Статистика ВК сообщества "Татарлар онлайн"

0+
Безнең белән бергә бул!

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Соңгы кыңгыраулар да килеп җитте. Матур гомерләр сезгә, балалар!

24 48 ER 8.8783
Бала авырганда нинди дога укырга? Балалар чирләгәндә түбәндәге тәртиптә дога кылу киңәш ителә. Доганы тәһарәтле килеш уку яхшы.

1) ФАТИХА СҮРӘСЕ
Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Әлхәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин.
Әр-рахмәәнир-рахиим.
Мәәлики йәүмид-диин.
Иййәәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин.
Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим.
Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин.

2) АЯТЕЛ КОРСИ
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим.
Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим.
Әллааһү ләә иләәһә иллә һүәл-хәййүл-каййүм.
Ләә тәъхүзүһүү синәтү-үә ләә нәүм.
Ләһү мәә фис-сәмәәүәәти үә мә фил-әрдъ.
Мәң зәл-ләзии йәшфәгү гиндәһүү илләә би’ изниһ.
Йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм.
Үә ләә йүхиитуунә бишәй’им-мин гилмиһии илләә бимәә шәә.
Үәсигә күрсиййүһүс-сәмәәүәәти үәл-әрд.
Үә ләә йә’үдүһүү хифзуһүмәә. Үә һүәл-гәлиййүл-гәзыйм.

3) ИХЛАС СҮРӘСЕ
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Куль һүәллааһү әхәде.
Әллааһүс-самәде.
Ләм йәлиде вә ләм йүүләде.
Вә ләм йәкүл-ләһүү күфүүән әхәде.

4) ФӘЛӘК СҮРӘСЕ
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Куль әгуузү бираббил-фәләкъ.
Миң шәрри мәә халәкъ.
Вә миң шәрри гаасикыйн изәә вәкабе.
Вә миң шәррин-нәффәәсәәти фил-гукаде.
Вә миң шәрри хәәсидин изәә хәсәде

5)НӘС СҮРӘСЕ
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Куль әгуузү бираббин-нәәс.
Мәәликин-нәәс.
Иләәһин-нәәс.
Миң шәррил-вәсвәсил-ханнәәс.
Әлләзии йүәсвисү фии судүүрин-нәәс.
Минәл-җиннәти вән-нәәс

Аятләрне укыгач кулларны күтәреп түбәндәге доганы кылабыз: «Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә сахбиһии әҗмәгыйин!

Бисмилләәһи әркыйикә мин күлли шәй-ин йүэзиикә мин шәрри күлли нәфсин әү гайнин хәәсид. Әллааһүммә йәшфиикә бисмилләәһи әркыйикә».

Доганы укып бетергәч балага сулыш белән өрергә, төкергән кебек итәргә кирәк. Бала янда булмаса да әлеге сүрәләрне укып аңа исәнлек сорап дога кылырга ярый.

Бу доганы балаларга өчен генә түгел, шулай ук олы кешеләргә дә укырга мөмкин.

2484 66 ER 13.3659
Рөстәм Нәбиев белән интервьюдан өзек 👇

— Сине армиягә озатып калган Индира сәламәт, баһадирдай таза егетенең ике аяксыз калуын ничек кабул итте?

— Нык холыклы, искиткеч сабыр Индира — миңа тормыш бүләге ул. Без аның белән бер авылдан, бергә үстек, бергә укыдык. Мәктәптә үк бер-беребезгә гашыйк булдык. Индира мине армиягә озатып калды. Фаҗигагә тарыгач, инде Индирам белән хушлашырга туры киләчәк дип уйладым. Шул уй тән сызлануларыннан да газаплырак иде. Аңа йөк буласым килмәде. Бу хакта әйткәч, Индира миңа бик ачуланды, ташлашабыз дигән уйны башыңа да кертмә дип кырт кисте.

Мәхәббәт бик көчле хис, Индирамның тугрылыгы, бер-беребезне яратуыбыз мине теге дөньядан тартып чыгарды. Ул реанимациядә һәрчак минем белән булды: “Мин сине беркайчан да ташламаячакмын”, — дип кабатлады. Мин аның ышанычын акларга, ничек тә аңа лаек ир булырга тырыша башладым. Врачлар авыр әйбер күтәрүдән катгый тыйсалар да, башта сулы шешәләр, аннан гантельләр күтәреп, кулларны ныгытырга, спорт белән шөгыльләнергә тотындым.

Минем ничек итеп тазарырга, савыгырга тырышуымны карарга төрле бүлектәге авырулар җыела иде. Урын өстендә яту, инвалид арбасында утыру бик авыр, минем протез аякларда булса да йөрисем килде, үземне чын сәламәт кешедәй тоярмын кебек иде. Ләкин әзер протезларны күреп, баладай куансам да, аларда йөрергә өйрәнүе газап булды. Бер аяк исән булса, шунысына күбрәк көч китерер идең, ә бот төбенннән ике аяк та булмагач... Тирләп-пешеп, ай ярым өйрәндем, күздән яшьләр бәреп чыга иде.

Автор: Назилә Сафиуллина

21 129 ER 7.6475
Лилия Мәхмүтовадан шушы салатның тәмен татып караган кеше рецептын сорамый калмый. Сез дә әлеге салатны ясап карагыз әле.

Салат өчен кирәк булачак: 2 кг помидор, 2кг кыяр, 7 болгар борычы, 3 баш сарымсак, 2 аш кашыгы тоз, 250 гр шикәр комы, 150 гр үсемлек мае, 80 гр аш серкәсе кирәк.

Әзерләү тәртибе: Помидор, болгар борычы, сарымсакны турап, шуңа тоз, шикәр комы, үсемлек мае, аш серкәсе салып, 10 минут кайнатырга. Кыярны 1,5 см калынлыкта боҗралап турарга. Утка куйган яшелчәләр 10 минут кайнагач, кыярны салырга һәм 5 минуттан соң ук банкаларга тутырып куярга.

Шәһри Казан

2809 45 ER 13.0921
Иии, бәхеткәйләре булсын, Раббым, балаларыбызның👐🏻👐🏻👐🏻

11 70 ER 6.1469
Илсөягә Атказанганны тапшырдылар, ниһаять!🥰🥰🥰

Котлыйбыз!

21 185 ER 4.6460
Әлфия Авзалованың оныгы Ләйсән.

Бигрәк матур, сөбеханаллаһ!

13 82 ER 4.3867
Бүген популяр блогер, безнең заман герое Рөстәм Нәбиевның туган көне. Тәбриклибез! 🥳

Дустына багышлап Данир Сабиров шигырь иҗат иткән. Матур иҗат җимешен без дә үзебездә урнаштырырга булдык.

Һәрвакытта көләч йөзле узең,
Кәефен шәп, әйбәт корылган.
Әйтерсең лә уң аяктан гына
Торасың син көн дә йокыңнан.

Тормышларың гөлләр кебек инде,
Ул кызларың, тормыш иптәшең.
Син бит узең төшеп калган тугел
«Чекмагушский мачо» диярсең.

Ул кулларың аяклардан көчле,
Эльбруска менеп төштеләр.
Купме йөрәкләрне утка салдың,
Мең кат янып, мең кат пештеләр.

Сокланамын сиңа, Рөстәм дустым,
Бик аз бит ул синең ишеләр.
Көнләшепләр яши сиңа бүген
Кул-аягы булган кешеләр.

10 90 ER 4.4528
Равил абыйга 84 яшь тулды бүген. Котлыйбыз!

Таныштырып тормыйбыз, яме!)

5 87 ER 4.0796
Гөлсирин Абдуллина әни булган!😍😍😍

Котлыйбыз! Бәхетле бала булсын!

22 154 ER 3.9668