Ренат Шәмсетдиновка – 50 яшь!
22 майда Татарстан Республикасының Атказанган артисты Шәмсетдинов Ренат Габдрахман улы туган көнен билгеләп үтә.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының әйдәп баручы артисты 1972 елның 22 маенда Питрәч районы Шәле авылында дөньяга килгән. Казан театр училищесын һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Театрда 1991 елдан бирле эшли.
Ренат Шәмсетдинов төрле пландагы комик, драматик, социаль характердагы рольләрне башкару остасы. Тамашачылар аеруча ул гәүдәләндергән «Әйдә барыйк, кызлар карыйк»тагы Әфләтүнен, «Гөлшаян»да Фәйзелкәбир образын, «Гашыйклар тавы» спектаклендәге Мирсәетен яратты.
Быелгы сезонда Ренат Габдрахман улы «Беренче театр» спектаклендә Хәмзә бай ролен башкаруы белән театр тарихына керде.
Ренат Шәмсетдиновның юбилей кичәсе көз аенда үткәреләчәк.
Количество постов 3 730
Частота постов 22 часа 18 минут
ER
86.06
Нет на рекламных биржах
Графики роста подписчиков
Лучшие посты
Бүген Республикабызның танылган мәгърифәтчесе, җәмәгать эшлеклесе, хөрмәтле абыстае, күп еллар дәвамында дин юлында сабаклар укыткан мөгаллимә СӘЙДӘ абыстай АППАКОВАНЫҢ туган көне!
ТӘРТИП радиосында Сәйдә абыстай Аппакова "Тузмый торган бүләк" исемле тапшырулар циклы алып бара. Аның биргән гыйлеме, вәгазьләре олылар өчен дә, кечкенәләр өчен дә файдалы һәм үтемле. Барлык тыңлаучыларыбыз исеменнән Сәйдә абыстайны гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Озын гомер, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез!

Бүген Тинчурин театрының әйдәп баручы артисты, Татарстан Республикасының халык артисткасы Төхфәтуллина Резедә Ринат кызының туган көне. Ихластан гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, уңышлар, мул тормыш телибез.өх
Әгәр исән булса, танылган журналист Гөлнара Зиннәтуллинага бүген 70 яшь тулган булыр иде.
Гөлнара апа Зиннәтуллина ТӘРТИП радиосында татар театры тарихына, бөек аристларыбызга багышланган "Галиҗәнәп театр" тапшыруын алып бара иде.
Гөлнара апа Зиннәтуллина ТӘРТИП радиосында татар театры тарихына, бөек аристларыбызга багышланган "Галиҗәнәп театр" тапшыруын алып бара иде.