Статистика ВК сообщества "Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы"

0+
www.syuyumbike.ru

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

10 литр суга 30 тамчы йод, 20 г уылган кер сабыны һәм 1 литр сөт салып, сабын эреп беткәнче болгатырга. Әлеге ашламаны, 3-4 чын яфрагы чыкканнан соң, кыярларга һәр 10 көн саен сибеп торырга кирәк.

Моны сипкәч, кыярлар чирләми, күп булып ярала, яхшы үсә.

Саклап куегыз! 😉

2406 25 ER 9.9766
Саклап куегыз!

200-300 литрлы мичкәнең өчтән бер өлешенә кычыткан, бер чиләк сыер тизәге, 2 көрәк көл, 2 кг чүпрә, 3 литр эремчек суы салып 2 атна буе төнәтәбез. Аннары бер чиләккә бер литр исәбенә су белән кушабыз да 7-10 көнгә бер тапкыр помидор төбенә сибәбез.

Пoмидoрлар чүпрәдә үскән кебек үсәләр. Бернинди химиясез!

1223 28 ER 5.2134
Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итә. «19.06.2022 улыбыз туды. Үзебезне яхшы хис итәбез.

Теләкләрегез өчен барыгызга да зур рәхмәт», – дип язган ул. Динәне чын күңелдзн котлыйбыз. Бәхетле бала булсын!
Динә 2015 елда кияүгә чыккан иде.

8 17 ER 0.9969
Кетчуп рецепты

Хәзер помидор чоры. Форсаттан файдаланып, бик тәмле рецепт тәкъдим итик әле сезгә. Күпләрегез кетчуп кулланырга яратадыр.

Менә шул соусны кышка үзебез ясап куйыйк. Әйе, вакыт сорый соравын, аның каравы, бик тәмле килеп чыга. Ә иң мөһиме: бернинди буяусыз, химиясез – табигый продукт.

5 кг өлгергән кызыл помидор;
0,5 кг кызыл болгар борычы;
0,5 кг башлы суган.

Боларның барысын да иттарткычтан чыгарабыз һәм тирән табакка салып, 2 сәгать пешерәбез. Төбенә утырмасын өчен, әледән әле болгаткалап торабыз.

Пешкән массаны иләк аша уздырабыз – помидорның орлыклары сыярлык булмасын, вак иләк кирәк.

Иләктән чыгарган массага 0,5 аш кашыгы коры горчица порошогы, 0,5 чәй кашыгы төелгән кара борыч, 1 чәй кашыгы дарчин (корица) салып, тагын 2 сәгать пешерәбез.

Ярты сәгать кала 200 г шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 200 г 9%лы аш серкәсе салабыз.

Кетчупны уттан алып, кайнар килеш банкаларга тутырабыз. Куе, бик тә хуш исле, матур төстәге кетчуп була.

473 13 ER 1.9916
🍅Гөлназ Сәфәровадан помидор тозлау рецепты

«Кыяр-помидор тозлау – ул кышка җәйге кәефне тутырып кую кебек! Матур көннәрен, хуш исләрен, күңелле мизгелләрен, якты төсләрен!

(Ике 2 литрлы банкага исәпләнгән)
1. Помидорларны юып киптерергә.
2. Банканың астына 2 зонт укроп, 1 лавр яфрагы, ике канәфер, 10 данә борчаклы кара борыч салырга.
3. Помидорларның сабак ягыннан шырпы белән тишеп чыгарга (бер тишек җитә).
4. Помидорларны банкаларга тутырабыз да, өстенә яңа гына кайнап чыккан су салабыз, өстенә капкач каплап, 15 минутка калдырабыз.

Рассол:
✅ 1,5 литр салкын су;
✅ 1 аш кашыгы тоз;
✅ 6 аш кашыгы шикәр комы;
✅ 4 аш кашыгы томат пастасы.
Болгатабыз, кайнатып чыгарабыз, сүрән утта 5 минут кайнатабыз.
Помидорлар өстенә салып чыгабыз.
Чиста капкачлар белән каплап, йөзтүбән әйләндереп куярга, банкалар суынганчы өсләрен җылы әйбер белән каплап торырга».

❗️Тәмле булсын, кыш көне ашап куанырга язсын!

398 19 ER 1.8091
Без дә сезгә кайнатма рецепты тәкъдим итәбез.

Без аны Киров өлкәсендә яшәүче татар авылыннан алып кайттык. Әлеге ысул белән ясалган вареньеның җиләкләре банкада бертөрле куелыкта саклана, ягъни суы җиләгеннән аерылып, ике катламга бүленми.

Чистарткан җиләкне юып кәстрүлгә салабыз да, ярты чокыр су салып бераз пешекләп алабыз. Җиләкләр бераз бүртеп киткәч, шикәр комы өстибез.

Җиләкнең ни дәрәҗәдә кызыл булуына карап, шикәр комын бер килограмм җиләккә 1100–1200 грамм исәбеннән алабыз. Кайнатма өчен тиешле күләм шикәр комын санап чыгаргач, шуның яртысын гына кайнатмага салабыз.

Варенье кайнап чыкканнан соң тагын 20–30 минут кайнатабыз. Вакыт-вакыт болгатып, күбеген җыеп алырга да онытмагыз. Аннары шикәр комының калган өлешен салабыз да, ул эреп беткәнче генә болгатып, кайнатманы уттан алабыз.

Бераз вакыттан тагын болгатыгыз, шикәр комы эреп беткән булырга тиеш. Кайнатма суынгач банкаларга салып куегыз.

334 15 ER 1.4538
❗Бу киңәшне саклап куегыз!❗

🤚🏻Бакча эшләре башланганнан соң, хатын-кызлар өчен бер зур проблема туа: кулларны нишләтергә? Бөтен кеше дә перчатка киеп эшләргә яратмый бит.

Гади генә, әмма бик яхшы киңәш бирик әле үзегезгә.
100 г 3 процентлы водород перекисе (ул теләсә кайсы даруханәдә сатыла), 10-20 г нашатырь спирты, бер-ике тамчы савыт-саба юа торган сыеклык яки бер чеметем кер порошогы кирәк.💦

Боларның барысын бер савытка салып, кулларны шушы эремәгә тыгып торыгыз. Ярыкларга, җыерчыкларга, тырнак асларына тулган туфрак эзе күзгә күренеп агарачак. Аннары кулны сабынлап җылы су белән юарга да берәр туклыклы крем сөртергә генә кирәк. 👏🏻

Тагын бер киңәш: эшкә керешер алдыннан кер сабынын юешләп, яхшылап кулыгызга ышкыгыз, сабынны тырнап, тырнак астына да кертегез. Эш беткәч, кулыгызны җылы су белән юып кына төшерерсез, бернинди дә эз калмас. 😌

261 5 ER 1.1706
Черкиләргә каршы шәп лосьон

Аны кул астында гына булган әйберләрдән дә ясап була. Болар:
👉🏼үсемлек мае;
👉🏼шампунь;
👉🏼9 процентлы аш серкәсе.
Барысын да бертигез күләмдә алып, бергә катнаштырырга һәм урамга чыгар алдыннан тәнгә сөртергә кирәк. Нәтиҗәсе бик озакка җитә, тире өчен зарары юк.

Саклап калыгыз!

246 3 ER 1.0194
Урта Ыртыш татарлары сумсаны бәйрәм булганда да, кайгы төшкәндә дә әзерлиләр. Эчлеген дә төрледән-төрле ясыйлар – бәрәңге, уылган кишер, ливер, джем һәм башкалар. Без исә итле сумса ясыйк.

158 2 ER 0.8287