Статистика ВК сообщества "Гыйлем"

0+
акыллы буын тәрбиялибез
Количество постов 5 834
Частота постов 118 часов 46 минут
ER 33.89
Нет на рекламных биржах

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Корбан гаете мөбарәк булсын, кадерле укучыларыбыз!

#гыйлем

4 0 ER 0.7732
Татарларның бабалары XX гасыр башына кадәр кимендә 4 телдә сөйләшкәнен белә идегезме?

Борынгылар берничә телне белгәнгә күрә, тарихчыларга да үз эшләрендә төрле телдәге чыганаклар белән эшләргә туры килә.

XX гасыр башына кадәр хәзерге татарларның ата-бабалары туган телләре - татар теленнән кала, тагын 3 телнең нигезләрен яхшы белгән. Бу - төрек, гарәп һәм фарсы телләре.

Гарәп теле татар халкының тормышында гаять зур урын биләгән. Моның төп сәбәпчесе, әлбәттә, ислам дине һәм аның белән бәйле яшәү рәвеше. Көн саен 5 тапкыр намаз уку, Коръән сүрәләрен уку һәм ятлау, вафат булганнар өчен дога кылу - болар өчен гарәп теле кирәк. Мәгърифәтче галимнәрнең хезмәтләрендә бу бик ачык күренә. Мәсәлән, Ризаэтдин Фәхретдиннең "Әсма" әсәреннән өзек: ""Б..." авылы мәшһүр бер авыл улдыгы кеби, кәндесендә (үзендә) исеме ерак җирләргә китмеш күренекле бер имам бар иде .... Ләкин җәнабе Илаһының мәрхәмәте уларак, боңа гакыллы, тәкъва, диндар, булдыклы, мәрхәмәтле бер хатын җиңел туры килде".

Төрек теленә килгәндә исә шуны искәртик: төрки дөнья белән элемтәләр беркайчан да өзелмәгән, уртак төрки сүзләр бик күп булган. Татар теленнән күп кенә сүзләр башка төрки телләргә дә күчкән. Мәрҗани дә, кайбер әсәрләрендә Фәхретдин дә, мәсәлән, төрек календаре атамаларын кулланган.

Фарсы теле. Татар теле хәзер дә фарсы алынмаларына бик бай, өстәвенә, күп кенә кеше исемнәре фарсыдан алынган: Шакирҗан, Гөлбәһар, Гөлнара. Ул чорда бик популяр булган -зифа, -бану кисәкчәләре дә фарсы теленнән килгән. Казан губерасының мөселман метрика кенәгәләрендә шундый ике яки өч өлешле исемнәрне бик еш очрата алабыз (Гөлбану, Миңлезифа, Габделшакирҗан). Имамнар һәм ата-аналар исем кушканда кайсы кисәкчәнең нәрсә аңлатканын яхшы белгән. Матур мәгънәле исемнәрне шуннан чыгып куша торган булганнар.

[club175606536|Ruhiya] төркеме материалы
[id43635735|Рүзәл Әхмәтҗанов] әзерләде

#гыйлем #тарих@gylem

8 4 ER 0.8629
1913 елның 15 апрелендә (иске стиль белән 2 апрельдә) татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай вафат була.

Аның гомеренең соңгы сәгатьләре турында хезмәттәше Әхмәтгәрәй Хәсәнинең хатирәләре сакланган. Алар берлә түбәндәге мәкаләдә таныша аласыз.

#гыйлем #Тукай@gylem #тарих@gylem

6 0 ER 0.7283
Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикәнең һәм аның улы Үтәмеш Гәрәй ханның тоткынлыкка җибәрелүенә 470 ел тулды.

Бу тарихи вакыйганың мәгънәсе турында күп сөйләшергә буладыр. Сөембикә шәхесе, бәлки, безгә тоелган дәрәҗәдә әһәмиятле яки бөек тә булмагандыр. Бу — бәяләү мәсьәләсе. Сөембикәгә һәм аның язмышына иң зур бәяне халык үзе биргән. Аның тоткынлыкка җибәрелүен, улының чукынырга мәҗбүр булуын халык чын фаҗига буларак кабул иткән.

Бәлки, чын Сөембикә гади һәм беркатлы хатын булгандыр. Яки тирән фикер йөртүче ханбикәдер. Анысын тәгаен белү мөмкин түгел. Әмма халык күңелендә ул – һаман да йолынмаган хатаның, дәүләтчелек трагедиясенең һәм, ни гаҗәп, киләчәккә өметнең дә чагылышы.

#гыйлем #тарих@gylem #Сөембикә

9 1 ER 0.6892
Ике ел элек без сезне якынча йөз ел элек язылган татарча анатомия китабы белән таныштыра башлаган идек (#гыйльмимирас@gylem рубрикасы). Анатомия китабының терминология өлеше аеруча кызыклы. "Баш черепы", "раздражение", "ворсинкалар" кебек сүзләр белән беррәттән автор (ни кызганыч, ул безгә һаман да билгесез булып кала бирә) күзләребез ияләшмәгән "газләт" (мускул), "сырт сөяге" (умырткалык), "күз капкачлары" (күз кабаклары) һ.б. терминнарны да үз иткән.

Китапның бер бүлеге кешенең баш мие, аның төзелешенә һәм аңа бәйле кайбер тайпылышларга багышланган – аны сезгә дә тәкъдим итәбез.

"Әгәр кеше башын бик каты бәрсә, аның йәден (память) бөтенләйгә югалтуы ихтимал. Мисал: әйтик, бер кеше сугышта башының сул ягын җәрәхәтләгән. Пуля, аның баш черепын үтә тишмичә, бары черепның сөякләре эчендә утырып калган һәм шуның аркасында баш черепының сөяген (пуля торган җирендә) мигә таба яньчкән; яньчелгән урын үзе зур мине яньчеп тота башлаган. Бу кеше үлмәгән, ләкин укуны, язуны һәм сөйләгәнне аңламый башлаган, хәтта әүвәлдә белгәннәрен дә оныткан. Ул кеше шул рәвеш белән яңа туган балага охшый башлаган".

#гыйлем #медицина@gylem #анатомия@gylem #гыйльмимирас@gylem

2 5 ER 0.4869
Гыйлем Хәйри улы Камай — татарлар арасында профессор дәрәҗәсенә ирешкән беренче чын химик. Быел аның тууына 120 ел тулды. Галимнең тормыш юлы һәм фәнни казанышлары белән киләсе сурәтләрдә таныша аласыз.

Гыйлем Камайның балачагы авыр булса да, ул үзендә гаҗәеп көч табып, язмышын катлаулы химия фәне белән бәйли. Ул чын күңелдән яңа хакимияткә ышана һәм аңа мөмкинлекләр биргән дәүләтне үстерүгә үз өлешен кертә.

Татарча химия дәреслекләре һәм сүзлекләре язган шәхес буларак та, КХТИга нигез салучыларның берсе буларак та, 2 ел ректор булган арада Казан дәүләт университетына керткән өлеше өчен дә ул тарихка кереп калырга лаеклы.

Кызганыч, хәзер бу шәхесне белүчеләр бик аз. Үзебезнең галимнәребезне хәтердә вакыт-вакыт яңартып торсак иде.

#гыйлем #ГыйлемКамай #шәхес@gylem #химия@gylem

4 1 ER 0.4533
Бер җан белән тиздән милләт итә бәйрәм,
Шәрәфәтләп, туган көнне бу мөхтәрәм;
Җисме үлек, исме терек бу хәзрәтне
Мәхшәргәчә телләр сөйләр, язар каләм!

1913 елда Габдулла Тукай Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне турында шундый юллар язган. Шагыйрь бөек дин галиме һәм тарихчыны
"Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,
Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт" дип атый.

Мәрҗанинең кыйммәтен исән чагында да, тууына 200 ел үткәч тә югары бәһалиләр.

3 0 ER 0.4154
Бөек татар композиторы, татарлар арасында беренче һөнәри көйязарларның берсе, Татарстанда беренче хатын-кыз композитор Сара Садыйкованың тууына 115 ел.

15 яшендә, Сара Садыйкова «Бүз егет» драмасында беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, җырлап уйнала торган Сәхибҗамал ролен башкара.

Салих Сәйдәшев аның үзенә көйләр язып карарга киңәш бирә. Ул 1942 елда Ә. Ерикәй сүзләренә «Көтәм сине» тангосын язуы белән композитор буларак эшен башлап җибәрә. Үзенең иҗат гомерендә ул 400гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә («Ак калфак», Мирхәйдәр Фәйзи, «Баҗалар», «Туй узгач», «Әнә килә автомобиль», «Күк капусы ачылса», «Зәйтүн гөл», «Сөймим дисәң дә», «Кияүләр», «Мәхәбәт җыры», «Кара йөзләр», «Шомырт чәчәк атканда», «Бөркетләр кыяга оялый», «Бер картлыкта, бер яшьлектә», «Яшел сумка», «Энҗеле калфак» һ.б.) музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Аның әсәрләре халык арасында киң популярлык казана һәм татар музыкасының алтын фондына керә.

#гыйлем #СараСадыйкова #шәхес@gylem #татармузыкасы@gylem

5 0 ER 0.4012
БҮГЕН Төньяк ярымшарда елның иң озын көне, бу вакытта Кояш офыктан иң югары биеклеккә күтәрелә. Җәйге Кояш торгынлыгы көне астрономик җәйнең башы булып санала.

Фото: Dieter de Vroomen

#гыйлем #галәм@gylem #астрономия@gylem #кояшсистемасы@gylem #җир@gylem #вакыйга

3 1 ER 0.3881
Микроскоп – биология һәм медицина дөньясында кайнаучы кешеләрнең якын дусты. Ләкин аның белән яхшы мөнәсәбәттә булыр өчен, микропрепаратларны дөрес итеп әзерли белергә кирәк. Дөрес әзерләнгән препаратлар гаҗәеп тикшеренүләргә юл ача.

#гыйлем #биология@gylem #медицина@gylem #микроскопия@gylem

4 0 ER 0.3264