Статистика ВК сообщества "Котлаулар-шигъри текстлар (заказга) Гөлнара"

0+
Туйга, юбилейга, иҗат кичәсенә КОТЛАУЛАР язам, төрле чараларда (конкурста, бәйрәмдә) катнашучыларга сөйләм тексты(шигъри) төзергә ярдәм итәм

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

(Әнисе кызы белән киявен туй көне белән котлый...)

2 кулда – 10 бармагым,
Беренчесе - үземдер.
9 бармак – 9 балам –
3 ул, 6 кызымдыр.

Әтисе инде 9 ел
Күзәтәдер күкләрдән.
Мин бит җирдә иң бай кеше,
Мин - бәхетле күпләрдән.

Һәрбер бармак – үземнеке,
Бигрәк читен, әрнесә.
Үзем авыртканнан авыр,
Балаларым чирләсә.

Бәгеремнән өз(е)леп төшкән
9 багалмам алар.
Иртән торсам, кич ятсам да,
Уемда гел балалар.

6 кызым – таянычым,
3 улым – 3 терәгем.
Һәр сәгатьтә, һәр минутта
Сез,- дип тибә йөрәгем.

Якты дөнья бүләк иттем,
Тулгак газабы кичеп.
Шөкер, менә берәм-берәм
Киләсез инде үсеп.

Бәхетнең бит – үз бәхасе,
Үстерү җиңел түгел.
Кайчагында чарасыздан
Меңгә ярыла күңел.

Тик, “әни”,- дигән бер сүздән
Бар мәшәкать он(ы)тыла.
Мөлдерәп торган күзләрдән
Җаныма шатлык тула.

Кечкенәләр – үз янымда,
Уртанчылар – мәктәптә.
Олылары үз сукмагын
Сала башлый, әлбәттә.

Һәр бармакның үз язмышы...
Уйларыма биреләм...
Хәвефле хәбәрләр килсә,
Мең үләм, мең тереләм.

Әтиебезнең хәсрәте
Суынып та бетмәде.
Фирзәремне явыз үлем
Чак-чак алып китмәде.

Ул чакта җирдә йөрдемме,
Әллә күктә идемме?
Нинди халәттә булганмын,
Белмәдем дә үземне ???...

Чулпан белән кичергәннәр
Бер куркыныч төш кебек
Чарасызлык кимерсә дә,
Сүнмәде, ләкин, өмет.

Ул больницадан чыккач та,
Үтмәде озак вакыт...
...Әле дә ышана алмыйм...
Салаватны...
...мәңгелеккә югалттык...

Шул куркыныч авария...
...Мәтәскә авыл яны...
Шунда чәчрәгән улымның
Иң соңгы тамчы каны...

7 нче ноябрь көнне
Бер бармагым өзелде.
Яннарында булмасам да,
Шул мизгелдә сизелде.

Үз җанымны бирергә дә,
Әзер идем ул чакта.
Үстердем бит аны назлап
Шушы җылы кочакта.

...Бармагым өзелеп төште...
Саркып-саркып кан акты.
Салаватым... дөньяны бит
Шундый-шундый яратты...

Яшьлегеңнең чәчәк аткан
Иң матур чагы иде.
Ник тормышыңның гөлләре
Көзләр җитмичә көйде ???...

...Җәрәхәте кипшерсә дә,
Мәңгегә калды җөе.
Күз алдымда - газиз улым,
17 яшьлек көе...

...И-и, балалар, балакайлар,
Йөрәгем бәгырьләре.
Башкаларның вакыт җитми
Бетмәсен гомерләре!

Утка салырлык мизгелләр
Булмасын иде бүтән.
Инде хәзер әби булып,
Бик күп оныклар көтәм

Ике улым гаилә корды,
Бик әйбәт киленнәрем.
Киләчәктә булсын иде
Гел бәхетле көннәрем!

Сөеп туймас 3 оныгым,
Балдан да татлыраклар.
Әле менә Зәринәмне
Кияүгә биргән чаклар.

Кыз язмышы – казлар кебек
Өйдән очып китәсе.
Чит ояны гомерлеккә
Үзеңнеке итәсе.

Иябаштан Пошалымга
Кызымны озатабыз.
Балакаем, без бит сине
Ихластан яратабыз.

Киявем дә, кодагый да
Җанга ятып торалар.
Аллабирса, гомер буе
Якын булсын аралар!

Ир – хатынның, хатын - ирнең
Кад(е)рен белеп яшәгез.
Мәхәббәттән тулып торсын
Сезнең тормыш касәгез!

Тормыш бит ул – бик катлаулы,
Сабыр була күрегез!
Бер-берегезне һәркайда
Яклап, саклап йөрегез!

Уйланмаган һәм ашыгыч
Карар кабул итмәгез.
Инде төзәтеп булмаслык
Хәлгә килеп җитмәгез!

Йортыгыздагы җылылык
Беркайчан сүрелмәсен.
Гаиләгезнең бәхетенә
Чит-ятлар үрелмәсен!

Кодагыйны хөрмәт итеп,
Дус һәм тату торыгыз.
Беркем җимерә алмаслык,
Ныклы оя корыгыз!

Бертуганнарыгыз белән
Яшәгез бергә-бергә.
Сезнең туганлык җепләре
Өзелмәсен гомергә!

Балаларның - игелеген,
Оныкларның - рәхәтен.
Хәтта, оныкчыкларның да
Ишетегез рәхмәтен!

Сәламәт яши күрегез,
Иң кирәге – саулыктыр.
Пар канатың, тату гаиләң –
Җирдә иң зур байлыктыр!

Иябаш - Пошалым юлы –
Ерак түгел арасы.
Бездән - сезгә, сездән - безгә,
Ярты сәгать барасы.

Бердәм булып, тату булып,
Яшик әле гел бергә.
Һәрвакыт килеп йөрегез
Безнең хәлне белергә!

Сез бәхетле яшәсәгез,
Мин бәхетле булырмын.
Иң-иң изге теләкләрне
Теләп кенә торырмын!

Зәринә кызым, киявем,
Котлы булсын туегыз!
Яшьлектә дә, картлыкта да
Уртак булсын уегыз!

9 бармак – 9 балам,
Һәркайсыгыз күңелдә.
Йөрәгемнең иң түрендә
Булачаксыз гомергә!

52 19 ER 1.5483
(Әнисе кызының туенда сөйли.)

Бу көннәрдә минем халәтемне
Аңлатырлык хисләр бар микән?
Сүзләр артык, бары, үткәннәргә
Кайтып-килеп йөрим, кич-иртән.

20 ел элек, сөендереп
җимешебез туды дөньяга.
Чулпаныбыз,- диеп, бик яратып,
Матур исем куштык без аңа.

Гомер узган, ләкин, нәни генә
Һәр уңышың әле исләрдә.
Сиңа карап көлеп утырулар
Кышкы озын салкын кичләрдә.

Тәүге тәпи киткән минутларың,
Иң беренче әйткән иҗекләр.
Шундый сөенечле иде алар,
Онытылсын инде ничекләр.

1 нчегә кергән вакытларың,
Тәүге “5”ле алган мизгелләр.
Синең белән бергә бөтенесен
Кичерделәр безнең күңелләр.

Мәктәп тәмамлаган вакытларың,
Институт, кафе – барысы.
Әни күң(е)ле һәрчак кызы белән,
Нишләсә дә бергә, ахрысы.

Кичә генә сабый идең, балам,
Туй күлмәге бүген өстеңдә.
Гомерләр дә бик тиз үткән кебек,
Кай арада гына үстең дә?

Инде менә үз яртыңны табып,
Шәхси гаиләгезне корасыз.
Күз тимәсен, берүк, бер-бергезгә
Бигрәк тә, пар килеп торасыз!

Шатланаммы бүген, борчыламмы –
Аңлый алмыйм, нинди халәттә?
Һәрбер әни үзенең баласына
Изге теләкләрдә, әлбәттә.

Ләкин, йөрәктәге җаваплылык
хисләреннән булмас арынып.
Кияү белән икегезне, кызым,
Һәркөн көтәчәкмен сагынып.

Казлар белән очып киткән кебек,
Очып кына килеп йөрерсез.
Оныкларны сөю бәхетен дә
Миңа әле бик күп бирерсез?!

Бала баласының баллардан да
Татлылыгын язсын татырга.
Насыйп булсын гаилә күгегездә
Бәхет тулы таңнар атырга?!

... кызым белән ... кияү,
Юаш түгел тормыш диңгезе.
Һәрчак назлы дулкыннары белән
Сыйпап кына тормый ул үзе.

Яшь вакытта аның шаярганын,
Булмый, хәтта, аңлап алып та.
Озак сынаячак әле сезне
Усал кочагына салып та.

Ләкин, шуны яхшы белегез сез,
Ул җиң(ә а)лмый бердәм парларны.
Җилкәннәре ныклы корабларны
Җил-давыллар екмый аларны.

Ташкыннарда батмый калыр өчен
Бер-береңә терәк булыгыз.
Гаиләм,- диеп, балаларым,- диеп,
Гөрләп үтсен тормыш юлыгыз?!

Бер-бергезне яклап, саклап, аклап,
Тату булып гомер итегез.
Авырлыктан, җиңеллектән һәрчак
Җитәкләшеп бергә үтегез?!

Бүген сезнең Кызыл туй көнегез,
Истә калсын гомер-гомергә.
Насыйп булсын иде сезгә парлап
“Алтын туй”да валсь биергә!

... кызым, ... киявем,
Җылы, матур оя үрегез.
Сез бәхетле икән – мин бәхетле,
Онытмагыз, шуны белегез!

74 6 ER 1.4039
(Әнисе кызы белән киявен ТУЙлары белән котлый...)

Иң беренче балам гаилә кора,
Туй күлмәге бүген өстендә.
Кичә генә туган сабыема
Ышанасы килми һич кенә.

Тулгак газабының әчеләре
Сине күргәч, шундук онтылды...
Шуннан бирле 21 ел узган...
Айгөлебез инде зур булды.

Нәни генә һәрбер уңышыңа,
Һәр эшеңә шундый куандык.
Хәлдән таеп арган чакларда да,
Синең белән, кызым, юандык.

8 яшең тулгач, энең туды,
Яхшы апа булдың син аңа.
Шау-гөр килеп яшәп ята идек,
Рәхәтләнеп шушы дөньяда.

Әтиегез генә китеп барды,
Айгөл – булды миңа зур терәк.
Сиңа 13 иде ул көннәрдә,
Әлфисебез әле кечерәк.

Авыл җире, авыр булды ул чак,
Ташламады, ләкин, туганнар.
Аллага мең шөкер, алар бар да
Ярдәм кулы суза торганнар.

Барыгызга аерып рәхмәт әйтәм,
Пар канатлап яши күрегез.
Ишек һәрчак ачык, күңелләр киң,
Кунак булып килеп йөрегез!

Бүген менә кызым гаилә кора,
Аңлый алмыйм, мин ни халәттә?
Һәрбер әни үзенең баласына
Бәхет кенә тели, әлбәттә!

Бик сөенәм – насыйбыңны таптың,
Тик, синсез дә – булмас җиңелдән.
Кивем бик җанга ятып тора,
Теләк телим ихлас күңелдән!

Тормыш бик катлаулы, бер-бергезне,
Зинһар, яклап, саклап торыгыз.
Дошманнар да җимермәслек итеп,
Нык һәм матур оя корыгыз!

Кызым, кодагый да күпне күргән,
Бер-бергезне хөрмәт итегез.
Әни һәм кыз кебек, авырлыкны,
Җиңеллекне бергә үтегез!

Кайчак кирәк – өлкәннәрдән киңәш,
Кайчагында – булмый яшьләрсез.
Өчегез дә бердәм, сабыр булса,
Тату гаилә булып яшәрсез!

Яшермимен, ярдәм итәргә дә,
Кунак булырга да килегез.
Әлфис белән сезне бик сагынып
Көтеп торачакбыз, белегез!

Ходай сезгә бала бүләк итсен,
Оныкларны язсын сөяргә.
Насыйп булсын һәрчак сезгә карап,
Аллага мең шөкер,- дияргә!

Киявем һәм кызым, авырмагыз,
Бик бәхетле парлар булыгыз.
Аллабирса, гомер буйларына
Гел янәшә булсын юлыгыз!

33 2 ER 0.7953
(Кодагыйны 55 яше белән котлау...)

Без үстердек кызыбызны,
Сез үстердегез егет.
Безнең Ләйсән, сезнең Азат –
Пар күгәрченнәр кебек.

Бер-берсе өчен туганнар,
Күзләр генә тимәсен.
Кайгылар, күңелсезлекләр
Адресларын белмәсен.

Кода-кодагыйлар булдык,
Гаилә коргач балалар.
Шулар өчен яшибез бит
инде ата-аналар.

Кичә генә кебек иде
Гөрләтеп туй иткәнгә.
Хәтта, ышанып та булмый,
5 ел узып киткәнгә.

Җылы күпер тоташтырды
Ике гаилә арасын.
Бергәләп сөябез хәзер
Балаларның баласын.

Улыгыз белән кызыбыз
Онык бүләк иттеләр.
Камилебез туганнан соң
Бар борчулар беттеләр.

Сабый янында тагын да
Якынайдык, яшәрдек.
Ул безгә илһам бирүче
Шаулап-гөрләп яшәрлек.

Кода-кодагыйлар белән
Аралашып торабыз.
Бәйрәмнәрдә менә шулай
Уртак табын корабыз.

Кодаларның кодасы да –
Безнең туганнарыбыз.
Алай булгач та рәхәт,- дип,
Җыелабыз барыбыз.

Бүген Зөлфинур кодагый
55 яшь тутыра.
Хөрмәтле кешебез булып,
Түр башында утыра.

Янәшәдә - пар канаты,
Киленнәр, 2 улы.
Балдан татлы оныклары,
Кызы Алсу – уң кулы.

Үрнәк, матур гаилә булып,
Яшиләр алар бергә.
Гел шулай тату булсакчы
Сезнең белә гомергә.

Булдыклы, әдәпле, уңган
Балалар үстергәнсез.
Алмазга да, Азатка да
Нык тәрбия биргәнсез.

Төпчегегез - бик сөйкемле,
Сезнең юанычыгыз.
Аллабирса, киләчәктә
Булсын куанычыгыз.

Без бик шат – безнең кызыбыз
Улыгызны тапканга.
Бер-берләрен гомерлеккә
Сөйгәнгә, яратканга.

Сезнең якны, безнең якны
Тигез итеп күрәләр.
Туганнарның һәрвакытта
кирәклеген беләләр.

Инде бәхетләре генә
Була күрсен аларның.
Тормышлары гөрләп барсын
Кадерле балаларның.

Үзләренең газизләрен
Үзләре үстерсеннәр.
Ә үскәчтен игелеген,
Рәхәтләрен күрсеннәр!

Ә безгә аларга карап,
Сөенеп яшәргә язсын.
Каралып килгән болытлар
Безгә җиткәч аязсын.

Кодагыем, син – хатын-кыз,
Син – гаиләнең йөрәге!
Ә Әнәс кода – ир кеше,
Гаиләгезнең терәге!

Әле бик-бик озак еллар
Пар канатлап очыгыз.
Әле бик күп оныкларны,
Оныкчыклар кочыгыз!.

Сәламәтлектән беркайчан
Зарланмыйча яшәгез.
Хөрмәт белән тулып торсын
Сезнең тормыш касәгез.

Кодагый, котлыйбыз сине,
Яшик әле гөрләшеп.
Авырлыкта, җиңеллектә
Фикерләшеп, серләшеп.

Син һаман яшь, һаман матур,
Гел шулай булсаң иде.
Гаиләң күген кояш кебек
Яктыртып торсаң иде.

Балаларыбыз бәйләде,
Аерылмыйк гомергә.
Без бит кода-кодагыйлар,
Калсак иде гел бергә!

48 2 ER 0.6789
ХЕЗМӘТЕМ ӨЧЕН РӘХМӘТЕГЕЗГӘ РӘХМӘТ!

"Вот булган бу 😍 кунеллэргэ утеп керде 🥺 рэхмэт бик зур итеп ❤. Бу кэдэр шэп булыр дие уйламаган идем 🤩"

1 0 ER 0.2467
ГӨЛНАЗ ДУСТЫМА...
(бәет-шигырь)

Айлар буе уразаның
Була бер көн гаете.
Мин сөйлимен - сез тыңлагыз,
Дустым Гөлназ бәете.

Ләкин, әйләнми телләрем,
Мөлдерәп тула күңел.
Юк, ышанмыйм; бу кабердә
Ул безнең Гөлназ түгел?!

3 баласын, ирен ташлап,
Ул анда нишләп ятсын???
Больницага киткән иде,
Тизрәк терелеп кайтсын???!!!

Гөлназ,Гөлназ; кошлар кунган
Кабереңнең ташына.
Күшәрнең сабантуйлары
Җитте синең башыңа.

Кул көрәшен яраттың шул,
Сынадың гел үзеңне.
Әй, дускаем; искә алам,
Синең һәрбер сүзеңне.

Көчле идең, төзелештә
Ут уйнатты кулларың.
Ник ашыктың соң китәргә,
Калдырып кыз-улларың?!

Илшатыңның армиядән
Кайтканын да көтмәдең.
Илназың сабый бит әле,
Нигә сабыр итмәдең???...

Ни җаның белән калдырдың
Алинәңнең бер үзен???
Ишетмәдеңме:”китмә” – дип,
Ялварган соңгы сүзен???...

Кыз балага әни кирәк,
Ул нишләр синнән башка?
Әй, дускаем; кайтмассың шул,
Орсак та башны ташка.

Иң авыры - Данилеңә,
Бирсен ходай сабырлык?!
3 баласы алларында
Көчле булып калырлык?!

Бик борчыла әти-әниең,
Туганнарың кайгыра.
Кешеләр түзәрлекме соң,
Көтмәгән бу кайгыга???...

16 нчы июнь көне
Бәгырьләргә уелыр.
Белмим, кайчаннарга кадәр
Әле кан-яшь коелыр???...

Киттең дустым, ялварсак та,
Кайтмассың шул кирегә.
Кабереңә килеп йөрим,
Теләп сине күрергә.

Соңгы сүзем: балаларың
Булмасын иде ятим???...
Аларга җиңел булырлык,
Ниләр генә соң әйтим???...

Кара болытлар артыннан,
Ал кояш чыксын берчак?!
Мәңге онытылмас, дустым,
Синең белән булган чак!!!

2 1 ER 0.3382
(Ире дә хатыны да 2 нче никахлары булып кавышкан яшь парларны (олы яшьтәгеләр түгел) ирнең әнисе котлый...)

Нәкъ без теләгәнчә генә,
Бармый һәрвакыт тормыш.
Гел сыйпап кына да тормый,
Уйнап та ала язмыш.

Акны карадан аеру
Бик кыен була кайчак.
Гел дөрләп кенә дә янмый,
Бергәләп яккан учак.

Чын бәхеткә ирешкәнче,
Күп сынаулар узасы.
Үз юлыңны ашыкмыйча,
Сабыр гына сузасы.

Әрнүләрне учка кысып,
Үпкәләрне онытып.
Башкаларны рәнҗетмичә,
Үзеңне дә яратып.

Туктап калмый, горур гына
Алга таба атлыйсы.
Җаныңның тынычлыгын да,
Югалтмыйча саклыйсы.

Сабыйларның күңеленә
Җәрәхәтләр салмыйча.
Гайбәтләрне йөрәкләргә
Бик үк якын алмыйча.

Яшәргә тырышыгыз,- дип,
Теләк телим, балалар.
Сезнең белән һәрчак бергә
бит без ата-аналар.

... белән ...быз,
Икегез дә уңганнар.
Тормыш,- диеп, гаилә,- диеп,
Янып йөри торганнар.

Сынауларда сыналдыгыз,
Тик, сыгылып калмагыз.
Бер-берегезнең хәлләрен
Дөрес итеп аңлагыз.

Уртак бер фикергә килеп,
Бүген сез кушылдыгыз.
Алга таба бергәләшеп,
Яшәргә уйладыгыз.

Никахыгыз киләчәктә
Туры юллар күрсәтсен.
Тик, яхшылыкка өйрәтсен,
Яманлыкны кисәтсен.

Ир – хатынны, хатын – ирне
Хөрмәт итеп торыгыз.
Давылларга бирешмәслек,
Ныклы гаилә корыгыз.

Бер-берегезне сагынып,
Өйгә кайтып керегез.
Тормыш иптәшегез белән
Горурланып йөрегез.

Без инде сезгә һәрвакыт
Иң-иң изге теләктә.
Сезгә карата бары тик
Җылы хисләр йөрәктә.

Балакайлар, котлы булсын,
Сезнең Никах туегыз.
Аллабирса, гомер буе
Уртак булсын уегыз!

11 0 ER 0.2925
(Хатыны ирен 55 яше белән котлый...)

Бүген минем Уралкаем
55 яшь тутыра.
Иң хөрмәтле кеше булып,
Түр башында утыра.

Мең тугыз йөз алтмыш алты,
Ноябрь, 20 се.
Бу дөньяга аваз сала
Миңа иң якын кеше.

Ә мин әле ул вакытта
Планда да булмаган.
Планга кертү турында,
Хәтта, уй да тумаган.

Аңа 7 тулгач кына,
Лиза атлы кыз туган.
Әйе, без Имай-утардан,
Икебез бер авылдан.

“Мин сине карап үстердем”,-
дигән була ул миңа.
Мин бит инде сабый булган,
Ышанам инде шуңа.

“Зәңгәр пәлтәңне киеп,- ди,-
чыга идең уйнарга”.
Ә мин нәрсә дияргә дә
Белмим үзем аңарга.

Чөнки, аның Армиядан
Кайтканын гына беләм.
7 нче класста чагым –
Мин инде үсеп киләм.

Башта шым гына, компан(и)я
Белән йөрдек бергәләп.
Аннан соң йөри башлады
Минем арттан килгәләп.

“Сиңа күптән күзем төште”,-
диеп сөйләнгән булды.
Егет һәм кыз йөрәгенә
Шыплап мәхәббәт тулды.

3 ел буе сөю тулы
Бик-бик күп таңнар атты.
Мин дә аны, ул да мине
Чын күңелдән яратты.

“Мин однолюб, синнән башка
Бүтән кыз КҮРМӘДЕМ,-ди.
Сиңа гашыйк булганнан соң
Беркемне белмәдем,- ди.

Әйтсәм әйтим: ике кода
безне күптән ярәшкән.
Бу нәни кыз малаема
булыр,- диеп сөйләшкән.

18 яшем тулуга,
Көтеп тормады бүтән.
31 ел сизелми дә,
Инде үткән дә киткән.

Ә тормышның сынаулары
Булмый калмый, әлбәттә.
Көне бик күп, яшәп булмый
Һәр минутта рәхәттә.

Авырлыклар җиңел үтә,
Тик, мәхәббәт булганда.
Берең кызганда, икенчең
Сабыр итеп торганда.

Аллага шөкер, акыллы
3 ир-егет үстердек.
Алар кеше булсын өчен,
Бар көчебезне бирдек.

Балалар,- дип, иренмичә
Эшләдек көне-төне.
Яклап һәм саклап яшәдек
Мин сине, ә син мине.

Малайлар да кечкенәдән
Өйрәнделәр күп эшкә.
Мин эшләмим, син эшлә,- дип,
Тормады алар һич тә.

Хәер, бездә бу – хатын-кыз,
Бусы ир эше түгел.
Барысын бергә тигезләп
Яшәсәң генә җиңел.

Көчем җиткән чакта мин дә
Машинасын да рәтлим.
Алар миңа булышса да,
“кит моннан”,- диеп әйтмим.

Шуңа күрә тормышыбыз,
Аллага шөкер, җитеш.
Беләсез, авырмаганда,
Рәхәт кенә бит ул эш.

Минем Урал бер тотынса,
Бар нәрсәне гөл итә.
Җәй көннәребез бакчада
Чәчәкләр белән үтә.

Кирәк – КамАЗ га утыра,
Кирәксә – тракторга.
Безнең авыл җирендә бит
Вакыт юк тик торырга.

Аның кулында ташка да,
Агачка да җан керә.
Күз тимәсен, Уралкаем
Бар эшнең рәтен белә.

Инде ходаем, юлларда
Язсын исән йөрергә.
Аллабирса, балаларның
Игелеген күрергә.

3 улыма 3 кыз килеп,
Тигез гомер итсеннәр.
Безне бары сөендереп,
Тормыш юлын үтсеннәр.

2 оныгыбыз үсә,
Тагын-тагын тусыннар.
Оныкчыклар “әби”,- диеп,
“бабай”,- диеп торсыннар.

Урал, бүген юбилеең,
Әле 55 кенә.
Барып җит син 60, 70,
80, 95 еңә.

Картлыгыбыз ерак әле,
Тоттырмасын тиз генә.
Бергә булсак, куркыт(а а)лмас
Картлык,- дигән сүз генә.

Тәбрик итәм сине бүген,
Яшә әле, мең яшә.
Авырлыкта, җиңеллектә
Булыйк һәрчак янәшә.

Иң кирәге – сәламәтлек,
Саулыктан аермасын.
Парлы канатларыбызны
Ходаем каермасын.

Балаларга үрнәк булып,
Әле яшик тә яшик.
Бер-беребезне кадерләп,
Гел яратып эндәшик.

Син бит безнең гаиләбезнең
Таянычы, терәге.
Син бит миңа ходаемның
Иң-иң олы бүләге.

Син өебездә булганда,
Җаным тыныч һәм рәхәт.
Синең белән кавыштырган
Язмышыма мең рәхмәт!

10 0 ER 0.2766
(Үлгән абыйсының оныгының "Бәби туе"нда сөйли...)

“Бәби туе”на,- дип килдек
Бүген барыбыз бергә.
Айрат белән Фәридәнең
Айзиләсен күрергә.

14 нче июль көнне
Әти-әни булдыгыз.
Туды сезнең иң беренче
Сөеп туймас кызыгыз.

Күп газаплар аша аңа
Гомер бирде әнисе.
Исән генә булсыннар,- дип,
Көтеп алды әтисе.

Бала сезнең арагызны
Тагын да якынайтты.
Япь-яшь кенә булсагыз да,
Беразга олыгайтты.

Тагын да зур җаваплылык
Өстәлде сезнең өскә.
Шикләнмибез әз генә дә,
Сынатмассыз бит һич тә.

Әтисе кызын сагынып,
Эштән ашкынып кайта.
Айзиләбез әтисен дә,
Әнисен дә ярата.

Ә әбине әйткән дә юк,
Үлеп тора сабыйга.
Эх, оныкларны күрергә
Язмады шул абыйга.

Инде икенче тапкыр бит
“бабай” булачак иде.
Өйләрегез тагын да зур
Ямьгә тулачак иде.

Әй, язмышлар, бернишләп тә
Булмый шул инде хәзер.
Ярый әле әниегез
Бөтенесенә әзер.

Сәфинәм,- дип, Айзиләм,- дип,
Йөгереп кенә йөри.
Хәтта, үз балаларыннан
Катырак итеп көйли.

Оныклар – бала баласы,
Алар балдан да татлы.
Тормыштагы бөтен-бөтен
Әйберләрдән дә затлы.

Айрат-Фәридә, ихластан
Котлыйбыз үзегезне.
Айзилә сәламәт булсын,
Тыңласын сүзегезне.

Дөньядагы иң акыллы
Баланың берсе булсын.
Сезне хөрмәтләп, “әтием”,
“әнием”,- диеп торсын.

Шыңар әби-бабасын да,
Казаклар әбисен дә.
Ихтирам итеп яшәсен
Бөтен-бөтенесен дә.

Кызыгыз сезгә беркайчан
Борчулар китермәсен.
Йөзләрегез кызарганчы
Тиргәрлек иттермәсен.

Үзегез кебек әдәпле,
Тырыш һәм уңган булсын.
Бик күп эне-сеңелләре
Аңа “апам”,- дип торсын.

Менә дигән КЕШЕ итеп
Тәрбияләгез аны.
Башкача булмас, анда бит
Хисамиевлар каны.

Әй, зәңгәр күзле сеңлебез,
Матур итеп үс, бала.
Бабаң туганнары сиңа
Изге теләктә кала.

Бәхетле озын гомерләр
Насыйп булсачы, берүк.
Без дә синең балаларның
Үскәнен әле күрик.

Безне яратып, “апай”,- дип,
Яшә, яме, сеңлебез.
Сезнең өчен эреп тора
Безнең дә бит күң(е)лебез.

Тагын бер тапкыр котлыйбыз
ӘТИ белән ӘНИне.
Тигезлектә үстерегез
Бу сөйкемле нәнине.

7 0 ER 0.2495
(Хатыны ирен 57 яше белән котлый...)

Юбилейда гына түгел әле
Туган көнне ел да билгелик.
Һәрчак күмәкләшеп булмаса да,
Гаилә белән бергә җырлыйк, көлик?!

57 яше тулды бүген
Ильсурымның – тормыш гөлемнең!
Менә инде 30 елдан артык
Бизәге ул минем өемнең!

Без 6 ел йөреп өйләнештек,
Сынауларның уздык иң зурын.
Бик-бик авыр вакытларымда да
Ташламады мине Ильсурым.

Тормыш корабыз,- дип йөргән чакта,
Кислотага пеште йөзләрем.
Үлем белән яшәү арасында,
Көчкә күрә иде күзләрем.

Бер көн калмый килде, якынайтып
Төрекләр һәм Казан арасын.
Авыр чакта янәшәмдә булды,
Җиңеләйтте тәннең ярасын.

“Гарип калачак ул – йөрмә”,- диеп,
Әйтүчеләр аңа булса да.
Минем әрнү-сызлауларны күреп,
Кызганудан күң(е)ле тулса да.

Ташламады. Аллага мең шөкер.
Мин терелдем. Туйлар уздылар.
Яңа тормыш корып җибәргәндә,
Ярдәм кулы, дуслар, суздылар.

Гөлкәебез чәчкәләрен атты –
Римма белән Чулпан тудылар.
Бер класста яхшы укыдылар,
Бәхетебез безнең булдылар.

Тормышыбыз алга барсын,- диеп,
Әтиебез көн-төн эшләде.
Мал-туарын, кош-корт ас(ы)радык,
Көрәк, сәнәк кулдан төшмәде.

40 елдан артык тракторчы,
Дворник та әле мәктәптә.
Авыр түгел бит ул эшләүләре
Җаның тарткан рәхәт хезмәттә.

Безнең гаилә хәзер бик зур булды,
Тәгәрәшеп үсә оныклар.
4 малай һәм 1 кыз – бик матурлар,
Сөйкемлеләр, шаян, бик шуклар.

Бабай,- диеп үлеп тора алар,
Яратканны бар да ярата.
Даиль белән Равис кияүләр дә
Бик хөрмәтле сиңа карата.

Минем эшем гади генә түгел,
Кич чыгарга кирәк һәр көнне.
Дөрес аңламасаң, иптәш итеп,
Алып чыгар идем мин кемне?!

Синнән башка нишләр идем икән?
Таянычым бит син, терәгем.
60 яшькә җитеп килгәндә дә,
Гел син,- диеп тибә йөрәгем.

Тормыш гөлем, сау-сәламәт булып,
Пенсияне язсын күрергә.
Үзем эшләп тапкан хәзинә,- дип,
Чын күңелдән сөенеп йөрергә.

Саулыгыңның явыз дошманнарын
Карт көнеңдә, бәлки, ташларсың?!
Аракысыз, тәмәкесез генә
Рәхәтләнеп яши башларсың?!

Олыгайгач сәламәтлек белән
Шаярырга бер дә ярамый.
Аягыңнан еккач соң була ул,
Исемең кем,- диеп сорамый?!

Синең белән әле озак-озак
Авырмыйча язсын яшәргә.
Бер-бер(е)безгә хөрмәт белән карап,
Матур сүзләр генә дәшәргә?!

Тормыш гөлем, гүзәл бакчабызда
Ахыргача яшик гел бергә.
Балаларның, оныкларыбызның
Язсын иг(е)лекләрен күрергә?!

Син булганда, Ильсур, өйләр ямьле,
Синең белән яшәү бик рәхәт.
Синең белән очраштырган өчен,
Язмышыма миннән мең рәхмәт!!!

4 0 ER 0.2464