
“Гади авыл кешеләре без. Ирем гомер буе колхозда эшләде, мин – клубта. Клубта бөтен гаилә белән эшләдек дисәң дә була. Иптәшем Айрат – тавыш операторы, олы улым Ринат – алып баручы, Ришат синтезаторда уйный, кечкенәбез Айгөл бии, ә мин җырлый идем. Ул елларда никтер Ришат үзе генә җырламый иде, бары тик күмәк чыгышларда гына катнашты.
Хәзер эшләмибез, өйдә генә. Тик утырмыйбыз, күпләп мал асырыйбыз. Өлкән улыбыз үз гаиләсе белән күрше йортта яши. Ул шәһәр тормышына бик каршы. Мөмкинлеге булса да, Уфа кебек зур мегаполиска күченми. Әби-бабасының нигезендә төпләнде, хатыны белән өч сабый үстерәләр. Үзе вахта ысулы белән Себер якларында эшләп йөри. Ришат белән Айгөл – Казанда, бергә яшиләр. Чак кына вакытлары булса, шундук авылга кайталар. Мөмкинлек булган саен, без дә Казанга барырга тырышабыз
Ришат белән бик горурлансам да, концертларын курку хисе белән карыйм. Нотаны дөрес алмас, сүзләрен онытыр төсле. Аның белән, залда утырып, җырлый-җырлый, тыным, хәлем бетә. Концерт уңышлы гына үтеп китсә, әлбәттә, улым өчен шатланам.
#татарэстрада
#ришаттухватуллин