Статистика ВК сообщества "ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ. ЯШЬЛЕК"

0+
Бервакытта да онытмагыз: ТАТАР кайда гына яшәсә дә аның мәркәзе КАЗАН, кыйбласы - ТАТАРСТАН. Салават Фатхетдинов.

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Котлы булсын никах туегыз,
Уртак булсын сезнең уегыз.
Бәхет чишмәләре мул аксын,
Фәрештәләр сезне сакласын!

Вәгъдәләрне аклап килегез,
Бер-берегезне хөрмәт итегез.
Арагызга кертми ятларны,
Алтын туйга кадәр җитегез!

128 38 ER 33.3133
Җомга көне котлы булсын!
Алла Тәгалә укыган намазларыбызны, догаларыбызны, изгелекләребезне кабул кылсын. Барчабызга исәнлек-саулык, тәүфикъ, һидаять, тормышыбызга хәер-бәрәкәт бирсен, бәла-казалардан, афәтләрдән, кайгы-хәсрәтләрдән сакласын, рәхмәтеннән ташламасын.

11 1 ER 6.7808
Балан бәлеше пешерү

Кирәк әйберләр:
1 стакан су, 4 аш кашыгы көнбагыш мае, 2 аш кашыгы майонез, азрак акмай, балкашыгы очында чәй содасы, шикәр комы, тоз кирәк булачак. Шушы әйберләрне кушып, камыр басабыз. Ул азрак ял итә.

Эчлек өчен:
600 гр тирәсе балан, 4әр аш кашыгы манный ярмасы һәм кесәл, 350 гр шикәр комы, 1 алма турап саласы. Балан пешерелми

332 0 ER 10.9455
Яратырга кирәк шундыйларны,
Синең өчен үлеп торганны...
Таң атканда, чәчләреңнән сыйпап,
Төзәткәнне синең юрганны.

Яратырга кирәк, синең өчен
Утларга да керер булганны.
Сиңа авыр чакта, сагышларны
Елмаюы белән юганны.

Яратырга кирәк, нинди бар син,
Шундый итеп сөя белгәнне.
Миллион төрле гүзәл арасыннан
Иң матуры син дип күргәнне!

АЛСИНӘ СӘЛАХОВА

47 12 ER 7.2776
Көн тудымы – яшиселәр килә,
Көн тудымы янә ямь арткан.
Дөнья гүзәл! Камиллеген Ходай
Без сөйсен лә өчен яраткан.

Урманнары – куе, тавы – биек,
Ишелергә тора өсләргә.
Җаным туңса, дөнья туңар кебек,
Учак ягам җылы өстәргә!

Учагына утын – урманыннан,
Ак болытлар – хыял төргәнем.
Әллә ниләр алам синнән, дөнья,
Ниләр икән минем биргәнем?

Гүзәл дөнья! Сине Ходай шулай
Мин сөйсен лә өчен яраткан.
Бер мин генәмени, бер гомердә
Сөямен лә диеп җан аткан...

Фирүзә Җамалетдинова

4 7 ER 6.6350
Синең кебек мине беркем көтми,
Беркем алай өзелеп сагынмый.
Назлы кулы белән синең кебек
Чәчләремә беркем кагылмый.

Беркем синең кебек йөгереп чыкмый,
Сарылып еламый иңемә…
«Бәбекәем, күз нуркаем…» – диеп,
Сөеп әйтә идең син генә.

Бәлешләрне, токмачлы ашларны
Беркем синең кебек пешерми…
«Кайтыр…» – диеп беркем өзелеп көтми,
Беркем сагынып искә төшерми.

Авызыннан өзеп, соң тәгамен
Бирәм диеп тормый беркем дә…
Гомеремнең һәр мизгеле саен
Син төшәсең, әнкәй, исемә.

«Бер күрергә зар булырсыз әле,
Сагынырсыз…» – дия идең лә…
Кабереңә башым куям, әнкәй,
Синең җан җылысы сизелә…

Шәмсия Җиһангирова

35 3 ER 5.9776
Авыз ачу вакыты — дога кабул була торган вакытларның берсе булып санала. Аллаһының расүле (саллалаһу гәләйһи вә сәлләм) әйткән: «Ураза тотучының авыз ачкан вакыттагы догасы кире кагылмас» — дигән. (Ибн Мәҗҗә)

15 0 ER 6.0507
Йа Раббым!
Иртәләребез хәерле, көннәребез кояшлы, хәвеф-хәтәрсез, кичләребез күңелле, төннәребез тыныч һәм айлы булсын!
Йа Аллам!
Бәхетсезләргә — бәхет, тәүфыйксызларга — тәүфыйк, авыруларга — шифа, юлдагыларга — хәерле имин юллар, гаиләләребезгә — тынычлык, күңелләребезгә иман бир.

22 11 ER 5.9552
Помидор-кишер салаты.
Кирәк әйберләр:
2,5 кг помидор, 8 кишер, 3 баклажан, 6 баллы борыч, 1 әче борыч, 2 сарымсак, 200 гр сыек май, 200 гр шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз.

Помидорны иттарткычтан чыгарабыз, кишерне зур тишекле кыргычтан уабыз, баклажанны һәм баллы борычны озынчалап турыйбыз, әче борычны һәм сарымсакны ваклап турыйбыз,

Помидорны салып 15 минут кайнатабыз, Тоз, шикәр комы, майны салабыз. Кишерне салып 15 мин кайнатабыз,
Баклажанны салып 15 минут, Ббаллы борыч 15 минут, әче борыч 15 минут, Сарымсак һәм 4 аш кашыгы серкә салып 3-4 минут кайнатабыз да банкаларга салып ябып куябыз.

234 0 ER 7.7707
Җомга көне котлы булсын!
Кылган догаларыгызны Алла Тәгалә кабул кылсын, күңелләрегез иман нурлары белән тулсын! Җомга көне һәркемгә үз бәхетен алып килсен, йортыбызга иман нуры иңсен, кылган гамәлләребез - имин, уйларыбыз - яхшы, өметебез - якты, тәнебез - сәламәт булсын!

15 0 ER 4.3111