Статистика ВК сообщества "Ирек Габдрахманов"

0+
С песней засыпаю... С песней встречаю новый день!

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Бик бай бер карчыкның 3 кызы була. Үләр вакыты җиткәч ул кызларын чакырып хат яза:
- Кызларым...Үләр вакытым житә - Дөньядагы иң тәмле ризыклар ашыйсым килә!
Олы кызы төянеп килеп тә житә... ни генә юк! Искитмәле.... Карчыкның күңеле була! Уртанчы кыз да икенче көнне килеп житә татлы нигьмәтләр белән! Төпчек кызны өч көн көтәләр... юк! Карчык баш очыннан бар акча-алтынын чыгара да:
- Кызларым рәхмәт! Күңелемне күрдегез... менә икегезгә тигез бүлегез! Кызлар сөенешеп кайтып китә! Инде күзләрен йомып якты дөньядан китәм дип торганда төпчек кызы килеп керә...
- И әнием! Зинһар үлмәәәә! Синең өчен Мәккәдән Зәм-Зәм чишмәсеннән изге су алып кайттым! Һәм әнисенә су эчерә...инәсен юындыра! Хәл кергәч карчык сандыктан Коръән китабын ала:
- Акча-байлык кызым ул чүп! Аның гомере кыска! Ә сиңа мин бар күңел байлыгымны бүләк итәм! Син алып килгән нигьмәт иң татлы, иң шифалы ! РӘХМӘТ! Коръән укы! Ходайга таян! Син иң бай кеше булырсың!

499 53 ER 4.8683
БӘХЕТ ДОГАСЫ ❤❤❤❤❤ СТЕНАГЫЗГА АЛЫГЫЗ!
Бисмиллаһ ир-рахман ир-рахим,
Әссәламү галейкем, йа бәхет-дәүләт!
Әйү вә хуш кил, йа бәхет-дәүләт!
Көйләр белән кил, йа бәхет-дәүләт!
Көн вә кояш кебек туа килгел, йа бәхет-дәүләт!
Йагмур кебек ява килгел, йа бәхет-дәүләт!
Кар кебек ява килгел, йа бәхет-дәүләт!
Кыш кебек кышлайу килгел, йа бәхет-дәүләт!
Сәгадәт кабалын ала кил, йа бәхет-дәүләт!
Сөенечлек берлә кил, йа бәхет-дәүләт!
Нигъмәт капугын ача кил, йа бәхет-дәүләт!
Рәхмәт нурын чәчә кил, йа бәхет-дәүләт!
И Раббыбыз! Гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек насыйп итеп ике дөнья бәхетенә ирештереп, барчабызга да хәерле һәм бәрәкатле тормышлар насыйп итсәң иде. Әмин!

811 16 ER 5.1319
ӨР-ЯҢА ҖЫР! УКРАИНАДА УЛЛАРЫН ЮГАЛТКАН АНАЛАРГА БАГЫШЛЫЙБЫЗ!

183 50 ER 2.7174
БИК КИРӘКЛЕ СҮРӘЛӘР: ⭐ СТЕНАГЫЗГА АЛЫГЫЗ!
"Һәр кем иртәсен, кичен өчәр мәртәбә Әл-Ихлас, Әл-Фәләкъ, Ән-Нәс, Әл- Фатиха сүрәләрен укыса- Аллаһы Тәгалә ул кешенең малын, жанын һәм гаилә әгъзаларын барча бәла-казалардан саклар."

"Фатиха" сүрәсе:

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин. Әәмиин".

(Мәрхәмәтле, Рәхимле Аллаһ исеме белән. Галәмнәрнең тәрбиячесе Аллаһ өчен барча мактау хастыр. Ул Мәрхәмәтле, Рәхимле. Кыямәт көненең бердәнбер хуҗасы — Улдыр. Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безне туры юлга, Үзең нигъмәтләндергәннәрнең юлына күндер. Газапка дучар булганнар һәм адашканнар юлына түгел).

"Ихлас" сүрәсе.( Колхуалла)

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль һүәллааһү әхәде. Әллааһүс-самәде. Ләм йәлиде вә ләм йүүләде. Вә ләм йәкүл-ләһүү күфүүән әхәде".

(Аллаһ бердер. Бөтен нәрсәләр Аллаһыга мохтаҗ. Тудырмады, тудырылмады. Аның һичбер тиңе вә охшашы юк).

"Фәләкъ" сүрәсе

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгуузү бираббил-фәләкъ. Миң шәрри мәә халәкъ. Вә миң шәрри гаасикыйн изәә вәкабе. Вә миң шәррин-нәффәәсәәти фил-гукаде. Вә миң шәрри хәәсидин изәә хәсәде".

(Мин таң аттыручы Аллаһыга сыенам. Барлыкларның зарарыннан; вә әйләнә-тирәдәге караңгылыкның зарарыннан; вә сихер җәтмәләре коручыларның мәкереннән; вә көнчелек кылганда көнчеләрнең явызлыгыннан Раббыма сыенам).

"Нәс" сүрәсе

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгуузү бираббин-нәәс. Мәәликин-нәәс. Иләәһин-нәәс. Миң шәррил-вәсвәсил-ханнәәс. Әлләзии йүәсвисү фии судүүрин-нәәс. Минәл-җиннәти вән-нәәс".

(Бөтен инсаннарның Раббысына сыенам. Бөтен инсаннарның хөкемдарына, Сиңа шөбһә салучының зарарыннан, бөтен инсаннарның илаһына (сыенам). Ул зат җеннәрдән һәм адәмнәрдән дә булып, инсаннарның күңеленә вәсвәсә салыр).

551 3 ER 3.6221
СТЕНАГЫЗГА АЛЫГЫЗ! ✅✅✅
И, Газиз Аллаһ, шифасыз авырулардан сакла! Авыручыларга тизрәк сәләмәтлек иңдерсәң иде. Без СИНЕҢ колларың - эчкерсез күз яшьләре белән сорыйбыз мөселман кардәшләребез һәм үзебез өчен авыруларны югалтуларсыз җиңеп чыгарга язсын. Сынаулар җибәреп Иманыбызны ныгытучы да СИН бит РАББЫМ. Тәннәребезгә иминлек, җаннарыбызга тынычлык насыйп ит. Вафат булганнарыбызга ахирәт иминлеге бир Раббым 🤲🏻 Әмин.

597 5 ER 3.6384
СИХЕРДӘН ҺӘМ БОЗЫМНАН ДОГА! СТЕНАҢА АЛ! ❤❤❤
Бозыклык дигән сүз Исламда сихер дигәнне аңлата. Ягъни кемдер җеннәр ярдәмендә кемгәдер зарар китерә дигән сүз. Шуның нәтиҗәсендә кешеләр авыр чирләр белән интегә, якыннарын югалта, гаиләләр таркала. Сихер – хәрам кылынган һәм көферлеккә илтә торган эшләрнең берсе. Аллаһы Тәгалә Коръәннең “Бакара” сүрәсендә “Шайтаннар кяфер булдылар, чөнки сихер китабын алар язды һәм кешеләргә өйрәтте”, - дип әйткән
Бозыклык тигән кешенең хәлен җиңеләйтү өчен махсус чаралары һәм догалары бар. Беренчедән, “Аятел-Көрси” аятен уку. Ул Коръәндәге иң бөек аять, шуңа күрә аны һәр фарыз намаздан соң һәм йокы алдыннан укырга кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. әйткән: “Йокларга ятканда Аятел-Көрсине укыган кеше өстендә төне буе Аллаһының әмере буенча килгән сакчы булачак, иртә җиткәнче шайтан аңа якын килә алмас. Моннан тыш даими рәвештә “Аятөл-Көрси”не укуны гадәткә керткән кешене җәннәттән үлем генә аерып торыр икән. Икенчедән, “Ихлас”, “Фәлакъ” һәм “Нәс” сүрәләрен шулай ук һәр фарыз намаздан соң, йокы алдыннан, иртән һәм кичен 3әр мәртәбә уку киңәш ителә. Пәйгамбәребез с.г.в. тагын бер хәдисендә үзенең бер сәхабәсенә: ”Әгәр дә син иртә һәм кич 3 мәртәбә “Көлхуаллаһ”, “Фәлак” һәм “Нәс” сурәләрен укый торган булсаң, көн дәверендә шайтанның төрле начарлыгыннан азат булырсың” дип әйткән. Өченчедән, тагын бер кыска гына догасы бар, ул шулай укыла: ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘ ИЛЛӘЛЛАҺУ ВӘХДӘҺҮ ЛӘӘ ШӘРИКӘЛӘҺ. ЛӘҺУЛЬ МУЛЬКУ ВӘ ЛӘҺҮЛЬ ХӘМДЕ ВӘ ҺУВӘ ГАЛӘ КУЛЛИ ШӘЙИН КАДЫИЙР. Әлеге доганың мәгънәсе “Әй, Раббым, шайтанның барлык явызлыгыннан Сиңа сыенам, син генә бөек кодрәт иясе” дигәнне аңлата.
Күз тиюдән саклый торган 7 дога
Яман күз – гарәпчә “айн-аль-хасад” – бер кешенең икенчесенә кызыгып, көнчелек белән, чамадан тыш сокланып каравын аңлата һәм төрле авырулар, күңелсезлекләр килеп чыгуына сәбәп булып тора.

Кешенең начар уйлары яман ниятне тудыра һәм үзенә күрә начар теләк теләгән кебек тәэсир итә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Күз тию – хак нәрсә”, диде. Бу хәдиснең тулы әйтелешендә мондый юллар бар: “Кайсыгыз да булса үзегездә, байлыгыгызда, яки башкаларда үзенә ошаучы әйберне күрсә, бу әйбернең хәерле булуын, бәрәкатен сорасын, чөнки күз тию – ул хак”.

Бозымнан, яман күзләрдән саклану өчен Коръәннең түбәндәге сүрәләрен, аятләрен уку киңәш ителә:

• Аят әл-Күрси. Аны һәр намаздан соң уку саваплы, чөнки ул Коръәндә иң бөек аят санала. Моннан тыш, аны йокларга ятар алдыннан уку сөннәт.

Татар телендә гарәпчәдә булган бөтен хәрефләр дә юк, шуңа күрә, файдасы күбрәк булсын дисәгез, сүрәләрне дөрес итеп гарәпчә укырга өйрәнергә тырышу кирәк.

“Әгүүзү-билләәһи-минәш-шәйтаанир-раҗииим Бисмил-ляяһи-рраһмаани-ррахиим. Аллааһу ләә иләәһә илләәһүү әлхәййүл кайюум, ләә та — хузухүү синәтүү-үә ләә нәүүүм, ләһүү мәә фис-сәмәәүәәти үә мәә фил-ард, мәң зәл-ләзии йәшфәгу гиңдәһүү илләә би изниһ, йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм үә ләә йүхиитуунә би шәйим-мин гильмиһии илләә би мәә шәә‘а, үәсига күрсийюһу ссәмәәвати үәль-ард, үә ләә яудуху хифзухума үә һүвәль- галийюль-газыыыйм.”

Мәгънәсе: “Һәрбер күркәм сыйфатны җыйган Зат, гыйбәдәт кылына торган һичбер хаклы зат юк, мәгәр һәрбер күркәм сыйфатны җыйган Аллаһы Тәгалә генә.Ул Аллаһ терек, һаман халык белән идарә итеп торучы. Ул Аллаһы Тәгаләне ару һәм йокы тотмас, ягъни Аллаһы Тәгаләдә йоклау һәм ару сыйфатлары юк. Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр Аллаһы Тәгаләнеке. Аллаһы Тәгалә каршында шәфәгать кылучы кем бар, ягъни һичкем шәфәгать кыла алмас, мәгәр Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән генә шәфәгать кылыр. Аллаһы Тәгалә кешеләрнең алларында һәм артларында булган нәрсәләрне белер. Бәндәләр Аллаһы Тәгалә белгән нәрсәдән һичнәрсәне камил белмәсләр, мәгәр Аллаһы Тәгалә белдерергә теләгән нәрсәне генә белерләр. Аллаһы Тәгаләнең көрсисе күкләрне һәм җирне сыйдырды. Дәхи Аллаһы Тәгаләгә күкләрне саклау авыр булмас. Аллаһы Тәгалә Шәрикләрдән (иптәш) пакъ булучы".
(“Һәфтияк Шәриф” китабыннан алынды).

• Ихлас, Фәләк, Нәс сүрәләрен уку. Һәр көнне йоклар алдыннан Пәйгамбәребез (с.г.в.) уч төбенә өргән һәм Коръәннең соңгы өч сүрәсен – “Әл-Ихлас”, “Әл-Фаләк” һәм “Ән-Нәс” сүрәләрен укыган. Шуннан соң учлары белән өч тапкыр бөтен гәүдәсен: баштан башлап бөтен гәүдәсен сыпыра торган була. Болай эшләгән кешенең иртәнгә кадәр бөтен начарлыклардан имин булуы хакында хәдистә искәртелә. Моннан тыш, бу сүрәләр балаларны яман күзләрдән саклау өчен дә укыла.

Әл-Ихлас

“Бисмил-ләәһи-ррахмәәни-ррахиим. Куль һува ллааху әхәде. Аллааһу ссомаде. Ләм ялиде үә ләм йүуләде. Үә ләм йакул-ләхүү куфуван әхәде”

“Әйт син, әй Мәхәммәд галәйһиссәләм: “Ул Аллаһ һич тиңдәше һәм охшашы булмаган ялгыз бер генә Аллаһ. Һичнәрсәгә, һичбер мәхлукка ихтыяҗы юк, бәлки һәр мәхлукның хаҗәтен үтәүче Аллаһ. Ул һичкемне тудырмады һәм һичкемнән тудырылмады. Һәм Аңа һичбер зат тиң булмады”.
(“Һәфтияк Шәриф” китабыннан алынды).

Әл-Фәләк

“Бисми-лләәhи-ррахмәәни-ррахииим. Куль-әгүүзу-бираббиль-фәләк̣ы. Миң-шәрри-мәә-халәк̣ы. Үә-миң-шәрри-г̣аасик̣ыйн-изәә-үәк̣абе. Үә-миң-шәррин-нәффәәсәәти филь-гүк̣аде. Үә-миң-шәрри-х̣әәсидин-изә-х̣әсәде”.

“Әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Мин сыгынамын таңны тудыручы Раббыма, Аның күренеп һәм күренмичә килә торган һәртөрле зарарларыннан. Бар кылынган, яратылган һәм мәхлүкның нинди булса да зарарыннан. Һәм караңгы төннең зарарыннан сыгынамын, һәркайчан караңгылыгы белән җир өстен капласа. Дәхи сихер төеннәренә өрүче сихерче хатыннар явызлыгыннан, зарарыннан сыгынам. Һәм көнче дошманның явызлыкларыннан, зарарларыннан сыгынам, һәркайчан ул көнчелек ачуы белән зарар тидерергә теләсә”.
(“Һәфтияк Шәриф” китабыннан алынды).

Ән-Нәс

“Бисми-лләәhи-ррахмәәни-ррахииим. Куль-әгүүзү-бираббин-нәәәс. Мәликин-нәәәс. Иләәhин-нәәәс. Миң-шәррил-үәсүәәсиль-ханнәәәс. Әлләзии-йүүәсвисү-фии-с̣удуурин-нәәәс. Минәл-җин-нәти-үән-нәәәс”.

“Әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Адәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга сыгынамын. Адәмнәрнең патшасы булган Аллаһыга сыгынамын. Адәмнәрнең гыйбадәт кыла торган Илаһәсе булган Аллаһыга сыгынамын. Чигенә-чигенә саваплы эштән тыеп, гөнаһлы эшкә өндәп, вәсвәсә кылучы затларның зарарыннан. Ул ханнәс адәмнәрнең күңеленә явызлыкны сала. Ул ханнәс җеннәрдән дә һәм адәмнәрдән дә була”.
(“Һәфтияк Шәриф” китабыннан алынды).

• أعوذ بكلمات الله التامات من شر ما خلق

Агузу би-калимати Лляхи-т-тамати мин шарри ма халяк.

Мәгънәсе: “Ул тудырган явызлыктан, Аллаһның бер кимчелексез сүзләренә сыгынамын”.

Сөекле Пәйгамбәребез с.г.в: “Бу доганы укыган кешегә бернәрсә дә зарар китерә алмас”, диде.

• Яман күздән бигрәк тә балалар еш интегә. Шуңа күрә безгә аларны Пәйгамбәребез өйрәткән догаларны укып сакларга тырышырга кирәк. Ул оныклары Хәсән белән Хөсәенгә бу доганы укыган:

أُعِيذُكُمَا بِكَلِمَاتِ اللهِ التَّامَّةِ مِنْ كُلِّ شَيْطَانٍ ، وَهَامَّةٍ ، وَمِنْ كُلِّ عَيْنٍ لَامَّةٍ

Агузу би-кәлимәти-лләхи-ттәммә; мин кулли шәйтанин уа хамма; уа мин кулли гайнин ләмма.

Мәгънәсе: “Мин сезне ике дөньяда булучы һәртөрле явызлыктан, һәрбер агулы еланнан, һәм һәрбер яман күздән саклауны Аллаһка тапшырам”.

• «Маша Аллаһ лә күуәаттә иллә билләһ» – «Аллаһ шулай теләде! Аллаһ көченнән югары көч юк!” дип әйтү.

Хәдистә әйтелгәнчә: “Берәү үзенә ошаган әйберне күргәч бу сүзләрне кабатласа, аңа начар күзләр зарары кагылмас”.

Аллаһы Тәгалә безне яман күзләрдән сакласын һәм үзебезне дә көнче адәмнәр исәбеннән итмәсен иде!

807 18 ER 4.0960
Шушы догаларны көн дә уку сорала:

1)"Лә иләәһә иллә әнтә, сүбехәнәк! Инни кунтү минәззалимин."
"Синнән башка хак иләһ юк, Син бар кимчелектән дә пакь. Мин залимнәрдән булдым".
Әгәр бәндә шушы сүзләр белән дога кылса, Аллаһы Тәгалә аңа жавап бирми калмас.

2) " Әллаһуммәгъ-фирли мә каддәмтү вә мә аххарт, вә мә әсрартү вә мә әгьләнт, вә мә әнтә әгъләмү биһи минни, әнтәл-мукаддиму вә әнтәл муаххир. Лә иләәһә иллә әнт."
Йә, Аллаһ! Минем элек һәм хәзер кылган, яшерен һәм күрсәтеп кылган гөнаһларымны, Син не миннән яхшырак белгәннәрен дә гафу әйлә. Синнән Әүвәл һичкем, Синнән соң да һичкем юк, Синнән башка хак иләһ юк"

Әлбәттә, " Раббым, бар гөнаһларымны да кичер" дисәң, жиңелерәк тә, тизерәк тә. Әмма пәйгамбәребез бу догасы белән безне, Раббыбыз каршында үзебезнең зәгыфь, Аңа мохтаж булган кол икәнебезне күрсәтергә өйрәтте.

3)" Әллаһүммәгъ-фирли зәнби күлләһ: диккаһу вә жилләһ, вә әүвәләһү вә ахыйраһ, вә галәнниятәһү вә сирраһ".

Йә, Аллаһ! Минем бар гөнаһларымны кичер- зурысын да, кечесен дә, әүвәлгесен дә, ахыргысын да, күргәнен дә, яшерен булганын да.

375 16 ER 2.9711
✅✅✅Уразаның шартлары
Ураза шартлары вөҗүб һәм әда шартлары дигән өлешләргә бүленә. Вөҗүб шартлары: мөселман булу, акыллы һәм балигъ булу. Кеше бу сыйфатларның берсеннән мәхрүм генә булса да, аңа ураза тоту фарыз түгел. Әда шартлары: сау-сәламәт булу, өйдә тоту, ният кылу һәм хәез-нифастан (күремнән) пакь булу. Шулай ук чирле белән юлчы кешеләр өчен ураза тоту фарыз түгел. Алар авырган чакта яки сәяхәт вакытында калдырган уразаларын соңрак каза кылырлар. Ният әда шартлары арасында бик әһәмиятле урын били. Ният итмичә тотылган ураза чын ураза булып саналмый.
✅✅✅Уразаның вакыты
Уразаның вакыты – таң атудан (ягъни кояшның кызыллыгы сизелә башлаганнан) алып кояш баешына кадәр дәвам иткән мөддәт.
✅✅✅Уразаның ниятләре
Уразаның теләсә нинди төре­нә дә калеб белән ният итү җитәрлек санала. Ураза вакытында сәхәргә тору да бер нияттер. Тел белән ният итү дә диндә яхшы дип санала. Рамазан уразасы, бил­­геләнгән нәзер һәм нәфел уразасы өчен ният кылу вакыты кояшның баешыннан алып иртә­гесе көннең өйләсенә кадәр дәвам итә. Рамазан уразасының һәр көне өчен аерым ният ителә, чөнки арага төннәр керә. Аннан соң, көннең уразасы – мөстә­кыйль бер гыйбадәттер. Шуның өчен бер көн ураза бозылса да, башка көннәргә тәэсире юк. Уразалы кеше өчен мөстәхәб эшләр Ураза тотучы кешенең сәхәр ашына торуы мөстәхәбтер. Сәхәр ашын төн бетәр алдыннан ашыйлар. Ягъни сәхәрне никадәр кичектерсәң, шулкадәр әйбәт. Әлбәттә, таңның беленүенә кадәр бик аз вакыт калмасын. Ифтар ашын мөмкин кадәр тизрәк, ягъни ахшам намазыннан элек ашау мөстәхәбтер. Шулай иткәндә, ачлык тойгысы намазга комачау итмәс. Ураза тоткан ке­шенең якыннарына һәм фәкыйрь­ләргә гадәттәгесенә караганда күбрәк ярдәм итүе мөстәхәбтер. Уразалы кеше мөмкин кадәр көндез һәм кичен Коръән укыса, зикер итсә, Пәйгамбәребезгә (сал­­лалаһу галәйһи вәссәлам – Аңа Аллаһның салаваты вә сә­ламе булсын. Алга таба – Расү­ле­без) салават китерсә, гыйлем бе­лән шө­гыль итсә, бу гамәлләре мөстәхәб булыр. Уразалы кешенең буш һәм мәгънәсез сүзләр сөйләүдән, гайбәт таратудан, сүз йөртүдән тыелуы да мөстәхәбтер. Гайбәт таратудан, сүз йөртүдән качу исә һәрвакыт ваҗибтер. Тик моның әһәмияте Рамазан аенда аеруча зур була. Ураза тотканда мәкруһ һәм мәкруһ булмаган эшләр Уразалы кешенең суга чылатылган теш чистарткычы куллануы, Имам Әбү Йосыф фикеренчә, мәкруһтыр. Әмма башка галим­нәр­нең сүзенә караганда, иртән яки кояш батканнан соң коры һәм юеш теш чистарткычы куллануда кәраһәт юк. Уразалы кешенең истинҗа вакытында (олы тәһарәт алганда) артык күп итеп су куллануы мәкруһтыр. Тәһарәттә авызына яки борынына кирәгеннән артык су алуы мәкруһтыр. Ураза иясе­нең үзен акларлык бер сәбәбе дә булмыйча пешкән ризыкны авыз итеп каравы мәкруһтыр. Әгәр инде берәр хатын-кызның ире бик холыксыз икән, ул вакытта әлеге хатын пешергән әйбернең тозлы-тозсыз яки баллы-балсыз булып пешкәнен белер өчен, аны йотмау шарты белән авызга алырга мөмкин. Үз-үзенең ныклыгына ышанмаган ураза иясенең хатынын үбүе һәм назлавы мәкруһтыр. Ура­залы кеше хуш исле чәчәк­ләрне иснәсә, сөрмә тартса, мыек кремы (мае) кулланса, мәкруһ түгел. Шәригать сәяхәтчеләргә, йөк­ле хатыннарга, бала имезүче хатыннарга, авыруларга ураза тотмаска рөхсәт итә. Ләкин аларга да башка вакытта көнгә-көн ураза тотуны бурыч итеп куя. Картлар, карчыклар, физик яктан хәлсез­лән­гән кешеләр, авыр физик хезмәттә эшләүчеләр, ураза тотмаган көннәре өчен, Аллаһтан кичерү сорап, бер ярлыны ашата ала.
✅✅✅Ураза нияте
Кояш чыгарга 2 сәгать кала сәхәр ашап бетереп, фарыз уразаны тоту өчен ният әйтелә: “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Әмиин”. “Аллаһ Тәгалә өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап кояш батканчыга тикле Рамазан уразасын тотарга ният кылдым. Кояш баеп, чираттагы көннең уразасы тәмамлангач, бер чеметем тоз яки бер йотым су, шулай ук хөрмә кебек татлы җимешләр белән ифтар кылу, ягъни авыз ачу – сөннәттер. ✅✅✅Авыз ачканнан соң укый торган дога:
“Әллаһүммә ләкә сумтү вә галә бикә әәмәңтү вә галәйкә тәүәккәлтү вә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү вә мәә әххәртү”. “Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм мин Сиңа тәвәккәл иттем. Синең ризалыгың белән авыз ачам. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.

277 0 ER 2.4710
БҮГЕН УКЫГЫЗ! ҺӘР ҖОМГАДА УКЫГЫЗ! СТЕНАҢА АЛ! 💟✅💟✅💟
ЙОРТКА, НИГЕЗГӘ ДОГА КЫЛЫП ТЕЛӘК ТЕЛӘҮ.

Бисмилләһ ир рахмән ир рахим.
Аллааһүммә раббәнәә әңзилнәә мүңзәләм мүбәәракә үә әңтә хайруль мүңзилиинә раббәнәә әәтинә фиддүньйәә хәсәнәтә үә фил әәхыйрати хәсәнәтә үә кы-йнәә гәзәәбә ннәәр.

Аллаһы тәгаләнең исеме белән!
Әй, рәхимле, шәфкатьле Раббым, җирләр дә, күкләр дә Синең әмереңә буйсына! Бөтен сөенечләр һәм хәсрәтләр Синең кулыңда! Әй, Раббым, теләгән бәндәләреңә һәм теләгән җирләргә Син бәрәкәтләр иңдерәсең! Теләсәң, ул бәрәкәтләрне ала да аласың. Әй, Раббым, шушы нигезләргә бәрәкәтеңне, рәхмәтеңне, нурыңны һәм сакчы фәрештәләреңне иңдер. Шушы нигездә яшәүче бәндәләреңнең тәннәренә — сихәт, җаннарына — тынычлык, калебләренә хидәят нурын иңдер һәм араларына өлфәт мәхәббәтләр насыйп ит. Әй, Хафиз булган Аллаһ, аларның нигезләрен һәм үзләрен күзләр күрә алган һәм күрә алмаган бөтен начарлыклардан сакла! Бигрәк тә ут бәлаләреннән, су басулардан, җил-давыллардан, каракларның начар эшләреннән сакла! Шушы нигезләрендә сөенеп, шатланып, киң ризыклар белән ризыкланып озын гомерләр яшәүләрен насыйп ит.
💝🎼🌷💝🎼🌷🌷💫🌷🎼💝💫🌷🎼💝💫🌷🎼💝💫

425 2 ER 2.7859
Әрвахлар-мәрхүм булган якын кешеләрегезгә - укып багышлагыз!

"Фатиха" сүрәсен укырга:
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин. Әәмиин".

"Ихләс" сүрәсен укырга:
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
"Куль һүүәллааһү әхәде. Әллааһү-ссамәде. Ләм йәлиде үә ләм йүүләде. Үә ләм йәкүүлләһүү күфүән әхәде."

"Фәләкъ" сүрәсен укырга:
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
"Куль әгүүзү бираббил-фәләкы. Миң шәрри мәә халәкы. Үә миң шәрри гаасикыйн изәә үәкабе. Үә миң шәррин-нәффәәсәәти фил гүкаде. Үә миң шәрри хәәсидин изәәхәсәде"

"Ән-Нәс" сүрәсен укырга:
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Куль әгүүзү бираббин-нәәәс. Мәликин-нәәәс. Иләәһин-нәәәс. Миң шәррил үәсүәәсил-ханнәәәс. Әлләзии йү-үәсүисү фии судүүрин-нәәәс. Минәл жиннәти үән-нәәәс."

ӘРВАХЛАРГА ДОГА КЫЛУ ТӘРТИБЕ:
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Ий,Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын – иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Шулай ук, атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә булып үткән барча әти-әни,әби-бабаларыбызның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.

Газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле кайнанам белән кайнатамның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.

Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.

Өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.

Раббым аларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкасаң иде. Әмин.

Раббым, Үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяда һәм ахирәттә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит.

Раббым, дөньяда яшәгән вакытыбызда бәндәләргә мохтаҗ кылма. Тәннәребезгә сәламәтлек, җаннарыбызга тынычлык бир. Калеб һәм маңгай күзләребезне ач. Башларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман бир. Дөньяда яшәгәндә гамәл-гыйбадәт, хәер-ихсан белән яшәп, үлем вакытларыбызда ансат үлем бир. Әманәт җаннарыбызны биргәндә, җәннәтңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит.

Кабергә барып кергәндә рәхмәт фәрештәләрең каршылап, сорау-җавапларыбызны да җиңел бирергә һәм җәннәтләреңә дә керергә насыйп ит.

Раббәнәә әәтинә фид-д дүньйәә хәсәнәтәү-үә фил-әәхыйрати хәсәнәтәү-үә кыйнәә газәбән-нәәр,вәхшәрнә йәүмил кыямәти, бирахмәтикә йәә әрхамәр-раахимиин. Әмин."

(Вакытыгыз булса,бу доганы һәрбер намаздан соң яисә һәр атнаның пәнҗешәмбе(четверг) кичендә-җомга(пятница) көнендә (тәхарәтләнеп) укырга тырышыгыз).

515 13 ER 2.9225