Статистика ВК сообщества "Подслушано в Актаныше´ Online"

0+
Подслушано..Рассказано:)
Количество постов 30 736
Частота постов 1 час 29 минут
ER 10.16
72.03% 27.97%
41.59% подписчиков от 45
98.92% 0.02% 0.01% 0.00%
Нет на рекламных биржах

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Нарат куркәсе җыйгач, биииик куп сораулар килде, ничек куркә вареньесын ясарга диеп?

1 кг куркәгә 1,8 кг шикәр, 1 стакан су салып 1 сәгать чамасы талгын утта кайнатырга. Куркэнең килосы арткан саен, шикәр hәм суның куләме дә арта.
Бу искиткеч файдалы кайнатма ИММУНИТЕТны арттыра, еш салкын тидереп авыручыларга, упкә бн авыручыларга биииик файдалы!!! Ләкин, аны көнгә 2 кашыктан артык ашарга ЯРАМЫЙ!!!!!! ләкин, КӨН САЕН ашарга кирәк! Файдасын узегез ук сизәрсез!!!
Онытмас өчен, бары тик өстәлгә куз каршына куярга кирәк.
Бу яшь куркәләрне сагызы булганда гына җыярга кирәк, ягьни, мәсәлән, тагын 10-14 көн эчендә җыя аласыз! Аннан ул картая!
Авырмагыз! Сәламәт булыйк!!! Алсу Фазлыева.

400 9 ER 4.6916
Буген шушы бахадир егетлэребез, чечняда хезмэт итеп, бакыйлыкка кучкэн олы абыебызнын зиратында бик матур омэ оештырдылар. Эни бер малаен югалтса да, ходай ана менэ шушындый 10 малай булэк итте. Изге гамэллэре узлэренэ рэхмэте бн кайтсын. Энинен соенечле куз яшьлэре, хэр барган юлларыгыз да дога булып барсын. Эти-энилэрегез алдында хормэт бн баш иям. Игелекле, чын егетлэр устергэннэре очен. Сез безнен кугебезнен якты хэм дэ сунмэс егетлэре, сез кургэннэрне безгэ курсэтэ курмэсен ходаем. Узлэрегез генэ белэ торган ачы яра йорэгездэ. Рэхмэт барчагызгада🙏🙏🙏

1 11 ER 2.1781
Хэерле коннэр, кичэ Актаныш хастахэнэсенэ баланын тешен дэваларга барырга туры килде, билгеле инде чират коткэндэ барлык балаларны да курку хисе били, эмма булмэгэ узып врач абыйларынын елмаеп эндэшуен ишеткэч бу хис юкка чыга, хэр баланы якын итеп, эшен жиренэ житкереп башкарган табиб Хайрутдинов Азат Фэрит улына хэм шэфкать туташы Илсэяргэ зур рэхмэт, сэламэт булып эшлэргэ язсын аларга Актанышыбызда шушындый табиблар кубрэк булса иде!

8 38 ER 1.8555
Кыяр тозлыйбызмы помидорларны да кушып ....тиз дэ, жайлы да хэм инде кетер-кетер килеп торалар ,эгэрдэ дорес эшлэсэгез 😉👌🏻

Рассол:
0.5 литр су
2бал каш.тоз
4 бал каш.сылама гына шикэр комы

Кайнатып чыгарабыз да, 3 аш.каш уксус салабыз да, алдан эзерлэп куйган банка остенэ коябыз, (мин 1 литрга эшлэдем хэм бу эзерлэгэн рассолда шул 1 банкалык)
Хэм ин топ жаваплы олеше: кастрюль алабыз берничэ банка сыешлы,астына чупрэк жэябез банкаларны шунда утыртабызда жылымса су салабыз, банкаларнын муеныннан нэк 10 минутка утка куябыз артыгы кирэкми,кыярлар пешэ,аннан алабызда тимер капкач бн ябабыз зэм остен юрганнар бн капламыйча калдырабыз,банкалар уз хуты бн суынырга тиеш!
Голнара.👌👍

292 0 ER 3.2281
Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!
Актанышыбыздагы соңгы аяныч хәлләр, вандаллык акты һәм боларның барысында да район башлыгын Энгель Фәттаховны гаепләүләр, безне дә кулыбызга каләм алырга мәҗбүр итте.
Матурлыгы, халкы белән дан тоткан Актаныш бүген ниндидер бер куркыныч милләтчелек күләгәсе астында калды. Безгә - гади район халкы өчен төрле яклап түгелгән гаепләүләрне күтәрү бик авыр. Әлбәттә, вандаллык акты аяныч күренеш, әмма кабатланган икенче очракны без провокация буларак кабул итәбез. Актанышка гына түгел, бөтен татар милләтенә каршы эшләнгән кырын эш ул.
Энгель Фәттахов җитәкчелегендә җирлегебез, район үзәге, авыллар күзгә күренеп үзгәрде. Кайсы гына тармакны алсак та – ул күтәрелештә. Районыбызның авыл хуҗалыгы, мәгарифе, мәдәниятенә тиңнәр юк. Без аны зур тәҗрибәгә ия гадел җитәкче, гади, ярдәмчел, милләт җанлы, туган җир дип өзелеп йөргән кеше буларак беләбез һәм хөрмәт итәбез.
Вандаллыкны кылган вәхшиләрне акламыйбыз, киресенчә арабызда андый кешеләр булуы бөтен район халкына тап төшерә. Аларны табу һәм җаваплылыкка тарту безнең дә намус эше. Район башлыгы Энгель Нәвап улын гаепләү белән килешә алмыйбыз. Туган телебезне, милли йөзебезне саклау – җинаять түгел!
Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Без Сезне дә зур абруйга ия гадел җитәкче буларак беләбез һәм хөрмәт итәбез. Әлеге мөрәҗәгатебезне җавапсыз калдырмассыз дигән өметтә калабыз.
Тирән ихтирам белән Актаныш районы халкы.

14 38 ER 1.7274
Алмаз Нурулыч нигэ син тик узеннекелэрне генэ рекламируешь та хэмдэ ни белэндер поздравляешь?
Буген бит Чаллы шэхэрендэ сабантуй булды.. Анда узебезнен актанышта районында туып ускэн егетлэребез нен атлары катнашты. Чиру авылы егете Назим Салиховнын джамбоо кушматлы аты 2400 метра 2 урынны яулады. Жокее Ялалов Ильфат. Актанышбаш егете Гайнанов Алмазнын баранесса ник кушаматлы аты 1600 м 6 урынны яулады(жокее Ялалов Ильфат?)Денис Ахияровнын малефисента кушаматлы юртагы 5 урынны яулады. Котлыйк чын КУНЕЛДЭН узебезнен ат жанлы егетлэребезне😍

5 30 ER 1.6229
АКТАНЫШ РАЙОН ИНВАЛИДЛАР ОЕШМАСЫНА ҺӘМ ӨЛКӘННӘР БЕЛӘН ЭШЛӘҮЧЕЛӘРГӘ АЧЫК ХАТ

Әлеге хатны, Сезгә зур үтенеч белән, инвалидлар һәм өлкәннәр исеменнән, 2 төркем инвалид Рамил Данил улы Вәлиев яза.
Элеке КБО бинасында, белүебезчә, төрледән – төрле кибетләр, кафе, даруханә, банк терминаллары урнашкан. Анысы бик яхшы. Тик менә, ул бинага арткы яктан керү юлындагы баскыч, безнең кебекләргә генә түгел, сәламәт кешегә дә йөрү өчен бик уңайсыз. (Җитмәсә, кыяфәте дә карамалы түгел ). Чөнки, аның култыксасы юк. Култыкса гына түгел, “Уңайлы мөхит” программасы буенча эшләнергә тиеш булган инвалидлар арбасы белән йөрер өчен юл ясалмаган. Ә бит үзем дә күреп беләм, биредә, сәламәт кешеләр дә егыла.
Белүебезчә, әлеге бина шәхси эшмәкәр карамагында. Бу мәсьәләне сезнең ярдәмсез хәл итеп булмаячагы билгеле.
Шуңа күрә, әлеге хатка игътибар итеп, югарыда телгә алынган баскычка култыкса куйдыру мәсьләсен, тиешле кешедән бергәләп сорап, хәл итүдә ярдәм кулы сузсагыз иде. Ә инде, арба белән йөрер өчен юлы да ясалса, бик зур ярдәм булыр иде бу аерым төркем халык өчен.
Вакытыгызны алганыма түбәнчелек белән гафу үтенеп, һәм, ярдәмегезгә өмет итеп, сезгә зур уңышлар, сәламәтлек теләп, һәм җавап көтеп калабыз. Ихтирам белән, 2 төркем инвалид

Рамил ВӘЛИЕВ.

P. S. Ә халыктан, үз чиратында, язмага лайк куярга кызганмауларын, битараф булмауларын сорар идек. Чөнки, бу, эшнең уңай якка хәл ителүенә зур этәргеч булып тора.

1 22 ER 1.7488
Нарат куркәсе җыйгач, биииик куп сораулар килде, ничек куркә вареньесын ясарга диеп?

1 кг куркәгә 1,8 кг шикәр, 1 стакан су салып 1 сәгать чамасы талгын утта кайнатырга. Куркэнең килосы арткан саен, шикәр hәм суның куләме дә арта.
Бу искиткеч файдалы кайнатма ИММУНИТЕТны арттыра, еш салкын тидереп авыручыларга, упкә бн авыручыларга биииик файдалы!!! Ләкин, аны көнгә 2 кашыктан артык ашарга ЯРАМЫЙ!!!!!! ләкин, КӨН САЕН ашарга кирәк! Файдасын узегез ук сизәрсез!!!
Онытмас өчен, бары тик өстәлгә куз каршына куярга кирәк.
Бу яшь куркәләрне сагызы булганда гына җыярга кирәк, ягьни, мәсәлән, тагын 10-14 көн эчендә җыя аласыз! Аннан ул картая!
Авырмагыз! Сәламәт булыйк!!! Алсу Фазлыева.

203 1 ER 3.0322
Солянка 😉👌🏻
КЫШКА БЕР ДИГӘН!👍👍👍

2 кило кәбестә, 2 кило помидор, 1 кило суганны турыйбыз, 1 кило кишерне кыргычтан уабыз. Шуңа 0,5 литр көнбагыш мае, 2 аш кашыгы уксус, 2 аш кашыгы тоз, 11 аш кашыгы шикәр комы, 15 данә кара борыч, 5 лавр яфрагы салып бер сәгать пешерәбез.

Теләгән кешегә солянкага гөмбә дә салырга була. Әмма аны салганчы 15 минут пешереп, суын түгәргә кирәк.

Солянканы ашка салырга да була, болай ашарга да бик тәмле. Шушы катнашмадан 700 граммлы 5 банка чыга.

267 1 ER 2.8460
Анон.вэт мыскыл итеп тэ торалар халыкны.Июнь ае башланган бирле сабантуй жиреннэн кайтып керэ алган юк,садик эшчелэренэ калды сабантуй жирлэре.Ничэ тапкыр гына тырмаларга тоштек,тимерлэрен буядык.Инде узган атнада тошереп жибэрделэр урындыкларын юарга.ЖИТЭКЧЕЛЭР,эшне оештырасыз икэн,нигэ Аны жиренэ житкереп оештырмыйсыз,урындыкларын юарга Су кирэген эллэ белмисез?Нигэ эле без,чилэк кутэреп ирмэш коесыннан Су ташып урындык юарга тиеш?Кыенмы машина белэн Су китереп кую? Без Дэ бит,узебезнен эшне,группа саен 20шэр бала калдырып,каян Кая узебезнен машина белэн тошэбез.Ул балалар очен кем жавап бирэсен аз булса да анлыйсызмы?Эйе,сезгэ,кунакка кеше чакырып,аларны кунак Иту хэерлерэк шул.Ите-мае-сезгэ,сояге халыкка!!!!

11 45 ER 1.6448