Статистика ВК сообщества "Муслюмово | Мы муслюмовцы! Без мөслимлеләр!"

0+
Үзегезне саклагыз

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Мөслим гимназиясенең чыгарылыш сыйныфы укучысы Шамил Баянов Мөслим мәгарифе тарихында беренче тапкыр химия фәненнән Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган. Укытучысы - Венера Семенова.

9 40 ER 7.4802
Бүген район башлыгы Хуҗин Альберт Роберт улының гомер бәйрәме.

Хөрмәтле [id710135121|Альберт] Робертович! Сезне туган көнегез белән ихластан котлыйбыз.

Сез – тәҗрибәле җитәкче. Хезмәт кешесен олылау, олыны – олы, кечене кече итә белү, һәркемгә игътибарлы булу – Сезгә хас сыйфатлар. Һәрвакыт шундый булып калыгыз. Районыбызның социаль-икътисадый үсеше өчен фидакарь хезмәттә, яңа башлангычларыгызда уңышлар юлдаш булсын, яңа үрләр, яңа биеклекләр алырга язсын! Сезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге телибез.

0 34 ER 5.7839
Бүген политехник техникумның чыгарылыш кичәсендә күркәм күренеш күзәттек: чыгарылыш студенты Ләйлә Нәсифуллинага йөргән егете өйләнешергә тәкъдим ясады. Кыз ризалык бирде. Егет үзе дә шушы техникумны тәмамлаган булган, инде армия сафларында хезмәт итеп кайткан. Яшьләрне котлыйбыз һәм бәхетле тормыш телибез.

40 18 ER 5.2868
Мөслим урамында үсеп утыручы ике зур сары роза куагын табигый фотозонага әверелдерделәр мөслимлеләр бу көннәрдә.

Бу матурлыкны тудырган йорт хуҗабикәсе Фәриха Солтановага туктап фотога төшкән һәммә кешенең рәхмәте барып ирешсен.

10 14 ER 4.1057
Бүген хезмәттәшебез Динар Минһаҗев һәм Гүзәл Зиннурова никахларын рәсми рәвештә теркәделәр.

Сезне чын күңелдән яңа тормышка аяк басуыгыз белән тәбрик итәбез. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да гүзәлрәк, йөзегез кояштай нурлы, бәхет касәгез тулы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын, һәр туар таң иртәсе сезгә бәхет, шатлык алып килсен, йөрәгегездә мәхәббәт ялкыны мәңге сүнмәсен, сүрелмәсен.

Пар килгәнсез, сезгә карап сокланабыз,
Һәммәбез дә сезнең өчен шатланабыз.
Яшәгез сез бер-берегезне яратып,
Бу җиһанга сөю нуры таратып!

19 18 ER 3.5166
Быелгы Мөслим Сабантуен мәйдан күген ярып очып узган пар аккошлар башлап җибәрде. Кабатланмас мизгелләр бүләк иттеләр алар.

📸Равилә Җәлилова фотосы.

17 3 ER 3.4370
Алмаларыгыз үсәме, шарлоткаларыгыз пешәме....
Шарлотка пешерер вакыт җитте. 4 йомырканы миксер белән күпертәм, 1 стакан песок салып тагын күпертәм, ярты стакан көнбагыш мае, 1 стакан он салып акрын гына кашык белән болгатам. Табаны майлап, камырны агызам. Өстенә алмалар тезеп, 30 минутлап пешерәм. Суынгач, ашыйбыз.

245 6 ER 6.7917
Кичә һәм бүген Казан шәһәрендә Республикакүләм "Татар кызы-2022" бәйгесенең ярымфиналы үткәрелде. 👑
Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан җыелган кызлар ике көн дәвамында күңелле экскурсия, спектакль карау кебек чараларда катнашты, сынаулар үтте.

Ярымфиналда ике Мөслим кызы катнашты: Мөслим данын яклаучы Регина Шәйгәрданова һәм Метрәй кызы Язилә Әгълиуллина. Кичә кызлар Милли китапханәдә интеллектуаль этапны уңышлы үтсә, бүген «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә үткәрелгән иҗади этапта катнаштылар.

Барлык сынауларны уңышлы үтеп, кызларның икесе дә сентябрь аенда узачак финал бәйгесендә катнашу хокукын алды.

9 40 ER 3.5228
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2022 елда педагогик эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен иң яхшы укытучыларга премияләр бирү буенча конкурс үткәрелде. Конкурс мөгаллимнәрнең укыту һәм тәрбия эшчәнлеген камилләштерүгә, аларның иҗади һәм һөнәри потенциалын үстерүгә, стимуллаштыруга юнәлдерелгән.

Мөслим гимназиясенең биология укытучысы Бариева Ләйсән Фәһәметдин кызы - илнең иң яхшы укытучылары арасында. Ул Татарстан Республикасының иң яхшы 25 укытучысы рейтингында - 8 нче позициядә. Мөгаллимә 200 мең сум күләмендә грант алачак.

7 29 ER 3.1169
Кичә Казан шәһәрендә мөслимлеләрнең якташлар очрашуы уздырылды. В.И.Ленин исемендәге мәдәният йортында оештырылган үзенчәлекле кичәдә районыбызда туып үскән күренекле шәхесләр Мөслимнең тормышларында нинди роль уйнавы турында сөйләделәр, студент-яшьләргә киңәшләрен бирделәр.

Очрашу барышында балалар сәнгать мәктәбенә йөрүче балаларның кул эшләре күргәзмәсе эшләде, сату өчен Мөслим күчтәнәчләре тәкъдим ителде.

Соңыннан Мөслим халык театры К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектаклен күрсәтте.

5 4 ER 2.5616