Статистика ВК сообщества "ДРОЖЖАНОЕ | МЫ ВМЕСТЕ!!! ПОРТАЛ"

0+
Новости Дрожжановского района и регионов. Новости, погода, события культурной, сельской и спортивной жизни.

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Дрожжановский Факир - травматолог

Сингха Раджеш Кумар из Индии работает хирургом-травматологом в Татарастне в селе Старое Дрожжаное. Индийца называют Факиром, потому что он проводит сложнейшие операции, а ещё умеет определять болезни одним только взглядом.
"Никакого специального оборудования у нас нет — я просто чувствую, что там у пациента с костями. Кто-то делает много снимков — я нет, так понимаю", - рассказывает о себе Сингха в одном из интервью.
Журналист предложил ему маленький эксперимент: определить, что у нее за травма, которая мешает жить. Приводим отрывок из интервью:
...Раджеш помолчал секунд десять, обежал меня глазами, кивнул сам себе.
— Нога?
— Нога. Но она же длинная, где именно?
— Та часть, на которую вы наступаете, палец. Вам давно его надо было полечить, сейчас там уже воспаление сустава. Когда вы много ходите, он болит, а так не чувствуется. Я вам потом напишу, что делать.
— Как вы это поняли? Я ведь даже не хромаю...
Доктор Раджеш поднял брови и довольно улыбнулся...
А ещё доктор Раджеш доброволец в местной пожарной дружине, учит односельчан оказывать первую помощь и играть в бадминтон!
"99 % любого лечения - это слова, и только 1 % - таблетки" — говорит доктор.

227 57 ER 37.7072
В Дрожжановском районе похоронили бойца Российской армии, героически погибшего на Украине Игоря Вячеславовича Арьяхова

Сегодня в селе Чувашское Дрожжаное простились с бойцом, погибшим 16 апреля в ходе спецоперации на Украине при освобождении населенного пункта Степное, Игорем Арьяховым. Проводить в последний путь пришли несколько сотен человек. Во время похорон павшему бойцу были оказаны воинские почести. На церемонию прощания пришли сослуживцы, родные, друзья, руководители районной администрации, организаций и предприятий, главы сельских поселений, учителя местной средней школы. Близкие вспоминали Игоря, как хорошего, честного и веселого парня. С самого детства он мечтал быть полезным человеком для своей Родины. После школы окончил техникум в городе Чебоксары. Успел даже послужить в Сирийской Арабской Республике. У Игоря были огромные планы на жизнь. К сожалению, они остались не сбывшими. Вечная слава тебе, солдат!!! Рашит Фатхуллов

184 104 ER 23.2415
03.08.2022. Спорткомплекс "Чемпион". Райцентр Старое Дрожжаное. Турнир по бадминтону. Начало в 19:30.

1 0 ER 3.5037
20-21.08.2022. Райцентр Старое Дрожжаное. Сплрткомплекс "Чемпион". Открытый межрегиональный турнир по бадминтону.
#Дрожжаное #Чүпрәле #Татарстан #бадминтон #турнир #спорт

0 0 ER 3.3763
Министр экологии и природных ресурсов Республики Татарстан Александр Шадриков сегодня отмечает день рождения...

Поздравляем Вас, Александр Валерьевич с замечательным праздником, желаем здоровья, неиссякаемой энергии, счастья!!! Благополучия в новом году.

1 5 ER 3.6901
28 мая - Открытие памятника в селе Старые Какерли Дрожжановского района, построенного за счет средств и силами Асадуллина Рамиля Рифкатовича.

5 0 ER 2.9557
⚡️ Умер солист группы «Ласковый май» Юрий Шатунов. Ему было 48 лет. Причина смерти — обширный инфаркт.

15 7 ER 3.0387
В пятницу, 3 сентября, на "Первом канале" выйдет в эфир программа "Поле чудес", в которой приняла участие жительница Дрожжановского района Миначетдинова Гузель

Не пропустите!

28 4 ER 3.8248
Нашей Алевтине пока нет равных!

Инспектор по исполнению Административного законодательства отдела МВД России по Дрожжановскому району капитан полиции Алевтина Валерьевна Остроумова по итогам служебной деятельности 2021 года заняла 1 место. Эту победу она одерживает третий год подряд.
Молодец. Поздравляем!!!

4 1 ER 2.9457
Ир ышыгында яшәү

Татарстанда бик матур гадәт яшәп килә: Президент Рөстәм Миңнеханов елның-елында Казан Кремлендә республиканың иң матур гаиләләре белән очраша. Иске Чүпрәле 1 нче урта мәктәбеннән Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Миңзифа Абдулла кызы һәм РФнең мактаулы мәгариф хезмәткәре Шамил Хасиятулла улы Таҗетдиновлар да – әнә шундый мәртәбәгә лаек булган күркәм гаиләләрнең берсе. Хатыны татар теле һәм әдәбияты, ире физика укыта. Икесе дә – «Россиянең иң яхшы укытучылары» бәйгесе җиңүчеләре. Гаилә башлыгының кемлеген кылган гамәлләре, хуҗалыкта кулланыла торган үзе уйлап тапкан эш кораллары, гаиләдә хатынына, балаларына булган мөнәсәбәте әйтеп торса, хуҗабикәнең кемлеген якты йөзе, сыйлы табыны аша да чамаларга була. Гомер буе аларга рәхмәтле булып калган укучылары да бу икәве турында күп нәрсә сөйли алыр иде. Моннан дистә еллар элек беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев тә килгән бу мәктәпкә. Ул технология кабинетында Ш.Таҗетдиновның яшь кулибинчылар белән бергә уйлап тапкан техник җиһазларны күреп сокланган. Өйдә җиһаз күчерү, шина монтажлау, идән тактасын кысу, зур блокларны күтәртү җайланмаларын күрсәтеп кенә калмаганнар кунакларга, эшләтеп тә күрсәткәннәр. «Илгә кирәкле егетләрне сез үстерәсез икән», – дип, техник иҗатта катнашкан балаларның барысын да Президент ёлкасына чакырып китүен чүпрәлеләр әле дә булса искә алып сөйлиләр.
Таҗетдиновлар, хезмәтләреннән тыш, бер-берсенә хөрмәт, ихтирам һәм ярату белән сугарылган гаилә буларак та һәммәбезгә үрнәк итеп куярлык. Без шул гаҗәеп матурлыкның шаһитлары булганнан соң, бу юлы Миңзифа Таҗетдинова белән, мәктәптә укыту тәрбия турында түгел, мәхәббәт турында сөйләшергә булдык.

– Миңзифа ханым, Сезне кайда гына очратсаң да кулларыгыз – кулда, күзләрегез – күздә. Татар гаиләсенә бик үк хас булмаган шундый мөнәсәбәтнең серен ачсагыз иде.

–Декабрь аенда өйләнешүебезгә 28 ел булды, Аллага шөкер. Кай арада үткән диген?! Әле бит 28 көн генә яшәдек төсле. Кара әле, дөрес билгеләп үттегез шул, без һәрвакыт җитәкләшеп яки култыклашып йөрибез. Бер-беребезгә сөеп каравыбыз якынлыкны, мәхәббәтне арттыра, ныгыта. Пәйгамбәребез хәдисләрендә шундый сүзләр бар: «Әгәр ир белән хатын бер-берсенә сөеп караса, Аллаһ та аларга сөеп карый», «Әгәр ир хатынының кулыннан тотса, бармак араларыннан гөнаһлары коелыр». Бер-береңне яратып, бер-береңә яхшылык теләп кенә яшәргә икән бит дөньяда. Яши-яши моны аеруча ачык төшенәсең.

– Бер-берегезгә ничек дәшәсез соң? Кайберәүләр кебек, «Әй!» дип түгелдер инде.

–Без иң матур сүзләрне сайлап, ягымлы итеп сөйләшергә күнеккәнбез: «кадерлем», «бердәнберем» –
нинди күңелгә якын сүзләр.

– Сер булмаса, безнең кебек яшьләр белән дә уртаклашыгыз әле. Моңа ничек ирешергә икән?

– Гаилә – бик зур җаваплылык, җитди хезмәт ул! Бер генә нәрсәне дә, хәтта ул бик вак кебек тоелса да, күз уңыннан ычкындырмыйча, һәрчак уяу булырга кирәк. Гаиләнең күркәмлеге, беренче чиратта, мәхәббәттә, билгеле. Егет һәм кызларның барысы да, гаилә корганда, мәхәббәткә өметләнә. Беренче гашыйклык шулай гомер буе дәвам итәр кебек тоела. Гаилә төзегәннән соң, иң мөһиме – булган мәхәббәтне саклый белү! Бөтен хикмәт тә шунда! Ә ничек сакларга? Моның өчен төпле акыл, бәрәкәт, әхлак кирәк. Нәселдән бирелгән, ана сөте белән салынган һәм еллар дәвамында ныгытылган югары әхлакый сыйфатлар… Моңа әдәп, тәртип, эчкерсез чиста күңелле булу, кеше кадерен белү, тугрылык керә. Шунсыз ай-һай мәхәббәтне саклавы мөмкинме икән?!

– Сезнең гаиләнең үз кагыйдәләре бармы?

– Без яшәү кагыйдәсе итеп Коръәнне алдык. Алай эшләргәме, болай эшләргәме икән, болай эшләсәк, кеше ни әйтер икән дип, баш катырып торасы юк. Бик рәхәт. Бөтен эшне Аллаһ ризалыгы өчен эшлибез. Биш вакыт намаз укыйбыз, ураза тотабыз. «Иремә яхшы хатын була алсам иде, балаларыма яхшы әни була алсам иде, яхшы укытучы була алсам иде, укучыларыма хәерле белем бирә алсам иде, яхшы дус, туганнарыбызга яхшы туган була алсам иде», – дип телим.
Гадәти эш көннәрендә буш вакыт юк диярлек. Мәктәп эше өйгә дә кайта бит әле. Вакытны файдасыз буш эшләргә әрәм итмибез, гайбәт сөйләмибез. Гел ниндидер файдалы эш башкарырга тырышабыз: йорт-җирне карау, юу, җыю, пешерү, язу, яңа проектлар иҗат итү…
Туганнар белән элемтәне йомшартмыйбыз. Моның өчен әледән-әле мәҗлесләр үткәреп торыла. Нинди генә кунак килсә дә, йортка хәрәм ризык кертмибез. Әти- әниләр исән чакта, без иң беренче әти-әниләрне кайгырттык, алар өчен яшәдек. Үзебезнең нинди генә эш булса да, әти-әнигә беркайчан да каршы сүз әйтмәдек, кайттык, булыштык. Әнием исән чакта (өй төзи идек), җимешләрне, үзем ашамыйча, әниемә алып кайта идем, матур күлмәкләрне үземә түгел– әниемә алып кайта идем. Шулай итеп, әти-әни ризалыгын алып калдык. Хәзер дә кемгәдер ярдәм кирәк булса, үзебезнең эш калып тора.
Кешеләргә үпкәли белмибез, ачу сакламыйбыз, көнләшү дигән сыйфат юк бездә. Без ихлас: кеше шатлыгына шатланабыз, һәркемгә яхшылык кына телибез, тәлинкә тотмыйбыз, икейөзле була белмибез, алдамыйбыз. Шулай яшәве бик рәхәт.
Өебездә бай китапханә бар. Өйгә кайткан әдәби китапларны иң беренче булып ирем укып чыга. Мөхәммәт Мәһдиев, Камил Кәримов, Айдар Хәлим, Нәбирә Гыйматдинова китапларын аеруча яратып укый. Ул аларны аерым вакыт биреп утырып укымый – гел эшли, гел хәрәкәттә үзе. Ә укуы аш суынган арада, җыелышлар алдыннан…

– Бүген замана хатын-кызлары ирләренә буйсынып яшәргә яратмый. Хатын-кызга ирек бирү кирәкме?

– Мин иремнең рөхсәтеннән башка беркая да бармыйм. Ирем ни әйтсә, «Ярар, кадерлем», – дип торам. Әгәр хатын-кыз үзенең вазифаларын аңламый икән инде, ир аны үзгәртә алмый… Көчле ихтыярлы, ныклы иманлы ир-ат үзенә буйсынучан; үзенә, балаларга, якыннарына игътибарлы; күндәм, ягымлы, ихлас күңелле, тыныч холыклы, тугры, йорт җанлы хатын белән яшәргә тели.

– Акча санарга яратасызмы? Гаилә бюджеты кем кулында?

– Акча санарга яратмыйм. Акчаны иң мөһим әйбер дип санамыйм да. Саулык булса, эшләп торган кешегә хәзер аны аена ике тапкыр бирәләр. Кулда тотып торырлык финансларның булганы бар дип мактана да алмыйм. 1995 елда, кызыбыз тугач, ирем йорт төзи башлады. Ул вакытта хезмәт хакын, җыеп, елына ике тапкыр гына бирәләр иде. Акча алгач ук, ирем төзелеш материаллары ала иде. Өч ел дигәндә яңа йорт салып кердек. Йорт-җирнең һәр эшен ирем үз куллары белән башкарып чыкты. Төзү эшләре әле дә дәвам итә ди-сәм дә дөрес булыр.
Хезмәт хакы ул бүген дә иң кирәкле әйберләргә тотылып бетә бара. Беркайчан да: «Теге юк, бу юк», – дип, ризасызлык белдермибез. Иремне акча сорап аптыратмыйм. Барына риза, әлхәмделиллаһ. Әнием дә гел шул сүзләрне кабатларга ярата иде. Икебезнең дә әтиләребез: Абдулла Әхсән улы (1912 – 1984), Хасиятулла Фәсхетдин улы (1920 – 2007) сугыш ветераны иделәр. Алар, сугыштан соңгы елларда бер «таяк»ка эшләп йөреп тә, йорт-җир, каралты-кура өлгерткәннәр. Әти-әниебез беркайчан йөзләрен чытмадылар, беркайчан бернәрсәдән канәгатьсезлек белдермәделәр, оптимист булдылар. Әйбер сорап килүчеләргә дә беркай-
чан да «юк» димәделәр, чәй эчертмичә җибәрмәделәр. Искиткеч!
Каенанам да бик юмарт кеше иде.
Бюджет ирем кулында дисәм, дөрес булыр, чөнки коммуналь хезмәтләр өчен ул түли. Ирем, гаиләбезнең чын хуҗасы булып, алдан йөри. Әйе, ул – хуҗа. Аллаһ каршында да ирләрнең хакы өстенрәк. Мин моны таныйм. Балалар да әтиләрен күз карашыннан аңлыйлар. Азык-төлекне дә ирем ала, мин бераз юнәлеш биргән булып, ияреп йөрим. Дөрес, нәрсә алырга кирәк икәнне мин кайгыртам, алдан язып та куям. «Ир баш, хатын муен», – дип, юкка гына шаяртмыйлар бит инде.

– Эш бүлешү дигән нәрсә бармы? Иң яраткан һәм иң яратмаган эшегез?

–Мин кайбер хатыннар кебек: «Ирләр эшен дә башкарам, ирем тактаның бер башыннан тотса, мин икенченә барып ябышам», –
дип мактана алмыйм. Мин хатын-кыз эшләрен генә башкарам: такта да күтәрмим, машина йөртергә дә ашкынып тормыйм. Авылда туып үссәм дә, иң кече бала булганга, авыр эшләр эшләмичә, иркәрәк үстем. Иремә мин шулай ошыйм. Тәмле бәлешләр, камыр ризыкларын пешереп, аның ышыгындарак яшәргә яратам.

– Бала тәрбияләүдә рецептлар юк, диләр. Шулай да балаларны ничек тәрбияләгәндә, алар итагатьле, тәрбияле булачак?

– Укытучы булгач, без һәрчак кеше балаларын кайгырттык. Үзебезнекеләргә игътибар җитмәгән чак та булгандыр. Класс җитәкчесе буларак, әллә ничә класс чыгардым. Чаралар үткәрсәк, үзебез грамоталар, бүләкләр алып биреп, һәрбер уңышларын бәяләргә тырыштык. Әти-әниләргә балаларының бары тик яхшы якларын гына сөйлибез. Республика, Россия күләмендә укучыларыбыз белән дә, профессиональ конкурсларда үзебез дә күпсанлы җиңүләр яуладык.
Кеше балаларын күңел биреп кайгырткангамы, безгә бик сәләтле, зиһенле, мәрхәмәтле балалар гына туры килде.
Кызыбызны унике яшенә хәтле иркәләп үстергәч, улыбызны алып кайттык. Даниярны инде өчәү үстердек. Улыбыз ике айдан: «Әни, мәми би әе!» – дип кычкырып җибәрә иде. Ике яшеннән кушма җөмләләр белән бик ачык итеп сөйли башлады. Беренче сыйныфтан бирле гел отличник. «Әнием» дип кенә тора, бик ягымлы бала ул. Музыка мәктәбенең баян классын «5»ле билгеләренә тәмамлады. Данияр да, Гүзәл дә 6 яшьтән укырга керделәр. Аллага шөкер, табигатьтән сәләтлеләр, хәтерләре әйбәт. Балалар үскәндә, стенага алфавит элеп куйдым да, 4–5 яшьтән үзләре укырга өйрәнделәр. Мәктәпкә кергәч тә, аларга дәрес өйрәтеп вакыт үткәрергә туры килмәде.
Шулай да кечкенә чакларында: «Нинди өй эшләре бирелгән? Аңлап кайтканмы?» –дип, һәр көнне тикшердем. Үткәннәрен кабатлаттырып, дәресләрен күз-колак булып эшләтә идем. «Әйдә, балам, син кычкырып укы, мин сине тыңлап торам», – дип, беренче сыйныфтан ук кулларына китап тоттырдык. Кызыбыз КФУның халыкара багланышлар институтында магистратураны кызыл дипломга тәмамлады. Татар, рус, инглиз, төрек телләрен камил белә. Балаларыбыз үзара бик дуслар.
Тормышта буш кызык эзләмибез. Балаларны да шулай өйрәттек. «Ниндидер бер файдалы эш башкарсаң, шуның яхшы нәтиҗәсен күрсәң, аннан да зур кызык юк», – дип саныйбыз.

– Каеш тәрбиясенә карата фикерегез ничек?

– Безнең әти-әниләребез беркай-
чан да сукмады. Балага бөтенләй сукмау хәерле. Кыйнап үстергән бала тупас, кырыс булып үсәдер ул. Баланы – йөрәк җимешен – иң матур, иң ягымлы сүзләр белән тәрбияләргә кирәк.

– Бүген яшьләр тормышка әзер түгел, малайлар – чүкеч, кызлар энә тота белми, диләр. Моның белән килешәсезме?

– Әнием мәрхүм Зәйнәп Зиннәтулла кызы безне: «Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс, әйдәгез, балакайларым, менә чөгендер эшлибез дә сезгә мәктәпкә барыр-га киемнәр алырбыз», – дия-дия кызыксындырып эшләтте. Хезмәт тәрбиясе иремнең гаиләсендә тагын да көчлерәк куелган иде. Каенанам мәрхүм Разия Җамалетдин кызы балаларын бер генә минут та эшсез тотмый иде. «Вакытың бармы, эшли аласыңмы?» – дип тә тормас, төгәл генә итеп эшен кушар иде. Каенатам эш арасында да юмор белән сөйләшә иде. Әти-әниләр, балалар тату, бердәм һәм бергә булса, гаиләдә бәрәкәт була.
Бүгенге яшьләр тормышка әзер түгел димәс идем. Укучыларымнан: «Әти-әниләрегезгә ничек булышасыз?» – дип сорап торам. Кызлар әниләре белән тәмле-тәмле ризыклар пешерәләр, малайлар мал-туар карарга булыша. Күрше балаларының да матур гына эшләп үскәннәрен күреп торам. Хезмәт тәрбиясе безнең районда бик көчле куелган. Бу инде безнең район халкының бер үзенчәлегедер.

– Хатын-кыз сабыр, ир булдыклы булырга тиеш. Бүгенге заманда гаиләдә бу сыйфатлар гына җитәме?

– Һәр чор өчен актуаль сыйфатлар болар. «Җаныңның вак-
лыгын сылтама заманга», – ди Равил Фәйзуллин. Әлеге мөһим кыйммәтләрне вакыт аралыгы гына юкка чыгара алмый. Бөтен яшәеш менә шушы сыйфатларга нигезләнә. Гаиләне туплап-җыеп, саклап торучы мөһим үзәк, фокус бу!
Ирем бик акыллы, тапкыр телле, бик уңган, булдыклы. Спорт белән дә шөгыльләнә. Әмма тиз кабынып китә торган, бик кызу холыклы кеше иде. Минем сабырлыгым тора-бара аңа да йокты.
Без бер-беребезне тулыландырабыз, безнең караш-максатларыбыз бер. Безнең туган көннәребез дә бер көн аша гына. (Ирем миннән дүрт елга иртәрәк туган, дөрес.) Кайвакыт: «Иремә шундый эшне кушарга кирәк әле», – дип уйлап кына торам, ә ул аны ясап та куйган! «Син минем уйларымны укыйсыңмы әллә, кадерлем?» – дим. «Без бит синең белән бербөтен, бердәнберем», – дип елмая ул җавапка. «Сезнең гаиләгез әйбәт», «Сез – үрнәк гаилә», – диләр. Мәрхәмәтле кешеләр безнең мәхәббәтне хөрмәт итәләр. Безнең мәхәббәт – ир -хатын мәхәббәте генә түгел. Ул – балаларга, ата-анага, якыннарыбызга булган мәхәббәт тә.
Үземнең әниемне дә гомеренең соңгы көннәрендә без тәрбияләдек. Каенанам ике ел бездә яшәде. Бик әйбәт карадым. Әни: «Аллаһның рәхмәте яусын, кызым», – дия иде. Өч яшеннән ятим калып, үги ана белән үскән ул. Беркайчан да үги анасын яманлап сөйләгәне булмады. Киресенчә, мактый иде. Алай да, үги ана белән наз күрмәгәндерме, кырысрак кеше иде. Хәтта бервакыт: «Кызым, син ник мине бу хәтле кадерлисең, мин бит сиңа каенана гына!» – ди. Колагымда һәрвакыт әниемнең: «Кызым, каенана ул үз әниеңнән тары бөртеге хәтле генә ким», – дигән киңәшләре яңгырап тора. «Сине яратканга күрә, әни, син дә бит минем иремне яхшы карап үстергәнсең, юкса ул шундый әйбәт булыр идеме?!» – дигәч, күзләре яшьләнде. Болар бит барысы да – хөрмәт, сабырлык, аңлашып яшәү, кеше кадерен белү нәтиҗәсе.

– Мәхәббәт гомер буена җитсен өчен нинди киңәшләр бирер идегез?

– Тормышта иң мөһиме – кешеләрне ярату, кеше кадерен белү, яхшылыкны, матурлыкны күрә белү, игелек эшләү. Менә шундый сыйфатка ия икән кеше, ул бәхетле. Андый кеше башкаларны да бәхетле итә ала. Бу күркәм сыйфатлар олыгайгач та җуелмый. «Кешегә ни күрсәтсәң, үзеңә шул була», – дигән мәкальнең дөреслеген мин һәрчак тоеп яшим.
Егет белән кыз, бер-берсенә вәгъдәләр бирешеп, гашыйк булышып, яратышып өйләнешкәннәр икән инде, мәхәббәт гөленә һәрчак шифалы су бөркеп, гаиләнең бөтен йөген бергә күтәреп яшәү тиеш. «Ныклы гаилә – ил терәге». Шуны истә тотып, ир-хатын, ата-ана, балалар, якыннар хакын хаклап, тәртипле-тугрылыклы булып, балаларга үрнәк булып, һәр гаилә бәхетле гомер юлы үтсен иде. Сәрия МИФТАХОВА. Мәгариф

14 2 ER 2.5310