Статистика ВК сообщества "Татар-информ - Татарстан һәм татарлар"

0+
Үзегезне саклагыз

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

"Хатын-кыз ямьсез булалмый"

Хатын-кыз ямьсез булалмый,
Хатын-кыз чибәр була!
Шуны күрмәгән ир-ат ул,
Әлбәттә, җүләр була.

Хатын-кыз ямьсез булалмый,
Юньсезе булыштыра…
Кайчакта чип-чибәрләр дә
Күңелне кырыштыра.

Хатын-кыз ямьсез булалмый —
Күрә белергә кирәк,
Хатын-кызның күңеленә
Керә белергә кирәк!

Хатын-кыз ямьсез булалмый —
Ул шулай яратылган…
Күпмесенә сокланылган,
Күпмесе яратылган!

Хатын-кыз ямьсез булалмый!
Яратсаң, ул нурлана!
Болай да матур хатын-кыз
Тагын да матурлана!

Хатын-кыз ямьсез булалмый —
Хатын-кыз матур, матур!
Хатын-кызны моннан соң да
Ир-атлар матурлатыр!

Хатын-кыз ямьсез булалмый
Яратылса, яратса…
Шул хатын-кыз – кичләр җитсә,
Шул хатын-кыз – таң атса!

РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН

9 0 ER 2.0028
Пермь өлкәсе Барда районыннан татар шагыйре Идият Әширов фикеренчә, халык республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевне тормышта түбәннән күтәрелеп, үзенең ифрат гадилеге, эчкерсезлеге, милләт язмышы өчен җан атып, армый-талмый эшләп йөргәне өчен хөрмәт итә.

«Минтимер Шәймиев — чорыбызның зур шәхесе. Мин аны читләргә сибелеп яшәгән татарлар турында даими кайгыртуы, сүзе белән дә, эше белән дә ярдәм итүе өчен ихтирам итәм. Аның татар халкы өчен эшләгән хезмәтләре бәяләп бетергесез», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Идият Әширов әйтүенчә, бәйсезлек өчен көрәш барган чорда Минтимер Шәймиев зур кыюлык һәм тәвәккәллек күрсәткән. «Татарстанны тулаем бәйсез дәүләт итеп корып булмасын аңлап, ул Мәскәү һәм Татарстан арасындагы ике яклы килешүләрне яклап, раслап, татар милләтенең алга таба үсешен, республиканың күп кенә тармакларда алдынгы урыннарга чыгуын тәэмин итә алды», — дип саный ул.

6 6 ER 2.3009
Фатих Сибагатуллинны туган ягы - Арча районы Апаз авылында җирлиләр.

6 3 ER 1.2932
Айгөл Бариева ире Линар хөрмәтенә Коръән ашы уздырды. Алсу Исмәгыйлева видеосы

2 0 ER 1.0517
❗️Журналист Илфат Фәйзрахманов татарның гореф-гадәтләре югалуга борчыла:

«Соңгы вакытта берничә туйда булырга туры килде. Мин бик борчылып утырдым, чөнки үзебезнең гореф-гадәтләр, йолаларны күрмәдем. Ниндидер синтетик туй, безнең яшәешебезгә, татарлыгыбызга туры килми торган ясалма мәдәният килеп керә. Мәдәниятебез тарих китапларында гына калмаса ярар иде инде.

Монда чуртан, кысла, аккош мәсәлендәгечә - һәркем үз ягына тарта, берләшү юк. Телевидение үзенчә кайнаша, социаль челтәрләр үзенчә, газеталар үзләренчә мәш килеп яткан булалар. Язылу кампаниясе җитсә, язылыгыз инде дип, ялварып йөриләр. Җәмгыятьтә тулаем деградация бара, рухи кыйммәтләр юкка чыгып бара»

❓Килешәсезме?

1 13 ER 1.1917
Санкт-Петербургта Рөстәм Хучашев исемендәге татар мәдәнияте музеенда татар күлмәкләре өчен өлге кисү һәм тегү буенча мастер-класс узды.

Остаханәне оештырырга Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы мөхәррире Линара Николашкина «Файда» татар мәдәни җәмгыятенең яшьләр вәкиле Янифа Федосова ярдәм итте. Алар Дуслык йортындагы музей каршындагы «Файда» ансамблендә шөгыльләнә, татар мәдәнияте белән актив кызыксына. Бу турыда Бөтендөнья татар конгресссы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татьяна күлмәкләрнең төрләре, аларның аермасы, өлге үзенчәлекләре турында сөйләде. Традицион күлмәк иркен һәм табигый тукымадан булырга тиеш. Остаханәдә катнашучылар дүрт сәгатьтә үлчәм алды, шәхси өлге ясады, кул белән күлмәк детальләрен текте.

Биремнәрнең берсе татар күлмәге тегү һәм аны «пэчворк» стилендә (тукыма кисәкләреннән) бизәү иде. Роза Чеснокова һәм Фәридә Гренда шулай ук бик теләп мастер-класста катнашты. Аннары алар татар күлмәкләрендә импровизацияләнгән фотосессия оештырдылар.

11 4 ER 1.2400
Татарстан һәм Башкорстанның халык артисты Хәния Фәрхи башкаруында сез яраткан җырлар🎶

19 0 ER 1.4521
Өч сеңлесен янгыннан коткарган Кукмара укучысын бүләкләргә җыеналар!

Кенәбаш авылында 9 июль көнне янгын чыгып, дүрт балалы Хәлимовлар гаиләсе йорт-җирсез кала. Гаиләдә иң олы бала – 12 яшьлек Ринат Хәлимов сеңелләрен янгыннан коткарган.

«Ринатны батырлыгы өчен бүләкләү дә каралган, МЧС тарафыннан да, район тарафыннан да булырга тиеш», - диде авыл җирлеге башлыгы Риналь Гыйниятов👏

1 2 ER 0.7924
Казанның «СОлНЦе» мәктәбендә шигырь бәйрәмендә төрле милләт укучылары татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыды.

Икенче сыйныф укучысы Дарина Сингатуллина татар теле дәресләрендә татарча әсәрләр укуын һәм шигырьләр ятлавын әйтте. «Миңа шигырьләр ятлау ошый. Мин аларның мәгънәсен аңлап ятлыйм. Балалар бакчасына кергәнче мин татар телендә иркен сөйләшә идем, бакчада рус телен өйрәндем һәм татар теле икенче планга күчте. Моңа карамастан, татар телен онытмадым, сөйләшә беләм», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

2 0 ER 0.6680
😷Казанда электр транспортында пассажирларга битлек кияргә китңәш ителә.

Кичә «Метроэлектротранс» предприятиенең барлык бүлекчәләре хезмәткәрләре өчен битлек режимын кертте. Мондый карар имин булмаган эпидемиологик вазгыятьнең үсеш алуы белән бәйле.

0 0 ER 0.0142