Статистика ВК сообщества "" Бәхет телибез!""

0+
Матур шигырьләр,хикәяләр! Төркемебезгә рәхим итегез,дуслар!
Количество постов 62 273
Частота постов 1 час 18 минут
ER 14.38
Нет на рекламных биржах

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Рамазан аенда даими укылырга тиешле дүрт зикер һәм дога бар.

🍀Беренчесе: Ләәәә иләәһә илләллааһ зикерен даими кабатлап йөрергә.

(Ләәә - юк; иләәһәә - иләһ, табына торган зат; илләллааһ – Аллаһудан башка). Ягъни Аллаһудан башка гыйбадәт кылырга тиешле, ярдәм сорый, дога кылып юнәлә торган бер зат та юк. Бу – иң бөек зикер, иманны яңарту сүзе, җәннәт ачкычы.

🍀Икенчесе: Әстагъфируллааһә вә әтүбү иләйһи. (Әстагъфируллааһә - Аллаһның гафу итүен сорыйм; вә – һәм; әтүбү – тәүбә кылам; иләйһи – Аның алдында). Бу тәүбә-истигъфар кылуның иң кыска үрнәге, рамазанда көн саен йөзәр яисә меңәр кат кабатлау тиешле).

🍀Өченчесе: Аллааһүммә инни әс-әлүкәль-җәннәтә. (Аллааһүммә - әй Аллаһым; инни – чынлыкта мин; әс-әлүкә- сорыймын Синнән; әль - җәннәтә - җәннәтеңне). Әй Аллаһым, сорыйм Синнән җәннәтеңне.

🍀Дүртенчесе: Аллааһүммә иннии әгүүзү бикә минәннәәр. (Аллааһүммә - әй Аллаһым; иннии – чынлыкта мин; әгүүзү –сыенамын; Бикә - Сиңа; минәннәәр – ут газабыннан). Әй Аллаһым! Сыенамын Сиңа ут газабыннан.

Соңгы икесен бергә кушып әйтергә мөмкин: Аллааһүммә инни әс-әлүкәль-җәннәтә. Аллааһүммә иннии әгүүзү бикә минәннәәр. Һәрбер дога ахырында намазлардан соң сәлам биргәч, тәравих намазларында мөмкин кадәр ешрак укырга.

959 16 ER 6.3545
Мәрхүм әти-әниләр өчен Коръән уку һәм дога кылу үрнәге.

🤲 Әгуүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим.

🤲Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәләәмиин. Әррахмәәнир-рахииим. Мәәлики йәүмидииин. Иййәәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйин. Иһдинәс сыйрааталь мүстәкыйм. Сыйраталь ләзиинә әнгамтә гәләйһим гайрил мәгдууби гәләйһим вә ләд дааааааллиииин. Әәмиин.

🤲Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Куль һүвәллааһу әхәде. Аллааһүс самәд. Ләм йәлиде вә ләм йүүләде. Вә ләм йәкүлләһүү күфүвән әхәде. (3 тапкыр).

🤲Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Сүбехәәнәкә Раббикә Раббил гыйззәти гәммәә йәсыйфүүн. Вә сәләәмүн гәләл-мүрсәлиииин. Вәлхәмдүлилләәһи Раббил гәәләмиииин.

🤲Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи Раббил гәләәмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.
Йәә Рабби! Йәә Аллааһ!
Йәә Рахмәән!
Йәә Хәййү йәә Каййүүм!
Әй, мәрхәмәтле Аллааһ! Хөрмәтле Коръән Кәрим китабыңның шушы сүрә һәм аятьләрен Синең ризалыгың өчен укыдым. Укыганда булган хата-кимчелек-ләремне гафу ит, киләчәктә Коръән Кәримне дөрес укырга һәм аның буенча яшәргә насыйп ит. Шул аятьләрне укыганда хасил булган әҗер-саваплар минем газиз әти-әнием (Фәлән улы Фәлән, Фәлән кызы Фәлән) үзләре укыган шикелле аларның гамәл дәфтәрләренә изгелек булып өстәлсен иде. Укылган аятьләр һәм кылган догаларым бәрәкәтендә аларның каберләрен нурландырсаң иде, кабер газапларыннан коткарсаң иде.

🤲.Әй, Мәрхәмәтле Раббым! Сөекле әти-әнием мине кечкенә чагымда чиксез сөю һәм мәрхәмәт белән тәрбия кылды. Шул изгелекләре өчен аларга әҗер-саваплар язсаң иде, бәндәчелек белән кылган бөтен хаталарын, гөнаһларын һәм кимчелекләрен гафу итсәң иде.

🤲 Йәә Гафуур! Йәә Рахиим!
Әй, Гафу итүче, Рәхимле Раббым!
Кыямәт көнендә әти-әниемне бөтен хата-кимчелекләре, гөнаһлары гафу ителгән хәлдә терелтсәң иде. Әхирәттә була торган бөтен газаплардан коткарып, җәннәтләреңә кертсәң иде. Гомеремнең ахырына кадәр алар өчен Коръән укып, сәдакалар биреп, даими догалар кылырга насыйп әйләсәң иде! 🤲

🤲 Раббәнәгъфирлии вә ли вәәлидәййә вә лил мүэминиинә йәүмә йәкуумүл хисәәбе. Раббирхәм һүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйраа. Әәмиин. Әлхәмдүлилләһи Раббил гәләәмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим. 🤲

921 38 ER 6.6515
ҺӘР КӨННЕ БУ ДОГАЛАРНЫ УКЫЙК!
Әгүүзү биЛләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим.
БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим!
Йә, Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган шушы Коръән аятләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит.
Әлхәмдү лиЛләәһи раббил-гааләмииин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү галәә расүүлинә Мөхәммәдин үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Йә, Аллаһым, Коръән укырга ният кылдым, Үзеңнең ризалыгың өчен һәм Үзеңнең рәхмәтеңә ирешү өчен, шайтаннан ерак булу өчен, иман белән үткән кабер әһелләренең рухларын шатландыру өчен.

«Фатиха» сүрәсе:
بِاِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ . الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ . الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ .
مَالِكِ يَوْمِ الدِّينِ . إِيَّاكَ نَعْبُدُ وَإِيَّاكَ نَسْتَعِينُ . اهْدِنَا الصِّرَاطَ الْمُسْتَقِيمَ .
صِرَاطَ الَّذِينَ أَنْعَمْتَ عَلَيْهِمْ غَيْرِ الْمَغْضُوبِ عَلَيْهِمْ وَلَا الضَّالِّينَ .
« БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим!
Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин. Әәмиин».

«Кәүсәр» сүрәсе
بسم الله الرحمن الرحيم . إَنَّا أَعْطَيْنَاكَ الْكَوْثَرَ .
فَصَلِّ لِرَبِّكَ وَانْحَرْ . إِنَّ شَانِئُكَ هُوَ الْأَبْتَرُ
«БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим!
Иннәә әгътайнәәкәл-кәүсәр. Фәссали ли раббикә вәнхәр. Иннә шәәниәкә һүәл-әбетәр».

«Ихлас» сүрәсе.
بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ هُوَ اللهُ أَحَدٌ . اَللهُ
الصَمَد . لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ . وَلَمْ يَكُنْ لَهُ كُفُوًا أَحَدٌ .
«БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим!
Куль һүәллааһү әхәде. Әллааһүс-самәде. Ләм йәлиде вә ләм йүүләде. Вә ләм йәкүл-ләһүү күфүүән әхәде».

«Фәләкъ» сүрәсе
بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ الْفَلَقِ . مِنْ شَرِّ
مَا خَلَقِ . وَمِنْ شَرِّ غَاسِقٍ إِذَا وَقَبَ . وَمِنْ شَرِّ النَّفَاثَاتِ
فِي الْعُقَادِ . وَمِنْ شَرِّ حَاسِدٍ إِذَا حَسَدَ .
«БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим!
Куль әгуузү бираббил-фәләкъ. Миң шәрри мәә халәкъ. Вә миң шәрри гаасикыйн изәә вәкабе. Вә миң шәррин-нәффәәсәәти фил-гукаде. Вә миң шәрри хәәсидин изәә хәсәде».

«Нәс» сүрәсе
بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ النَّاسِ .
مَالِكِ النَّاسِ . إِلَهِ النَّاسِ . مِنْ شَرِّ الْوَسْوَسِ الْخَنَّاسِ .
اَلَّذِي يُوَسْوِسُ فِي صُدُورِ النَّاسِ . مِنَ الْجِنَّةِ وَالنَّاسِ .
«БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим!
Куль әгуузү бираббин-нәәс. Мәәликин-нәәс. Иләәһин-нәәс. Миң шәррил-вәсвәсил-ханнәәс. Әлләзии йүәсвисү фии судүүрин-нәәс. Минәл-җиннәти вән-нәәс».
"СҮБХӘНӘКӘ АЛЛАҺУММӘ ҮӘ БИХӘМДИКӘ, ӘШҺӘДҮ ӘЛЛӘ ИЛӘҺӘ ИЛЛӘ ӘНТӘ, ӘСТӘГЪФИРУКӘ ҮӘ ӘТҮБҮ ИЛӘЙК"
Мәгънәсе:
"Әй Аллаһ! Син барча кимчелекләрдән пәкъсең һәм мин Сине (кәмил сыйфатларың белән һәм гүзәл исемнәрең белән) мактыйм. Синнән башка гыйбәдәт кылынырга лаеклы һәм яраклы бер хакыйкый иләһ тә юк дип таныклык бирәм. Синнән гөнаһңларымны кичерүеңне сорыйм һәм Сиңа тәүбә итәм (төзәлеп кайтам)".

Йә, Раббым, шушы Коръән шәрифне укыдым Үзеңнең ризалыгың өчен һәм Үзеңнең рәхмәтеңә ирешү өчен. Укыганда киткән хата – кимчелекләребезне Үзеңнең киң рәхмәтең белән гафу кылып, Үзең дөресләп кабул итсәң иде.
Әәмииин!
Раббым, миңа, гаиләмә, киләсе нәселләремә иман-һидаять бир. Хәләл кәсеп, хәләл ризыклар насыйп ит. Хәрамнардан сакла. Кеше кулларына калудан сакла. Әәмииин!
Йә, Раббым, укуда хасил булган әҗер – савапларны багышладык галәмгә рәхмәт итеп җибәрелгән пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу гәләйһи вә сәлләмнең рух шәрифләренә, аның гаилә әһелләренә, Атабыз Адәм гәләйһис – сәләм белән Һава радыйәллаһу гәнһәнең рух шәрифләренә, Атабыз Адәм гәләйһис - сәләм белән пәйгамбәребез салаллаһу гәләйһи вә сәлләм арасында килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең рух шәрифләренә, сәхабәләрнең, шәһидләрнең, әүлия вә заһидларның, табигыйннарның, остазларыбызның, мәрхүм булган әти – әниләребезнең, кайната – кайнаналарыбызның, хәләл җефетләребезнең, әби – бабаларыбызның, мөселман ир һәм мөслимә кыз туганнарыбызның, кендек әбиләребезнең, сөннәт бабайларыбызның, сабый чакта вафат булган ир һәм кыз балаларның, өсләребездә хаклары булган әрвахларның, барча ир һәм кыз мөселман кардәшләрнең, Мөхәммәд салаллаһу гәләйһи вә сәлләмнең өммәтендә булган һәрберсенең рух шәрифләренә багышладык.
Йә, Раббым, рухларын шат кылып, аларны кабер газапларыннан коткарсаң иде, булган гөнаһларын гафу итсәң иде һәм бездән аларны риза кылсаң иде.
Әәмииин!

798 16 ER 6.0003
Юрий Шатунов истәлегенә.
Аның җырлары безнең күңелләрдә мәңге сакланыр🙏

241 33 ER 3.7028
Намаздан соң әниләр догасы
“Әти-әнинең, мосафирның, мәзлүмнең догасына киртә юк”, - дип хәдистә язылган. Бигрәк тә әниләр догасы балалары өчен кабул була.
Намаздан соң, догалар укыгач, әниләргә шушы теләкләрне теләргә кирәк:
Йә, Раббым! Рәхмәтең белән миңа балалар бирдең. Миңа, балаларыма яхшы тәрбия һәм яратуны мирас итеп калдыру өчен, тормышымның ахырына кадәр яхшы әни булуны насыйп ит! Кальбемне балаларыма карата шәфкать, мәрхәмәт, сөю белән тутыр. Миңа балаларыма изге гамәлләр кылырлык, Синең каршыңда булган гыйбадәтләрен, бурычларын үтәрлек күңел, рух һәм тән сәламәтлекләрен Син биргән саф хәлдә саклап калырга ярдәм ит. Раббым, минем балаларымнан һәм миннән риза бул.

Йә, Раббым! Миңа хәерле сәламәтлек бир, бары тик сәламәт булганда гына мин гаиләмә файдалы була алам. Минем балаларыма карата булган яратуым, шәфкатем, игътибарым белән аларда да миңа карата ярату һәм хөрмәт, ихтирам уят.
Балаларымның күңелләрен рәнҗетмичә, хисләрен саф итеп саклап калу өчен, балаларыма карата гадел һәм тигез карашта булуымны насыйп ит. Балаларыбыз һәрвакыт күзләребезнең нуры булсын.
Йә, Раббым! Рәхмәтең белән ир-егетләребезгә иманлы, чиста нәселдән булган, мөселман хатыннар насыйп ит. Кызларыбызга иманлы, күркәм, әхлаклы, гаиләләрен кайгыртучан, бала һәм хатын хакларын үтәүче мөселман ирләр бир. Йә, Раббым!
Рәхмәтең белән кыямәт көненә кадәр нәселебезне тугры юлда тот. Кешеләр арасында газиз, күркәм колларың булырга насыйп ит.
Әхлак һәм нәсел сафлыгыбызны сакла. Кыямәт көнендә балаларыбызны безнең өчен шәфәгатьче ит, аларның шәфәгатьләрен кабул ит.
Йә, мәрхәмәтлеләрнең мәрхәмәтлесе! Бөтен нәрсә синең рәхмәтең белән була. Догаларымны кабул ит! Амин! Йә, Раббым! Син һәр барлыкка ризык бирүче! Рәхмәтең белән балаларымны хәләл ризык белән туендыручы, матди һәм мәгънәви нәрсәләрдә хәләл белән хәрамны аеруны насыйп ит.
Йә, Раббым! Син – Гыйлем бирүче! Балаларымда файдалы гыйлем алырга теләк уят, аларны хәерле гамәлләр кылырга сәләтле ит. Начарлык һәм явызлык таратучылар белән бергә булудан куркуны тәрбиялә! Аларны бозык, начар сүзләр, гайбәт сөйләүләрдән сакла. Начар үрнәк алып, тугры юлдан тайпылудан сакла.
Балаларыма яхшы үрнәк булуны насыйп ит. Балаларымның хаталарын дөрес төзәтергә, адашулардан сакларга ярдәм ит. Йә, Раббым! Син – Гафу итүче! Үзеңнең рәхмәтең белән балаларымның тормышына уңышлар бир, ачлык, хәерчелек хәлләреннән сакла. Аларга мәңгелек бәхеткә ирешү кирәк булган һәр нәрсәне бир. Белеп кылган, белмичә кылган гөнаһларын гафу ит, мәрхәмәт ит. Ялгышкан, адашкан вакытларында күкрәкләрен тәүбәгә юнәлт.
Аллаһы Тәгаләм, балаларымны һәр төрле явызлыктан һәм начарлыктан, пычрак нәрсәләрдән, яман кешеләрдән сакла. Фәрештәләреңне аларга юлдаш кыл. Тормышларының ахырына кадәр амәнәттә имин кыл.
Йә, Раббым! Рахмән һәм Рәхим булган Аллаһым!
Балаларым өчен сөенү шатлыгы бир. Аларны тормышыма ямь-тәм бирүче, картлыгымда таянычларым ит, кадер-хөрмәтләрен күрергә насыйп ит. Кыямәт көненә кадәр имин нәселдә булуларын бир.

Йә, Раббым! Син – Бар итүче һәм барлыкларыңны саклаучы!
Балаларымны күз тиюдән, сихер-бозым зәхмәтеннән, саңгыраулыктан, сукырлыктан, телсезлектән, акылсызлыктан, бәла-казалардан, авыр хасталардан сакла. Аларны ялкаулыктан, саранлыктан, тар һәм каты күңелле булудан, башка начар холыклардан сакла. Ике дөнья бәхетенә ирештер аларны, мәрхәмәтең белән аларны җәһәннәм утыннан коткар.
Бөтен нәрсә Синең рәхмәтең белән була! Догаларымны кабул ит. Амин!

618 38 ER 4.4227
Бүгенге көн бик кадерле миңа,
Үз йортым бар кайтып керергә.
Ишегемне ачып керү белән,
Өстәлем бар икмәк телергә.
Йөрәгемдә булган назларымны,
Кадерлем бар бүлеп бирергә.

Өстәл тулы тәмле-татлы ризык,
Өем нурлы,күңлем ихластан.
Күршеләрем керә хәл сорашып,
Балалар белән тулы ихатам.
Бу бәхетне миңа биргән өчен,
Рәхмәтлемен сиңа мин Аллам!

Бәхет өчен миңа күп кирәкми,
Кирәк бары гаиләм ныклыгы.
Мәхәббәтле ныклы гаиләдә,
Балалар да үсә тәүфиклы.
Шул бәхеттән мине мәхрүм итмә,
Бир син Ходай ныклы саулыкны! Гөлсем Нәбиуллина

108 21 ER 1.6032
Бүген үзенең гомер бәйрәмен-туган көнен билгеләп үтүче матур шигырьләре белән күпләребезгә таныш, бик күп шигырьләре белән төркемебезне тулыландырып торучы яраткан,изге күңелле дустыбыз Инзилә Галиуллинаны
"Бәхет телибез" төркеме исеменнән кайнар котлыйбыз!
Язның матур,назлы көннәре кебек йөзеңдәге шатлык нурлары беркайчан да сүнмәсен-сүрелмәсен. Гаиләдә гел шулай,төпле киңәшче,балаларыңа- үрнәк әни,тормыш иптәшеңә ягымлы,сөекле чәчкә булып бергә тигезлектә, балалар,ихтирамын тоеп,бер-берегезгә терәк-кирәк булып яшәргә язсын. Киләчәкнең якты көннәрендә сиңа бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш,иман байлыгы,саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.Иҗат чишмәң челтерәп аккан чишмә суыдай ургылып торсын,киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез!Матур шигырьләр язылып торсын,укучыларың бик күп булсын!Яратып "Бәхет телибез" төркеме.

73 67 ER 1.5608
ӘНИ КАБЕРЕ ЯНЫНДА

Сагышлардан түзәр хәл калмагач,
Тынгы булмагачтын җаныма,
Киләм матур чәчәкләргә күмгән
Әниемнең кабере янына...

Ничек,әнием,синең анда хәлең?
Урыннарың начар түгелме?
Катем укып,көчсез басып торам,
Ничек белим диеп хәлеңне

Нинди булса бер билге бир инде,
Тынычландыр минем җанымны,
Догаларым барып җитәме соң,
Җиңләйтәме синең хәлеңне?

Ничек аңлыйм икән җавабыңны?
Ишетәсеңме мине,әнием?
Кабереңә карап,җавап эзлим,
Билге бирмәсме,дип,каберең

Кабрең өстендәге чәчкәләргә
Кунган күбәләкме икән син?
Гөлдән-гөлгә җиңел очып йөреп,
Хәлем яхшы,дипме әйтәсең?

Кабер очындагы ак каенга
Кош булыпмы кунып сайрыйсың?
Йөрәк өзгеч моңлы тавыш белән
Безне сагынуыңны сөйлисең?!

Әллә инде җылы җилләр булып
Битләремне сыйпап,үбәсең?
Селкеттереп кыңгырау чәчәкләрен
Килүләремә сөенәсең...

...Бик сагынгач,киләм кабереңә,
Эч серемне сиңа бушатам.
Ә син,әнием,сөйләш минем белән
Төшләремә кереп булса да...Зөлфия Айнетдинова.

114 23 ER 1.4863
Кыз туган ул- Ходай бүләге,
Гомер буе синең терәгең.
Бүлеп бирер ярты йөрәген,
Ярты сүздән аңлап теләгең.

Кыз туган ул- үзе хәзинә,
Һич кызганмас сиңа вакытын.
Шикләнмичә бушат аңарга
Тулган чакта сабыр савытың.

Кыз туган ул- сердәш, киңәшче,
Ярдәмче ул гомер буена.
Якын итеп, апам, сеңлем, дип,
Кунак итеп дәшәр сыена.

Кыз туган ул- газиз, кадерле,
Шушы үзе бәхет түгелме?
Аралашып, тату яшәүләр
Гел җылытып тора күңелне! Гөлара Шарипова

175 7 ER 1.3894
Туган нигез бикле ишекләре
Көтеп алмый әти -әниләр.
Күңел әрни бушлык җанымда
Бәхетлеләр аңлый белмиләр.

Тәрәзләрдә күптән утлар янмый
Кайтып керер идем көтмиләр.
Туган авылым бала чакларым
Хәтеремнән бер дә китмиләр.

Утлар янган чакны сагынамын,
Тәрәзләрдә яран гөлләрең.
Нигезем бит гөрләп торган икән,
Кадеркәйләрен шул белмәдем.

Язмыш арбасына утырдым да
Тормыш юлы буйлап җилдердем.
Сагынуларга чара табалмыйча,
Әти-әни диеп йөгердем.

Юк шул инде бары истәлекләр
Саклый хәтер берсен җуймаган.
Туган нигез әти-әни көткәнлеген
Яшьлегендә кем соң уйлаган?

Сагыну катыш сагыш тырный җанны
Бушлык били үксез күңелне.
Күз яшьләре тама туктамый
Сагындым бик туган нигезне.
Инзилә Галиуллина05.04.2022
[id511308076|Инзиля Галиуллина]

78 15 ER 1.1513