Статистика ВК сообщества "Сыгыл-сынма,сөртен-егылма| Казан Челны Әлмәт Уфа"

0+
Эчтәлекле шигырьләр; мавыктыргыч әсәрләр; матур, өр-яңа җырлар; догалар-сүрәләр;

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Барыбызны да Корбан Гаете бәйрәме белән ихлас котлыйм.
Бу бәйрәм һәркемгә үз бәхетен алып килсен, йортыбызга иман нуры иңсен, кылган гамәлләребез - имин, уйларыбыз - яхшы, өметебез - якты, тәнебез - сәламәт булсын!
Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәерле гомерләр, иман байлыгы, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, уңыш, бәрәкәт, ике дөнья бәхете, ике дөнья рәхәте насыйп итсен.
Әәмиин!

296 0 ER 1.3250
Татарстанның Халык артисты Хәлим Җәләлов вафат
.
.
Артист белән хушлашу мәрәсиме 6 июльдә (сишәмбе) 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтә.
.
.
.
 

Язучы, тәрҗемәче, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй (Хәлим Бәдретдин улы Җәләлов) 1940 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында колхозчы гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә. Әтисе 1942 елда Ватан сугышында һәлак булганлыктан, әнисе Мәгъфура тәрбиясендә, бала чактан ук йорт һәм колхоз эшләрендә эшләп үсә. 1957 елда Олы Солтан урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлап, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга килә. Икенче курстан читтән торып уку бүлегенә күчеп, 1958–1961 елларда Казан киез итек фабрикасында слесарь-ремонтчы булып эшли. Мәктәп елларыннан ук әдәбият-сәнгать белән кызыксынган, үзешчән сәхнәләрдә төрле тамашаларда актив катнашкан Хәлим Җәләй, 1961 елда Казанда театр училищесы ачылгач, бернинди икеләнүсез фабрикадагы эшен һәм институтта укуын ташлый да, имтихан тотып, театр училищесына укырга керә. Аны 1965 елда тәмамлый. Шул елны ук талантлы егетне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына актер итеп эшкә алалар. Инде менә кырык елга якын ул шунда, спектакльләрдә төп рольләрне башкаручы сыйфатында, оста уены белән тамашачы мәхәббәтен яулаган татар актерларының алгы сафында фидакарь хезмәтен дәвам иттерә. 1976 елда аңа Татарстанның атказанган һәм 1992 елда Татарстан Республикасының халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә. Татар театрының күренекле артисты һәм нәфис сүз остасы булу өстенә Хәлим Җәләй шигъри җанлы, йөгерек телле каләм иясе һәм оста тәрҗемәче дә. Ул – балалар өчен татар халык иҗаты сюжетларына таянып язган һәм нәни укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән «Корчаңгы тай һәм Таз малай» (1992), «Турай батыр» (1993), «Шәрә бүре» (1994), «Аю белән Төлке» (1997), «Пәриле күл буенда» (1998) исемле әкият-поэмалар авторы. Узган гасырның туксанынчы елларында Г.Камал исемендәге театрның кече сәхнәсендә яшь тамашачыларга Х.Җәләйнең берничә әкият-пьесасы («Тылсымлы йозак», «Шәрә бүре», «Шомбай эшләпәсе») буенча маҗаралы спектакльләр дә күрсәтелә һәм уңыш казана. Тәрҗемәче буларак, Хәлим Җәләй татар театрларының репертуарын төрләндерү һәм баету юнәлешендә эшли. Аның тәрҗемәсендә Г.Камал театрында А.Вампиловның «Булмас димә, дөнья бу!», Чыңгыз Айтматовның «Ахырзаман», А.Галинның «Сагыш» («Ретро»), норвегияле классик драматург Һенрик Ибсенның «Өрәкләр» пьесалары сәхнәгә куела. Артист-язучының оста каләме белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе ихтыяҗлары өчен А.Островскийның «Кичеккән тәүбә» («Не живи как хочется»), Ж.-Б.Мольерның «Дон Жуан, яки Таш кунак» әсәрләре тәрҗемә ителә. 1987 елда Татарстан китап нәшрияты исә Хәлим Җәләй тәрҗемәсендә А.Вампиловның дүрт пьесасын эченә алган «Провинция мәзәкләре» дигән күләмле җыентыгын дөньяга чыгара. Х.Җәләй – 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

210 0 ER 0.7444
МИНЕМ БӘХЕТ БАЛАМ КУЛЫНДА.
Ул бәхетле булса,мин бәхетле
Минем бәхет балам кулында.
Раббым минем, бәгырь җимешемнең
Фәрештәләр торсын юлында.
Күзләреңдә сагыш -моңын тойсам
Тән ярасын күрсәм баламның
Тормышымның бер кызыгы калмый,
Газап утларында янамын.
Балаларым тик бәхетле булсын,
Шушы теләк уйда, күңелдә.
Йә Ходаем,насыйп итә күрмә
Бала борчуларын күрергә.
Һәр ананың бәхет ачкычлары
Кайнар учларында баланың.
Балаларым,сезгә чын күңелдән.
Олы бәхет теләп каламын!
Гөлара Шәрипова.

207 0 ER 0.6718
Ялгыз калсаң әгәр, бик кайгырма.
Сөйгән ярың булса, булсын шатлык.
Елый-елый парлап яшәгәнче,
Үзең генә булу мең кат артык.

Кем дә ярый диеп ялганлама,
Һәркем эзли байны, тәхетлене.
Кеше бәхетенә кызыкканчы,
Бәхетсездән яса бәхетлене!

Алда ни көтә дип бик уфтанма,
Артык борчылмавың кулай булыр.
Кыштан соң яз килми калганы юк,
Ходай ничек язса, шулай булыр!
Ләйлә Дәүләтова

107 0 ER 0.4487
Яраларың белән яратырмын
Зифа Кадырова
18 бүлек

– Әни, исәнме! дим, менә отпускага кайттым әле синең янга. – Асия кулларын киң җәеп килеп әнисен кочаклап күреште.
– Ник балаларны алып кайтмадың? Кая кияү?
– Бөтенесеннән дә ял алдым, әни, бар да яхшы. – Ашап - эчеп йокларга яткач та әнисенең куркып шикләнүенә аптырап уйлап куйды. Әнисе һаман аның тормышы өчен тыныч түгел, күрәсең, ана күңеле нидер сизә... Икесе дә караңгы түшәмгә карап йокыга китә алмый үз уйларында булдылар. Асиянең ялгыз кайтуы бик борчуга салды .
– Болай ялгыз йөрүең миңа бер дә ошамый.
– Әни, минем өйдән чыгып киткәнгә быел егерме ел! Киткән юллар белән, поезд белән кайттым.
– Әйе, алданган өметләр эзеннән тагын бер кат әйләндем дисең инде син, алайса. – Авыр сулап торып ук утырды әнисе: – Балам, ирең акыллы, гаиләң – Аллага шөкер , балаларың үсеп бетте, нәрсәгә өметләнәсең, ник һаман тынычлана алмыйсың, ник үз башыңа бәла эзлисең?
– Әни, мин киткәндә әйтеп киттем: үтәр ике дистә ел, мин кайтырмын, күрерсең, мин югалмам, дидем. Мин моңа егерме ел килдем һәм әйткән сүземдә тордым.
– Барма да, йөрмә дә, риза түгелмен.
– Әни, иртәгә кич сөйләшербез, әйдә, йоклыйк.
Асия Рифатка юлдан ук телеграмма суккан иде, әниләренә инде. Ул аның үз якларына күченеп кайтканын белә. Эчтәге дулкынлану үзен сиздерә иде. Икенче көнне торып, ашыкмыйча, бик тырышып үзен тәртипкә китерде. Көндезге автобус белән район үзәгенә китте. Асия очрашуны кичке бишкә почта кырыенда дигән иде. Ашыкмый гына шунда таба атлады, һәм, ул аны ерактан ук күреп алды. Күрәсең, ул да дулкынлана: көткән сукмакта арлы бирле йөренә. Асия, туктап, бераз аны күзәтеп торды. " Еллар аны бер дә үзгәртмәгән, гәүдәсе шул ук: төп - төз, тазармаган да, ябыкмаган да. Уйлыйдыр, бу ни сорарга кайтты икән, дип". Килеп җитәрәк, аяклары җиңелчә дерелдәгәнне сизеп, үзен ничек тә тынычландырырга, җебеп төшмәскә тырышты Асия, тирән итеп тын алды да , бөтен кыюлыгын җыеп, елмаеп килеп аның каршысына басты. Менә ул егерме ел көткән очрашу! Рифат Асияне каршысына килеп баскач кына танып алды. Бераз карап торгач, ул да елмаеп җибәрде, баштанаяк күз йөртеп чыкты. Әйтерсең кичә генә аерылышканнар. Күрәсең, бу очрашуны алар икесе дә көткәннәр, тик Рифат кулында матур кыр чәчәкләре юк иде шул инде.
– Хәтерлисеңме, мин киткәндә: ике дистә елдан кайтырмын, дидем? Менә мин кайттым.
– Мин дә туксан өчтә кайттым. Үзбәкстанда идек, сугыш башланды да бөтен әйберне ташлап кайтып киттек.
– Качмаска идең. Мин кайтмаска дип киттем, ә син мине кайтыр диеп уйлап куркып качтың. – Рифат, әллә ишетмәмеш булды, башын читкә борды.
– Менә монда кайтып, көчкә йорт җиткереп яшәп ятыш, – дип, ул үз тормышын сөйләде. Ике улы бар икән , кечесе асматик булып туган. Ул баласының ничек чирләгәнен сөйләгәндә, Асия, улының сигез яшькә тиклем үпкә белән чирләвен, хәзерге әтисе Самат белән аның өчен кан бирүләрен, төннәр буена хастаханә коридорында утырып чыгып иртән эшкә китүләрен искә алды. Тик бер уй:" Читтә туган баласы турында сорар микән? Арыслан да бит аның улы..." Юк, сорамады.
– Авылыңа кайтарып куям, Асия.
– Ярар, мин өйгә генә шалтыратыйм да, – дип, Асия почтага кереп китте. Самат күрәсең телефон төбендә көтеп утырган, трубканы шундук алды:
– Асия, матурым, анасы, синсез яшәү яшәү түгел икән, кайчан кайтасың? Ирләр иреккә чыксалар, шатланып " этлек" кә чабалар, мин җүләр кебек өйдә кая барып бәрелергә белмим, сагындым, үлеп сагындым, – дип тезеп китте.
– Әтисе, җүләр сатма, мин киткәнгә өч кенә көн бит әле , тагын берәр атна торыйм инде.
– Юк, торма, кайт, синсез өйнең яме юк. – Асия артына борылып карады, кабинканың ишеге төбендә Рифат та аларның сөйләшкәнен сөялеп тыңлап тора иде .
– Сау Бул ! Кайтырмын, – диде дә трубканы куйды.
Рифат белән урамга чыккач та әле уйлары белән ире янында иде.
– Асия, син бик бәхетле бугай, кара, ирең сине ничек сагына.
– Әйе, бу минем икенче тапкыр аны калдырып китүем, икесе дә синең аркада. Без беркайчан да аерым йөрмибез.– Асия Рифатка күтәрелеп карады һәм...менә нәкъ шушы төштә, нәкъ шушы минутта нәрсәдер өзелгәнен аңлады. Алар икесе ике гаилә кешеләре, алар бер - берсенә беркем дә түгел икән, алар - чит кешеләр...
Машинага утырып кайтыр юлга чыктылар.
– Рифат, миңа рәхмәт әйтәсең килмиме? – диде Асия аңа туры карап.
– Нәрсә өчен, Асия?
Асия башка җавап көтми дә иде кебек. " Дөрестән дә: " Ни өчен, Асия?"– Бала гына килеш бөтен гөнаһны үз өстенә алып, хурлык, кимсенүләрне, авырлыкларны үзе генә күтәргәне, аңа бер борчу да китермичә, баһадирдай егет үстергәне өчен бала атасыннан бер җылы сүз ишетәсе килгән иде шул. Канаты каерылган кошчыкның туган җиреннән очып чыгып киткәндә кай ояга барып бәреләсен, карынындагы бәбчеген кайда табып, ни шартларда үстерәсен бу битараф җан уйлап та карамады бит. Йомыркасын башка ояга салган күке сыман, булса ни дә, булмаса ни аның өчен читтә туган улы– аның турында бөтенләй сорашмый, һаман үз янындагыдарын яратып сөйли. Капка төбенә кайтып җитәргә күп тә калмады, ә Асия юл буе һаман шуларны тыңлый. Рифат йөрәгендә Асия белән Арысланга урын юк . Ә бит шушы очрашуда Асия аңа үзе кичергәннәрне, ансыз үткән егерме ел тормышын елый - елый сөйләмәкче иде. Юк, берни дә сөйләмәячәк һәм елмаячак та! Ул бит теге чактагы, чыгу чарасы табалмаган җебек кыз бала түгел: дөнья чыныктырды шул инде". Асия үз уйларына батып барганда, Рифат та дәшми, руль артында шым гына башын иеп утырды. Аннары Асия аның беләгенә йомшак кына кагылып, тыныч кына , бер тында әйтеп салды:
– Рифат, бүген мин синең белән мәңгегә хушлашам. Чиксез сөюем сәбәпле мин сине күкләргә чөйдем: син минем йөрәк түремдә егерме ел патша булып утырдың, тормышымның бер өлеше булып һәрчак янымда, хыялымда яшәдең. Сиңа булган мәхәббәтемне бүген шушында күмеп китәм.
– Алай димә, Асия, миңа кыен, мине ничәмә еллар шул мәхәббәт җылытты. Әгәр шул вакытта китмәгән булсаң, әй, күп нәрсәләрне белмисең шул син.
– Хәзер моның кирәге юк, мин сине барысы өчен дә кичердем. Сиңа атап үткән еллар гына кызганыч: иремнең өлешен сиңа багышлап, аны мәхәббәттән, наздан мәхрүм иткәнемне әле генә аңладым. Хуш, инде мәңгегә!
Асия капкадан кереп киткәч тш әле Рифат кузгалып китә алмый озак утырды.
Асия тирән итеп сулыш алды, караңгы төшеп күктә йолдызлар кабынган, сызылып кына яңа ай туган иде.
– Асия, балам! – Кайтканын көтеп арган әнисе аны ишек ачып каршылады. Елмаеп кайтып кергән Асия аны йомшак кына кочаклап алды, әнисе аны бакчага чакырды: " Әйдә бакчага, алмагач төбенә". – Ничәмә еллар элек әнисе шунда тимер карават чыгарып куйды, янына матур итеп мич чыгарды, бабасыннан калган зур өстәл өстендә җиз самавыры тора. Ямьле иде әнисенең бакчасы, җәй буена шушында алар.
– Кая, балам, самаварны яңартып җибәрим, сыйлап кайтармаганнардыр.– Әнисе үзе дә күрәсең борчылып көннең буена ашамаган. Пешкән ризыкларга да кагылучы булмаган: өсләренә тастымал япкан килеш. Шаулап чыккан самаварын өстәл уртасына утыртты да үзе кызы каршысына утырды:
– Шуннан, – диде ул, – күңелең булдымы инде?
– Әни, җаным, ник без аның белән элегрәк очрашмадык икән! Мин бит шушы көнгә кадәр Саматымның бәхетен урлап яшәгәнмен. Минем бит аңа бер генә тапкыр да " яратам" сүзен әйткәнем юк, ул бит ничәмә еллар шул ярты - йорты бәхеткә риза булып яши. Мин бүген барысына нокта куйдым, әни, и - их, әнием!
– Йә Ходай, – дип күз яшьләрен сөртеп алды ана, – ниһаять, син дә ак белән караны аера башладың, балам. Өзеп ат аны йөрәгеңнән, яшә кешечә.
– Нинди рәхәт төн, күктә йолдызлар күз кыса, яңа туган ай егете безне күзли...Сизәсеңме, әни, алмалар өлгерә башлаган, хуш исе борынга бәрелә. Бар җирдә тынлык, менә бүген минем дә йөрәк тынды бугай. Мин бүген зур, бер үк вакытта буш хыялым белән хушлаштым. Егерме ел буена иртән - кичен аның белән сөйләштем, аның белән киңәштем, хыялымда гел ул гына булды. Кызык, иртәгә ни белән яшәргә соң – хыял да юк, өмет тә, ул да юк.
– Булганына шөкер итеп яшә, балам. Ярый әле, юкка алданып булганын югалтмадың, мин дә бүген тынычлап йоклармын, Алла боерса.
Төн үтеп, таң атты, кояш чыкты. Асия уянып, урамда кошлар сайрашуын тыныч кына тыңлар ятты, әнисе тәрәзәне ачып калдырган икән: челтәрләр чак кына селкенеп куя. Асия әнисенең ап ак җәймәләрендә, мамык мендәрдә, йомшак юрган астында селкенми дә балачактагы кебек иркәләнеп ята бирде. " Анда, еракта, үз өендә ул – әни, ә монда ул – бала. Кайтканына өч көн, ә ул һаман иркәләнеп, кунак кызы булып ята. Торып нәрсә дә булса да эшләргә кирәк".

Торып бакчага чыкты. " Их, көн нинди матур. Әнисе эшкә киткәнме...Элек ни әйтсәң дә исән чакта әбисе иптәш иде, әнисе хәзер бигрәк ялгыз, без дә ерак". Асия тирә ягына каранды: бар җирдә тәртип, бер җирдә бер чүп күрмәссең, өстәлнең тирә ягын чәчәкләр әйләндереп алган. Алмагач төбенә утырып кошлар сайравын тыңлый -тыңлый , яңа аертылган каймак белән тәмләп торып чәй эчте. " Кичә әнисе: бәрәңге чүбен утап күмәргә җитешә алмыйм, дигән иде бит . Бер селкенеп алыйм әле, балачакны искә алып". Асия , бар авыл баласы кебек, чоланнан эш киемнәре табып, башына ак яулыгын кысып бәйләп, трико белән ак футболкасын, әнисенең тирән кәлүшен киеп, кулына тәпкесен тотып, арт бакчага чыгып китте. Чүп инде бәрәңге сабагы биеклеге булган.

Кичен әнисе эштән кайтканда, Асия бәрәңге араларын утап чыга язган иде инде. Әнисе Асиянең җылы сөт яратканын белә: Арысланның калай кружкасына савып алып килде дә, кызы янына килеп чүгәләде.
– Мә, балам, җылы килеш эчеп җибәр әле.
– Әни, бзди - бзди иттеңме? – дип көлешеп алдылар.
– Арыгансыңдыр инде, кер әйдә, бүгенгә җитәр.
– Аның карый, бүген минем башым ял итте, берни уйламадым.
– Миңа да, балам, ялгызлык рәхәт нәрсә түгел бит.
Нәрсәгәдер алданып шул дөнья мәшәкатьләре белән яшибез инде.
– Карале, әни, әти хәзер килеп йөдәтмидер?
– Алар башка авылга күчеп киттеләр, котылдым мин аннан, балам.

...Асия машина тавышына уянып китте, кем йөри икән, башын калкытып тәрәзәгә карады да , беркем күрегмәгәч, кире ятты. Бүген төшендә Саматын күрде, әллә ник бик ачулы күрде бугай. Сагына түгелме соң ? Башындагы уйлары да буталчык. " Рифат, их, Рифат..Их- х , мин җүләр, ник шул җавапсыз мәхәббәткә алданып гомеремне, бөтен яшьлегемне юкка әрәм иттем микән? Авылга кайтсаң, йокы туймый..." Асия тагын тирән йокыга чумды. Кемдер өстеннән юрганын тарта түгелме соң, төшнең дәвамын күрергә җыенган иде. Кемдер килеп аркасын сыйпый ....Куркуыннан күзләрен зур ачып сикереп торып утырды. Каршысында идәнгә тезләнеп утырган ирен күреп: " Төшнең дәвамымы, әллә өннең үземе? – дип күзләрен шардай итеп тынсыз калды. Ә ул аңа карап елмая.
– Ух- х, яратам да инде шушы тузгак башың белән торып утырган кыяфәтеңне! Мин генә беләм мондый чакта синең нинди кайнар, татлы икәнеңне ...
– Төшме бу? Сине әле генә төштә күрдем бугай, син ачулана идең...
– Шул гынамы, сагынмадыңдамы?
– Сагындым, сагындым, әтисе.– Шулчак Самат аны кочаклап бар җирен үбә башлагач, чынлап уянып китте һәм иренең кочагына сарылды: – Самат, бәй чынлап кайттыңмыни!? – Асия кабат торып утырды, иренең күзләренә бакты. Төн буе руль артында килеп күзләре кызарып беткән, йөзе талчыккан ... Асия ирен кысып - кысып кочаклады.
– Син бит эштә идең, ничек болай кайтасы иттең– мең чакрым араны!
– Нәрсә ул мең чакрым!? Йә хатынны алып китәрләр, дидем.
– И, җүләркәем минем кемгә кирәк синең кырык яшьлек хатының...
– Миңа кирәк, анасы. Әби кая?– диде күзләрен ялтыратып, юрган астыннан кулларын алмыйча. Ә Асия көлә - көлә сикереп торып утырды.
– Сабырсызланма, хәзер әни кайта, – дип алдады. Үзе тизрәк бакчага чыгып, күмер ваклап самавыр тергезеп җибәрде. Ул бүген әйтеп бетергесез бәхетле иде, әле дә кайткан. Асия иренә сокланып карап торды." Кара, нинди матур баһадир, киң күкрәгендә әллә кемнәрне бәхетле итәрлек көч, тик ул аныкы гына! Ник моны элегрәк аңламаган? Аның хисләренә:
" Булса ярый, булмаса ярый" , – дип кенә караган? Әгәр ул кичә Рифат белән кабат очрашмаган булса, гомер буена һаман шулай үзен дә, ирен дә олы хисләрдән мәхрүм иткән булыр идеме?" Самат кинәт борылып карады, карашлары очрашты. Асия сокланып башын чайкады – әйтеп бетергесез сихри матурлык! " Юк, ул бу юлы иң олы серен әйтмәячәк, ник аның тагын йөрәген яраларга? Асиясе бик сәер күренде Саматка, һәм ул бик җитди итеп сорауларын яудырды:
– Нәрсә? Ник алай итеп карыйсың миңа? Тагын ни булды?
– Мин сине, бу чаклы чибәр итеп, беренче тапкыр күрәм, – диде Асия акрын гына һәм бик сөйкемле елмаеп.– Мин бит сине гомерем буе яратканмын, тик аңламаганмын гына. Мин сиңа гашыйк, Самат, Саматым минем! – Күзләренә яшь төелде,ул үзенең ничаклы бәхетле икәнен әле генә аңлады. – Кичер мине, рәнҗетсәм, киреләнеп үзәгеңә үтсәм...– Самат хатынының һәр сүзен, керфек тә какмыйча, тыны белән йотты. Бу тансык сүзләрне ул ничәмә еллар көтте, моңа чаклы үзе генә яратты, яхшы ир булырга тырышты, күпме кирелекләренә түзде, ләкин бу кеннең килеренә өметен өзмәде.
Асиянең күзләреннән туктамый яшь акты. Яшь аралаш: " Яратам, бик яратам! – дип пышылдады. Самат хатынын киң күкрәгенә алып сөйде.
– Үтерәсең син мине, кире беткән хатын, син генә шулай җанны өзгәли беләсең. Ник шулчаклы яратамдыр, үзем дә белмим, тагын бер кабатла әле, ялгыш ишетмәдем микән?
– Мин ике кабатламыйм. – Асия, җылы карашы белән балкып ире куенына сыенды. Анысы:
– Менә шуның өчен дә яратамдыр инде мин сине – диеп, кычкырып көлеп җибәрде. Икенче минутта, ул инде Асиясен кулларына күтәреп алып башлары әйләнгәнче югарыда бөтерде. – Әйттем бит: " Килер ул көн, син дә яратырсың " дип. Килдеме?! Килде! Аллакаем үзе ишеткәндер минем ялваруларны.
" Мин аны яраткан кебек, мине дә яратсын иде шушы кире беткән хатын" дип ялындым. Ишеттең бит, Ходаем, рәхмәт сиңа!

Бәхет дигәнең, киткәндә елап киткән кебек, килгәндә дә шулай елап киләдер күрәсең: Саматның да күзләрендә яшь иде, тик ул аны хатынына күрсәтмәскә тырышты. Шатлыгы эченә сыймады, ул сөрән салды:
" Яратам, бик яратам!"
Алар елгадан күтәрелгәндә, әниләре , бакчада самаварын инде икенче кабат яңартып, сый - нигъмәтләре белән өстәл янында көтеп утыра иде.

Тәмам, дусларым.

37 0 ER 0.3482
Авызда эри торган печенье

1 йомырка
1 кап ванилин
5 а.к. шикәр комы
0,5 ч.к. чәй содасы
200 әр г маргарин һәм он
5 әр а.к. какао
шикәр оны

Духовкада 25-35 минут пешерергә.

282 0 ER 0.5640
Корбан гаете мөбәрәк булсын!
🙏🙏🙏🙏🙏🙏🙏🙏
Изге Корбан бәйрәме көннәрендә хәерле ниятләребез һәм изге хыял-максатларыбыз тормышка ашсын.
🤲🤲🤲🤲🤲🤲🤲🤲
Һәрбер гаиләгә, йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт иңсен.
🌙🌙🌙🌙🌙🌙🌙🌙

204 0 ER 0.4545
11 майда Казанда булган хәлләр бөтен кешене тетерәндерде. Бер гөнаһсыз сабыйларның гомере өзелде. Ата-аналарының, туганнарының, дусларының тирән кайгыларын уртаклашам. Бүтән җир йөзендә мондый хәлләр кабатланмасын иде, гомерләр әдәм актыклары, вахшиләр кулыннан өзелмәсен иде!!! Амин!!!

2 0 ER 0.2525
Кайтып йөрегез гел балалар

Балаларым кайткач тормыш кайта,
Тукталгандай була картлыгым,
Алар белән бергә яшәү кайта ,
Тулып китә минем шатлыгым.

Балаларым кайткач кояш чыга,
Таралалар кара болытлар,
Нур өстенә нур тулгандай була,
Чабып йөргәч өйдә оныклар

Балаларым кайткач ныгып китәм,
Булган барлык чирләр бетәләр,
Оныкларым мине дер селкетеп,
Барлык чирләремне тетәләр.

Балаларым кайткач өй ямьләнә,
Бәхет касәләре тулалар,
Балаларым,оныкларым минем,
Энҗе бөртекләрем бит алар.

Балаларым кайткач яшәрәм мин,
Гөл,чәчәкләр аткандай була.
Алар белән бергә яз һавасы,
Яшәү дәрте арткандай була.

Балаларым белән оныкларым,
Минем киләчәгем бит алар,
Тормыш җырым дәвам итәр минем,
Кайтып йөрсәгез гел балалар.

Кайтып йөрегез гел балаларым,
Кайтып йөрегез оныкларым,
Сез кайтсагыз гына шат елмаеп,
Ата минем алсу таңнарым.

Шигапов Рифат

04/04/21

97 0 ER 0.3032
Яраларың белән яратырмын
Зифа Кадырова
17 бүлек

Болай килеп чыгар дип башына да китермәгән иде Асия. Үзенең аңа карата тугры калуын, хыянәт итмәвен генә аңлатасы килгән иде бит . Кеше кайчак үз хисен генә аңлый шул, Асия дә шулай иренең олы хисе турында да , яралармын дип тә уйламады. Ярасына тоз сипте булып чыгамыни, йә Аллам. Бу тормышта һәркемнең дә шкафында бер скелет саклана ди, шул скелетны чыгарырга ярамый икән... Әле, карасаң, аның шкафында аннан да олырагы бар. Асия акрын гына идәнгә шуып төште дә иренең аякларын кочты.
– Гафү ит, җаным, мин ул хисләрне сорап та, теләп тә алмадым: аларны Ходай Тәгәлә сынап карар өчен җибәргәндер, юксаң, барысы да ялгыш кергән төш булып бик тиз юкка чыкмас иде, ышан миңа! – Асия караңгыда үрелеп иренең битеннән сыйпады, бармак очлары белән аның күз яшьләрен тоеп, йөрәге сулкылдап куйды. – Син бит минем бәхетем, әтисе, аңламый дисеңме әллә, бәхет шулай елап килә, елап китәдер күрәсең.

Еллар үтә торды. Өч бүлмәле фатирлы, машиналы булдылар, балалар да үстеләр. Беркөнне өй җыештырганда, Рифаттан килгән яшереп саклаган хатлар, алимент кәгазьләре килеп чыкты. Асия хатларны ачып - ачып кабат укып чыкты. Ярты ел эчендә бер төргәк хат килгән булган. Арысланга 17 тула, Рифат хакында беркайчан сүз кузгатканнары юк. Шулай да Самат борчыла: " Бала бервакыт белеп алыр да үз атасын эзләп китәр, ә алар кабул итмәсәләр, гомерлеккә баланың йөрәге яраланып калыр, берәрсе ялгыш әйтеп кенә куймаса ярар иде," – ди.
Асия уйлады - уйлады да беркөнне улы белән утырып сөйләшергә булды. Өйдә икәү генә чакта янына чакырып утыртты. Сүз башлавы бик авыр булды.
– Улым, өйдә кеше юкта бер сер сөйләшик әле. Син беләсеңме Самат синең үз әтиең түгел икәнне?
– Беләм, мин моны күптән беләм.– Асия чак егылып китмәде, аптырап улына карады.
– Ничек? Кайчан? Кем әйтте?
– Минем хәтердә калган: беренче класска кергәндә икенче фамилия иде, Кәрим дусның да шул хәл, фамилиясен алыштырдылар. Шул, кыскасы, әни, мин моны күптән беләм, әйтүчеләр дә булды...
– Нишләп, алайса, берни дә сорамадың?
– Ә ник кирәк ул– минем бер әтием бар, шул җиткән.
– Улым, әтиең әлегә сине берни белми дип яши. Аның бар курыкканы: син белеп алырсың да, үз атаңны эзләп китәрсең.
– Мин беркемне дәд эзләп китәргә җыенмыйм, кирәк кеше үзе эзләп килер. Әни, берүк әти белә күрмәсен минем белгәнне, әйтмә, кирәкми, ул – минем бердәнбер әтием.
– Менә, улым, монда аның миңа язган хатлары, сиңа дип җибәргән акча кәгазъләре. Балам, син мине гафү ит. Ул әтиең дә начар кеше түгел, тик бу мәхәббәт дигән нәрсә өчпочмактан тора шул, мин – аны, ул башканы яратты. Гаеп миндәдер бәлки. Мин хәлемнән килгәнчә сине әтиле, бәхетле итәргә тырыштым. Яратып, яратылып, тулы гаиләдә үстең, балам.– Асия күз яшьләрен тыярга тырышса да , алар ирексез агып чыктылар. – Рәхмәт, балам!
– Ни өчен рәхмәт, әни?
– Бездән акыллырак булганың, артык сораулар бирмәгәнең өчен. Әти булалмаган әтиеңә син рәнҗемә, балам, һәркемнең үз юлы.– Арыслан үрелеп әнисен кочаклап үпте.
– Безнең арада күпләрнең әтисе юк, алар миңа кызыгып карыйлар, чөнки без әти белән бик дус. Кайбер малайлар үз әтиләре белән дә уртак тел таба алмыйлар. Яратам мин сезне, әни, әти белән икегезне дә. Елама, хәзер әти эштән кайта, күрмәсен күз яшьләреңне, бир бу кәгазъләрне.– Арыслан кәгазъләрне үз бүлмәсенә алып кереп яшерде." Ниләр генә кичермәс балам бу хатларны укыганда, авыр бик авыр булыр, хатта бик ямьсез юллар бар – ул аңа да кагыла. Рифат аларның икесеннән дә баш тартты бит. Ни хакына? Мәхәббәт, күрәсең, баладан да өстен. Ә Асия баласын мәхәббәтеннән өстен куйды. Ана өчен – баласы бәхетле булсын, ә ул үзе, ярар, ансыз да яшәр. Хатын - кыз гына кичерә, ир - ат, ай - һай, кичерә белми. Арысланы да бит ир затыннан – кичерерме Рифатны? Ачыктан - ачык сөйләшү Асиянең өстеннән авыр йөкне алып аткандай булды. Үсте, олы егет булды шул инде, Рифатның яшьлеген хәтерләтә. Асия иртән - кичен эшкә барганда, кайтканда, күнеккән бер гадәт белән, һаман Рифатка улы турында сөйли, тик Рифат кына ишетми. Ничәмә еллар сөйләүчесе дә, тыңлаучысы да Асия үзе" . Менә бүген дә , уйланып килеп, берәүгә килеп бәрелде. Башын күтәреп караса:
– Әнекәйгенәм, Айзат! Син түгелме соң, Айзат! – икесе дә туктап калдылар.
– Һәй, дус, син каян килеп чыктың? Ничәмә еллар бер шәһәрдә яшәп күрешкән юк. Әйдә, менә монда эскәмиягә утырып азрак яшьлекне искә алыйк әле. Шуннан, син кайларда, ничек яшисең?
– И, Айзат, сине очратуыма шундый шатмын, мин синең яхшылыкларыңны беркайчан да онытмыйм, авыр чакта гел син янда булдың.
– Мин дә сине вакыт - вакыт искә алам, ничек микән, тормыштан уңды микән, дим. Безгә җиңги буласың килмәде инде.
– Алмадыгыз бит, – диде Асия беркатлы елмаеп.
– Безме? Без алырга килгән идек тә ул...
– Җиңги?! Тукта, Айзат, мине җиңги итеп чакыручы булмады бит, нинди үпкә миңа? – дип Асия көлеп җибәрде . Айзат башын кашып бераз уйланып торды да , беткән баш беткән дигән шикелле чатнатып әйтеп салды:
– Син, дус, ачуланма, мин бераз салган, тел кычыта, бер нәрсә әйтәм, үпкәләмә. Син бит минем братның яшьлеген, бәхетен урладың. Эх, Асия, син белсәң...Син хәтерлисеңме, Алмас уку бетереп кайткан елны без икәү сезнең белән тулай торакның баскычында очраштык? Хәтерлисеңме? Син бер егет белән төшеп килә идең. Шул чакта....ник шул җир ярылып төшеп китмәде ...
– Тукта, Айзат, ни сөйлисең, мин сезне кабат килерсез, утырып бер сөйләшербез дип уйладым, тик сез бит юкка чыктыгыз...
– Алмас укып бетереп диплом алып кайтты да әтиләргә әйтә:
" Минем хатыным, балам бар, алып кайтам да өйләнәм" ди. Өйдә әзерләнеп көтеп калдылар, без киттек сине алырга. Ә син...Без авылга кайтмадык: ресторанга барып ләх булганчы эчтек. Ирләр елаганны күргәнең бармы синең? Менә без, брат белән еладык. Гарълектәнме, хурлыктанмы, аракы да күп эчелде конечно, еладык....
Асия аптырап, телсез калып, Айзатка карап утыра бирде.
– Айзат, дускаем, ни сөйлисең? Сез бит миңа гел " дус" дидегез. Алмас, ике ел хат язып, бер тапкыр да ошыйсың дип тә язмады. Аннан, аның йөргән кызы да бар иде бит . Син дә беркайчан берни белгертмәдең.
– Ул бит сиңа, миңа, көн дә хатлар язып, сине кайгыртып, мине синең янга йөгертте:" Авыр чакларында булыш, тик кара, ялгыш янында берәрсе чуалмасын" дип. Асия, сукыр да аңлар иде, моны аңламаска син бит җүләр түгел. Мин өйләнеп балалар үстердем, ә ул һаман нәрсәгәдер өметләнеп яшәде. Тормыштан уңмаса, ире рәнҗетсә, аерыла калса, дип, ул сине әллә кайларга алып китәргә риза иде. Кырыкка җитә бит инде , районда зур начальник булды, ә үзе һаман ялгыз йөри. Син аның үтми дә, бетми дә торган бер чире булдың. Братым кызганыч миңа, аңлыйсыңмы шуны? Яшьлеге әрәм булды юкны көтеп...Ни җире белән артык иде синең ул адәмең минем браттан?
Асия торып китәргә җыенган Айзатның беләгенә ябышты.
– Дускаем, рәнҗемәгез миңа, мин белмәдем, белсәм дә, берни үзгәртә алмас идем. Бала – атаны, ата баланы үзе сайлады, мин башта шуңа буйсындым, Алмаска әйт, онытсын да бәхетле булсын, дус булып калыйк, Айзат!
– Син дә гафү ит, рәнҗетсәм. Исән булсак, бер очрашырбыз.
Айзат китеп баргач та ул әле һушына килә алмыйча озак утырды. " Бер бәхетсезлекне каплыйбыз дип, икенче бәхетсезлек килеп чыгасын кем уйлаган ...Теге чакта, авылдан телеграмма сугып, Асияне хурлыктан коткарам дип, сазлыкка үзе баткан була түгелме соң? Араларында берни дә булмады: хис тә, ярату да. Әгәр булса, ул көтәр иде. Кылган яхшылыгы өчен, рәхмәт йөзеннән генә аңа кияүгә чыкса, бәхетләре булыр иде микән?...И, Алмас, дускаем, соң булса да уң булсын, парыңны тап та бәхетле бул".

Урал тауларының биеклеге, бөеклеге һәрвакыт дулкынландыра. Мондый матурлык кайда бар икән тагын: өстеңә ишелә язып торган кыяташлар, зәңгәрләнеп торган куе карагай урманнары, кая карама – тау да урман! Ничек ташлап китә алды соң ул шушы матурлыкны?! Язмыш. Көзге яфракны җилләр куалый, кешене язмыш йөртә. Бигерәк тә кыз бала язмышы, алар кошлар кебек очар өчен яралган, алар туган йортта кунак кына. Асия үкенәме киткәненә? Юк, һич тә юк. Бөек Чулман буйлары да бик бай, матур. Шулай да, туган як – туган як инде, аңа бәйләнгән матур хәтирәләр, татлы балачак, беренче мәхәббәт ...Болар барысы - барысы йөрәк түрендә урын алганнар да тыныч кына яши бирәләр, тик кайвакыт, сагынганны сиздереп, сулкылдап, скрипка кылыдай тартып куя.

Поезд акрын гына Миасс шәһәренә килеп туктады, кайтып җитәргә әллә ни күп вакыт калмады. Үз машиналары булганнан бирле әлеге юл белән йөргәннәре юк. Туган якка кайтканда һәрвакыт дулкынлана, бу юлысы бигрәк тә. Егерме ел көтте ул очрашуны. " Килерме очрашуга? Өзелеп яраткан күзләрне күрерме? Нинди алар, күзләр, танырлармы берсен - берсе? Әгәр килмәсә, күрәсе килмәсә? Аһ, бәлки кирәк тә булмагандыр ..." Йөзенә кызыллык йөгерде, уйлаган саен шулай: бер яна, бер туңа. " Бик нык картайды микән, ни әйтсәң дә, ике дистә ел үткән бит". Авылларына кичләтеп кайтып җитте. Ялгыз кайтып кергән кызын күреп әнисе аптырап та, куркып та калды.
– Ни булды, балам? Исәнме! Ни эшләп ялгыз, кая балалар, кая кияү? – йөгереп барып капкадан башын тыгып карады. Борчылуы йөзенә чыкты.

Дәвамы бар

23 0 ER 0.2241