Статистика ВК сообщества "Татар халык ашлары"

0+
Ашларыгыз тәмле булсын!

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

🤗🥒Кыяр тозлау рецептым белән дә бүлешим әле. 🤗🥒Иң тәмле, 👍үзенчә, артык тозлы да түгел,🧂 бераз баллы маринадланган кыярлар🥒 килеп чыга бу рецепт белән. Сыналган, алыштыргысыз минем өчен, өйдәгеләр дә мактый-мактый ашый.

Шулай итеп: 3 л банка төбенә 1 зонтик укроп, 5 түгәрәк борыч, 3 канәфер ( гвоздика) салабыз, кыярларны тыгызлап, үскән ягын аска каратып тутырабыз. Өстенә кайнар су агызып 10-15 мин. тотабыз да кире бушатып рассол ясыйбыз: 4 аш кашыгы өймичә песок, 2,5 аш калагы өймичә тоз салып, кайнатып янәдән кыярлар өстенә коябыз, аннары 4 тырнак сарымсак, 80 гр. аш серкәсе салып, ябып куябыз. 🤗🥒🤗

Автор Айгол Рахматуллина😊😍

2390 43 ER 22.1176
Аш-су остасы Мәрьям Миңнеголовадан сметанник рецепты

1 таба сметанник өчен: 6 аш калагы каймак (сметана), 1 йомырка, 4-5 аш калагы май (ак май яки көнбагыш мае), чеметеп кенэ тоз, әз генә шикәр комы (песок), 1 чәй калагы көпшәкләндергеч ( разрыхлитель ) - он белән бергә кушып. Камыр ясыйбыз, басабыз , узләндерәбез, табага җәябез.
Эчлек өчен: 250 гр каймак (сметана), 3 йомырка, тәменә карап шикәр комы (песок) - ярты стакан тирәсе ,болгатабыз, табадагы җәелгән камыр өстенә агызабыз, кыр-кырыйларын үзебезчә матурлыйбыз, пешерәбез.

1827 56 ER 34.2753
Менэ мин сезгэ елда яратып ясый торган,тэмле рассолы кыяр ясау рецептын каддырам.
Менэ сезгэ узган елны ясаган кыярларны тошердем.
Чын курыкмыйча ясый аласыз.👍

🦋Кыярларны юып.
Эзер, чиста банкаларга ,(стерилизовать иткэн банкага) тэмлэткечлэр белэн бергэ тутырабыз.
Остенэ шаулап торган су салып 15 минут тотабыз.
Аннан ул суны тугэбез.
Шул арада рассол ясыйбыз.

⚜ 4 л суга 1 стакан шикэр комы.
⚜1 стакан уксус 9%лы.
⚜0.5 стакан тоз салып кайнатып чыгарабыз.
⚜шул рассолны банкаларга салып, ябып куябыз.
Хэерле ризыклар булсын.

❗❗❗игьтибар.
Зинхар уксус куп була, алай кирэк, болай икэн димэгез.
Менэ ничек рецепт язылган.
Шулай эшлэгез.🥰
Бу тикшереп каралган 13 елдан артык куллана торган рецептым.🔥🔥🔥

Рассолын эчкэн саен,эчэсе килеп кенэ тора.
Ул кыяры эммммм😋

Автор Гузэл Шагигараева😍🤗

2277 54 ER 18.6145
Алма пирогы

Бу пирогны пешереп карасагыз, нишләп мин моны элегрәк пешермәдем икән диярсез😄 Ул шундый тәмле, йомшак...кыскасы-телне йотарлык.
Пешергән кебек тә түгел, ул өстәлдән шунда ук юк була.

Безгә кирәк булачак:
Камыр өчен:
- 100 г сыер мае
- 100 г каймак
- 200 г он
-3 аш кашыгы шикәр комы
-1 чәй калагы разрыхлитель (яки 1⁄2 чәй калагы сүндерелгән сода)
Эчлек:
- 500 г татлы алма (бакча алмасы булса яхшырак)
- 200 г каймак
-150 г шикәр( мин азрак салам ~90-100г)
-1 йомырка
- 2 аш кашыгы он
Башта камыр ясыйбыз: йомшак сыер маен шикәр комы белән болгатабыз. Каймак өстибез, кабат болгатабыз.
Разрыхлитель белән болгатылган он салып, камыр басабыз. 20-30 минутка суыткычка озатабыз.
Эчлек өчен каймак, шикәр комы, йомырка һәм онны бергә кушып болгатабыз, бераз күпертәбез.
Алманы кабыгыннан чистартабыз һәм юка телемләп турыйбыз.
Камырны суыткычтан алабыз, формага салабыз. Кул белән тигезләп җәябез, кыр-кырларыннан күтәртебрәк калдырабыз.
Алманы тезеп салып,өстенә эчлекне агызабыз.
180* градуска кадәр җылытылган мичкә 50 минутка озатабыз.

Тәмле булсын!!!

1978 12 ER 21.5333
Аш-су остасы Мәрьям Миңнеголовадан сметанник рецепты!

1 таба сметанник өчен: 6 аш калагы каймак (сметана), 1 йомырка, 4-5 аш калагы май (ак май яки көнбагыш мае), чеметеп кенэ тоз, әз генә шикәр комы (песок), 1 чәй калагы көпшәкләндергеч ( разрыхлитель ) - он белән бергә кушып. Камыр ясыйбыз, басабыз , узләндерәбез, табага җәябез.
Эчлек өчен: 250 гр каймак (сметана), 3 йомырка, тәменә карап шикәр комы (песок) - ярты стакан тирәсе ,болгатабыз, табадагы җәелгән камыр өстенә агызабыз, кыр-кырыйларын үзебезчә матурлыйбыз, пешерәбез.

1858 17 ER 13.1772
Тиз өлгерә торган камыр !

Кунаклар килгәч, тиз генә пешеренергә туры килсә, бу иң уңайлы рецепт.Тәме дә искиткеч була.

1 стакан кайнар суга 1 стакан салкын сөт, 0,5 стакан үсемлек мае (чистасы), 1 бал кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы һәм 1 пакет (11 граммлы кечкенәсе) “Саф момент” чүпрәсен салып, яхшылап болгатасың. Аннан соң 5 стакан он салып басасың, тик 5 нче стаканны салып ук бетермичә, иң элек камырның тыгызлыгын карарга кирәк (артык каты да, йомшак та булмасын). Аннан соң тишек булмаган целлофан пакетка тутырып, пакетның очыннан гына һава кермәслек итеп бәйлисең дә суыткычның өске киштәсенә куясың. Чүпрәсе яхшы булганда 40 минутта кабарып менә. Бик юка итеп җәелә, пицца пешерергә дә, пирогларга да менә дигән камыр. Икенче көнне дә йомшак тора. Бер-ике пешергәч, бүтән төрле камыр куярга теләгегез дә булмас. Ашларыгыз тәмле булсын.

Автор Марьям Миннегулова😍😊

1548 16 ER 13.9447
Тэбикмэк манный ярмасы бн
(энием рецебы).

Алабыз 0,5 литрлы банка белэн манный,1 калак сыек май,2 бокал жылымса су +сот,2 чэй калагы шикэр,1 пачка дрожжи (10 или 11 гр). Шуларны барсын бергэ кушып,он салып катырак итеп камыр ясап ,кабартырга куябыз.
Камыр кабаргач 0,5 литр сотне кайнатып чыгарып 0,5 чэй калагы сода салабыз, ул Купереп китэ... экрен генэ,эзлэп кабарган камыр остенэ кайнар сотне салып болгатабыз. Камыр тэбикмэк сыеклыгында була, 2-3 йомырка , 1 чэй калагы тоз салып эйбэтлэп болгатып тагын эзрэк тотабыз. Болгатмый гына камырны аш чумече бн алып пешерэ башлыйбыз. Тэмле булсын. 😊😋

1367 21 ER 13.5348
“КЕТЕР-КЕТЕР” ТӘМЛЕ КЫЯР

Маринад өчен: 3,5 л салкын су, 3 аш кашыгы тоз, 2 стакан шикәр комы, 2 стакан 9 %лы аш серкәсе.

Барысын бергә болгатып, маринад ясарга. Суны кайнатмаска. Банкаларны яхшылап юарга, мин аларны стерильләштермим. Банка төбенә үзегезгә ошаган тәмләткечләр (сарымсак угы, канәфер, берничә хуш исле һәм түгәрәк кара борыч, кишер яфрагы) салырга. Кыярның очларын кисеп, банкага тутырырга һәм салкын маринад коярга. Капкач каплап, сулы савыт өстенә кайнатырга куярга. Кәстрүлдәге су кайнап чыккач, утны киметеп, 10 минут кайнатырга. Аннан капкачын ябып, астын өскә әйләндереп, калын әйбер белән төреп куярга.

Автор Гөлназ ХАИЕВА😍🤗

1312 43 ER 9.8784
МАННИК😋👌

Бу манникны кефирдан пешердем. Чын кекс кебек булды үзе! 👌Яхшы кабарды, йомшак һәм тәмле булды!

✨Кефир - 1 стакан
🔸Йомырка - 3
🔸Манный - 1 стакан
🔸Он - 1 стакан
🔸Шикәр комы - 1 стакан
🔸Йөзем - 1 уч
🔸Слив.май - 100 грамм+табаны майларга
🔸Разрыхлитель - 1 чәй калагы
🔸Ванильле шикәр - 1 пачка

✨ кефирга манныйны салабыз, 40 минутлап бүрттерәбез
▪йомырканы шикәр комы белән күпертәбез, ванильле шикәр комын өстибез
▪майны йомшартабыз
▪йомырка һәм майны манный белән берләштерәбез
▪разрыхлитель салынган онны кушып болгатабыз ▪юып киптерелгән йөземне (күрәгә) өстибез
▪камыр сыеграк була
▪табаны майлап, манный сибеп алабыз
▪160та 45 минут тирәсе пешә.

1109 18 ER 11.7352
Эремчек пилмәне

Савытка 3 стакан он салабыз, уртасына 2-3 аш калагы көнбагыш мае, 1 стакан кайнар суга 0.5 чәй калагы тоз салып болгатып он өстенэ әкрен генә агыза- агыза онны әвәлибез. Камыр узенэ бер төрле формада хасил була, пластилин формасында. Аннан инде камырны җәеп, кисеп, эчлек (эремчек, йомырка, тоз,) салып кайнаган тозлы суда пешереп алабыз 4-5 минут.Судан алгач ак май белэн майлыйбыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Рецепт авторы Мәрьям Миңнегулова.

943 40 ER 15.2667