Статистика ВК сообщества "Татар телендә шигырьләр"

0+

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Сонгы юл! (Гимназия 175 балаларына багышлана)

Ищек ябып озатып калдың,
Мине энкэй бэгерем!
Ник сизмэде шунда жаның?
Сонгы юлым икэнен!

Энкэй бэгрем елама син,
Ходай бирсен сина сабырлык!
Кире кайтып булмасада,
Ящэ ике тапкырлык!

Гомер юлым кыска булды,
Тик укенэм берэугэ,
Сине энкэй коча алмадым,
Чыгым шулай киткэнгэ!

Ищек ябып озатып калдың,
Мине энкэй бэгерем!
Ник сизмэде шунда жаның?
Сонгы юлым икэнен!
Энже

10 8 ER 1.5150
"Ана күңеле"

Әниеңнең кадерен бел,
Ул сиңа гөмер биргән.
Үпкәләмә әниеңә,
Ул тырышып үстергән.

Төннәрен йокы калдырып,
Сөтен имезеп йоклаткан...
Елаганда, авырганда
Сине юатып утырган.

Кайчак әни ачуланса,
Аның гаебе юк, балам.
Гаепләмә әниеңне...
Ни булса да-ул Анаң!

Үпкәләтмә әниеңне,
Ул сиңа дәшми кала...
Ә елмаеп кочакласаң,
Йөрәгенә-наз була.

Мәхәббәте-көчле сөю,
Тормыш яме ул -аңла!
Җирдә сине иң яраткан,
Истә тот, ул бит - Ана!

28.11.2021 Наилә Сабирзянова

10 0 ER 0.3236
"Апама"
Син тугансың бу дөньяга
Моңлы көзнең аенда.
Яңгыр, кояш, талгын җилләр...
Уңыш җыйган чагында.

Туган көнең котлы булсын!
Нурлы йөзең балкысын!
Алсу таңнар аткан саен
Бәхетең артып торсын!

Син кояштай, апакаем,
Нурлар сибеп янарлык.
Балаларын булсын мәрхәмәтле,
Якыннарың булсын аңларлык!

Наилә Сабирзянова
07.09.2021

7 0 ER 0.2670
Элекке балалар үскән
Асылмалы бишектә,
Бишек җырларын көйләп
Йоклатканнар ничек тә.

Асып куйганнар бишекне
Сәке өстенә җайлап,
Матчага кадаклаганнар
Пружиналарын майлап.

Талдан үрелгәннәр алар
Күңел җылысын салып,
Тирбәлеп шул җыр көенә
Йоклаган бала арып.

Бишек җыры белән иңгән
Күңеленә яктылык,
Туган җирне, туган телне
Яшәгәннәр яратып.

Бишек җыры илһам биргән
Юлдаш булган җаннарга,
Аналарның нурлы йөзе
Калган күз алларында.
Фәймә Зайнуллина

2 0 ER 0.1956
Балдан да татлы, диләр бит
Баланың балаларын,
Чынлап та шулай икәнен
Менә хәзер аңладым.

Бик кадерле була икән
Баладан туган бала,
Сөеп һич тә туеп булмый,
Бар эшләр онытыла.

Бераз килми торсалар,
Көтә күңел аларны,
Оныклар бит киләчәктә
Нәселебез дәвамы!

Бәхетле булсын оныклар,
Булмасын янып көю,
Һәркемгә дә киләчәктә
Язсын оныклар сөю!
7.09.2021. Фәймә Зайнуллина

4 0 ER 0.1691
"Техникумда уку еллары"

Сигез сыйныфны тәмамлап
Юл тоттык без Казанга
Кооператив техникумга
Хисапчыга укырга.
Тәҗрибәле мөгәллимнәр
Яратып укыттылар.
Хисап-иктисат булегендэ -
Без тыйнак, тырыш кызлар...
Укыттылар профессорлар -
Хөрмәтле, зур белгечләр.
Чын куңелдән студентларга
Фәннәрне бирүчеләр.
Тулай торакта гөрләшеп
Узлектән без яшәдек-
Чиратлашып җыештырдык
Һәм ашарга пешердек.
Мәгълүмәт җыйдык залларда,
Өй эшләрен эшләдек.
Конспект төзеп, төнгә калып
Йокларга ята идек.
Бер көн иртән ишетмичә
Челтерәгәнен сәгәтнең
Калдырганбыз бүлмә белән
Дәреснең иң кирәген...
Бухучёт дәресе калган!
Скрипачёва яратмый...
Вахтёрга хәбәр итә ул,
Бернигә дә карамый:
"Уятыгыз, тиз килсеннәр!.."
Безгә ун минут бирә...
Шул вакытта "Командабыз"
Дәресенә йөгерэ...
Кино, операга йөрдек,
"Огонёклар" уткәрдек...
Театрга барган көнне
Ой эшләрен калдырдык...
Турпоходлардагы учак
Йөрәкне дәртләндерде,
Җырлап утырган тугәрәк
Җаннарны берләштерде...
Кибетләр мул булмаса да,
Ризыктан өзелмәдек...
Кайткан саен без авылдан
Барысын төяп килдек. Биек Тау, Арча кызларына - ешырак туры килде.
Тубэн Кама һәм Нурлатлар
Сирәк кайталар иде...
Нәсимәгә авылыннан Көнбагыш "килә" иде.
Шуны кыздырып кичләрен
Утырып яра идек...
Кызык сузләр көлеп-сөйләп
Бергәләп ашый идек.
Баштан уткәргән хәлләрне
Уртага сала идек...
Рәфисәнең күлмәкләре
Бик матур затлы иде.
Фотога төшкән чакларда
Кызлар яратып киде.
Фирая белән Дания
Матур җырлар җырлады.
Моңга кереп кушылмыйча
Беребездә калмады...
Гөлсинәбез йөгерүдэ
Алдынгылардан иде.
Барсын узып ярышларда
Беренче килә иде...
Лида безнең күп укыды.
Барысын ныклап белде.
Аңа карап тырышырга
Безгә дә туры килде.
Сәриянең тапкырлыгы-
Лагерьдан бушка кайттык...
Автобуста билетсызлар
Шундук билетлы булдык.
Инсиябез -"Зирәк акыл".
Бар эшләрне булдырды.
Тискәре фикерләүгә
Юлларны ябып торды.
Алсу - мәрхүмә башлы иде
Бар фәннәрдән дэ уңды.
Нишләптер анын язмышы
Кыска гөмерле булды?.. Берничәбез-теләгәннәр
Укуны дәвам иттек
Югары белем алырга
Мәскәүгә барып җиттек...
Уку елларын бетереп
Төрле якка таралдык.
Менә кырык ел үткәнен
Без сизмичә дә калдык...
Искә алыйк улгэннэрне:
Укытучыларны, кызларны
Авыр туфраклары җинел булсын.
Онытмыйк без аларны.

Наилә Сабирзянова 03.09.2021

2 0 ER 0.1427
"Мәрьямгә"

Менә, кызым, килеп җитте
Син көткән Туган көнең .
Нәни чагың артта калды.
Җиде яшь тулды бүген.

Тәмамладың син бакчаны
Алда - мәктәп, дусларың...
Чакырып тора танышырга
Беренче укытучың.

Бүген сине котлар өчен
Җыелган иптәшләрең.
Бәйрәмне ямләндерәләр
Апаңнар, туганнарың.

Принцессабызны яратып
Алып килдек бүләкләр.
Шатланып сиңа телибез
Чын йөрәктән теләкләр.

Нурлы булсын көләч йөзең ,
Җылы кояш- куңелең.
Сәләмәт бул һәм бәхетле...
Балкып торсын күзләрең!

Тырыш гел "бишкә" укырга.
Әниеңә син - тэрәк.
Кыю, уңган кыз булып үс!
Бул син тормышта зирәк!

Наилә Сабирзянова 30.07.2021

3 0 ER 0.1434
Табынмагыз байлыкка!

Әти безгә әйтә иде:
-Көннәр көнгә охшап тумас,
Байлык артыннан кумагыз,
Өегездә бәхет булмас.

Гел байлык артыннан кусаң,
Йортыңда бәрәкәт булмас.
Бәрәкәт булмаган йортта
Тавыш-гауга тынып тормас.

Тавыш-гаугалы бу йортта
Хатын-кыз да озак тормас.
Димәк,бу йортның эчендә
Бала тавышы да булмас.

Бала-чагалар үсмәсә,
Өегезнең нуры булмас.
Ризыкның да рәте китәр,
Ашыгызның тәме булмас.

Бай булсаң да,йортыгызга
Кайткан-киткән кеше булмас.
Табынмагыз сез байлыкка,
Ахры аның юньле булмас.

Шигапов Рифат

19/04-26/04/2018

2 1 ER 0.1434
Үпкәләттең.Киттем дә бардым
Аерылдык төрле якларга
Үзем белә торып калдырдым
Мин бит сине җиде ятларга

Күпме инде болытлар акты
Синнән башка күпме таң атты
Синсез үтә минем көннәрем
Йоклый алмый ятам төннәрен.

Төшләремдә ятам саташып
Йөрибез без икәү серләшеп
Сандугачлар булып сайрашып
Күгәрченнәр булып гөрләшеп

Икәү генә синең белән без
Ал таңнарны каршы алабыз
Серле күккә карап кул болгап
Йолдызларны озатып калабыз

Уянгач та гел сине уйлыйм
Ялгыз гына болыннар буйлыйм
Килерсең күк минем яныма
Тынычлык бирерсең җаныма.

Син дә горур- китмә димәдең
Кал инде дип кулың бирмәдең
Томаннарда калып югалдың
Ә йөрәктә барыбер калдың.

Ялгыз яшәуеңне дә беләм
Очрашмыйсың син беркем белән
Күңелеңдә һаман да миндер
Миннән башка сиңа читендер

Өзелде бит без барган юллар
Аера хәзер безне еллар
Үкенсәк тә хәзер соң инде
Үпкәләшү сөюне җиңде

Үпкәләтүеңне син барлап
Юкка гына икәнен аңлап
Ышанам мин беркөн кул болгап
Килерсең син- ләкин бик соңлап.

Шигапов Рифат

20.10.19

5 0 ER 0.1570
Ак сакаллы, озын тунлы
Кыш бабай килеп җиткән.
Короновирустан куркып,
Маска да кигән икән.

Озатабыз Үгез елын
Маскалар киеп бар да,
Вакыты бетте бит инде,
Юл бирсен Юлбарыска.

Ни белән булса да һәр ел
Тарихка кереп кала,
Ковид белән көрәшүче,
ҮГЕЗ дә китеп бара.

Үгез елы бар дөньяны
Бигрәк каты сынады,
Кырды ул күпме халыкны,
Әмма бар да сынмады.

Вакцинация ясатты,
Куар код та алдырды,
Җир шары буйлап йөрсә дә
Бик үк җиңә алмады.

Көрәште халык бар көчкә,
Бирешмәде, нык торды,
Вирустан саклану өчен
Маскаларын салмады.

Каршы алыйк ЮЛБАРЫСны
Яңа өметләр белән,
Сәламәтлек, бәхет-шатлык
Барыбызга да теләп!
30.12.2021. Фәймә Зайнуллина

5 0 ER 0.1393