Статистика ВК сообщества "♥♥♥*** МӘХӘББӘТ КОЧАГЫНДА*** ♥♥♥"

0+
Мөмкин булса әгәр,бер кайчан да, Чыкмас идем синең кочактан... Җаның белән син бит җылытасың, Көчле итеп янган учактан...

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Нәрсә диим? Тагын бер ел үтте,
Сырын сызып йөрәк түренә...
Олыгайган саен,дөнья матур,
Яшәү тәмле, булып күренә...

Еллар узган саен,сагындыра,
Онытылмас яшьлек иртәсе...
Кемнәр белә икән язмышларның,
Каян алып,кая илтәсе...???

Эххх,үтәсе иде,яшлегемнең,
Җырга күмеп моңлы урамын...
Яшь барса да,тоеп булмый әле,
Күңелемнең карлы буранын...

Саный сәгать,безнең минутларны,
Чалын өсти еллар чәчләргә...
Ашыгабыз,вакыт калмас кебек,
Яшен булып җирдә яшнәргә...

Күңел хаман яшь ул,атласак та,
Һәр адымны санап картлыкка...
Яшик әле күмеп язмышларны,
Тулы бәхет,тулы шатлыкка...

Азат Хакимзянов...19.01.2022ел.

21 3 ER 2.1359
Сине күргән көннән,бар язмышым,
Үзгәрде дә куйды,тамырдан...
Элек,никтер күңел тула иде,
Күкне каплап яуган яңгырдан...

Хәзер исә,бар да башкачарак,
Тәмен тоеп яшим көннәрнең...
Сине күргән көннән,йолдызы да,
Якты яна кебек,төннәрнең...

Кышкы бураны да,җанга ятыш,
Туңдырмый күк кебек салкыны...
Сине күргән көннән,үрли-үрли,
Яна җанда сөю ялкыны...

Сине күргән көннән,ургылдым мин,
Бәхет эзләп,янган офыкка...
Кайтавазы булып хыялларның,
Син янымда калдың чынлыкта...

Азат Хакимзянов...06.01.2022ел...

17 1 ER 1.8179
Бар да үтә...Бар да вакытлыча,
Үтә көннәр,уза төннәре...
Чынбарлыктан ясап хәтирәләр,
Чаба санап,сәгать телләре...

Үтә вакыт...Артта,калган еллар,
Мизгел генә булып күренә...
Шул мизгелнең,сайлап изгеләрен,
Җанда йөрәк,назга төренә...

Сагышы да үтә,шатлыгы да,
Маңгайларга сызып сырларын...
Моңлы көйгә салып,талгын гына,
Сузам үткән гомер җырларын...

Изгелекләр кала...Ялгыш адым...
Кыялардан төшкән,упкынга...
Мәхәббәтен кала,югалтканнар,
Ә җаннарны телгән,ут кына!

Алтын-көмеш кала,саулык кала,
Вакытларны тотып булмыймы!?
Әрнүләрдән,тормыш касәләре,
Яшләр белән генә тулмыймы...?

Үтә көннәр,үтә еллар,гасыр...
Безгә кала,бары түзәргә...
Тик кирәкми,яшәү чаткысыннан,
Якты өметләрне өзәргә...

Азат Хакимзянов...31.08.2021ел...

14 2 ER 1.7337
Онытылды үткәннәр,онытылды күптәннән,
Янып беткән шәмдәй,сүрелде хисләр дә...
Мин инде талпынмыйм,сез диеп,җан атып,
Йолдызлар атылган кичләрдә...

Сүрелде җанымда дөрләгән хыяллар,
Өзелде өметнең иң соңгы кыллары...
Ә бәлки-үткәндер,миңа дип язылган,
Язмышның аяусыз еллары...

Ә бәлки,үткәндер...Еламыйм үткәнгә,
Чыланган керфекләр,киптеләр күптәннән...
Ничаклы яшәп тә,акылга сыймаслык,
Мең сабак алдым мин,үткәннән...

Мин инде талпынмыйм,сез диеп,җан атып,
Үтелгән юлларда,ак томан...
Үткәннәр үткәндә,тик кабат язмышым,
Каршыма чыгарсың күк сыман...

Азат Хакимзянов...13.12.2021ел.

11 2 ER 1.4656
Әле хаман мине саташтыра,
Күзләреңнең кайнар чаткысы...
Безнең өчен көннәр кыска булса,
Озын иде айның яктысы...

Йолдыз белән йолдыз кавышканда,
Чыкмый кала иде чарасы...
Безнең өчен ара ерак булса,
Якын иде җаннар арасы...

Томаннарда кайчак адашканда,
Бозлар өтсә йөрәк ярасын...
Язлар булып,назлап күңелемне,
Тугры иде иде һәрчак,карашың...

Җилкәннәр дә җилдә сынала бит,
Безнең сынау әле,үтмәгән...
Уттан алып суга салган язмыш,
Кая гына безне йөртмәгән...

Безнең өчен көннәр кыска булса,
Озын иде айның яктысы...
Әле хаман мине саташтыра,
Күзләреңнең кайнар чаткысы...

Азат Хакимзянов...07.05.2021ел.

21 2 ER 1.7313
Көтәсең? Күзләрең талдырып,
Мин генә юлларын табалмыйм...
Сак белән Сок кебек,язмышлар,
Хисләрне,хисләрдән аралыйм...

Көтәсең? Ал таңда уянып,
Без йөргән сукмакта,томаннар...
Эзлисең эзләрне....Чынлыкта,
Адашкан томанда хыяллар...

Көтәсең?Тоярга кулларның җылысын,
Арада,ак карлар салкыны...
Нигә соң сүрелгән йөрәктә,
Дөрләгән шәмнәрнең ялкыны...?

Көтәсең? Үрелгән толымың,
Көзләрнең җилләре тарата...
Язмышлар,җаннарны өздереп,
Хис белән уйнарга ярата...

Көтәсең? Күзләрең талдырып,
Мин генә табалмыйм, юлларын...
Аралап томанны,ашкынам яныңа,
Җылысын тоярга кулларың...

Азат Хакимзянов...23.11.2021ел...

8 0 ER 1.2954
Бер кырыйда торсын,салкыннары,
Йолдыз аткан кышың тәү киче...
Хис яңартып,җанга сихәт биреп,
Борыннарга керә,яз исе...

Бөреләнә,ташкын булып ташый,
Күңел түрендәге, уй-хисләр...
Төндә сөю бүләк иткәннәрнең,
Мәңге онытылмас ул кичләр...

Моңга төреп җанны,кояш карый,
Сөңге бозга,тамчы эленә...
Уткәннәрне ертып,кар өстендә
Умырзая күзгә күренә...

Артка ташлыйк әйдә сагышларны,
Онытылсын әйдә үткәннәр...
Күтәрелсен күкнең ,җиде катына,
Безнең кебек язны көткәннәр...

Азат Хакимзянов...11.03.2022ел...

7 1 ER 1.0902
Мин яратам сине! Яңгыр булып,
Кочып яуган төнге шәһәрне...
Мин юармын синең битләреңнән,
Сагынганда тамган яшьләрне...

Мин яратам сине! Томан булып,
Алсуланып таңнар атканда...
Син уйлама,юк дип киләчәгем,
Моңсу булса кояш батканда...

Көзге салкын булып,яратамын,
Тартылырсың диеп кочакка...
Җаннар кушылганда,ничек рәхәт,
Дөрләп яна хисләр,учакта...

Шигырьләрем белән яратамын,
Язылса да моңсу көйләргә...
Калсын әле,гомер көзләрендә,
Искә алып,сагынып сөйләргә...

Азат Хакимзянов...02.07.2021ел.

15 4 ER 1.4210
Җаннарны өтәрлек,үтәли күзләрең...
Ягымлы җилләрдәй,наз тулы сүзләрең...
Карашың,утсыз да көлләргә калдыра...
Мәхәббәт утында,бөтереп яндыра...

Сагышны тарата,елмайган йөзләрең...
Ни тора,шул чаян,кап-кара күзләрең...
Толымың,иркәләп җәй җиле тарата...
Ул да соң,күрәмсең,сине бик ярата...

Талмасын керфегең,күз сирпеп алганда...
Яшәсен мәхәббәт,сөюдән янганда...
Күкрәсең күкләре,яшьнәсен яшене...
Тамдырмам күзеңнән,бер тамчы яшеңне...😘😘😘

Азат Хакимзянов...09.08.2022ел

16 1 ER 1.0585
Эрет әле мине,назларыңда,
Акылымнан языйм хисләрдән...
Көнләшсен лә әле,алсу офык,
Бергә булган, безнең кичләрдән...

Битләремнән сыйпа,назлы кулың,
Тияр-тимәс үтсен кагылып...
Дулкын-дулкын кара толымнарың,
Ай нурында китсен чагылып...

Керфегеңнең, каккан назлы җиле,
Туар таңда,үбеп уятсын...
Мәхәббәттән җаным,дөрләп янса,
Әйтче иркәм,кая куярсың...???

Саташтырсын мине синең сөю,
Төшләремә кереп йөдәтсен...
Саф сөюнең,чумып диңгезенә,
Сөелергә мине өйрәт син...

Акылымнан языйм хисләремнән,
Эрет әле мине,назыңда...
Иң беренче исле гөлең булыйм,
Сөюләрдән шыткан языңда...

Азат Хакимзянов...15.06.2022ел.

17 4 ER 1.1052