Статистика ВК сообщества "ЯХШЫДАН ЯХШЫ"

0+
Бервакытта да онытмагыз: ТАТАР кайда гына яшәсә дә аның мәркәзе КАЗАН, кыйбласы - ТАТАРСТАН. Салават Фатхетдинов.

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Әгүүзү биЛләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим. Әлхәмдү лиЛләәһи Раббил-гәәләмииин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Йа Раббым!
Җирләр дә, күкләр дә Синең әмереңә буйсына! Бөтен сөенечләр һәм хәсрәтләр Синең кулыңда! Теләгән бәндәләреңә һәм теләгән җирләргә Син бәрәкәтләр иңдерәсең! Теләсәң, ул бәрәкәтләрне ала да аласың.

Йа Раббым!
Авыруларыбызга шифа, мохтаҗлыкта булучыларга хәерле ризыклар, адашканнарга туры юл, әҗәттә булучыларга ярдәм бир.
Бәлагә төшкәннәргә чыгу юлларын күрсәт.

Йа Раббым!
Барлык бәндәләреңне ут бәлаләреннән, су басулардан, җил-давыллардан, каракларның начар эшләреннән сакла!
Барлык бәндәләреңә сөенеп, шатланып, киң ризыклар белән ризыкланып озын гомерләр яшәүләрен насыйп ит.

Йа Раббым!
Бала-оныкларыбызга, киләчәк буыннарыбызга тәүфыйк, һидаять бир.
Гыйлем һәм итагатьтә үсеп, аларга бездән хәерлерәк буын булырга яз.
Әәмииин, йәә Раббиль Галәмиин!

1039 274 ER 34.0073
Дога кылу
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Әлхәмдүлилләәһи Рабби-гәәләмииин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Раббым, туачак көнне, хәерле кыл, күңел тынычлыгы белән каршы алырга ярдәмеңне бир.
Газиз Аллам, Синең барлыгыңа, берлегеңә ышанып яшәсәк иде. Әйтәсе сүзләремдә, эшлисе эшләремдә, минем уйларымны чигеннән чыгарма. Килгән барлык авырлыклар да, җиңеллекләр дә синең тарафтан җибәрелгәнен оныттырма. Тормышымда, гаиләмдә беркемне дә кимсетми, рәнҗетми, дөрес аралашырга өйрәт.
Раббым, миңа һәр туачак көннең һәм көне буена булган яңалыкларын җиңел генә кичерергә көч бир. Минем уй-фикеремне йөгәнлә. Мине тәүбә итәргә, дога кыларга, сабыр булырга, ышанырга, кичерергә, түземле булырга, һәм сөяргә өйрәт. Әәмиин!

690 88 ER 17.6903
Танылган автоузышчы, күп кенә чемпионатлар җиңүчесе Рөстәм Фәтхетдинов Казанда сөйгән яры Рузия Бәширова белән никах туе уздырганнар.

15 47 ER 9.2411
Ватанын саклаучы уллары өчен ата-ана догасы.
Әлхәмдү лилләһи Раббиль гәәләмиин, әссаләтү үәссәләәмү гәләә расүлиһи Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗмәгыйн.
Йа Раббым Аллам, Сиңа бик зур үтенечем белән мөрәҗәгать итәм...

Йа Раббым, Минем газиз балам армия сафларында хезмәт итеп, үз илен саклау бурычын үти. Аның исән-сау булуын насыйп итеп, барлык явызлыклардан, яман сүзләр һәм яман күзләрдән Үзең якла, кемне дә булса хаксызга рәнҗетүеннән һәм үзен дә хаксызга рәнҗетүләрдән имин кыл!
Йа бер Аллам! Үзеңнең “Хафиз” (“Саклаучы”) дигән исем-сыйфатыңны белгәнгә, улымны һәр төрле күңелсез хәлләрдән, бәла-казалардан, явыз, яман ниятле кешеләрдән, шайтан зарарыннан – барча начарлыклардан саклавыңны үтенәм...
Улыбыз яхшы, игелекле, үзенә ярдәм итәрдәй дус-иптәшләр, хәерле юлдашлар насыйп итеп, аны явыз бәндәләрнең зыяны тимәслек итеп кайгыртуыңны сорап, бер Үзеңә ялварам...
Йа Аллам! Улымның исән-сау булып әйләнеп кайтуын насыйп итеп, аңа хәерле, бәрәкәтле гомер, тигез, тыныч, бәхетле гаилә тормышы биреп, үзенә дә, аның балаларына да саулык-иминлек, зирәк зиһен, камил акыл, күркәм холык, йомшак калеб, тулы иман бирүеңне сорыйм...
Йа Раббым Аллаһ! Үзебезгә дә, балаларыбызга да кушканнарыңны үтәп, тыелганнарыңнан тыелып, бер үзеңә гыйбадәт кылып яшәргә язсын! Безне ярдәмеңнән ташлама, Үз рәхмәтеңдә булуыбызны насыйп әйлә...
Раббәнә әәтиннәә фиддүнья хәсәнәтәү үә филь әәхыйрати хәсәнәтәү үә кыйнәә газәәбәннәәр. Бирахмәтикә йә әрхәмәрраахимиин.
Әәмиин.

256 60 ER 9.2924
Әрвахларга багышлап догаларны пәнҗешәмбе кояш баеганнан соң - җомга көнне өйдә, мәчеттә килеш тә укырга була,
Бисмилләһ"не әйтеп Коръәннән аять-сүрәләр ("Фатиха", "Аят-әл-Көрси", "Йәсин", "Мөлек", "Ихлас") укып багышларга кирәк.
Йа Аллам, Коръән укырга ният кылдым, Үзеңнең ризалыгың өчен һәм Үзеңнең рәхмәтеңә ирешү өчен, шайтаннан ерак булу өчен, иман белән үткән кабер әһелләренең рухларын шатландыру өчен.

«Фатиха» сүрәсе:
بِاِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ . الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ . الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ .
مَالِكِ يَوْمِ الدِّينِ . إِيَّاكَ نَعْبُدُ وَإِيَّاكَ نَسْتَعِينُ . اهْدِنَا الصِّرَاطَ الْمُسْتَقِيمَ .
صِرَاطَ الَّذِينَ أَنْعَمْتَ عَلَيْهِمْ غَيْرِ الْمَغْضُوبِ عَلَيْهِمْ وَلَا الضَّالِّينَ .
« БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим!
Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин. Әәмиин».

Аятел Көрси

اللّهُ لاَ إِلَهَ إِلاَّ هُوَ الْحَيُّ الْقَيُّومُ لاَ تَأْخُذُهُ سِنَةٌ وَلاَ نَوْمٌ لَّهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الأَرْضِ مَن ذَا الَّذِي يَشْفَعُ عِنْدَهُ إِلاَّ بِإِذْنِهِ يَعْلَمُ مَا بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَمَا خَلْفَهُمْ وَلاَ يُحِيطُونَ بِشَيْءٍ مِّنْ عِلْمِهِ إِلاَّ بِمَا شَاء وَسِعَ كُرْسِيُّهُ السَّمَاوَاتِ وَالأَرْضَ وَلاَ يَؤُودُهُ حِفْظُهُمَا وَهُوَ الْعَلِيُّ الْعَظِيمُ

Әллааһү ләә иләәһә иллә һүәл-хәййүл-каййүм. Ләә тәъхүзүһүү синәтү-үә ләә нәүм. Ләһү мәә фис-сәмәәүәәти үә мә фил-әрдъ. Мәң зәл-ләзии йәшфәгү гиндәһүү илләә би’ изниһ. Йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм. Үә ләә йүхиитуунә бишәй’им-мин гилмиһии илләә бимәә шәәъ. Үәсигә күрсиййүһүс-сәмәәүәәти үәл-әрд. Үә ләә йә’үдүһүү хифзуһүмәә. Үә һүәл-гәлиййүл-гәзыйм.

«Ихлас» сүрәсе.
بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ هُوَ اللهُ أَحَدٌ . اَللهُ
الصَمَد . لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ . وَلَمْ يَكُنْ لَهُ كُفُوًا أَحَدٌ .
«БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим!
Куль һүәллааһү әхәде. Әллааһүс-самәде. Ләм йәлиде вә ләм йүүләде. Вә ләм йәкүл-ләһүү күфүүән әхәде».

Аннары кулларыбызны күтәреп, ошбу доганы кылабыз.
Йа Раббым, шушы Коръән шәрифне укыдым Үзеңнең ризалыгың өчен һәм Үзеңнең рәхмәтеңә ирешү өчен. Укыганда киткән хата-кимчелекләребезне Үзеңнең киң рәхмәтең белән гафу кылып, Үзең дөресләп кабул итсәң иде. Амин.
Йа Раббым, укуда хасил булган әҗер-савапларны багышладык галәмгә рәхмәт итеп җибәрелгән пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу гәләйһи вә сәлләмнең рух шәрифләренә, аның гаилә әһелләренә, Атабыз Адәм гәләйһис–сәләм белән Һава радыйәллаһу гәнһәнең рух шәрифләренә, Атабыз Адәм гәләйһис-сәлам белән пәйгамбәребез салаллаһу гәләйһи вә сәлләм арасында килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең рух шәрифләренә, сәхабәләрнең, шәһидләрнең, әүлия вә заһидларның, табигыйннарның, остазларыбызның, мәрхүм булган әти-әниләребезнең, кайната-кайнаналарыбызның, хәләл җефетләребезнең, әби-бабаларыбызның, мөселман ир һәм мөслимә кыз туганнарыбызның, кендек әбиләребезнең, сөннәт бабайларыбызның, сабый чакта вафат булган ир һәм кыз балаларның, өсләребездә хаклары булган әрвахларның, барча ир һәм кыз мөселман кардәшләрнең, Мөхәммәд салаллаһу гәләйһи вә сәлләмнең өммәтендә булган һәрберсенең рух шәрифләренә багышладык.
Йа Раббым, рухларын шат кылып, аларны кабер газапларыннан коткарсаң иде, булган гөнаһларын гафу итсәң иде һәм бездән аларны риза кылсаң иде.
Әәмиин!

735 10 ER 11.8332
Иртән шул доганы укыгыз.

Аллаһуммә инни әсъәлүкә хайра мә фи һәзәл яум вә хайра мә бәгъдәһү вә әгузү бикә мин шәрри мә фи һәзәл яум вә шәримә бәгъдәһү.

И Раббым, мин Синнән бу көннең изгелекләрен сорыйм. Бу көндә булачак барча бәла-казалардан мине коткарсаң иде. Барча булган бозыклыктан, зарардан мине сакласаң иде. Шушы көндә генә түгел башка вакытта да миңа барча изгелекләреңне ирештерсәң иде. Бүген һәм башка көннәрдә дә мине бәла-казадан сакласаң иде.

423 23 ER 9.7087
Нигә икән, әнкәй, йомшак сүзләр табып,
Яратуым сиңа әйтмәдем.
Кара-каршы утырып, ешрак синең белән,
Чәй эчәргә вакытым җитмәде.

Кунелеңне тынлар өчен вакытымны,
Ник сон бераз, сарыф итмэдем.
Яргаланган кулларыңа башым салып,
Сыенырга вакытым житмэде.

Нигэ микэн - димен, исэн чакта синең,
Битлэреңнэн ешрак упмэдем.
Тормыш баскан, ябык иңнэреңнэн,
Кочакларга вакытым житмэде.

Куңелең боекканда, нигэ сорамадым,
Ник башыңнан сыйпап үтмэдем.
Укенулэрне ак битлэргэ язып,
Бушанырга, вакытым житмэде.

Йорэгемнең, тик бер почмагын гына,
Нигэ сиңа булэк итмэдем.
Сиңа язган шигырь юлларымны,
Курсэтергэ вакытым житмэде.

Дөнья кудым, хаман эшкэ чаптым,
Аңа карап эшем бетмэде.
Бетмэс эшем ташлап, утырып яннарыңа,
Хэл сорарга, вакытым житмэде.

Белэм ЭНКЭЙ, соңгы сыныгыңнан,
Мин - кызыңны мэхрум итмэдең.
Син устерешкэн оч балама яратуны бирдем,
Никтер сина, вакытым житмэде.

Уткэннэргэ укенеп яши торган,
Узем хэзер,карт бер Эбекэе мин.
Вакыт житкерэ алмый яшэгэнем очен,
Кичерэ алсаң - кичер,ЭНИКЭЕМ - дим.


Илгизә Гәрәйшина

158 44 ER 10.5898
Гомер бик кыска – гафу үтенергә ашыгыгыз, озаграк кочаклашыгыз, ихлас сөегез, шашып көлегез һәм үткәннәр өчен үкенмәгез.

97 33 ER 6.8094
Кеше гомере - бары бер уч ком ул,
Саклар өчен юк шул чарабыз.
Учтагы ком акрын аксын өчен,
Бармакларны кыса барабыз.

Фәнис Яруллин.

Бармак кына түгел, күңел кысык,
Анда керә алмый берни дә.
Туган туганыннан бизеп бара,
Тынычлык юк бүген күп өйдә.

Бер әнидән туган балалар да,
Бер-берсенең хәлен белмиләр.
Югарырак менеп киткәннәре,
Түбән туганнарны күрмиләр.

Алар имеш, хәзер югарыда,
Алар гына дөнья тоткасы.
Өйләр бикле, ә күзләре кысык,
Туган кирәк түгел, кыскасы.

Дөнья булгач, авырлыклар килсә,
Ярдәм итми инде җиде ят.
Хәл белергә туганнарың кирәк,
Туганнарың итмәс сине ят.

Каберләргә иңгән чагында да,
Туган төшә каршы алырга.
Туганына атап, дога кылып,
Җир куенына аны салырга.

Шушы кыска гына гомерләрдә,
Туганнарны Раббым онытмыйк.
Бай булсын ул, булсын ул бер ярлы,
Бер-беребезгә эзне суытмыйк.

Илһам Миннегали

208 20 ER 7.3586
Җомга көне котлы булсын!
Кылган догаларыгыз кабул булсын, күңелләрегез иман нурлары белән тулсын! Җомга көне һәркемгә үз бәхетен алып килсен, йортыбызга иман нуры иңсен, кылган гамәлләребез - имин, уйларыбыз - яхшы, өметебез - якты, тәнебез - сәламәт булсын!

10 41 ER 3.8440