гашурә көнен Аллаһның пәйгамбәрләрен искә алу көне буларак, ике көн (мөхәррәмнең 10нчы көнендә һәм алдагы яки киләсе көндә) ураза тотып билгеләп үтә.
Хәдисләрдә килгәнчә, Гашурә көнендә тотылган ураза өчен узган елның гөнаһлары гафу ителә, ә Гашурә көнендә сәдака бирүчегә Аллаһы Тәгалә Өһед тавы кадәр савап бирер.

🔸 Һиҗри исәп буенча яңа 1443 елда Раббыбыз һәр гаиләгә бәрәкәтләр, өммәтебезгә игелекләр, ил-Ватаныбызга иминлек бирсен. Әмин!

Камил хәзрәт Сәмигуллин

19 4 ER 0.5693
Мөхтәрәм, кардәшләр! Раҗәб аенда Раббыбыз безгә зур бәрәкәтләр белән тулган Рәгаиб кичәсен бирде. Рәгаиб кичәсе бүген, 3 февральдә, кояш баеганнан соң, Раҗәб аеның беренче җомгасында керәчәк. Ул сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ әтисе Габдулла һәм әнисе Әминәнең никахлашуы белән кадерле.Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ: “Раҗәб аеның беренче җомгасындагы кичне ваемсызлыкта үткәрмәгез. Чөнки бу кичне фәрештәләр Рәгаиб дип атады”, – дип хәбәр иткән. Рәгаиб кичәсен гыйбадәттә һәм догада уздрыйк, җәмәгать.

#ислам #татарстан #думрт #рәҗәб #Рәгаиб

4 0 ER 0.2395
Татарстан Республикасы Президентының Ураза гаете уңаеннан мөрәҗәгате

Кадерле татарстанлылар!

Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.

Бу мөкатдәс көннәрдә мөселманнар ихлас догада булдылар, Аллаһ Тәгалә кушканнарны катгый үтәп, тыйганнардан тыелып, игелекле, миһербанлы гамәлләр кылдылар.

Изге Рамазан аенда Аллаһның чиксез рәхмәте белән рухи һәм дөньяви тормышта күркәм юл күрсәтүче Коръән Кәрим иңдерелде, ул хакыйкатьне ялганнан, пакь җанлы адәмнәрне гөнаһлылардан, чын гыйлемне ялгыштан  аерырга ярдәм итә. Дөньядагы  миллионлаган мөэмин юмартлыгы, бихисап нигъмәтләре, кешеләргә гомер, акыл, сәләт биргәне өчен Раббыны данлый, аңа мәдхия укый.

Ураза бәйрәмен уздыру традицияләре мөселманнарның тынычлыкка,  тәкъвалыкка, шәфкать һәм гаделлеккә омтылуларын бик ачык чагылдыра. Мөселманнар Хак Тәгаләне риясыз олылау һәм диндәшләрен «Ураза гаете мөбарәк булсын!» дигән сүзләр белән тәбрикләү өчен мәчетләргә җыела. Мохтаҗларга ярдәм итү, нечкә тәэсирле вәгазь һәм дустанә мөнәсәбәт – болар барысы да гаетнең аерылгысыз хасиятләре.

Кызганычка каршы, Рамазанның соңгы көннәрендә Казанда коточкыч җинаять кылынды. Бу фаҗигадә гөнаһсыз укучы балалар һәм мәктәп хезмәткәрләренең гомере өзелде. Православие динен һәм башка диннәрне тотучылар белән беррәттән,  республика мөселманнары әрнүле, хәсрәтле көннәр кичерә, һәлак булганнарның рухлары тынычлыгына багышлап догалар кыла, яралыларның тизрәк савыгуын сорап Аллаһка сыгына. Авыр  кайгы татарстанлыларның бердәмлеген тагын да ныгытыр һәм мондый аяныч хәлләр кабатланмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләрбез дип ышанам.

Кадерле дуслар, быел республика мөселманнары тормышында гаять әһәмиятле берничә вакыйга булды. Шуларның иң күренеклесе – Татарстан мөселманнарының VIII съезды. Татарстанда уздырыла торган, мөселман өммәтенең бердәмлеген һәм ватандашлар белән элемтәләрне ныгытуны максат итеп куйган эшнең бу уңайдан аеруча мөһимлеген билгеләп китү зарур. Киләсе елда тантаналы чара – Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны яхшы әзерлек белән лаеклы төстә үткәрербез дип ышанам.

Ураза гаетендә  һәрберебезнең күңеле иман нуры, мәрхәмәт һәм мәхәббәт хисләре белән тулып торсын! Һәлак булганнар рухына һәм яралылар өчен догада булыйк.

Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Президенты

Р.Н. Миңнеханов

2 0 ER 0.2197
Татарстан мөфтиенең Мигъраҗ кичәсе җитү уңаеннан мөрәҗәгате

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхииим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Хөрмәтле дин кардәшләр!

Газиз милләттәшләр!

Бүген, Раҗәб аеның 26ннан 27сенә каршы төндә, бөтен ислам дөньясы мөселман календарендәге мөһим датаны - Исра һәм Миграҗ кичәсен каршы алачак.

Исра – Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ Мәккәдәге әл-Хәрам мәчетеннән Иерусалимдагы Әл-Әкъса мәчетенә төнге сәяхәте, ә Миграҗ аның гаҗәеп рәвештә җиденче кат Күккә күтәрелүе, анда Аллаһ белән аралашуы. Исрага һәм пәйгамбәрнең ﷺ Миграҗына ышану һәр мөселманның инануларының аерылгысыз өлеше булып тора. Бу вакыйгаларның икесе дә Аллаһның Чиксез кодрәтле һәм теләсә нинди могҗизага сәләтле булуын күрсәтә. Бу хакта Коръәндә болай диелә:

سُبْحَانَ الَّذِي أَسْرَى بِعَبْدِهِ لَيْلًا مِّنَ الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ إِلَى الْمَسْجِدِ الْأَقْصَى الَّذِي بَارَكْنَا حَوْلَهُ لِنُرِيَهُ مِنْ آيَاتِنَا إِنَّهُ هُوَ السَّمِيعُ الْبَصِيرُ

Мәгънәсе: “Аятьләребездән кайберләрен күрсәтик дип, бер төнне (бик кыска бер вакытта) колын (Мөхәммәдне (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Хәрам мәчетеннән (алып) Без тирә-ягын бәрәкәтле иткән Әкъса мәчетенә күчерүче (Аллаһ) - кимчелекләрдән пакь. Һичшиксез, Ул – (һәрнәрсәне) Ишетүче, Күрүче» («Әл-Исра» сүрәсе (“Төнге күчеш”), 1 аять).

Күпчелек галимнәр фикеренчә, Расүлнең ﷺ Иерусалимга мөбарәк күчеше һәм аннан күккә ашуы рухи яктан түгел, ә өндә булган. Ышанычлы хәдисләрдә хәбәр ителә ки, бу мөбарәк төндә ул Кәгъбә янында булган, Җәбраил фәрештә (галәйхи сәлам) аның янына килеп, алар Бурак исемле хайванга утырып, Иерусалим шәһәренә киткән, шунда төнлә күккә күтәрелгән. Миграҗ вакытында Мөхәммәд ﷺ пәйгамбәрләр белән очрашкан, Сидрат әл-Мунтахны, фәрештәләрне, Оҗмахны һәм Тәмугны күргән... Пәйгамбәр ﷺ гөнаһлы кешеләрнең газап чиккәнен һәм оҗмахның сөйләп бетерә алмаслык матурлыкларын үз күзләре белән күзәткән. Күпме адәм баласы, Пәйгамбәребезнең ﷺ шушы алып кайткан белемнәре һәм тасвирлаулары аркасында, начар эшләреннән туктап, хәерле гамәлләр кылырга ашыккан!

Миграҗны аңлар, аның хакыйкатенә төшенер өчен, кешенең акылы җитми. Шуңа да карамастан, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай Миграҗның кыйммәтен җиткерергә тырышкан:

Калмады сурәт, бары тәбдил ителде мәгънәгә;

Әверелеп мәгънәгә, дөнья сәҗдә кылды Мәүләгә.

Мөселманнар өчен түбәндәгеләрне аңлау мөһим. Беренчедән, Исра һәм Миграҗ Пәйгамбәребезгә ﷺ “Кайгы елы”ннан соң юаныч буларак насыйп ителгән. Бу вакыйгалар алдыннан аның яраткан хатыны Хәдичә һәм абыйсы Әбү Талиб үлеп китә. Ягъни Мигъраҗ кичәсе безгә һәр авырлыктан соң җиңеллек килүен исебезгә төшерә! Икенчедән, Исра һәм Миграҗны бүләк итеп, Аллаһ Пәйгамбәрне ﷺ аның иман ныклыгы һәм ислам юлында хезмәте өчен зурлаган. Билгеле булганча, Исра һәм Миграҗ алдыннан Рәсүлебез ﷺ Мәккә халкын, озак еллар нәсыйхәтләп, ислам диненә чакырган, ләкин аңа мыскыллау, кимсетү һәм хурлау белән җавап биргәннәр.

Мөхәммәдне ﷺ зурлау белән бергә Аллаһ аның өммәтен дә олы бүләкләр белән бүләкли. Болар - биш вакыт намаз, “Бәкара” сүрәсенең соңгы аятьләре һәм  Кыямәт көнендә мөселманнар өчен Расүлнең ﷺ шәфәгать итү хокукы. Шушы бүләкләр аркасында мөселманнар Аллаһының мәгъфирәтенә өметләнеп яши.

Кадерле дин кардәшләр! Сезне Рәсүлүллаһның Исра һәм Миграҗ сабаклары турында уйланырга өндим. Миграҗ кичәсен каршылаганда да, һәрвакытта да безнең йөрәкләрдә көчле иман, Аллаһның шәфкатенә һәм кодрәтенә ышаныч, Аның ярлыкавына һәм Пәйгамбәребезнең ﷺ шәфәгатенә өмет, җәһәннәм газабыннан курку һәм җәннәткә омтылу кебек хисләр белән тулы булырга тиеш.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

4 0 ER 0.2084