Статистика ВК сообщества "Тюлячи | Теләче яңалыклары | Тюлячинские новости"

0+
Үзегезне саклагыз🙌🏻

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

31 июль көнне Вафина Гөлнур Рәүф кызының 55 яшьлек олы юбилее

0 4 ER 2.0813
Олы Мишәдә "Урам бәйрәме" гөрли.

Күптән түгел Олы Мишә авылының Тукай урамында яшәүчеләр гөрләтеп урам бәйрәме уздырган. Әлеге чараның матур мизгелләрен фотоларда күрәсез.
Ә бүген, ягъни 6 август көнне, Тынычлык урамында яшәүчеләр очрашып бәйрәм итәргә җыена 🤗👍 Молодцы!

2 5 ER 1.7794
Орымширмә авылында, булачак "Авыл көне" өчен бирнә җыю оештырылды👍👍👍 Оештыручыларга һәм авыл халкына Афәрин! , - диясе килә! Молодцы!

4 3 ER 1.4946
28 июль көнне Теләче авылында яшәүче ГАЛИУЛЛИН ИРЕК ИЛГИЗ УЛЫна 55 яшь тула
Кадерлебез Ирек! Юбилеең уңаеннан күңелебездә булган иң ихлас теләкләрне кабул ит. Батыр йөрәкле, кешелекле, киң күңелле, гаять тырыш, чиксез мәрхәмәт иясе бит син. Ярдәмгә мохтаҗларга терәк булу, яраткан хезмәтеңә чын күңелдән бирелгәнлек, таләпчәнлек һәм башка бик күп матур сыйфатларың белән ихтирам яуладың. Син – нәселебез өлгесе. Ике бишле – бу синең тормыштагы уңышларыңа да билге. Ирек! Сине юбилеең белән тәбрик итәбез. Авыр, ләкин игелекле хезмәтеңдә зур уңышлар яулап, балаларыңнан чиксез кадер-хөрмәт күреп, тигез гаилә учагы җылысында якыннарыңның, туганнарыңның кайгыртучан мөгамәләсен тоеп, күңел тынычлыгы белән яшәргә язсын. Баскан җирең гел нык булсын, яшәү дәртең ташып торсын, пар канатың каерылмасын.
Бүген синең олы юбилеең,
Үткән гомерең ала зур бәя.
Яхшы билге куя тормыш үзе,
Хөрмәтебез сиңа күбәя.
Иң изге теләкләр белән әтиең, барлык туганнарың исеменнән апаң Әлфинур.

0 2 ER 1.1943
БҮГЕН “Теләчеагрохимсервис” Ачык Акционерлык
җәмгыятенең ярдәмче хуҗалыгы җитәкчесе
МАКАРОВ ПЕТР ИЛЬИЧның 55 яшьлек юбилее.
Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел
тынычлыгы, балаларыгызның игелеген күреп, туганнарыгызның
терәге булып яшәргә насыйп итсен!

Иң изге теләкләр белән “Теләчеагрохимсервис”
коллективы.

0 4 ER 1.0872
Котлыйбыз!
7 июль көнне Иске Җөри авылында яшәүче әтиебез Сәхабиев Фәннур һәм әниебез Сәхабиева Суфия Алтын туйларын билгеләп үтәләр.
Кадерле әти-әниебез! Сезне барлык балаларыгыз, килен-кияүләрегез исеменнән бергә яши башлауның 50 еллык юбилее белән котлыйбыз! Безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканыгыз, тормыш нигезләренә өйрәткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә!
Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәрегездә дә сау-сәламәт булып, сөенеп яшәргә язсын иде. Сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәрегез бары тик шатлыкта гына үтсен. Безне сөендереп тигез, озак яшәргә язсын сезгә!
Иң изге теләкләр белән барлык балаларыгыз, оныкларыгыз.

0 4 ER 1.0670
Татарстанның атказанган артисты Алмаз Фәтхуллин туган ягы Теләче районы Олы Мишә авылы болынындагы җиләклектә.👍🏻

0 3 ER 0.8834
Олы Мишә авылында республика программасы нигезендә төзекләндерелгән мәктәп бинасын ачу тантанасы узды. Бинада балалар бакчасы да урнашкан. Әлеге җирлек халкының куанычын уртаклашырга Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Викторович Чукин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Азат Илдус улы Җиһаншин, Камил Гайнетдин улы Садриевлар килде.

2 0 ER 0.8237
Бу безнең соңгы фотобыз булган икән..." дип Айгөл әлеге фотоларын куйган социаль челтәрдә.

Яраткан җырчыбыз, якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева гаиләсендә зур кайгы. Җырчының ире вафат.
Бу хакта бүген социаль челтәрләрнең берсендә Айгөлнең дусты, сәхнәдәше Лилия Муллагалиева хәбәр итте. "Бүген коточкыч хәбәр белән төнем бүленде. Якын дустыбыз Линарның гомере өзелде. Юк, ышанасы килми. Айгөлкәем авыр кайгыңны уртаклашам, түз җаным, сабыр бул. Линар, мәңге безнең арада булырсың. Син БИК күңелле, рәхәт кеше идең. Тыныч йокла, урының оҗмахта булсын", дип язган Лилия әлеге хәбәрендә.

Кайгыгызны уртаклашабыз, Айгөл Шамилевна...

0 1 ER 0.7877
"Гармун алыйк әле дускай, гармун уйнатыйк әле!" челленджында беренче катнашучыбыз - Ильдар Фазылҗанов,
Алан авылыннан🙏👍

0 2 ER 0.7675